300 МЕҢ СУМЛЫК РӘХМӘТ ХАТЫ!

БИРЕМ. Син банкомат янына килеп, 300 сум алырга дип тиешле төймәләргә басасың. Һәм “юмарт” аппарат сиңа 300 сум урынына 300 000 (!) сум чыгара. Бу очракта нишлисең?

Мондый хәлләр тормышта булмый инде, дисеңме? Була икән шул. Күптән түгел Россиянең Ноябрьск шәһәрендә 15 яшьлек яшүсмергә банкомат ялгыш 300 мең сум акча чыгара. Егет 6 мартта банкоматтан акча ала. Аппарат чыгарып салган акчаның күләмен күргәч, ул шакката. Укучы шунда ук акчаларны банкка кире кайтара. Моны Салехард шәһәренең “Красный Север” газетасына полиция вәкилләре раслый.

ЧИШЕЛЕШ. Шуннан соң Ноябрьскта полиция хезмәткәрләре акчаларны кире кайтарган малайга мәктәп линейкасында аңлы булганы өчен кулын кысып рәхмәт белдерә. Һәм укучыга… рәхмәт хаты белән “Есть встать в строй!” дигән юбилей китабын тапшыра. Мондый “саллы” бүләкнең үзенә генә эләккәненә кыенсынган яшүсмер, бу вакыйгада тагын ике иптәше барлыгын хәбәр итә.

Фото: ura.news

– Миңа ничектер уңайсыз, чөнки 300 мең сумны кире кайтару турында карарны берүзем генә түгел, без өчәү хәл иттек. Әмма гәҗит-журналлар язмаларына мин генә эләктем. Без башта, шуның кадәр акча күргәч, югалып калдык. Аннары шушы акчаны тиенләп җыеп барган, кыйммәтле әйбер сатып алырга җыйган кешене күз алдына китердек. Бу бит – тулы бер машиналык акча! Шуннан соң безгә әллә ничек булып китте, – дигән яшүсмер.

Шунда ук яшүсмерләр полициягә шалтырата һәм бөтен сумманы аларга калдыралар. Эчке эшләр министрлыгының җирле бүлеге башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы Алексей Черняк та яшь егетләр дөрес карар кылган, ди. Акчаларын югалткан кеше исә шунда ук аларны килеп алган.

ҖАВАП. Акча биргән вакытта банкоматларның ялгышуы бер дә сирәк хәл түгел икән. Башка кеше акчасын алып киткән кешеләрне бик тиз табып алалар. Әгәр баш тартса, эшне судка җибәрәләр. Ә суд, кагыйдә буларак, банк ягына баса икән.

Саша З., банкоматларны төзәтү буенча инженер:

– Картаны банкоматка тыккач, кирәкле сумманы җыясың. Акча бирүгә (выдача) таба юнәлгәч, программа катып кала (зависание). Шунда тиешле сумма, ярты юлда өзелеп, бирелмичә калырга мөмкин. Ә икенче кеше банкомат янына килүгә, ул банкоматтан нинди сумманы сорауга карамастан, картасын тыгу белән теге ярты юлда калган кеше акчасын чыгара. Бу – еш булгалый торган хәл.

Банкомат клиентка акча бирмәгән очракта да ул аны клиентның хисабыннан сызып ташлый. Шул кеше гариза язарга тиеш. Аннан соң банкоматтагы мәгълүматлар буенча шушы кешедән соң банкоматта теләсә нинди гамәл кылган (акча салдырган, баланс сораткан) кешеләрне табалар һәм алардан акчаларны кайтаралар.

Һәр банкоматка ничә сум кертелгәне, купюралар саны төгәл билгеле була. Банкоматка күпме кертелгән, шуның кадәр купюра чыгарга тиеш. Ул яктан да исәп-хисәп бара.

Ринат Галиәхмәтов (Татар малай):

– Мин дә ул малай кебек илтеп бирер идем. Мин – законнарны үти торган гражданин. Һәрчак кешегә булышырга тырышам. Бер тапкыр телефон таптым, шул ук секундта туганнарының номерын җыеп, телефонны илтеп бирдем. Бүләк тә алмадым, “Сез дә тапсагыз, кешегә бирегез”, – дидем.

Венера Иванова, ТНВ каналының “Таяну ноктасы” тапшыруын алып баручы:

– Кызык хәл бу. Чыннан да, мондый ситуациядә үзен кем ничек тотар иде икән? Мин монын турында тапшыру эшләр идем.

Радель:

– Мин акчаларны алып китәр идем. Тик мине барыбер табарлар иде. Чөнки берзаман минем әнигә болай гына 50 мең сум акча күчте. Тик бер айдан соң барыбер таптылар.

Айназ:

– Минем бу очракка карата ике версиям бар. Беренчедән, бу кадәр акчаны үзеңдә дә булдырасы килер иде. Тик, икенче яктан, намусым борчыр иде. Әле, җитмәсә, банкоматта видеокамера бар бит. Ул акчаның кем алганын төшереп бара. Димәк, артык акча алган кешене, һичшиксез, табалар дигән сүз.

Айрат:

– Мин куркыр идем дә, акчаларны кире бирер идем.

Илья:

– Мин бу акчаларны үземә калдырыр идем. Әниемә бүләк алыр идем.

Ландыш Гарифуллина:

– Эх, мин шул малай урынында булмаганмын шул! Миңа калса, безне бар җирдә кычкыртып талыйлар – банкоматның мондый ялгышына сөенер генә идем. Бер елны студентларга зур суммадагы кышкы стипендия күчте – беркем дә кире кайтармады… Ә мин шул 300 меңне әти-әниемә бирер идем. Тилмереп эшләп тапмаган акча булыр иде ул алар өчен.

НӘТИҖӘ. 

  • Һәр банкоматның эшчәнлеген банкның үз программасы тикшереп һәм яздырып бара.
  • Клиент күпме акча сорый, банкомат шуның кадәр генә акча бирә.
  • Банкның махсус гамәлләр журналы бар. Һәр картаны банкоматка кертү аның журналына бөтен мәгълүматны беркетеп куя (кем карта тыккан, баланс сораткан һәм башкалар). Хәтта паролеңне җыярга өлгермәсәң дә.
  • Банкоматта кечкенә генә видеокамера тора. Бөтен кешенең йөзен һәм гамәлләрен язып бара.
  • Башка берәүнең акчаларын алган кеше аларны кире тапшырмаса да, аны барыбер эзләп табалар. Шуннан сораталар. Качып котылам, димә!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА