ТАТАР КЫЗЫНЫҢ ЯПОНИЯДӘГЕ МАҖАРАЛАРЫ /ФОТОЛАР/

Япониянең кояш чыга торган ил булуын беләсең. Тик ул сиңа һаман да серле булып кала бирәме? Моннан ике ел элек миңа да шулай тоелган иде. Япония турында мин берни белмәгән булганмын икән ләбаса! Хәзерге вакытта мин – Япониядә. Инде икенче тапкыр. Шуңа да үземне биредә Япон, Охот, Көнбатыш-Кытай диңгезләрендәге балыклар сыман хис итәм. Чөнки бу ил территориясе шушы сулыклар белән әйләндереп алынган. Ә, тагын Тын океанны чүт онытып җибәрмәгәнмен икән бит!

Дөньяның бер читенә – Япониягә – барып эләгү сәбәбен дә әйтим инде. Мин КФУның химик факультеты аспирантурасында укыйм. Япония-Россия илләренең уртак биохимик тикшеренүләре уздырыла. Мин катнашкан тикшеренүләр кеше организмында даруларның турыдан-туры авыру әгъзага илтеп җиткерелүе белән бәйле. Безнең төп максат – сәламәт органнарга зыян салмыйча, авырта торган әгъзага гына тәэсир итү.

Мин Токио янындагы Вако шәһәрендә яшим. Шуңа да бүген сиңа шушы шәһәрнең һәм, гомумән, Япониянең үзенчәлекләрен сөйләргә булдым.

Сәпит, минивэн һәм Япон метросы…

Россиядә һәркем үз машинасында йөрү турында хыялланса, Япониядә сәпитләр бик популяр. Алар, бездәге кебек, узышу өчен ясалган велосипедлар түгел, ә көнкүрешкә яраклаштырылган. Мисал өчен, ике тәгәрмәчле транспортның алдында һәрвакыт азык-төлек өчен кәрҗин була. Шулай ук балалар өчен утыргычлар да популяр. Алар велосипед утыргычының алдына яки артына, шулай ук берүк вакытта алдына да, артына куелган була ала.

Япониядә яңгырлар еш ява. Кулчатырсыз бер генә япон кешесе дә урамга чыкмас. Әле бу илдәгеләр бер кулга зонт тотып, икенчесе белән велосипедны да оста йөртеп бара ала. Бу – гадәти күренеш! Кайбер велосипедларның рулендә үк кулчатырны тотып тора торган махсус җайланма да бар!

Ә машиналарга килгәндә, аларның күбрәк ниндиләре очравы кайда яшәвеңә бәйле. Токионың үзендә текә машиналар бик күп. Ләкин японнар арасында иң киң таралганы гадәти минивэннар. Шәхсән миңа алар, шакмаклы булгангамы, бер дә матур түгел кебек. Әмма шул ук вакытта бу төр транспорт – функциональ һәм компакт. Аларның шушы сыйфаты Япониянең тар урамнарыннан узганда бик ярап куя.

Ә! Әйтергә дә онытканмын: Япониядә хәрәкәт сул яклы. Беренче мәлләрдә миңа биредә бар кеше дә дөрес йөрми кебек тоела иде. Буталып бетә идем! Японнарның парковкалау сере дә андый-мондый гына түгел! Алар машиналарын диварга яки киртәгә чаклы бер миллиметр гына калдырып парковкалый. Токионың үзендә катлаулы күпкатлы транспорт чишелешләре байтак. Шуңа да җирле кешеләр навигатор белән йөри. Чөнки юлны белми барсаң, әллә кайларга кереп китеп, аннары кирәкле юлыңа озак кына чыга алмый йөрүең ихтимал.

Япония метросы – үзе бер дөнья.  Бик уңайлы транспорт системасы. Инглиз телен белсәң, биредә адашу мөмкин түгел. Токио метрополитены шулчаклы зур ки: аңа бер генә түгел, ә берничә компания хезмәт күрсәтә. Вагоннар составы минуты-секунды белән килеп җитә. Аның кайчан килеп җиткәнен Google Maps кушымтасыннан яки станциядәге мәгълүмат таблосында карап була. Метро вагоннары арасында җир астыннан йөри торганнары да, җир өстеннән хәрәкәт итә торганнары да, кушыла торганнары да бар.

Японнарга, үз өйләреннән чыкканда ук, бөтен күчеп утыруларны, поезд килеп җитү вакытын истә тотып, маршрут төзү модада. Метрода йөргән өчен түләү Казанныкыннан бик нык аерыла. Әгәр бездә теләсә кайсы станциягә барган өчен 25 сумыңны чыгарып салсаң, биредә акча янчыгыңны киңрәк ачарга кирәк. Япониядә син метрода үткән ара өчен түлисең. Мисал өчен, күбрәк станция үткән саен, түләгән суммаң да күбрәк була.

Бер генә «ләкин» бар: станцияләр үзара тигез хокуклы түгел. Мисал өчен, бер станциядән икенчесенә барыр өчен 80 сум түләргә кирәк. Ә бер станциядән өченчесенә кадәр бару – 90 сум. Метрода махсус карта куллану бик җайлы. Аны метрога кергәндә һәм аннан чыкканда турникетка куясың һәм акча үзеннән-үзе алына. Мондый карта булмаган кешеләргә кыенгарак туры килә. Чөнки билетны автоматтан алырга туры киләчәк.

Шәһәрара автобусларга билетны интернетта сатып алып, теләсә кайсы җиргә барып җитеп була. Алардагы мәгълүматны япон телендә дә, инглиз телендә дә укырга мөмкин. Җирле автобуслар белән бераз катлаулырак – монда барысы да японча гына. Автобусларда да метро принцибы хөкем итә: транспорттан чыкканда узган ара өчен түлисең.

Синкансэн – Япониядәге гадәттән тыш зур тизлекле поездлар. Чыннан да, алар бик уңайлы, тиз һәм бик популяр. Шулай ук японнар самолетлардан да актив куллана. Токионың үзендә генә дә 2 халыкара аэропорт булуы шуның хакта сөйли. Һәм һәр зур шәһәрнең дә (префектура үзәгенең) диярлек үз аэропорты бар.

Быел Токиода бер кызыклы хәл булды. Россиялеләргә карның күп явуы нормаль күренеш булса, японнар өчен алай түгел. Бер көнне бездә (хәзер Японияне «бездә» дип сөйләшергә өйрәнеп беттем бугай:)) шулкадәр күп кар яуды. Машиналар юлларга да чыга алмады. Ул көнне кешеләргә барлык юллар «ябык» иде.

Япониядәге такси хезмәте турында да әйтми кала алмыйм. Беренчедән, ул – бик кыйммәткә төшә торган нәрсә. Икенчедән, такси автомобильләре арасында син бары тик Toyota маркасын гына күрә аласың. Таксилар төрле төстә – сары, ак, кара. Минем белүемчә, акчаны да нинди төстәге машина сайлавыңа карап чыгарып салырга туры килә. Шәхсән үземнең кара төстәге Toyota машинасында таксида йөргәнем бар. Аның эчендәге барлык утыргычлары да кара җәймә белән капланган иде. Барлык җирдә дә чиста-пөхтә, ә машина йөртүчеләр – һәрвакыт ак перчаткалардан.

Ә хәзер японнарның сәер кагыйдәләре турында:

​ метро һәм автобуста телефоннан сөйләшү кабул ителмәгән. Хәтта «Телефоннан сөйләшү башкаларга комачаулый» дигән язулар бар.

​ Япония метросында хатын-кызлар вагоны булу – ул, чыннан да, дөрес әйбер. Аларны «пик сәгатьләре» вакытында гади составларга да кушарга мөмкиннәр. Яки кайбер гадәти вагоннарның тышына «Билгеле бер вакытта бу вагон хатын-кызларныкына әверелә» дип язылган.

​ машина йөртүче японнар бик тәртипле һәм башкаларга карата сабыр. Бер йөртүченең дә икенчесе әкрен барган өчен кычкыртуын күрмәссең.

«Ашау!» – японнар өчен иң татлы сүз

Ә хәзер иң тәмле әйбер турында! Ул – япон кухнясы. Әлбәттә, япон кухнясы безнең тел күнекмәгән, исемнәре колакка ияләшмәгән ризыкларга бай. Кыяклыларның патшасы биредә – дөге. Аның чагылышын хәтта япон телендә дә табарга була. Мисал өчен, «gohan» япон сүзе «ризык» яки «дөге», дип тәрҗемә ителә. Биредә карабодай бөтенләй юк, чөгендер дә юк диярлек.

Яңа гына өзеп алынган яки бераз гына пешереп алынган яшелчәләргә, тофу, темпура, әлбәттә, балыкка японнар үзләре бик үлеп китә. Әгәр Япониядә океанга якын яшәсәң, һичшиксез, чи балык яки аның төрләреннән авыз итәргә тәкъдим итәм. Безгә бик сәер тоелган ризыклар да җитәрлек. Тавык тиресеннән салат яки кечкенә сигезаяк эчендә бытбылдык йомыркаларын ашап карыйсың килсә, Япониягә очарга ашык!:)

Кояш чыга торган бу илгә килгәнсең икән, ашау таяклары белән кулланырга өйрән. Аларны биредә һәркем оста куллана. Ләкин шул ук вакытта карри соусын – кашык, спагеттины чәнечке белән ашау гадәткә кергән. Бик популяр мисо ашын, касәдән шулпасын чөмереп эчә-эчә, таякчыклар белән ашыйлар. Әгәр син удон токмачына яки шулпалы собуга заказ бирәсең, аны суырып ашарга кирәк. Чөнки нәкъ менә болай итеп ашау ризыкның сиңа ошаганын аңлата. Ләкин хәзер бу традиция кими бара.

Без ашый торган гадәти ашлар күп төрле. Тик Япония моның белән мактана алмый.  Монда тәмле мисо-аш, шулпалы токмач, рамен бар. Һәм шуның белән шул! Җәен бу ашлар салкын килеш  тә бирелә ала. Японнар, гадәттә, яшел чәй яки салкын су эчә. Ашханәләрдә яки кафеларда алар бушлай бирелә. Кофе дә бик популяр. Кайнар яки салкын, бозлы кәһвәдән дә мөкиббән китәләр бу илдә. Урамнарда эчемлекләр сатучы автоматлар да күп.

Япониядә, нәкъ интернетта язылганча, порцияләр кечкенә, әмма ризык күпкә файдалырак. Бу илдәге, гади тел белән әйтсәк, «тәмлүшкә»ләр миңа алай ук баллы булып тоелмый. Бездәге кебек гади шоколад та бар. Ләкин Япониядәге баллы ризыкларны, ялгышмасам, дөге кабыгыннан ясыйлар. Ул сузыла торган желега охшаган, ләкин тәме юк. Шуңа да аның өстенә ниндидер соус сибәләр. Еш кына кексларга яки пирожноеларның эченә кызыл фасоль тыгып пешерү гадәте дә бар. Дөресен әйтим, мондый ризык ашау безнең өчен сәер тоела. Баллы да түгел, юньләп ашап та булмый. Он чәйнәп утырган кебек. Тагын японнарда маття дигән яшел чәй популяр. Аның тәме кергән туңдырма, «Кит-кат» һәм башка шоколадлар, хәтта паста да бар.

Әлбәттә, японнар ашарга бик ярата. Аларга ашау факты түгел, ә шушы процесс үзе мөһим. Җитмәсә, алар ашап кына калмый, бер-берсе белән аралаша. Һәм, һичшиксез, һәр ризыкка кычкырып «Oishī» (татарча «ошый»га охшаган, име?:)) дип әйтә. Бу ризыкның бик тәмле икәнен аңлата. Япониягә бара калсаң, бу сүзне ятлап бара күр!:)

Регина Сибгатуллина
Фотолар: шәхси архивтан алынды