“ӘТИ” СҮЗЕ СҮЗ ГЕНӘМЕ?

“Әллә ни куркыныч та түгел инде минем сезгә сөйлисе килгән нәрсәләр. Ләкин бу минем тормыш юлым. Минем сөйләгәннәрем кемгәдер ярдәм итәр, кемдер уйланыр, кемдер бөтенләй аңламас…

Әти миңа беренче тапкыр суканда, миңа 10 яшьләр тирәсе иде. Бер сукты, ике сукты, аннары бөтенләй карап-нитеп тормыйча тукмый башлады. Гаеп тә бар кебек инде: дәрестән качкан өчен, савыт-сабаны юмаган өчен, дорфа җавап биргән өчен, ачкыч югалткан өчен, телевизор күп караган өчен… Мәктәптә мин, чыннан да, дәрестән качкалый идем. Болай гына түгел, әлбәттә. Мин 7нче сыйныфта яңа укучы булып башка мәктәпкә килдем. Сыйныфташларым мине кабул итмәде. Савыт-сабаны мин әле дә яратмыйча гына юам, иң яратмаган эшем шул. Теге югалткан ачкычым да бакчада чүп утаганда төшеп калган гына булган – ярты сәгатьтән табылды. Ә “җәзасын” мин инде шул арада ук алып өлгергән идем шул. Ә телевизорны әти өйдә булмаганда гел кабызырга ярамады.

Мин берәр нәрсәне төшерсәм, ватсам шундук баш артына “шалт” кундыра иде әтием. Әнием дәшмәс булды. Тәрбия бит.

Кәефе яхшы булганда әтием “шаяртырга” ярата иде. Иң истә калганы – бакчада безнең өскә су сиптереп аптырата иде. Кызык бит. Көлеп үләрлек. Ошамый дип әйткәнне һич “ишетми” иде. Әнием чырык-чырык көлгәнгәме, миңа да ошарга тиеш дип уйлагандыр. Ә берсендә алдым да җавап итеп пластик шешәдән “җавап кайтардым”. Үзенә ошамады. Нишләвең бу дип, бау белән иште генә.

Мин бик каты курка идем әтидән. Авыр төшләрдә кереп йөдәтте бер ара. Ләкин куркуымнан котылу юлын мин таба алмадым.

Берсендә шулай әниемә зарланып, полиция чакыртырга үтендем. Әни мине аңламады, “безнең тормышны боза бит бу, нишлисең?!”, диде. Мәктәптә укытучыма зарланган идем, ул әнине чакыртып сөйләште. Әни аларга ни сөйләгәндер, моннан соң мәктәптә минем кара янган кулларыма да, шешкән күзләремә дә бүтән игътибар итүче булмады.

Шундый тәрбия “сәгатьләре” вакытында әни кухняга чыгып китә иде. Минем өчен иң тыныч һәм рәхәт урын – әби белән бабайда иде…

16да мин “акылга” утырдым ахры, ниһаять. Әти тәрбия эшләрен “туктатты”. Хәзер миңа 19 яшь. Яхшы егет табып, кияүгә “качтым”. Ләкин ул вакытка инде миңа бер кочак “тараканнар” ияләшкән иде – ир-аттан курку, комплекслар, үземне булдыксыз һәм кирәксез тоя идем. Тора-бара барсы да онытылды. Әти-әни ни булса да үзеңнеке инде. Ачу-үпкәләрем дә онытылды.

Бер ел элек әтием рак белән авыруы билгеле булды. Җыйнаулашып көрәшәбез, дәвалыйбыз, аның янында РКБда мин көн аралаш кунам. Ашарына илтәм. Шунда да рәхмәт әйтәсе урында… Мин кабат балачагыма кайткан төсле булдым. Шул ук тәртипсез, булдыксыз кыз.

Менә ни уйлыйм хәзер мин. Беренчедән, кеше беркайчан да үзгәрми. Икенчедән, үзегезгә зыянга булса – берәүгә дә булышмагыз. Бигрәк тә кайчандыр сезгә авырлыклар китергән кешеләргә. Нинди генә якын булсалар да. Ә иң әйтәсе килгән сүзем – балалар белән үзегезне болай тота күрмәгез. Тәрбияләү, җәзалау, тукмау гына түгел, иң авыры – гаепләүләрдән котылу. Ни булса да сине гаепләргә торган олыларга гына түгел, үзеңә дә бернинди ышанычы калмый бит баланың. Моннан котылу – иң авыры.

Озын хатымны укып чыксагыз, рәхмәт. Үз балаларыма яхшы әни булуыма ышанам. Сез дә уйлансагыз иде.”

Менә шушындый авыр хат килеп төште. Ни уйларга, ни җавап бирергә белгән юк. Чыннан да, бүгенге көндә мондый әтиләрнең һәм мондый әниләрнең булуына ышанасы килми. Ә була калса – ничек тә ярдәм итәсе иде…