ЭЛЬМИРА ҖӘЛИЛОВАНЫҢ ЯҢА КИТАБЫНА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘГӘ КИЛЕГЕЗ

«Калеб» яңа буын җыены шагыйрә, күпләгән җыр текстлары авторы Эльмира Җәлилованың яңа китабы чыгуга багышланган әдәби-музыкаль кичәгә чакыра.

Кичә шигъри дегустация рәвешендә үтә: Эльмираның соңгы елларда язылган шигырьләрен һәркем татып, үзенә үлчәп карый алачак.

Кичәнең махсус кунаклары: Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Тәбрис Яруллин, Гөлчәчәк Шәйхетдинова, Айнур Җәлилов, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина.

Музыкаль бизәлешне Алишер Гомәров (виолончель), Миләүшә Хәйруллина (фортепиано), Андрей Аношин (саксофон) тәэмин итәләр.

Сәхнәгә куючы – Әминә Миндияр.

5 декабрь сәгать 18.30да Камал театрының
Кече сәхнәсенә рәхим итегез. Керү ирекле.