ТАТАРСТАННЫҢ ЯҢА СУПЕРМЕННАРЫ: КӨРӘШ-БАТЫРЛАР

Игътибар! Якты ут, халык шыгрым тулы зал. Уртада – махсус келәм. Кинәт күк күкрәгән сыман тавыш ишетелә. Юк, табигать шаяруы түгел бу – тамашачылар алкышлары. Келәмдә төз гәүдәле ике спортчы пәйда була. Араларында – хөкемдар. Өч, ике, бер – китттек!

Юк, бу яңа телефильм сценарие түгел. Келәмдәге спортчылар да әллә нинди чит цивилизациясе вәкилләренә охшамаган, алар – гади кешеләр, тик төзрәк, көчлерәк, җитезрәк. Аларга бар егет-кызлар дусларча көнләшеп карый. Алар – көрәшчеләр, билбау көрәше белән шөгыльләнүчеләр.

Көрәш – тормышның үзе. Я син көндәшеңне, я ул сине җиңә – урталык юк һәм булырга мөмкин түгел. Көрәшче бернинди техник җайланмалар, кәшәкә-ракеткалар файдаланмый, аның бар көче – үз осталыгы, тәҗрибәсендә, кул-аяк, зиһененең никадәр өлгер булуында. Җиңеләсең икән, бары үзеңә үпкәлә. Һәм зур җиңүгә таба көне-төне күнекмәләр ясавыңны дәвам ит, бирешмә!

Тарихи белешмә. Көрәш – кешелек барлыкка килү белән диярлек барлыкка килгән. Кешелек тарихының иң борынгы заманнарында ук инде көрәш булганлыгы билгеле, моңа дәлилләр шактый. Белгечләр Җирнең төрле почмакларында – Үзәк Америка, Африка, Европа, Азиядә билбау көрәше мизгелләрне гәүдәләндергән ташка ясалган сурәтләр таптылар. 1938 елда Багдадтан ерак түгел яңа табылдык – билбаулар белән көрәшүчеләрнең бронза сыны, аңа якынча 6 мең ел тирәсе дип санала. XI гасыр “Тан Шу” Кытай кулъязмасында билбау көрәш ярышы турында тасвирлама да урын алган. Данлыклы галим һәм фәлсәфәче Әбүгалисина да үз хезмәтләрендә билбау көрәш турында искә ала.

Дөнья чемпионатында – иң асыллары. 2017 елның 21-24 июль көннәрендә Казахстанның башкаласы Астана шәһәрендә билбау көрәш буенча Дөнья чемпионаты булып узды. Россия җыелмасы составында чыгыш ясаган татарстанлылар әлеге чемпионатта җанатарларын үтә яхшы нәтиҗәләр белән шатландырды: 5 алтын һәм 1 көмеш. Безнең уңышларыбыз: Габдеҗәлил Сөләйманов, Илнар Закиров (икесе дә – Алексеевск), Раил Нургалиев (Теләче), Фәрхәт Фәйзуллин (Казан), Замирә Әхмәтҗанова (Чаллы) – алтын медальләр, Екатерина Бусова (Зәй) – көмеш.

Татарстан мәктәбен чит илләрдә инде таныйлармы, көрәшче хатын-кыздан ирләре куркамы һәм җитәкче булырга билбау көрәш ничек булыша – Халыкара билбау көрәш Федерациясенең генераль сәркатибе, Татарстан Республикасы билбау көрәш Федерациясенең башкарма директоры Хәбибуллин Хәбир Сабир улы фикерләре.

Билбау көрәше: асылы. Билбау көрәшнең ике стиле бар бит: ирекле һәм классик. Быел Астанада узган ярышларда кызларыбыз нәк менә ирекле, ә егетләр классик стиль кагыйдәләре буенча көч сынашты. Ирекле стильдә аяк чалырга (подсечка) ярый, классик стильдә исә борып салу, каплап алу (тоту) алымнары кулланыла; көрәшче формалары да аерылырга мөмкин – билбау көрәшендә билбау алыш барышында даими бәйләнгән булырга тиеш, татар-башкорт көрәшендә исә бәйләмичә дә көрәшәләр.

Хөкемдарлар. Ярышларда эшләүче хөкемдарлар һәр ике стиль кагыйдәләрен дә яхшы белергә тиеш. Татарстанда без 80гә якын хөкемдар (алар өч категориягә бүленә) тәрбияләдек – алар барысы укыган, семинарларда белем эстәгән, күбесенең китаплары, фәнни хезмәт-методикалары басылган.

Хатын-кыз көрәшчеләр. Хатын-кыз үз тормышын гаилә, ире-балалары белән бәйләргә тиеш дигән караш яши бит инде элек-электән. Бездә, татарларда, бу караш бигрәк тә көчле. Ләкин соңгы берничә дистә ел тенденциясе – хатын-кызлар бар эштә дә ир-атлардан калышмый. Сәясәт, журналистика, кино – бу өлкәләрдә инде күптән хатын-кызлар ир-атлар белән тигез эшли. Спортта да шул ук хәл. Волейбол, теннис, йөзү, җиңел атлетика – хатын-кызлар ярышларын карарга бик кызык, дәрәҗәләре бик югары. Безнең билбау көрәшендә дә шундый ук барыш: кызларыбыз бар, алар зур уңышларга ирешә.

Хатын-кызларның бер өлеше, әлбәттә, үзен җыр-бию, кино-театр кебек нәфис сәнгать өлкәсендә таныта; икенчеләре тулысынча гаилә бәхете дип яна. Ә бар аерым бер категория кызлар – аларга экстрималь спорт төрләре, бокс, көрәш, физик күнегүләр ошый, аларның табигатенә мондый тормыш рәвеше туры килә; шундыйлар көрәшә башлый да инде. Аларга көрәш кирәк, күңелләренә ята; аларга каршы төшү дөрес түгел, мөмкинлекләр бирергә, дип уйлыйм. Без нәкъ менә шундый кызларны күрергә, табарга, аларны залга, күнекмәләргә җәлеп итәргә тырышабыз. Кызларның көрәшүендә начар яклар күрмим – бу бит халыкны баета, төрле өлкәләрдә уңышка ирешәләр икән, димәк халык үсә, алга бара, бер урында тормый.

Татарстан көрәшче кызларын Россиядә дә, халыкара ареналарда да беләләр, таныйлар, аларның уңышлары зурдан.

Татарстан мәктәбе. Мөстәкыйль Татарстан көрәш мәктәбе турында, әлбәттә, сүз йөртергә була. Татарстан традицияләре, көрәш тарихы белән дан тота. Мин гел әйтәм: татарлар көрәш һәм җыр белән көчле. Бездә нигез нык, без – көрәшче халык. Хәзерге вәзгыять мөмкинлекләрне, коточкыч зур потенциалны тормышка ашыру ул.

Татарстанда бит көрәш белән һәрбер авылда, һәр мәктәптә шөгыльләнәләр. Келәмнәр алып, һәрьяклап әлеге эшкә ярдәм итеп, һәм Федерация, һәм Марат Гата улы Әхмәтов (Татарстан Респбуликасы билбау көрәш Федерациясе президенты) балалар, үсмерләр тәрбияләү, физик, рухи ныклыгы, сәламәтлеген үстерү эшенә зур өлеш кертә.

Көрәш төрләре арасында аермалар бар, ләкин сәләте, тырышлыгы булган егет-кызларга уңышка ирешергә комачауламый бу. Кемдер татар-башкорт көрәшендә уңышка ирешсә, икенчеләр билбау көрәштә җиңү яулый, өченчеләре башка төрләрдә дан тота. Бар көрәш төрләре өчен дә мөмкинлекләр булдырырга, аларның үсүен чикләмәскә, талашмыйча, тату яшәргә омтылырга кирәк. Шушындый шартларда, шушындый кыйммәтләрне алга сөреп барлыкка килде дә инде Татарстан мәктәбе, шуның белән көчле дә без. Һәм нәкъ менә шул сәбәпле 50 дән артык Европа, дөнья, Россия чемпионнары тәрбияләде Татарстан көрәш мәктәбе.

Тормышта уңышка ирешәм дисәң, көрәш! Көрәш белән шөгыльләнү – үзеңнең киләчәгеңә яхшы инвестиция, дип саныйм. Безнең егетләрнең күбесе җитәкче булып китә, яхшы урыннарда эшли. Алар, бердән, үзләре бик сәләтле булсалар, икенчедән, аларны көрәшеп йөргән вакытта күрәләр, таный башлыйлар, бәялиләр. Көрәшчеләр бит алар бик амбициоз, максатчан халык. Шуңа да аларга юл бирергә тырышалар.

Көрәш=тормыш. Көрәшнең файдалы, әһәмиятле яклары бик күп аның. Көрәшү өчен әллә нинди катлаулы җиһазлар кирәкми – теләк кенә. Бик массачыл күренеш ул көрәш. Җәмгыятькә, гаиләгә, халыкка файдасы, йогынтысы бик зур. Татарларда бит инде егет көрәшче икән, аңа хөрмәт зурдан, караш, мөнәсәбәт үк икенче. Һәм бу элек-электән шулай булган бит. Безнең егет-кызларыбыз да балалар, үсмерләр өчен яхшы үрнәк булып тора, дип ышанасы килә.

Җитәкче фикере бик кызыклы, ул глобаль әйберләрне күрә, киң фикер йөртә. Ә дөнья чемпионатында җиңү яулаган каһарманнар үзләре ни уйлыйлар икән?

Гәбдеҗәлил Бари улы Сөләйманов, Татарстан “супермен”нарының берсе, билбау көрәш буенча дүртләтә дөнья чемпионы, 5 тапкыр Россия чемпионы булган егет, Россиянең атказанган спорт мастеры:

Әти-тренер белән эшләү турында. Билбау көрәш белән мин инде 11 ел шөгыльләнәм. Башта билбау көрәш ирекле көрәш белән үрелеп барды, олимпия резервы училищесыннан соң бөтен игътибарым һәм көчләремне билбау көрәшкә юнәлттем.

5 сыйныфтан бирле көрәшеп йөргәч башка әллә ни мавыгуларым да булмады, көрәш миңа беренче вакыттан ук ошый иде, бар күңелем белән чыш көрәшче булырга омтылдым. Моңа әтиемнең остаз булуы да йогынты ясагандыр.

“Әтиең остаз булгач, җиңелрәктер инде” – диючеләр нык ялгыша. Мин әтиемне бик нык хөрмәт итәм, аның остазым да булуы минем өчен өстәмә зур җаваплылык. Шуңа да мин күнекмәләрне аның йөзенә кызыллык китермәс өчен икеләтә тырышлык белән эшлим. Остаз буларак ул кирәгенчә генә кырыс, ләкин бик гадел, җавапчан. Әти берәр егетне үз остазлыгына ала икән, ул бар осталыгын аның уңышка ирешүенә юнәлтәчәк. Бар укучыларын да ул бертигез ярата, алар белән күп шөгыльләнә.

Мотивация саклау турында. Әлбәттә, зур уңышларга ирешү – бик кыен эш. Моның өчен күп эшләргә, бар вакытыңны, көчеңне куеп, тырышып күнекмәләр эшләргә, ярышларга әзеләнергә кирәк. Ләкин инде яулап алынган чемпионлыкны саклап калу тагын да кыенрак – көндәшләрең сиңа каршы тагын да ярсып, тырышып көрәшә. Үз-үземә биргән һәрвакыт камилләшергә тырышачакмын дигән сүз һәм үсеп килүче көрәшчеләр алдындагы җаваплык – агымдагы уңышлар белән генә канәгатьләнмәүнең шәхси рецептларым. Һәр яулаган үр минем өчен яңа биеклеккә омтылырга, шәхес, көрәшче буларак үсәргә, алга таба атларга стимул булып тора.

Спорт төрләре турында. Мин беркайчан да спорт төрләрен яхшыга-начарга бүлмәдем. Үскән чакта ук тәрбиям шундый булды. Гомумән, баланың кайсы спорт төрен сайлавы, сайлаячакмы-юкмы икәнлеге шул исәптән ата-ана тәрбиясе белән бирелергә тиеш, дип уйлыйм. Әгәр инде бала спор секциясенә килгән, зал бусагасын атлап кереп, тырышырга, күнекмәләрне остаз кушкан кадәр үтәргә риза икән – мондый бала белән горурланырга, омтылышларын бәяләргә кирәк.

Билбау көрәш турында. Билбау көрәш белән шөгыльләнү – тормышка күнегү, чыныгу бит ул. Башка көрәш төрләре кебек үк, билбау көрәш тә меңләгән малай һәм кызларга көчлерәк булырга, үз мөмкинлекләреңә күбрәк ышанырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итә. Билбау көрәшнең бөек тәрбияви йогынтысы, миссиясе дә шулдыр, дип саныйм.

Замирә Әхмәтҗанова, “Хатын-кызлар көрәштә уңышка ирешә аламы?” – дигән сорауның тере җавап-үрнәге, 2ләтә дөнья, 3 тапкыр Россия чемпионы:

Гомер буе көрәштә. Башка кызлар әле курчак яшеннән чыгып кына килгән яшьтә мин инде көрәшә башладым. 9 яшь тулган вакыт иде бу. Әтием – көрәшче, шуңа киләчәкне башка төрле күз алдына китердем, дип әйтә алмыйм. Ниндидер күндерү, үгетләү дигән әйбер түгел – үз теләгем белән дзюдо һәм самбо буенча көрәшә башладым, параллель рәвештә билбау көрәшкә дә кереп киттем. Уку һәм тренировкалар – башкасына вакыт та калмый торган иде.

Җиңеп армадым. Әти-әниләрем, туган-тумачаларым – минем горурлыгым, мин аларның ярдәме белән көчле дә. Аларның күзләрендә минем өчен шатлык һәм горурлану хисе күрү – иң зур бәхет. Шул мизгелләр мотивация саклап калырга ярдәм итә дә инде.

Җиңүгә юлда… иң авыры авырлыкны киметү булды. Гадәти тормышта ниндидер абстракт матурлык кануннары белән аңлатылган ябыгырга теләү көрәштә үлчәмгә туры килү, көндәшеңнән көчлерәк булу, җиңү өчен кирәк.

Хатын-кызлар көрәше. Әгәр берәр кыз бала нидәндер куркып яки кимсенеп кенә билбау көрәш яки көрәшнең башка төрләре белән шөгыльләнүдән баш тарта икән – бу дөрес түгел, дип саныйм.

Һәр эштә дә үз теләкләреңне, үз йөрәгеңне тыңларга кирәк. Спорт төре сайлауда да шулай. Көрәшәсең килә икән, көрәш.

Көрәш миңа гади тормышта да бик булыша, үзеңне ныграк, көчлерәк, тәвәккәлрәк итеп хис итәсең, бервакытта да бирешмәскә, башны имәскә өйрәнәсең.

Киләчәк. Минем агымдагы максатым – атказанган спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешү.

Искәндәр Хәбибуллин әзерләде