ӘЙТЕРГӘ МИКӘН, ӘЙТМӘСКӘ МИКӘН?

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә «мәхәббәт» сүзенең өч аңлатмасы бар. Әмма һәр кеше әлеге бөек хисне үзенчә аңлыйдыр. Мәхәббәтне аңлау − бер хәл. Ә менә аңлату… Монысы ай-һай бигрәк авыр: телләрне көрмәкләндерә дә, маңгайга җиде кат тир бәрдереп чыгара.

Психологлар: «Мәхәббәт бәхет китерсен өчен яратуың турында вакытында әйтергә кирәк» дип киңәш итә. Ә ярату турында ничек әйтергә икәнен сезгә «Ялкын» өйрәтә.

1. «Просто» әйтү

Иң катлаулы һәм шул ук вакытта иң авыр ысул: сөйгәнеңә яратуың турында «просто» әйтү. Бу очракта романтик обстановка булдыру, кирәкле урын табу һәм йөрәгең тулы кыюлык булу кирәк. Барысы да кешенең холкыннан тора. Бик теләсәң, халык белән тулы автобус та мәхәббәт аңлату өчен менә дигән урын була ала. Әмма иң яхшы вариант: мәхәббәт аңлату урынында сезнең икегезнең генә булуыгыз. Сөйләшүне ерактан башлап, кирәкле якка борып җибәр. Иң мөһим сүзләрне әйткәндә яраткан кешеңнең күзләренә туры карасаң яхшы. Сиңа ярдәмгә мәхәббәт турында берәр матур шигырь килә ала. Ә инде ул шигырьне үзең язсаң, мәхәббәт аңлатуың һичшиксез кабул ителәчәк!

2. Мәхәббәт «запискасы»

Кечкенә чакта кем генә мәхәббәтен кәгазь кисәгенә язып, ягъни «записка» ярдәмендә аңлатмады икән? Әлеге ысулны нигә үскәч тә кулланмаска ди?! Еллар үткәч ул аеруча да кызык һәм романтикалы килеп чыгачак, минемчә. Записканы ышанычлы дустың аша тапшырсаң тагын да күңеллерәк булыр. Ә инде андый дус юк икән, яраткан кешеңә мәхәббәт аңлатмасын табарга ярдәм итәчәк икенче записканы тапшыр. Ягъни яраткан кешең аны үзе эзләп табарга тиеш булачак.

3. Чәчәкләрнең нигә кирәге бар?

Әлеге ысул егетләр өчен генә дип әйтергә була. Әмма оригиналь булырга яраткан кызлар да аны куллана аладыр. Яраткан кызыңның өенә бер кочак чәчәк бәйләме (кызларга чәчәкне башка әйбергә алыштырсалар була − Авт.) җибәрә аласың. Аңа нинди чәчәкләр ошаганын алдан ачыкларга тырыш. Чәчәк бәйләменә мәхәббәт аңлатмасы һәм синең исемең язылган открытка кыстырырга онытма. Бу ысулны чыгымнар таләп итә диючеләр чәчәк бәйләмен үз куллары белән җыя ала. Җырда җырланганча, яраткан кешеңә дә өзеп биреп булмаса, чәчәкләрнең нигә кирәге бар?!

4. Мәхәббәт аңлатмасы − җирдә!

Күз алдыңа китер: яраткан кешеңә иртән шалтыратасың да: «Хәерле иртә! Тәрәзәдән кара әле!» − дисең, ә анда… син һәм җирдә синең аны яратуың турында язылган сүзләр! Сүзләрне акбур белән язсаң яхшырак, чөнки буяу белән җирне пычратырга ярамый. Сиңа тагын бер киңәш бирәсе килә: сөйгәнеңнең тәрәзәсе каршына иртәнге биштә үк килеп баса күрмә! Югыйсә, мәхәббәтең белән бергә үзеңнең дә юкка чыгуың ихтимал. Йокысы туймаган кеше бик усал була бит ул…

5. Җырчы дуслар

Әгәр дә яраткан кешең янына үзең генә барып «Мин сине яратам!» дияргә кыюлыгың җитми икән, сиңа дусларың яки аның дуслары ярдәм итә ала. Дуслар урамда яраткан кешең каршына чыгып, мәхәббәт турында иң матур җырны җырларга тиеш була. Мәсәлән, әлеге дә баягы «Мин сине яратам» җырын. Аннары син килеп чыгасың һәм яратуың турында әйтәсең. Ә мин нәрсә әйтим: бәхетле булыгыз! 🙂

6. Замана баласы

Мәхәббәт аңлатканда замана техникасын да бик урынлы кулланып була. Әлеге ысул өчен сиңа камера һәм урамнан баручы кешеләр кирәк. Кешеләр сиңа мәхәббәт аңлатуыңны видео итеп эшләргә ярдәм итә ала. Мәсәлән, алар камерага син алдан әзерләгән текстны сөйли. Ахырда шул кешеләрнең сөйләгәннәрен бергә җыясың да, видео форматындагы мәхәббәт аңлатуы килеп чыга. Видеоны яраткан кешеңә күрсәтүне дә кызыклы ит. Мәсәлән, берәр кино яздырып килүен сораган булып, сөйгәнеңә флешкаңны биреп җибәр, ә флешкага шул видеоны урнаштыр яки видеоны турыдан-туры аның электрон почтасына җибәр. Шуны онытма: гаджетлар вакытны бушка уздыру өчен генә түгел, ә файда китерү өчен дә эшләнгән. Аларны рәхәтләнеп куллан, син бит замана баласы!

7. Экстрим һәм мәхәббәт

Әгәр дә сөйгәнегез бик эмоциональ кеше яки экстрималь хисләр кичерергә ярата икән бу ысул сезнең өчен! Аны 18 яшьтән өлкән укучыларыбыз өчен язабыз, кечерәкләр исә бу ысулны киләчәктә куллана ала. Ә ысул мондый: яраткан кешегез белән парашюттан сикерергә һәм аңа шул вакытта мәхәббәт аңлатырга була! Күз алдыңа китер: менә сез самолеттан кулга-кул тотынышып сикерәсез, парашютлар ачыла һәм син (әлбәттә ишетелерлек итеп! − Авт.) мәхәббәтең турында кычкырасың. Шәп бит! Ә парашюттан сикерә алмаучыларга сөйгән ярлары белән күзәтү боҗрасына утырырга һәм шунда тынычлап мәхәббәт аңлатырга киңәш итәбез. Әмма артык хискә бирелеп, куркынычсызлык турында онытмагыз!

8. Иң нәтиҗәле ысул

Мәхәббәтне аңлату өчен кирәкле очрак һәм сүзләр табу кайвакыт авыр була. Сезнең хисләрегез турында үзегездән дә яхшырак итеп эшләгән эшләрегез сөйли. Яраткан кешегез дөньяда аннан да кадерлерәк кеше юк икәнен тойсын. Аңа карата кайгыртучан һәм эчкерсез булыгыз. Барысы да гадәти күренешләрдә чагыла ала: берәр проблеманы хәл итәргә булышу, эштән яки укудан каршы алу, үзегез өчен генә бәйрәм ясау. Әмма җавапка берни өмет итмәгез. Шумахер-вакыт үзе бар нәрсәне дә урыннарына урнаштыра ул.


Ә йолдызлар мәхәббәтне ничек аңлаталар икән?
Алар бу өлкәдә нинди «лайфхаклар» белә? Бергәләп карыйк әле.

Гүзәл Сибгатуллина, Г.Камал ис. Татар дәүләт Академия театры артисткасы:

Бу дөньяда мәхәббәт аңлатмаган кеше юктыр. Мәхәббәтне гадәти килеш кенә аңлатканым бар. «Мин сине яратам» һәм бетте. Артык сүзләр нигә кирәк? Мәхәббәт аңлату дип сөйләгәндә мин аны яраткан кешегә аңлату дип кенә уйламыйм. Мәхәббәтне ирем белән бергә балаларыма да аңлатам. Кызларга әйтер киңәшем шул: егетләр үзләре сезнең артыгыздан йөрсен. Ә инде хисләр чын икән, кыз кешенең беренче булып мәхәббәт аңлатуында бернинди начарлык та күрмим.

 

 

 


Татар Малай (Ринат Галиәхмәтов), блогер:

Иң истә калган мәхәббәт аңлатуым 18 яшьтә, авылда булды. Бернинди пафоссыз, самими булганга истә калгандыр ул. Караңгы иде, кызны начар күргәч, әллә ни авыр да булмады шикелле. Яшь чакта мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңлап бетермисең, шуңа күрә бер-ике көн үтүгә үк мәхәббәт аңлатасың, «яратам» дип әйтәсең. Миннән шундый «лайфхак»: мәхәббәт аңлатканда «яратам» сүзенең кыйммәтен һәм кадерен аңлап, барысын да төптән уйлап эш итәргә кирәк. «Яратам» сүзен уңга-сулга таратып йөрү дөрес түгел. Мөнәсәбәтләрдә минем өчен егет белән кыз икесе дә бертигез. Кемнең беренче булып мәхәббәт аңлатуы мөһим түгел. Әгәр дә кеше үзенең яратуын сизә икән, ул бу хакта әйтергә тиеш. Яшереп йөрүдән файда юк.

Илгиз Шәкүров

15.06.2017