БЕЗ – УРАМ ШПАНАСЫ ТҮГЕЛ!

 Аларга мөнәсәбәт төрлечә, кемдер аларны патриотлар дип атый, кемдер тормышта үз урыннарын таба алмыйча,мәгънәсез  эшчәнлек алып баруда гаепли үзләрен. Ничек кенә булмасын,алар бар. Алар күп. Алар – футбол клубы фанатлары.

Стадионның кызыллы-яшелле фанат секторы “Рубин”ның һәр уеныннан бәйрәм ясарга тырыша. Җилле-яңгырлы көннәрдә дә, көйдергеч эсседә дә алар һәрвакыт үз урыннарында булалар. Алар булганда, уен да җанлырак бара кебек. Без, гади “скафер”лар, аларга кызыгып та куябыз кайвакыт. Әнә шул киң флаглар, өндәмәләр арасыннан футбол кыры ничегрәк күренә икән?

Искәндәр, футбол яратучы:

Мин стадионга футбол карарга йөрим. Футбол – беренче урында. Үзебезнең шәһәр командасына гына мөкиббән китәм дип әйтә алмыйм. Испаннар уенын карарга бик яратам. Әлбәттә, мин “Рубин” белән горурланам, ләкин “Рубин” диеп башка команда фанатлары белән сугышып йөрисем килми. Мәгънәсен күрмим: футболда кем көчле икәне уеннан соң “очрашып” сугышуларда түгел, уен барышында дәлилләнергә тиеш, минемчә.

Уен вакытында фанатлар секторында була торган шоу-тамаша бик матур, билгеле, һәм бу рәвешле “җан ату” футболистларга да көч бирә торгандыр. Тик шунысын аңлый алмыйм: шоу турында, кайчан нинди җыр җырларга, кайчан нинди хәрәкәтләр ясарга икәнен уйлап, ничек әле тагын уенны да күзәтеп буладыр ул. Миңа калса, фанатлар секторы өчен, уеннан бигрәк, команда мөһимрәк, һәм команда ничек уйнаса да, алар аның өчен җаннарын бирергә әзер.

Роман, “җанатар”:

Футболны мин кечкенәдән яратам. Элек стадионга әти белән йөри идем. Хәзер ничек: 12-13 яшьлек малайлар, команда атрибутикасы төшкән футболкалар киеп алалар да, үзләрен футбол фанаты саныйлар. Чынлыкта, “яраткан” командалары уенчыларын исемләп тә белмиләр. Телевизордан уен барганда, алар урамда “тырай тибеп” йөрергә мөмкин. Безнең вакытта алай түгел иде, без һәр уенны минутлап санап көтеп ала торган идек.

“Җанатар”лар клубы – ул футбол командасының бер өлеше, “йөрәге” дияргә мөмкин. “Йөрәге”, чөнки без акыл белән эш итә торганнардан түгел. Аек акыллылар тыныч кына футбол карап утырганда, без бар көчебезгә эшлибез: фанатлар секторына эләккәнсең икән, син инде пассив күзәтүче генә түгел, син перфомансны хәрәкәткә китерүче механизм. Начар уеннан соң, аек акыллылар команданы тирги-тирги җылы өйләренә таралышканда, без көндәш команда “җанатар”лары белән мөнәсәбәт ачыкларга китәбез. Чөнки команда җиңелгән икән, димәк, без дә начар эшләгәнбез бүген, кирәк дәрәҗәдә көч бирә алмаганбыз, без дә көндәш команда “җанатар”ларына оттырганбыз булып чыга.

Тугры фанат яраткан командасының һәр уенында булырга тырыша. Ул уен җирнең кайсы почмагында булса да. Шуңа безнең тормышның күп өлеше юлда үтә. Гадәттә, поездларда. Иң кызыгы, поездда үзеңә “буш” (ягъни, түләүсез :)) урын табу. Ешрак ул урын аскы ятак астындагы багаж бүлекчәсе булып чыга (бу урынны безнекеләр “табут” дип атыйлар). Әгәр дә “бәхетле авыз” икәнсең, матрацлар куя торган өске бүлекчәгә эләгергә мөмкинсең (анысы “җәннәт” дип атала). Инде шул урыныңда сине тикшерүчеләр тотмаса, чынлап та “бәхетле авыз” икәнсең инде :). Чит шәһәрдә дә безгә кунар җир әзерләп торучылар сирәк була, еш кына вокзалларда кунабыз. Ләкин уенга эләгү шатлыгы янында ул уңайсызлыклар чүп кенә.

Алинә, “җанатар” :

Кызларның футболга йөрүе егетләр тарафыннан һәрвакыт шик астында карала килде. У-у, ничек боргалап әйттем, ә! Кыскасы, алар безне йөргән егетләребезгә ияреп киләбез дип уйлый. Янәсе, без аларны монда да контрольдә тотарга телибез. Башкалар ничектер, белмим, минем футбол яратучы егет белән йөргәнем юк. Стадионга мин дусларым белән киләм.

Фанатлар секторында кызлар да юк түгел. Дөрес, чит шәһәрләрдәге матчларга алар сирәгрәк чыга. Бәлки, юл җафасыннан курка торганнардыр. Ләкин үз шәһәребездә вазыйфаларын җиренә җиткереп үтиләр :).

Бездә “җан ату”ның үз тәртипләре бар. Әйтик, фанатлар секторына матч башланырга 30 минут кала килеп җитәргә кирәк. Бу перфоманска әзерләнергә вакыт бирә. Матч дәвамында “җан ату”ны оештыручы инициатив группадан күзеңне алырга ярамый. (Алар алдагы рәтләрдә, барабаннар янында булалар.) Җыр вакытында барабан ритмына көйләнергә кирәк. Җырны һәрвакыт оештыручылар башлый, аларны “заряжающиий”лар дип атыйлар. Яныңда утыручы берәр “актив” фанат үзлегеннән җыр башлап җибәрсә, аңа кушылып җырламау хәерле. Һәркем үзлегеннән җаны теләгән вакытта җырлап утыра башласа, ни була инде ул!

Тагын этика мәсьәләсе. Без бит урам шпанасы түгел, безгә карап команда турында фикер йөртәләр. Шуңа күрә әдәп кагыйдәләрен сакларга кирәк: спиртлы эчемлекләр эчмәскә, көнбагыш чиертмәскә, утыргычларга, тимер конструкцияләргә менеп басмаска.

Безнең төсләр – кызыл һәм яшел – “Рубин” төсләре. Безнең секторны кызыллы-яшелле шарф, футболка, флаглардан танып була. Бу төсләр безнең өчен изге.

Безнең Рубин”

ХХ гасырның 30нчы елларында Горбунов исемендәге заводта футбол командасы оеша һәм тиз арада Казанның иң көчле командалары исемлегенә керә. Хәрби предприятиегә караганына күрә, ул күпмедер дәрәҗәдә яшерен була, шуңа күрә исеме дә еш кына алышынып тора: Ленин районы командасы (яки п/я 747), “Крылья Советов”, “Искра” һәм, ниһаять, “Рубин”.

Команданың рәсми яши башлавы 1958нче елдан дип исәпләнә. РСФСР беренчелегендә уңышлы чыгыш ясаган Горбунов исемендәге завод командасы бу елны СССР чемпионатының “Б” классы өлешенә үтә. Безнең шәһәрдә мастерлар командасы оеша.

1964/65 елгы сезоннар аралыгында команда “Рубин” исемен ала.

“Рубин” футбол клубы – ике тапкыр Россия чемпионы (2008, 2009 еллар), Содружество чемпионнары кубогы (2010) һәм Россия Суперкубогы (2010) иясе.

Йолдыз Миңнуллина

06.07.2015