ӘНИЛӘРНЕ ТӘРБИЯЛИБЕЗ: ҖИДЕ ТИПИК ОЧРАК

Әниләрне тәрбиялибез: җиде типик очрак белән танышмы әле сез? Иртәме-соңмы барлык әниләрнең дә көйсез чоры булып ала. Алар сезнең белән килешми, киреләнә, сезне күрше кызлары-егетләре белән чагыштыра башлый. Әниеңнең бу чорга керүен каршылыклы фикерләреннән танып була. Берсендә ул: “ник син башкалар кебек түгел?” дип өзгәләнсә, икенче юлы инде: “нәрсә, башкалар кыядан ташланса, син дә ташланырсыңмы?” дип шаккатыра.

Исеме: Илүзә Касыймова
Туган көне: 12 гыйнвар, 2000 ел
Укый: Арча районы Ташкичү мәктәбендә
Кызыксына: журналистика белән, шигырьләр яза (илһам килгәндә)
Ярата: биергә (бииик!) һәм рәсем ясарга
Яратмый: кешедән көлүне, көнләшүне һәм кеше алдында җырларга (чөнки җырлый белми)

Бу симптомнарны үз әниеңдә күрәсең икән, димәк ул да күчеш чорына кереп бара. Әйе, кечкенә малай/кызның кайгыртучан әнисеннән яшь егет/туташның дусты, киңәшчесенә әверелү чорына җиткән ул. Бу күчеш әниләргә җиңел генә бирелми, шуңа аларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә кирәк. Үз тәҗрибәсе белән инде “дус һәм киңәшче әни” иясе Илүзә Касыймова уртаклаша.

Әниләр дә бөтен башка кешеләргә охшаган. Аларга гап-гади күңел тынычлыгы кирәк. Шул тынычлыкны саклау – безнең бурыч. Тагын һәрбер әни кешегә балаларының уңышлары мөһим. Бусы да – безнең кулдан килә торган эш. Ә инде бүләкләргә, матди бүләкләргә килгәндә, мин әниемә, мәсәлән, эче-тышы тере чәчәкләр белән бизәлгән затлы машина бүләк итәр идем. Тик тормыш акчага гына корылмаган, бәхетне сатып алып булмый диләр. Әниләрнең бәхете – безнең бәхетле булуда, ахрысы.

Әниең сине кечкенәгә санаса… Шушы яшеңә җитеп тә, әниең мәктәпкә озатса, каршы алса… О, мин белмим, нишләр идем икән. Башта аңлатып карар идем. Мин кечкенә түгел бит инде дип. Әнә, күр, башкаларның әниләре бер дә алай итми, дияр идем. Алай да булмаса… Утырып елыйм инде 🙂

Минем дусларым әнигә ошамаса… Монысы дусның нинди булуына карап инде. Әгәр ул чыннан да минем иң-иң якын дустым икән, әнигә сиздерми генә, шыпырт кына аралашуымны дәвам итәчәкмен. Әнинең дә сүзенә колак салырга кирәк инде анысы. Ул бит күбрәк белә, бәлки, чыннан да дустыңның син күрмәгән якларын күрәдер. Ләкин! Синең дустың белән сиңа аралашасы, әниеңә түгел, шуңа үз йөрәгеңне дә тыңларга кирәк! Дустыңны син барыбер әниеңә караганда ешрак күрәсең, күбрәк беләсең.

Әниең үз дусларына кунакка әйдәсә… Ә сиңа ничек тә өйдә калырга кирәк булса, шулай ук уртага салып сөйләшергә кирәк. Синең инде мөстәкыйль шәхес булуыңны, һәм мөстәкыйль шәхесләргә хас булганча, үз планнарың, мөһим эшләрең барлыгын аңлатып карарга. Һәм икенче юлы, алдан ук планлаштырып, һичшиксез аның белән барачагыңны вәгъдә итәргә. Тик биргән вәгъдәңне үтәргә дә кирәк, билгеле.

Әниең экспериментлар яратса… Аш-су өлкәсен әйтүем. Һәм чираттагы эксперименты бик үк уңышлы килеп чыкмаса, һич кенә дә борын җыерып утырырга кирәкми! “Тәмле түгел”, “Барып чыкмаган бу” ише сүзләр әле яңа дус-киңәшчегә әйләнеп баручы әниләрне үпкәләтергә дә мөмкин. Тыныч кына ашагыз – бер җирегез дә кителми бит. Ә үзе кабып карагач, ул аны сезгә дә ашатмас.

Яратырга иртәрәк әле сиңа, дисә… Бернишләп тә булмый инде. Гашыйк буласың икән, әниең әйтәме, башка кешеме, барыбер яратасың инде ул.

Әниең кунакка/сәяхәткә/кинога/һ.б. җибәрсен дисәң… Шунда ук ни теләгәнеңне ярып салырга кирәкми. Әкрен-әкрен җайлап-майлап күндерергә тырыш. Мин, мәсәлән, берәр “тәмлүшкә” пешереп куям. Иң мөһиме – өйдән чыгып киткәнче әнинең күңелен күреп өлгерү.

Илүзә ГАЙНЕТДИНОВА