СТУДЕНТЛАР ЛИГАСЫ – МӘКТӘПТӘ

Безнең эшчәнлек фронты – мәктәп . Без балаларга хокук белемнәрен уен рәвешендә бирергә тырышабыз. Ни өчен мондый уеннар оештырабыз? Беренчедән ,алар уку процессын төрләндерә ,икенчедән , бик кирәкле информация бирә, һәм өченчедән , бу укучыларга да ,безнең үзебезгә дә бик кызык!

 

Димәк, безнең чараларны ике юнәлешкә бүлеп карарга була. Беренчесе, булачак абитуриентлар – 11 класслар белән әңгәмәләр үткәрү. Икенчесе –  кечкенәрәк класслар өчен эшлекле хокук уеннары оештыру.

 

Безнең дәресләр

Командабыз зур түгел, ләкин 7, 8, 10 класслар арасында бик күп уеннар уздырырга өлгердек инде!

Башта без кеше хокуклары тарихы турында видеороликлар күрсәтәбез, аннан бу тематика буенча брейн-ринг уздырабыз.  Алган белемне тикшереп карарга кирәк бит!

Безнен ноу-хау диеп, Европа Советы эшләгән кеше хокукларын өйрәтү кулланмасыннан файдалануыбызны әйтергә була. Без аннан кеше хокукларына караган күнегүләрне алабыз. Дөрес, үзебездән дә өстәлмәләр кертергә, безнең укучыларга яраклаштырырга туры килә. Ләкин шул күнегүләр нигезендә уку процессын мәсьәләгә иҗади якын килү белән берләштерү мөмкинлеге туа.

 

Дәвамчыларны барлау

Безнең икенче бер эш юнәлеше – булачак абитуриентлар белән аралашу – безгә калса, бу алар өчен хәзер бик мөһим. “Студентлык”ның ни икәнен нәкъ менә бездән – студентларда ишетү, юлларында очраячак кыенлыклар, аларны чишү юллары белән танышу җиде юл чатында югалып калган 11-нчеләрдә үз-үзләренә ышаныч уята.

Бу программа белән без 5 мәктәптә булдык. “Студентлар лигасы” эшчәнлеге белән дә таныштырдык. Укырга кергәннән соң, алар үзләре дә студентлар советлары һәм лига эшчәнлегендә катнаша алачаклар бит. Ә актив студент тормышы – ул киләчәктә үз урыныңны табу өчен яхшы мөмкинлек. Уку турында гына онытырга ярамый – студентның төп бурычы шул лабаса.

 

 

Үз хокукларыңны белү ни өчен кирәк?

Без һәр класс өчен лекцияләрне махсус әзерләдек, дәрес структурасы гына үзгәрешсез кала бирде. Унберенче классларның барысында да беренче туган сорау – үз хокукларыңны белү шулай мөһим мени соң? Без исә, вузга кергәндә яисә укыган вакытта проблемалар туа калса, алар үз җавапларын дәлилли алачаклар дип аңлаттык. Булачак студент өчен инициатива күрсәтү һәм үзе укыячак вуз турында белешмә алу хокукы барлыгын белү зарур. Әйтик, бу дәүләт оешмасымы, әллә коммерция нигезендә эшли торган вузмы, аккредитациясе бармы, Болон системасы бу югары уку йортында ни рәвешле эшли, сез укыйсы факультетның магистратурасы бармы һ.б. Билгеле, мәсьәләнең иң мөһиме – сине канәгатьләндерерлек уку йорты сайлау, ә инде аннары җитди рәвештә укуга керешү.

Дөресен әйткәндә, бүгенге көндә үзеңә кирәкле вуз, профессия сайлау – бик кыен мәсьәлә. Укучылар белән аралашканнан соң, күбесенең кайда барасыларын белмәве ачыкланды. Без җиткергән информация аларга бу эштә ярдәм итәр дип ышанасы килә.

13

Безгә бу нәрсә бирә?

Лекция вакытында һәм аннан соң укучылар безгә бик күп сораулар бирделәр. Без укыган вузлар турында да, студентның җәмәгать эшчәнлеге турында да, “Студентлар лигасы” турында да сораштырдылар. Безнең өчен иң кыены – һәр укучыга индивидуаль якын килү юлларын табу булгандыр. Унберенче сыйныфта һәр укучы – шәхес инде ул.

Бу лекцияләрнең файдасы үзебезгә дә тиде – без балалар белән эшләү күнекмәсе алдык. Командабызның һәр әгъзасы үзен оратор, укытучы ролендә сынап карады.

Ә командабыз төрле вузларның юридик факультетлары студентларыннан җыелган иде – мин, ягъни Эмиль Шәйдуллин, Элина Фирсова, Валентина Прокопьева, Анна Кайнова, Рәдис Хисмәтуллин һәм Резеда Сафина. Шушы төркем исеменнән безгә юл ачкан мәктәпләр җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә.