КӨНДӘЛЕК

ХЫЯЛЫМА ЮЛЛАР – БОРМАЛЫ… /Динара Зиннәтова көндәлегеннән/

18 июнь, 2008 Берсекөнгә чыгарылыш кичәсе. Рус теленнән БДИны 79 баллык бирдем, бу “5”ле дигән сүз. Алгебрадан “4”ле булды. Димәк, аттестатымда ике генә дүртле булачак! Искиткеч! Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегенә керергә исәп. Бар…