ҮЗ ЮЛЫМ: КАЕННАРНЫҢ КҮЗ ЯШЕ

Каеннарның күз яше

Сәер бер гадәтем бар минем. Ялгыз гына урманга йөрергә яратам.

Каен җиләкләре кызарган чак. Шундый вакытта ничек инде өйдә утырасың, ди? Сыер көтүе басу капкасын чыгып киткәч, мин дә, кулыма кәрҗинемне тотып, таныш сукмактан урманга таба кузгалдым. Урман ерак түгел бездән. Әби әйтмешли, кул сузымында гына. Тирә-якта беркем дә юк. Тынлык. Бары тик чут-чут итеп кошлар сайрый. Сандугачлар җырын тыңлый-тыңлый, урманга килеп җиткәнемне сизми дә калганмын. Ә монда?! Монда нинди генә кошлар сайрамый! Нинди генә көйләр агылмый! Концерт залларың, Бах, Бетховеннарың бер кырыйда торсын! Ә иртәнге урман һавасы?! Шулкадәр саф, чиста. Ә агачлар? Агачларга гына күз салыгыз! Зур тантанага әзерләнгәннәрмени?! Ямь-яшел күлмәкләрен киеп алганнар да, бер-берсенә күз кысышкандай, көязләнеп утыралар. Мине күргәч: ” Хуш киләсең, гүзәл кыз! “- дигәндәй,шаулашып та алдылар. Әнә усак егете зифа буйлы каен кызы белән нидер сөйләшә. Серләре килешә бугай, минем якынлашуымны да сизмиләр. Ни хакында гапьләшәләр икән? Беләсе иде… Әкрен генә килдем дә ап-ак кәүсәле каен кызын кочып алдым. Усак егете сискәнеп китте. Ризасызлык белдереп, җиңнәре белән селтәнә, шаулый башлады. Куркып киттем.

– Ни әйтергә телисең, усаккай, әллә каен кызы өчен куркасыңмы? Тимим мин аңа, тимим, – дип әйтергә ашыктым мин.

Усак егете җиңел сулап куйды да:

– Әйе, курыктым. Сез, адәм балалары, шулкадәр битараф, рәхимсез, шәфкатьсез бит. Табигать яшәү чыганагы икәнлеген оныта барасыз. Борынгы әби-бабаларыгыз яшәгән чорларга гына күз салыгыз. Табигать-Җир ана аларны ачлыктан да, корылыктан да, суыктан да саклап калган. Черек бәрәңге, алабута, кычыткан ашап үскәннәр; ә кышын зәмһәрир суыкларда кипкән тизәк белән кыш чыкканнар, тик табигатькә зыян салмаганнар. Суык дип, артык агач та кисмәгәннәр, тамак ач дип, каен суы да агызмаганнар. Ә бүгенге яшь буын? Табигать турында уйламыйсыз да. Ә бит туган йортыбыз- табигать сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Ул яралы, сагышлы. Менә бу аланда элек шундый матур түгәрәк күл булган. Ә хәзер, күрәсеңме аны, акыллы кыз? Юк шул, кипкән-корыган ул. Ә каен дустымның,күрәмсең, җәй башы гына булса да, йөзләре саргаеп килә.

Мин каенга күтәрелеп карадым. Чыннан да, каенның чәчләренә чал керә башлаган,сылу тәне дә берничә җирдән җәрәхәтләнгән. Мин кыюсыз гына:

– Ни кайгыдан саргаясың, каенкай?- дип сүз каттым.

– И гүзәлкәй, сөйләсәм ышанмассың шул, әнә әз генә алгарак атласаң, үзең күрерсең, -дип авыр сулап куйды ул.

Эчкәрәк атлыйм. Һәм… Төз чыршылар кочагына сыенып үскән каен кызларының ботарлануын, җәрәхәләнүләрен күреп, йөрәгем кысылып куйды. Җан өшеткеч хәл… Кечерәк буйлы каеннарның кәүсәләрендә яртылаш диярлек эчкә батып кергән балта эзләре. Бер каен кызын дүрт җирдән яралаганнар. Яралардан каенның күз яшьләре саркый. Кайсыдыр рәхимсезе суын агызып алган да китеп барган. Яшь каеннар инде сула башлаган күк тоелды миңа. Кайсы гына каенга карасам да, шул хәл. Бер генә ярасыз каен кызы калмаган диярлек. Дөрес, кайберләрендәге ярага нидер сылап куелган. Тик анысы да аннан-моннан гына эшләнгән эш икәне күренеп тора, чөнки әкрен генә су саркый. Күз алдына яралы каен кызлары. Күз карашлары моңсу. Мине күргәч, берсе ыңгырашып куйды. Яралары аннан-моннан бәйләнгән каен кызы ярсып сүз башлады:

– Әй, кешеләр, сез нигә бу кадәр рәхимсез? Ни өчен ел саен безне елатасыз? Без дә бит сезнең кебек сулыйбыз, үсәбез, яшибез. Сез кешеләргә никадәр файда китерәбез: яфракларыбыз, бөреләребез, суыбыз белән дәвалыйбыз; йомшак яфраклы милекләребез тәнегезгә никадәр сихәт бирә, ә сез шуның кадерен белмисез. Әле яши генә башлаган никадәр кызларыбызның, улларыбызның гомеренә балта чабасыз. Ел саен күпме дустыбыз һәлак була. Туктагыз! Сез бит үзегезнең киләчәгегезгә селтәнәсез. Исегезгә төшәр соң булыр, соң булыр, соң булыр. Соң булыр…. соң булыр…

Каен кызын тыңлаганда, минем күз алдымнан бер-бер артлы шыр ялангач урамнар, кап-кара басулар, төбе-тамыры кара көеп беткән агачлар, машиналар гүләве, кислород алу өчен чиратка баскан кешеләр үтте. Ирексездән күзләрем яшьләнде, миңа бик оят иде. Шулай да:

– Сылукай, борчылма, мин хәзер дусларымны чакырам, без сезгә ярдәм итәрбез. Яраларыгызны дәваларбыз һәм урманга керүчеләрне кисәтергә тырышырбыз.

Минем шулай әйтүем булды, каен кызы рәхмәт әйткән кебек, яшел чуклары белән битемнән сыйпап алды. Ә мин кайтыр юлга чыктым, җиләк кайгысымыни монда? Мин ашыктым, кире киләсе дә бар бит әле. Ә уйларым аякларны да уздыра.

Чыннан да, 20-30 елдан сулар өчен һаваны сатып ала башласак, чирәм-үлән кара көеп бетсә, кошлар сайравын машиналар тавышы алыштырса нишләрбез? Юк, юк! Уйлавы да куркыныч хәтта. Минем әле шау чәчәкле урман-кырларда йөрисем, бәбкә үләннәрдә тәгәрисем, сандугач сайрауларын тыңлыйсым, татлы саф чишмә суларын эчәсем, шифалы һавасын сулыйсым килә!

Энҗе Халикова, 
Саба районы, Шәмәрдән лицее