ҮЗ ЮЛЫМ: МИН – …

Мин – …

Иртән иртүк мин озак кына уяна алмыйча тордым. Ашарыма ризык әзер булса да, кыяфәткә ул бик тәмле күренмәде. Янына якынрак килгәч, иснәп карасам, әчегән. Ни эшләтәсен… Иртәм бозылган дип уйлыйсызмы минем? Юк, сез нәрсә, киресенчә, бу миңа стимул гына бирә.

Юындым һәм саф хавага чыгып керим эле дип, ишеккә таба юнәлдем. Карыйм, ишек бикле. Мин уйга калдым һәм бераз гына моңсуландым. Шул чак урамда, әтәч тавышы ишетелде һәм минем кузем тәрәзәгә төште. Юк, сез нәрсә, мине тәрәзә аша йөрергә, кем дип белдегез?! Шулай үз-үзем белән низагта булган вакытта, ишекне кемдер ачып җибәрде һәм мин урамга чыгып киттем.

Кояш кыздыра, кышкы зәмхәрир салкыннар инде артта калды. Алда – ямьле, җылы яз сагалап тора.

Урамда бераз йөргәч, өй каршындагы эскәмиягә утырдым. Ничек матур да соң безнең авыл урамы. Элек монда купме кеше, нәкъ менә бу юлдан үткән, бер-берсенә кунака йөрешкән, бер-берсен сәламләгән. Тик, мин андый кешеләрне инде хәтерләмим, бәлки мин ул чакта бик кечкенә булганмындыр. Уйга чумып, мин бит сезгә бер мөхим әйберне әйтергә онытканмын. Минем бик яхшы дустым бар һәм мин аны бик сагынам. Ул көн дә эшкә бара, ә мин, аны ялгызым гына көтеп калам. Сагынам, тик ул кайткач, мин аның белән уйныйм һәм мина бик күңелле була.

«Сердәәәш, мин кайттым, Сердәш, кил каршыга», – дигән сүзләрем колакны чыңгылдатты. Ул кайтты, минем дускаем кайтты!

«Ниһәлләрдә җан дустым? Исән-имин генә тордыңмы? Мин сиңа аш салып калдырган идем, ашадыңмы, әчемәгәнме?» Шушы сорауларны биреп, без өйгә кереп киттек.

Ә, онытканмын икән бит әле. Мин сезне үзем белән таныштырырмадым. Мин – Сердәш һәм мин – Песи.

Гөлназ Гимадиева