ҮЗ ЮЛЫМ: УЧАК ШӘҮЛӘСЕНДӘ

Учак шәүләсендә

— Сиңа да әйттеләрме, шалтыраттылармы? – дип сорау бирә башлады Асия. Керә керешкә аяк киемнәрен дә, өстендәге пәлтәсен дә салырга өлгерде.

— Әйе, Айрат шалтыратты. Классташлар очрашуы ясамакчы булалар икән. Шуңа киләсеңме дип сорады, – дип, җавап бирде Миләүшә.

— Ну вот, мин дә шуның турында сорыйм бит инде. Ул миңа да шалтыратты. Тавышы да шундый үзгәргән, чын ир-атларныкы кебек. Ә-ә-й ир-ат бит инде ул үзе. Безгә дә бит инде кырык тулып килә, тиле баш. Ә үземне шул мәктәп укучысы итеп хис итәм. Я, барам дидеңме соң?

— Белмим дидем.

— Ничек инде? Синең бит Артурыңа да шалтыратырга тиешләр. Ул кайда соң әле үзе, бер дә чыгып күренми?

— Ул бүген соң кайтам дигән иде, тугыз тулып китте әле һаман юк.

— Ярар, борчылып утырма, ир-атка шул кайтып егылырлык җир булса шул җиткән инде.

— Ни сөйлисең син? Алай түгел, – дип торып китте Миләүшә. Кухняда табак-савыт шалтыраган тавышлар ишетелә башлады.

— Әй, әллә белми дисеңме ни өчен барасы килмәгәнеңне очрашуга? – дип дусты ишетерлелек итеп кычкырды Асия.

— Нигә инде? – дигән сорау килде.

— Шул Саматыңны күрергә теләмәгәнгә! – диде Асия. Аннары ниндидер тәмле ризык ашаганнан соң авызын ялап куйган мәче сыман каш сикертеп елмайды.

— Юк, юк. Нишләп аның өчен булсын ди. Эшемдә дә шактый авырлыклар бар, үзем дә авырып торам…

— Бла-бла-бла… Сплошные отговорки…

Миләүшәгә Асиянең бу кыланышы ошамады булса кирәк, дустының күзгә бәреп әйтә торган гадәте булганын белсә дә, ни өчендер бу очракта үтә дә җанына тиде. Үткәннең вакыт-вакыт үзен белдереп сызлап куя торган ярасы тагын ачылып, аннан кан саркый башлады. Ничек кенә онытырга теләсә дә, һаман да җанга тыңгылык бирми үрти торган бетмәс яра инде ул. Йөрәкнең буйсынырга теләмичә һаман ашкынып тибә торган сәбәбе. Самат… Җанны ярып булса да дөрес әйтә бит ул, аны күрәсе килмәгәнгә барасы килми Миләүшәнең. Дөресрәге, йөрәген бу шашудан, акылын тилерүдән сакласы килгәнгә бармый. Беренче мәхәббәт шулай мәңгелеккә сеңеп кала дисәләр дә, моның кадәр үк булырга тиеш түгелдер бит инде ул… Нинди икән ул хәзер Самат? Күзләре һаман да шулай уйнап торадыр, чәчләре йомшак кына исеп куйган җилдә дә тәртипсез таралып китәләрдер, ә иреннәре… Миләүшә үз уйларыннын үзе куркып китте. Нәрсә эшлисең син Миләүшә? Синең ирең бар, ә үзең үткәндә калган ниндидер бер ир-атны искә төшереп утыр инде! Ул шулай үз-үзенә шелтә белдерде, аннары нигәдер хәлсезләнеп йомшак кәнәфигә килеп утырды. Ә уйлар бөтенләй акылга бирешергә теләмичә үзләренекен иттеләр. Кая инде, ул үзгәргәндер, чәчләре дә агарып киләләрдер, үткәндәге түгелдер инде ул, түгелдер… Ханым үзен шулай тынычландырырга тырышса да, күзләрен йомуга элеккеге Самат сурәте килеп баса. Әйтерсең лә гомер буена ул тамчы да үзгәрмәгән. Елмаюы да “әй, кызый, нишләп моңаеп утырасың, елмай” дип әйтәдер төсле.

Звонокның куркыныч чәрелдәве дерт итеп сискәнергә мәҗбүр итте. Кай арада Асия дә чыгып китәргә өлгергән. Ишекне ачуга анда бер изүе чишелгән, авызын ачуга аракы исе аңкып торган ир-ат пәйда булды.

— Мин берне генә эчтем. Ну что инде син… Коллеганың туган көне иде, ә кешегә отказывать не прилично, – дип ярым ишетерлелек итеп мыгырданды тавыш.

Миләүшә бер сүз әйтергә дә кирәксенмәде, хатыннар эчеп кайткан ирләренә әйтә торган сүзләрне кушып орышмады да. Ул тыныч кына аңа кроватка таба барырга булышты да үзе янәдән кәнәфигә барып чумды. Бу хәл инде беренче тапкыр гына кабатланмый. Баштарак ачуланып караса да, соңыннан мондый күренешләр арта гына барганга, аларга дә күнде. Аңа аның кайтып керүеннән кайтмый торуы яхшырак күренә башлады. Бәлки яратмаганлыктан киләдер бу хис. Аракы исе сеңеп беткән бу алкашка ханым җирәнеп карады. Менә һаман шулай яши бирә, ә күңелдә, җанда бушлык… Анда күңел төпкелендә яшеренгән беренче мәхәббәт хисләреннән башка бернәрсә дә юк. Бетте, күптән бетте инде ул тормыш. Яшәү түгел, болай гомер үткәрү… Кинәт ханым нәрсәнедер исенә төшергәндәй сикереп торды да, шкафын актара башлады, дәфтәрләр арасыннан шактый таушалган гына сурәт килеп чыкты. Монда камерага елмаеп карап торучы яшь кап-кара чәчле бер кыз белән ап-ак күлмәк кигән шаян елмайган егет басып тора. Алар бу минутларда шундый бәхетлелләр, күзләрендә очкын уйный. Мәхәббәт очкыннары. Бу матур парның гел шулай бергә булулары бернинди шик тә тудырмый. Әлбәттә, карагыз егет кызны ничек биленнән кысып тоткан. “Ул минеке, мин аны беркемгә дә бирмим” ди янәсе, кыз да аның сүзләрен җөпләгәндәй елмая. Ә чынлыкта исә алар күптәннән бергә түгел инде. Миләүшә шул сурәтне тоткан килеш яшьлеген исенә төшерде, болай да күпне күргән сурәткә тозлы, сагышлы, әрнүле тамчылар коела башлады. Башта алар сирәк генә булсалар да, соңга таба бөтенләй чишелеп киттеләр. Ханым бу сурәтне учларына кыскан килеш үкси-үкси елый иде. Бу хәлгә төшергән бөтен кешегә ачуланып, әрнеп, җанын кая куярга белмичә, ничә еллар буе шул сагышта янарга мәҗбүр ителгән хатын-кызның шулай өзгәләнүе иде бу. Тормышының шулай бәхетсез булуына килешергә теләмичә тартышуы иде. Ул сурәтне кысты да, “барам, барам, аның күзләренә бер генә тапкыр булса да карар өчен барам. Йөрәгемнең ничә еллар буе көткән хыялын соңгы кабат чынга ашырыр өчен булса да барам. Инде шактый соң булса да барам, барыбер, бөтенесенә үч итеп барам,” – диде.

Иртәгесен Миләүшә иренең аһ-ух килеп йөрүеннән уянып китте. Кухня белән йокы бүлмәсе арасында кулына бер стакан су тоткан килеш йөргән ир-ат аңа шундый ят булып тоелды. Миләүшә тиз генә учындагы сурәтне кесәсенә яшерде, үзе “Артурда аның кайгысы юктыр, күрмәгәндер” дип уйлады.

— Әйдә чәй ясап бирәм үзеңә, – диде ул иренең зарларын тыңлап торырга теләмичә.

— Юк, миңа эшкә китәргә вакыт. Галстугымны гына таба алмыйм. Кичә алай-болай берәр җиргә куймаган идеңме?

— Менә бит ул монда гына, сиңа табырга җиңел булсын дип урындыкка гына элеп куйдым, – дип Миләүшә иренә галстугын сузды. Артур үзенең башта күрмәгәненә, тешен кысып, аны хатынының кулыннан тартып алды.

— Сиңа кичә Айрат шалтыраттымы, очрашуга чакырып? – диде ул.

— Әйе.

— Нәрсә дидең?

— Белмим әле дигән идем, аннары барырга булдым.

— Барабызмени?

— Әйе, нигә шулай гаҗәпләнәсең?

— Ничә ел очрашуга барма барма да монсында барырга бул, имеш.

— Барырга булдым шул.

— Я, ярар, соңга калам. Кайткач сөйләшеп бетерербез.

Миләүшә ире артыннан шапылдап ябылган ишекнең тавышын гына ишетеп калды. “Барам” дип ярым пышылдап кабатлады ул янәдән.

Очрашуны авылда, саф һавада үткәрергә булганнар. Җәй ае булганлыктан бу бик кулай да. Шәһәр төтененнән әз генә булса да арынып торырлар, ичмаса. Алайса ул төтен дә, тыз-быз килгән машиналар тавышы да колакларны томалап бетергән. Кайда барганнарын, нәрсә эшләгәннәрен, ни өчен туганнарын да белмичә яши бирәләр. Тегендә чапкан булалар, монсына ялагайланган булалар, аннары дуслары каршында “менә минем яңа машина” дип мактаналар. Хәзерге җәмгыять сиңа шулардан чыгып кына бәя бирә. Ә күңел, җан дигән әйберләр бөтенләй югалды. Нигә кирәк алар күңелне бимазалап торырга?!

Миләүшәләр классында кеше күп түгел. Унберенче сыйныфны тәмамлаганда алар бары тик җиде генә бөртек иделәр. Авылда бала күп була дисәләр дә, шактые калага күченеп киткәнгә менә шулай туры килде. Ә хәзерге авылда инде мәктәпне дә күптән сүтеп ташлаганнар. Укучылары булмаган авылның тиздән бөтенләй бетәсендә дә шик юк инде. Әнә классларының командиры, отличник һәм активистлары – Айрат та килеп җитте. Мәктәп елларында бөтен укытучылар да өметләр баглап, зур кеше булыр дип әйтә торган Айрат хәзер бер төртсәң җимерелеп китәргә торган машинада йөри. Мәктәптә укыта икән. Һаман да шул ук юаш, түгәрәк йөзле, күзлеге генә үзгәргән дә бугай инде.

— Менә шашлык, күмер һәм учак ягар өчен кирәк-яраклар алып килдем, – диде ул аны күзәтеп торучы классташларына.

— Безнең командирыбыз сыйныфташлары хакында кайгырта, – дип көлде Фәридә. Айрат оялуданмы кып-кызыл булып чыкты. Гаҗәп, кешенең холкы, гадәтләре үзгәрми сакланалар икән. Бәлки монда һәрбер кеше, Асия әйтмешли, үзен мәктәп укучысы итеп тоядыр. Шуңа күрә һәрбер кыланышыбыз шуңа охшагандыр.

Бу арада кызлар алып килгән җиләк-җимешне турарга, салатлар ясарга керештеләр. Миләүшә һаман бөтен күңеле белән Саматны күрергә әзерләнә иде. Ничә тапкыр әллә кайтып кына китәргә инде дип уйласа да, үзендә көч табып, туктап калды. Йөрәге бу минутларны уйлаган саен ныграк типте, моны сиздермәс өчен ул бөтенесенә дә ясалма елмайды, мәзәкләрдән көлгән кебек, бернәрсә дә булмаган кыяфәт чыгарды. Миләүшә белән Асиянең игътибары Фәридәдә иде. Аның инде корсагы шактый гына чыгып торганга, авырлы икәнен яшерү мөмкин түгел. “Атасы кем?” – дип теңкәсенә тисәләр дә, Фәридә елмаеп кына, “сер” дип җавап бирде. Асиянең бөтен нәрсә турында беләсе килгәнгә аны ничек тә чиста суга чыгарырга тырышып карады, ләкин барысы да нәтиҗәсез булды, Фәридә бирешергә теләми иде. Шуннан соң Асия балалар турында сүз башлады.

— Менә минем улым кечкенә чагында елый гына иде инде. Бернәрсә эшләтеп булмый, елый да елый. Шуннан соң моны бер авылда ялгызы гына яшәп ятучы бер карчыкка алып бардык. Өшкерде, өшкерде, төкеренде дә елавы бетте бит балакайның. Чын! Теге карчык әйтә: “балаңа күз тидергәннәр” ди. Вәт, шулай…

— Балаңның эче каткан булгандыр да, шуңа елагандыр әле, – диде Миләүшә. – Мин барыбер андый әфсен-төфсеннәргә ышанмыйм. Медицинага мөрәҗәгать итәргә кирәк ул вакытта.

— Ой, гел шул медицинаң белән башны катырмасаң. Үзеңнең кайтып та кергәнең юк бит аннан, ничек һаман шуның турында сөйләп торасың киләдер.

— Ә синең Миләүшә балаларың юкмени? – дип сорады Фәридә. Бер минутка Миләүшә үзен болар янында ким кеше итеп хис итте. Әйе, аның балалары юк. Күпме генә тикшеренсә дә бернинди чир дә таба алмадылар. Асиянең дә улы бар, ул хәзер инде университетта укый. Ә Фәридә әнә булачак бәбиен карынында йөртә. Миләүшә исә ялгыз.

— Юк, – дип җавап бирде Миләүшә, тамагындагы төерен йотып. Барысы да кәефне тагын да ныграк бозмас өчен теманы башкага алыштырдылар. Миләүшә генә һаман хисләреннән айный алмый азапланды.

Ир-атлар бергә җыелып учак кырында мәтәштеләр, шашлыкны тезеп чыктылар. Күбрәк эшне Айрат башкарды. Артур үзе кебек үк дусны табып, бер стакан кабып өлгергән иде инде. Ильсур – классларында көчкә-көчкә генә унберенчене тәмамлап чыккан бер егет. Әти-әнисе бик ярлы булып яхшы уку йортына да керү тәтемәгәнгә, ул трактористка укып чыгып авылда гына калган. Хәзер менә хатыны, өч малае бар, ләкин моңа карамастан салыштырып йөри икән. Ике бер-берсен тапкан күгәрченнәр төсле гөрләшеп җырлый-җырлый бер яртының төбенә төшеп киләләр иде инде.

Шулай табын хәзерләп, шашлыклар пешеп җиткән арада караңгы да төшәргә өлгерде. Кояшның соңгы нурлары аланны беразга гына яктыртып тордылар да кереп югалдылар. Җәй көне булганга, төн җылы иде, ләкин шуңа карамастан Миләүшә машинадан җылы япмалар алып килде. Фәридәнең “кирәкми” дип карышуына карамыйча, “балаңа кирәк” дип өстен каплады. Ә үзе бөтен күзәнәкләре белән шушы төнне тоеп калырга тырышкандай, җиңел бер кофточкада утыра бирде. Нинди матур, айлы төн. Йолдызлар да түбәндә генә сибелгән төсле. Кул белән үрелсәң тотып алып буладыр шикелле. Шәһәрдә бит алай түгел, анда биек-биек йортлар арасыннан йолдызларның барлыгын уйлап та карамыйсың, бөтенләй күрмисең дә. Ә монда әйтерсең лә син табигать белән бергә кушыласың, үзеңнең кем икәнеңне аңлыйсың. Инде еракта авыл йортларының күзләре яна башлады. Тәрәзәләрдә балкыган бу утлар авылның әле үлеп бетмәгәнен күрсәтә торган бердәнбер билге иде бугай. Самат әле һаман юк. Нигәдер аның турында берсе дә сүз дә кузгатмый. Миләүшә дә инде “килмәсә яхшырак булыр” дип уйлый башлады.

— Әйдәгез, гитарага җырлыйбыз. Мин бит гитара алып килдем, – диде Айрат сүнеп бара торган очрашуны дәртләндереп җибәрергә теләгәндәй.

— О-о, давай, давай, братан, – дип хуплап алды Артур. Ул инде шактый исергән булганга, нәрсә сөйләгәнен аңлашмый башлаган иде.

— Әйдә татарчаны, – дип кушылды иптәше Ильсур.

Айрат талгын гына музыка уйнап җибәрде. Гитараның кыллары аның бармаклары белән тоташканда елак кына бер тавыш чыгара башладылар. Бу моңсу көй барысының да җаннарына үтеп керде, үткәннәргә алып кайтты.

Мин бит сине мәңгелеккә сөям дидем
Бу тормыш та синнән башка ямьсез дидем,
Нигә ташлап киттең, җансыз иттең
Йөрәгемдә калган очкыным минем…

Миләүшәнең күңелендә бу җыр таушалып беткән сурәт белән күз алдына килде. Аның каршысында моны Самат җырлыйдыр төсле тоелды. “Самат, Саматым минем” дип пышылдады ул. Аның сүзләрен каплап “йөрәгемдә калган очкыным минем” дигән сүзләр яңгырады. Айратның тавышы бу көйгә шундый ярашлы иде, аларны бер-берсеннән аерып карау бөтенләй дөрес булмас иде шикелле. Ул җырлады, ә тавышы әйтерсең лә җаныннан чыга иде төсле, бөтен борчуларны, сагышларны үзенә алган гитара кыллары да моның дөреслеген исбатларга тырышкан кебек нәкъ кешенең күңеленә үтеп керә торган көйне сайлыйлар иде бугай.

— Менә шулай классташлар без дә картайдык, – дип әйтеп салды Артур барысын да бозып. Бу сүзләр Миләүшәнең эчен пошырды. Ул аның кирәкмәгән сүзләрен дә, үзен дә күрә алмый, яратмый иде.

— Без монда барыбыз да түгел бит әле, Самат кайда икән ул? – дип сорап куйды Асия.

— Ул соңга калып булса да килеп җитәм дип сүз биргән иде, – диде Айрат, гитарасын бер читкә куеп.

— Алай икән. Алайса классыбызның иң уңган егетләренең берсе биредә булмагач әллә ничек, китек, – дип күзләрен ялтыратты Асия.

— Нигә әллә без уңган егетләр түгел, – дип гайрәтләнеп китте Артур.

— Уңган инде, уңган, – дип көлде, Фәридә. – Бәлки уңган егетләр миңа бу караңгыда куаклыклар арасына барырга булышырлар. Алайса ялгызыма гына куркыныч.

— Була ул, – дип елмайды Артур. Алар икешәрләп караңгылык пәрдәсенә кереп югалдылар. Берничә минут тын утырганнан соң фаралар янганы күренде. Боларга таба бер машина якынлаша иде. Миләүшә “Самат” дип йөрәген кысты. Менә ул килеп җитә, менә берничә минуттан ул аны күрәчәк. Аһ, бу минутларның да, мизгелләрнең дә буласы булыр икән. Машинадан уртача буйлы, ак күлмәк, кара чалбар кигән ир-ат килеп чыкты. Йөреше дә, тавышы да нәкъ Саматныкы төсле. Самат, Самат иде бу. Аннан килгән ниндидер хуш истән, әллә инде бөтен хисләрен бергә күтәрә алмаганлыктан Миләшүнең башы әйләнде. Самат, Самат. Шундый якын кешесе каршында басып тора. Кайчандыр ирененең кайнарлыгын тойган, йөзенең һәр сызыгын белгән бу кешенең хәзер ятка әйләнүенә ышанасы килми иде ханымның. Алар бит бер-берсе турында бөтен нәрсәне дә беләләр иде, хәтта сүзләрне дә бертөрле һәм бервакытта кулланалар иде. Алар бит яраталар иде, чынлап, бернәрсәгә дә карамыйча яраталар иде. Самат…

— Охо, какие люди, – дип сикереп торды Асия. – Без сезне Самат Ильфатович буген күрмәсбез дип уйлаган идек инде.

— Ә менә ул мин, килеп җиттем, – дип көлеп җавап бирде Самат. Нигә көлә, елмая ул? Менә бу учак шәүләсендә Миләүшәнең дә барлыгын күрми, сизми мени? Ул шундый бәхетле микән ни? Ә нигә бәхетсез булырга тиеш соң, мин юләр. Үзем әллә нәрсәләр уйлап бетердем дә, бәлки аның хатыны, балалары бардыр, ул аларны яратадыр, үткән бит инде, барысы да артта калган, нигә ялган өмет-хыялларга биерлеп утырырга.

— Машина тавышын ишеткәч, кем килде икән дисәк, Самат икән, – дип кул биреп күреште килеп җитәрәк Артур.

— Әйе, менә мин дә килеп күренергә булдым әле.

— Ничә еллар инде безнең тулы составта очраша алганыбыз юк иде, беренче тапкыр, – диде Фәридә.

— Тәк, әйдә инде, сөйләп җибәр, кайларда йөрдең, ниләр эшләдең, машинаң ничава күренә, – диде Артур, машинага карап.

— Мин ничә ел Америкада эшләдем, менә бу елда гына туган якларга әйләнеп кайттым.

— Нәрсә әллә авыл да сагындырды, – дип мыек астыннан елмайды Ильсур.

— Сагындырды шул, үткәннәр шулай җанны үртәп алалар икән, – дип җавап бирде Самат.

— Бөтенләйгә кайттыңмы соң, хатының, балаларың белән? – дип чытлыкланып сораштыра башлады Асия. Миләүшә үзен кызыксындырган сорау бирелгәнгә, бу вакытта Асиягә рәхмәтле иде. Ул Самат килгәннән бирле күзләрен җирдән ала алмаганга, яңарак кына күтәрелеп карады. Самат та нишләптер нәкъ шушы вакытта аңа таба борылды. Ничә еллар бер-берсен күрми торган күз карашлары очрашты. Сагынып искә алган, төн йокыларын качырган, төшләрендә кергән бу күзләр ниһаять бер-берсен таптылар. Миләүшә лепелдәп тибүче йөрәк тавышын ишетә башлады. Укучы кыз сыман моннан оялды, яшерергә теләде.

— Юк, хатын белән аерылыштык, – дип коры гына җавап бирде Самат. Миләүшә бу сорауга күпме җаваплар уйлап табып җафалана иде, ә менә ничек булып чыкты. Ул үзендә ниндидер бер җиңеллек тойгандай хис итте, ничә еллар иңнәрендә йөрткән авыр бер йөк төшкән шикелле булды.

— Я, ярый без Ильсур белән тагын алып киләбез әле, – дип күз кысты Артур. Алар Ильсур белән торып киттеләр.

— Минем дә барып киләсе җирем бар иде, – дип алар артыннан ук Фәридә дә кузгалды. Айрат, Миләүшә, Асия һәм Самат утырып калдылар.

— Сәлам, Миләүшә! Баядан бирле бернәрсә дә эндәшми утырасың, – диде Самат.

— Исәнме, Самат, – дип җавап бирде Миләүшә, үзен тыныч тотарга тырышып.

— Ни хәлләрдә, ниләр эшләп ятасың? –дип туп-туры күзләренә карап сорау бирде Самат.

— Хәлләр әйбәт, – дигән сүзләр белән котылмакчы булды Миләүшә. Асия бу әңгәмдә үзен онытып калдырмасыннар дигән кебек:

— Миләүшә бит ул Артур белән, гөр килеп яшәп яталар, – диде.

— Шулаймы? Мин бик шат, – диде Самат, аннары карашын Айратка юнәлдерде.

— Синең ничек хәлләр Айрат, мәктәптә эшләр ничек бара, хәзерге укучылар бигрәк кыюланып киттеләр бит, тыңлыйлармы үзеңне?

Айрат белән шулай сөйләшеп киттеләр. Юри, шулай эшләде ул. Минем белән Артур турында бүтән берәр нәрсә ишетәсе килмәгәнлектән, теленә тик тормаган шул Асиясе дә җанны телеп шулай дип әйтеп торган була тагын. Яшәгән ди гөр иттереп, тоткан ди. Ә ул бит бөтенләй дә үзгәрмәгән. Миләүшәнең аның куенына барып песи сыман сырпаланасы, кысып кочаклыйсы килә. Ул тагын да матурланган, җитдиләнгән генә, бетте. Айрат ниндидер сәбәп табып китеп барды, үзе белән Асияне дә ияртте. Самат белән Миләүшә икесе генә калдылар. Учак пыскып кына янып торганга, Самат аңа бер-ике утын өстәде. Шуны гына көткәндәй ул тагын өскә, биеккә үрмәләргә тотынды.

— Артур белән бик яхшы яшәп ятасыз икән, – дип сүз башлады Самат.

— Яхшы дип, яшибез инде шунда, – дип җавап бирде Миләүшә. Аннары үзе турында сөйлисе килмәгәнгә күбрәк Самат турында сораштыргалады. – Ни өчен хатының белән аерылыштыгыз? Берәр шундый җитди сәбәп килеп чыкты мени?

— Җитди сәбәп юк, бер-беребезне яратмый идек, бары шул гына. Ә яратмыйча кешеләр бергә тора алмыйлар. Бу инде яшәү түгел, ә җәһәннәм була.

— Торалар шул. Яратмагач та бергә торалар. Минем кебек, – диде Миләүшә.

— Синең кебек? – Самат аптыраулы караш ташлады.

— Без беркайчан да Артур белән бер-беребезне сөймәдек, – дип әйтеп салды Миләүшә.

— Ничек? Ә нигә син алайса аңа кияүгә чыктың?

— Сиңа үч итеп. Син шәһәргә китеп бардың да, хатларың да, үзең дә югалдың. Асия кайтып “ул үзенә башка кыз тапкан, бергә күрдем” дип сөйләде. Ә ул вакытта минем арттан Артур йөри иде, тоттым да аңа ризалык белдердем.

— Ничек инде башка кыз белән? Минем беркайчан да башка берәү белән йөргән булмады. Хатларны да гел язып тордым, җавап кына килмәде.

— Миңа беркем дә хат тапшырмады бит, Самат.

— Әәә, мин барысын да аңладым. Асиянең әнисе почтада эшли иде бит, менә нәрсәгә безнең хатлар барып ирешмәгән.

— Юк, ул алай эшли алмый. Мин бит аңа үземнең бөтен борчуларымны сөйли идем. Сине ничек яратканымны белә бит ул.

— Мин сине әле дә яратам, Миләүшә.

Миләүшә бу сүзләрдән соң нишләргә белмәде. Күңеле белән ул “мин дә” дип Саматның кочагына атылмакчы булса да, аны ире алдында биргән вәгъдәсе туктатып калды. Самат җавап ишетмәвенә артык игътибар бирмәскә тырышып:

— Ә балаларыгыз… бармы? – дип сорады.

— Юк. Мин инде бөтен больницаларны айкап чыктым, берсендә дә чир таба алмадылар. Яраткан кешеләрнең генә балалары буладыр ул, Самат. Мин кайбер чакта аларның булмавына да куанып куям, яратмаган кешенең баласын йөртүгә караганда аның тумавы мең кабат артыктыр, билләһи.

Кемнеңдер килгән тавышы ишетелде. Көчкә-көчкә аякларын атлап, Ильсур килеп җитте.

— О, голубки сидят. Ә тегендә тагын берәүләр. Браво! Бөтен сериаллардан да болаерак минем классташлар. Ире башка хатын белән йоклап йөргәнен белмичә монда хатыны утыра, ансы да башка берәү белән мутит. Браво! – дип кул чапты.

Миләүшә бу сүзләрдән дерт итеп сискәнеп китте. Аның артыннан ук Артур белән Фәридә дә килеп җиттеләр. Артурның карашында ваемсызлык чаткылары күренде.

— Әйе, мин күптәннән Фәридә янына йөрим инде. Аның карынындагы бала да минеке. Миңа берәү дә кысыр сыер алырсың дип кисәтмәгән иде бит. Ә мин гайрәтле ир-ат, үзеннән соң наследник калдырырга тиеш.

— Син, син… миңа боларны шулай тыныч кына сөйләп тора аласыңмы, – диде Миләүшә. Ул инде бернәрсә дә аңларлык халәттә түгел иде.

— Әйе, мин синең йөзеңне күрмәс өчен генә булса да өйгә соңрак кайтырга тырышам, бу баткак тормышны уйламас өчен эчәм. Сине кызганып кына әйтми тора идем. Алайса бөтенләй төсең качкан, синең белән берәр җиргә барсаң да куркып качачаклар.

— Әй, ничек син шулай дип әйтеп тора аласың, – дип торып басты Самат.

— Оу, любовник якларга тырыша. Әллә белми дисеңме, икегез бергә төшкән фотосурәтне кулыңа алып, елап утыруларыңны. Күрми дисеңме әллә, ә? – дип кычкырды ул.

— Чамалабырак сөйләш монда, ярамы? – дип тешен кысты Самат.

Бу арада Асия белән Айрат та килеп җитеп, бу сөйләшүне тыңлап торалар иде инде.

— Асия, син? – дип аңа таба борылды Миләүшә.

— Нәрсә мин? Мин мәктәптә укыган чакта ук синең күләгәңдә генә йөрдем. Минем проблемалар сине кызыксындырмый иделәр дә, әле дус дип йөргән булдың. Ә Саматка мин инде укырга кергәндә үк гашыйк булган идем, әйтергә генә кыймадым. Аннары сез бергә йөри башлагач, түзеп тора алмадым, “нишләсәм, нишлим, ләкин боларны аерам” дип үземә сүз бирдем.

— Воу, воу, сез бөтенләй нишләп беткәнсез, – диде Ильсур.

— Без тормышның төбенә тәгәрәгәнбез, – дип килеп утырды Миләүшә.

— Миләүшә, гафу ит, – диде Фәридә, күзләрен күтәреп карый алмыйча.

— Юк, кирәкми. Бәхетле булыгыз, – дип кенә җавап бирде Миләүшә. – Мин аңладым, яшәүнең мәгънәсен дә кешеләрнең чын йөзләрен яшереп йөри алуларын да аңладым. Күзем ачылды, – дип тыныч кына дәвам итте ул.

Төнге күккә сибелгән йолдызлар берсе артыннан берсе җиргә атылдылар. Кемнеңдер тормышын яктыртыр өчен, хыялын чынга ашырыр өчен шулай эшләдерләр бугай алар. Җирдә янучы учак та шулар янына барырга теләгәндәй күккә омтыла башлады. Барысы бергә шуның янына тезелешеп утырып, аның биюен күзәтә башладылар. Ә учак аның саен ныграк дөрләде. Айрат куеныннан ниндидер блокнотка охшаган бер дәфтәрен чыгарып, аны учаккта атты. Тегесе корбан алуына сөенеп, тагын үрмәләде, ашкынды. Бу куен дәфтәрендә язылган шигырьләр ут очкыннары белән бергә биешеп юк булдылар. Алар белән бергә “Ф. – гә” дип язылган язу да юкка чыкты.

Учакта үткәннәр янды. Ничә еллар буе күңелдә сакланып йөрүче хисләр, вакыйгалар, хәлләр шушы утка кереп мәңгелеккә җир йөзеннән киттеләр. Җаннар чистарынып калгандай, яңа сулыш алды. Үткәннәр дөрләп янды, аларны инде кире кайтарырга мөмкин түгел иде, кирәкми дә. Шунда үткәндә генә калсыннар, учак аларны йотсын да мәңге искә төшмәслек итеп юкка чыгарсын. Таш булып өелгән бу тау ишелеп төшеп, тормышка әз генә булса да яктылык керсен. Ул яктылык белән бергә мәхәббәт тә, өмет, шатлыклары да килсен. Учак шәүләсендә качып утыручыларның җаннарында яшәүнең нәни генә булса да бер очкыны кабынсын. Кешеләргә дә бит шул нәни кисәк, бер очкын да җитә, дөрләп, учак кебек яна башларга…тормыш башларга!

Алинә Галиева, 
КФУ ИФМК