Спорт

“ГАГАРИН КУБОГЫН ОТАР ӨЧЕН 30 ГЕКТАР БӘРӘҢГЕ УТАДЫК…”

2018 елның 22 апреле. Казанның “Татнефть Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккейчылары КХЛның 10 нчы сезон финалы бишенче матчында ЦСКА командасын отып (1:0), өченче тапкыр (2009, 2010, 2018) Гагарин кубогын отты. Бозга йөгереп төшкән команданы…


ЦСКА – ЧЕМПИОН!..

булыр, дип уйлый күрмә, дустым! Бөтен Татарстан ел буе көткән вакыйга якынлашканнан-якынлаша, җәмәгать! Казанның “Ак Барс” хоккей клубы үзенең өченче кубогы артыннан яуны башларга әзер! Якшәмбе көнне казанлыларның Гагарин кубогы финалындагы көндәше дә билгеле булды…


МАРТАНЫ БҮЛӘГЕ КРЕМЛЬДӘ ТАПТЫ

Пхенчхандагы уңышлы чыгыш уңаеннан бәйрәм дәвам итә – бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Паралимпиада уеннарында өч медаль яулаган чаңгычы һәм биатлончы Марта Зәйнуллинага “Дуслык” ордены тапшырды. Язмыш сынавы Язмыш Мартаны үсмер вакытта ук сыный. Түбән…


САЛАВАТ ЯШЬ КӨРӘШЧЕЛӘРНЕ ТЕЛӘЧЕГӘ ҖЫЯ

7-8 апрельдә Теләченең “Батыр” спорт комплексында танылган җырчы Салават Фәтхетдинов призына көрәш буенча республикакүләм ачык турнир уза. Келәмдә 2002 елда туган һәм аннан да кече яшьтәге малайлар бил алышачак. Хәтта мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен дә батыр…


АЛИНӘ ЗАҺИТОВАНЫҢ ЙӨРӘГЕ БУШ. КЕМ ӨЧЕН? 

Тимераякта фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы, 15 яшьлек татар кызы Алинә Заһитова йөргән егете булмавын җиткергән. Татар кызы сүзләренчә, бу хакта спорттан соң уйларга кирәк.  “Юк, – дигән Алинә егетләр белән мөнәсәбәт турында сорагач. –…


ХОККЕЙ БӘЙРӘМЕ – ТАТАРСТАНДА!

Татарстан хоккей сөючеләре өчен үтә дә шатлыклы хәбәр, җәмәгать! Юк, “Ак Барс” белән “Нефтехимик” татар егетләреннән генә тормаячак, юк, Гагарин кубогын да уенсыз-нисез генә “Ак Барска” тапшырмадылар. КХЛ рәсми Твиттеры хәбәр иткәнчә, 2019 елда Лиганың…


БИАТЛОН ТАТАРСТАНГА ӘЙЛӘНЕП КАЙТТЫ /ФОТО/

Татарстанда соңгы тапкыр биатлон буенча республика беренчелеге 2015 елда узган. Ул вакытта ярышларны Казан читендәге Чебакса бистәсе чаңгы трассасында үткәргәннәр иде. Шуның белән онытылды: кызыксынучылар кимеде, финанс ярдәме дә булмады һәм ярышлар да узмады… Боз…


Көрәш буенча дөнья чемпионаты: вакыты һәм урыны ул түгел…

Быел Татарстанда көрәш буенча дөнья чемпионаты уздырырга җыеналар. 2015 елда Казанда үткән чемпионаттан соң ошбу ярышларның үткәрелгәне юк иде. Дүрт елга бер үткәрелгән Олимпия уеннары кебек, көрәш буенча дөнья чемпионаты да сагындыра. Аның даими уздырылмавы…


Алинә Заһитова: “Әлеге чемпионатны беркайчан оныта алмам”

Шимбәгә каршы төндә Алинәгә ияреп аның миллионлаган җанатары да елады – 15 яшьлек Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Миланда узган дөнья чемпионатында медальсез калды. Кыска программадан соң икенче урынга урнашкан татар кызы ирекле чыгышы вакытында өч…


КӨЧЛЕ БУЛСАҢ… ЯЗЫП КАРА

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналисты Алсу Исмәгыйлеваның социаль челтәрләрдә пәйда булган фикере кулга каләм алырга мәҗбүр итте. Хәер, каләмнең кулдан төшкәне дә юк иде. Республиканың әйдәп баручы мәгълүмат чарасының әйдәп баручы журналистына балалар матбугаты – “Ялкын”нан…