ГТО: КЕМГӘ КҮПМЕ ТИЕШ

«Яшьләр! Стадионнарга!» Бу чакыру бүгенге заман баласына ят булса да, Советлар Союзы чорында үскән һәрбер яшь буын вәкиленә таныш. СССР заманында гомумбелем һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре, спорт оешмаларында ГТО, ягъни «Готов к труду и обороне», татарча «Хезмәт һәм сакка әзер» (ХСӘ) исемле физкультура программасы эшләгән.

ХСӘ комплексы совет гражданнарының сәламәтлеген ныгыту һәм халыкны физик яктан үстерүгә юнәлдерелгән. Советлар Союзында массакүләм физкультураны популярлаштырырга тиешле төп физик тәрбияләү системасы булып саналган.

Программада илнең 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәр булган гражданнары катнашкан. Һәр яшь төркеме өчен нәкъ менә аларга туры килә торган таләпләр һәм физик әзерлек нормалары билгеләнгән. Чабу, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, йөзү, туп ату, чаңгы ярышлары, турникта тартылу, мылтыктан ату, велокросс, туристлар походы һәм башка шуның ише күнегүләрне тапшырырга кирәк булган.

Нормативларны тапшыручылар махсус значоклар – алтын һәм көмеш ХСӘ тамгалары белән бүләкләнгән. Программада берничә ел катнашучыларга исә «ХСӘ мактаулы значогы» биргәннәр.

Нормативлар комплексы илдә 1931 елдан алып 1991 елга кадәр гамәлдә була, чорына карап, ХСӘнең дә таләпләре үзгәрә.

ХСӘ СИСТЕМАСЫ БҮГЕН НИК КИРӘК?

Быелдан ХСӘ комплексы мәктәпләргә яңадан кайтарылды. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин карар да чыгарды инде. Әлегә программаны илнең 12 төбәгендә оештырып карыйлар, Татарстан – пилот регионнарның берсе. Безнең республиканың башка төбәкләрдән өстенлеге дә бар. 2013 елда Казанда узган җйәге Җәйге универсиада уеннарыннан соң дистәләгән спорт комплекслары, заманча заллар, барлык уңайлыклары булган ачык мәйданчыклар калды. Татарстан укучыларына, яшьләренә спорт белән шөгыльләнергә һәм үзләрен физик яктан ныгытырга берни дә комачауламый, киресенчә, мөмкинлекләр җитәрлек. Шуңа мәктәпләргә ХСӘ нормаларын кертү – республика балалары өчен икеләтә уңай күренеш.

вводная фотка

Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова сүзләренә караганда, ХСӘ Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын республиканың мәгариф оешмаларына кертү эше планы буенча инде байтак чаралар уздырылган.

Алсу МӨХӘММӘТОВА, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе:

«Хезмәт һәм сакка әзер» комплексын мәгариф оешмаларына кертү өчен махсус эшче төркемнәр булдырылды. Анда физкультура һәм спорт өлкәсе белгечләре, районнардагы мәгариф һәм физкультура-спорт идарәсе, Татарстанның Хәрби комиссариаты, сәламәтлек саклау вәкилләре һәм төрле иҗтимагый эшләрдә катнашучы кешеләр керә. Шулай ук ХСӘ тапшырылачак төп мәйданчыклар да билгеле. Нормативларны тапшыру календаре да тәкъдим ителде. 

Нормативларның совет чорына караганда җиңелрәк булуын да искәртергә кирәк. Мисал өчен, ул вакытта 14 яшьлек егет алтын значокка 60 метр араны 8,4 секундта йөгереп килергә тиеш булса, хәзер вакытны 8,7 секундка кадәр арттырганнар. Кызлар элек 9,4 секундка чапса, хәзер 9,6 секунд рөхсәт ителә. Башка яшь төркемнәрендә дә – шул ук хәл.

 

«ХСӘ комплексын тапшырып карау 2014 елның 1нче сентябреннән Татарстанның барлык гомуми белем һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә башланды. Нормативларны физик культурадан төп сәламәтлек төркеменә керүче укучылар тапшырачак. Комплексны тапшырырга рөхсәт ителгәннәр исемлеген мәктәп директоры һәм табиб расларга тиеш.

Укучы яки студент булмаган гади халыкка әлегә түзеп торырга туры килә: бүген тест уздыру үзәге, белгечләр, хөкемдарлар (аларга бит әле хезмәт хакы да түләргә кирәк) мәсьәләсе хәл ителә. Шуңа башкалар нормативларны 2016 елдан башлап кына тапшыра алачак. Ә ул арада укучылар үзләренең беренче значокларын ала тора. Тамганың исә – үз өстенлекләре. Мәктәп балаларына ул югары уку йортына кергәндә ярдәм итәчәк, ә эшләүче халыкның хезмәт хакына да тәэсир итәргә мөмкин.

СТАРТКА! ИГЪТИБАР! МАРШ!

1972 елгы ХСӘ нормалары 5 баскычтан торган. Аларны 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәр булган гражданнар тапшырган. Хәзер исә 11 яшь категориясе билгеләнә. Иң өлкән яшь дигән нәрсә бөтенләй юк.

  Сынау төре

 

Норматив 13-15 яшьлекләр өчен
Малайлар Кызлар
Бронза билге Көмеш билге Алтын билге Бронза билге Көмеш билге Алтын билге
Мәҗбүри тестлар
1. 60 метрга йөгерү (с) 10,0 9,7 8,7 10,9 10,6 9,6
2. 2 км-га йөгерү  (мин, с) 9.55 9.30 9.00 12.10 11.40 11.00
яки 3 км-га йөгерү вакытка түгел вакытка түгел вакытка түгел
3.

 

турникта күтәрелү (тапкыр) 4 6 10
идәннән этелү (отжимание) (тапкыр) 7 9 15
4. иелеп, идәнгә кагылу бармаклар белән бармаклар белән уч белән бармаклар белән бармаклар белән бармаклар белән

Бу саннардан куркырга кирәкми. Алар – алтын значок алырга теләүчеләр өчен. Көмеш һәм бакыр медальләр җиңелрәк биреләчәк. Мисал өчен, төрле яшь категорияләрендә кросс, йөзү, чаңгыда йөрүдә вакыт чикләнми, иң мөһиме – финишка килеп җитү.

ХАЛЫК НИ УЙЛЫЙ?

 

Яңалыкны Татарстан халкы бик уңай кабул итә. Һәрхәлдә, сораштырулар шуны күрсәтә.

Илфир ГӘРӘЕВ, Апас районы, Урта Балтай мәктәбе директоры: Минемчә, бик кирәкле эш. Укучылар сәламәт, физик яктан нык булырга тиеш.

Ренат МИРГАЯЗОВ, Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары: Шәхсән үзем, тәрбия эшләре буенча завуч буларак, бу яңалыкны бик хуп күрәм, иң мөһиме, тиешле дәрәҗәдә, мавыктыргыч итеп оештырырга иде эшне. Гомумән, соңгы елларда спорт юнәлешендә пиар бик шәп булды. Алга таба да шулай булсын. Безнең халыкта бит юкка гына «Сәламәт тәндә – сәламәт рух» димәгәннәр.

Мөслим БИКЧӘНТӘЕВ, әти кеше (Буа районы): Без дә үскәндә ГТО нормативларын тапшырдык. Хәзер дә программаны мәктәпләргә яңадан кайтаруга уңай карыйм. Ул яшүсмерләрне тәрбиягә өйрәтә, ватанпәрвәрлек хисен сеңдерә.

Алсу НУРУЛЛИНА, 15 һәм 16 яшьлек кызлар әнисе (Казан шәһәре): Әллә кайчан кертергә кирәк иде инде! Балалар компьютер артында утыра-утыра кәкрәеп бетәләр бит. Өйдә хәрәкәт юк, урамга чыкмыйлар, мәктәптә дә ярты көннән артык класс бүлмәләрендә утыралар. Нормативларны мәҗбүри тапшырасы булгач, бераз хәрәкәтләнә башламаслармы ичмасам! Сыйныфташлары алдында оятка каласылары килмәс бит! Тырышырлар…

Фирдәвис МАНСУРОВ, әти кеше (Актаныш районы): Безнең ул ГТО мәктәптә дә, армиядә дә бар иде. Йөгерү, сикерү кебек физкультура нормативларын тапшыра идек – аның өчен значоклар тараталар иде…

Николай ШАРОВ, Питрәч районы Иске Шигали урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары: Мин мәктәптә күп еллар эшлим инде, укучылар тырыша-тырыша ГТО нормаларын тапшырган чакларны хәтерлим. Бу патриотик тәрбия, үзенә күрә бер фәлсәфә белән үрелеп бара иде. Укучылар башкалардан калышмаска омтыла, эчке ялкаулыгын, сүлпәнлеген җиңеп, бер башка югарырак булырга өйрәнә. Хәзер бөтен бала да лидер булырга тели, ә нигә әле рухи беренчелеккә өйрәнү белән бергә физик яктан да үзеңне беренче булырга күнектермәскә?!

Регина САФИНА, Апас районы, Морзалар мәктәбе укучысы: Без мәктәптә нормативларны тапшыра башладык инде. Минемчә, әлеге комплекс бик файдалы. Беренче чиратта, кешеләрнең сәламәтлеге өчен.

Ленар СӘЛАХОВ, Апас районы, Урта Балтай мәктәбе укучысы: Минемчә, ул иң беренче чиратта үзең өчен кирәк. Егет кеше физик яктан нык булырга тиеш. Армиягә киткәч тә файдасы булыр дип уйлыйм.