САЛАВАТНЫҢ УЛЫ – “АЛТЫН”

Финишка беренче булып килгән улы Рөстәмне танылган җырчы Салават Фәтхетдинов алтынга тиңләде. “Алланың рәхмәте – улым чемпион! Улым, син – алтын!” – дип кочаклап алды Салават узышны уңышлы төгәлләгән Рөстәмне кочагына алып.

Салаватның инстаграмына котлаулар явып кына торды ул көнне. “Рөстәм Фәтхетдинов Боҗралы узышлар буенча Россия сериясенең беренче этабында җиңү яулады”, – дип ачыклык кертте Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте. Автоузышлар Грозный шәһәрендә үткән. Рөстәм Фәтхетдинов анда Казанның AG Team командасы данын яклады.

Татарстан Республикасын Чемпионатта 8 пилот тәкъдим итте.