МӨМКИНЛЕК ЧИКЛӘРЕҢНЕ СЫНЫЙМ, ДИСӘҢ

Бәләкәй Чхве Ёнъи төрле көрәш төрләре белән бик иртә кызыксына башлый. Ул үзен ниндидер бик куәтле бер пәһлеван дип күз алдына китерә. Урамдагы иптәшләре белән көрәштә аның үз көчен сынап карыйсы, алар белән уйныйсы килә малайның…

13 яшендә – кара билбау!

Ул гына түгел әле. Тәвәккәл, үзсүзле, максатчан егеткәйнең кайчан да булса үзенең көрәш өслүбен оештырып, дан казану, башка кешеләр белән бүлешерлек осталык эстәргә дә теләге булмый түгел. Тик… ХХ гасыр башы Кореясе хәзер без белә торган Кореяга бер дә охшамаган була шул. Корея ул вакытта Япония идарәсенә буйсындырылган була. 35 елга гына сузылган бу чит идарәнең эзе шулай да шактый сизелерлек була. Әлеге чорның төп әхлакый (ә дөресрәге әхлаксыз) мәсләге – кореялеләрне көчләп японлаштыру. Һәм билгеле инде, шактый затлы гаиләдән булган Чхве Ёнъи мондый шартларда җәмгыятьтә ниндидер югары урын алуга өметләнә алмый.

Шулай да малай төрле остазлардан көрәш төрләрен үзләштерү башлый. 9 яшендә Маньчжуриядә (Кытай) “18 кул” Кытай кэмпосына төшенә башлый, 12 яшендә Кореядә шөгыльләнүен дәвам итеп, 13 яшендә кэмпо буенча кара билбауга ирешә. 1938 елда исә 15 яшен тутырган егет Япониягә күкләрне үзенә буйсындыру теләге белән очучыга укырга китә. Хыялы тормышка аша – ул беренче кореяле хәрби очучылардан була.

Авыр тормыш шартларына да карамыйча яшь очучы көрәшләр белән шөгыльләнүен ташламый – укыган вакытта ул дзюдо һәм бокс түгәрәкләренә йөри, ә соңыннан каратеның сётокан өслүбе белән кызыксынып китеп, аның нигезләүче Гитин Фунакоси додзёсына (мәктәбенә) юл ала. Бу дәвердә егет үзенең төрле көрәшләрдәге осталыгын камилләштереп, губкасыман яңа күнекмәләр һәм белемнәрне үзләштереп торып, үзе шөгыльләнгән көрәш, карате төрләрендә күренекле югарылыкларга җитә.

Кёку-син-кай

Үзендә алга таба барырга көч сизгән көрәш остасы башка осталар тарафаннан нигезләгән көрәшләр белән генә канәгатьләнергә риза булмый. 1950-елларда ул, ниһаять, үз мәктәбен оештыра. Башка карателарның йомшаклыгы, әхлакый компромисслыгына кёкусинкай (ә яңа төрнең исеме нәкъ шулай була) контактлы көрәш, кулланылган сугышу ысул һәм алымнарның компромиссызлыгын, бермәгънәлелеген, хәтта кырыслык-рәхимсезлеген дә каршы куя.

Яңа карате төре көрәш төрләрен сөючеләр һәм тамашачыларның күңелләрен бик тиз яулап ала; аның бөтен дөнья буйлап тарафдарлары тиз арада миллионлаган исәпләнеп, нигезләүчесенә балачактан омтылган дан, танылу китерә. Исеме дә, күзаллаулары да үзгәргән легендар, кёкусинкай каратесын нигезләүче оста Масутацу Ояма (Чхве Ёнъи үзенә менә шундый тәхәллүс сайлый) шулай да балачактан өстен күргән принципларына тугры кала. Кёкусинкайның (“абсолют хакыкать берлеге”) бөтен дөньяны яулап алуына да менә шушындый чиста карате кыйммәтләренә, ялганга, алдалауга, көчсезлеккә урын калдырмаган тугрылык төп сәбәп булмады микән?

Татарстанда ничегрәк?

Башлыча тыелган булуына карамастан, карате СССРга да килеп керә. Һәм безнең илдә дә аның нәкү менә кёкусинкай төре популярлык казана. Хәзерге вакытта каратеның әлеге мавыктыргыч төре белән бернинди авырлыксыз Казанда да шөгыльләнергә мөмкин.

Мондый мөмкинлек бирүче мәктәпләрнең берсе “Ак Барс” көрәш сараенда эшләп килә. Аның остазы, оештыручысы – Илсур Илгиз улы Фаздалов, “Татарстан Республикасының карате кёкусин кайкан милли берлеге” региональ иҗтимагый оешмасы Президенты, шихан (сихан), 5 дан, берничә шәхси додзёларны оештыручы, World So-Kyokushin халыкара оешмасы вәкиле, бранч-чиф:

– Минем карате белән шөгыльләнә башлавым бик очраклы булды. Ничектер шулай мәктәптән өйгә кайтып барышлый карате түгәрәгенә чакыру игъланын күрдем. Аңарчы ни беләндер шөгыльләндем, дип әйтеп булмый – шул, дус-ишләр белән футбол, баскетбол уйнау инде, бар да гадәти. Шулай да уйда ниндидер җитди көрәш төре белән шөгыльләнү теләге яши иде. Бокс, сыйныфташым мавыккан грек-рим көрәшенә кушылып китәргә мөмкинлек-ниятләр бар иде.

Һәм менә 1990 ел. Йорт диварындагы гап-гади кәгаз кисәгендәге белдерү. Андагы карате дип язылган сүз шулкадәр тылсымлы булып тоелды, үзенә җәлеп итте ки, шул көнне үк барып язылып кайттым. Әсәренеп, хәтта белдерүдәге кёкусинкай дип язылганын да күрмәгәнмен! Ул вакытта бит сугышчан көрәш төрләренең малайлар, үсмерләр арасында үтә популяр булган чоры – бар да Брюс Ли, Жан-Клод ван Дамм, Чак Норрис кинолары белән чирли. Боларның барысы да төрле көрәш төрләре вәкилләре булуына карамастан, малай-шалай өчен бар да бер – карате инде ул.

Соңрак аңлавымча, мин үзем өчен сайлаган, әллә нинди таныш түгел исем булып тоелган кёкусинкай ул шактый кырыс, контаклы спорт төре икән. Монда тән куәте генә түгел, рухи көч тә кирәк. Әмма бу мине куркытмады, киресенчә! Кайбер ярышларда мине җиңсәләр, катырак алым куллансалар, бу минем хәтта ачуымны чыгара, ярсыта, алга таба тагын да күбрәк көч куеп күнегүләр ясарга этәрә иде.

Кёкусинкай карате буенча күнегүләрне балаларга никадәр иртә башласалар, шулкадәр яхшы. Билгеле, кече яшьтәгеләрне без мавыктырып җибәрергә тырышабыз, махсус җиңеләйтелгән, физик активлыкка корылган күнегүләрне тәкдим итәбез. Иң мөһиме – аларны алга таба җитдирәк шөгыльләнергә җәлеп итү. Ахыр чиктә безнең максат балалардан спортчы яки бөтен кеше каршында үз көче белән мактанып йөрүче бер бәндә ясау түгел, ә тормышта үз көчләреңә ышаныч булдыру, тәнне һәм рухны сафландыру, куәт өстәү. Гомумән, каратены көндәштән саклану чарасы итеп түгел, ә нәкъ менә үзеңә ышаныч булган мәлдә ниндидер киеренкелекне тыныч кына кичеп чыгу. Бездә шундый гыйбарә яши: иң яхшы сугыш – булмый калганы. Шушындый кыйммәтләрне безнең додзёларыбызда да алга сөрергә тырышабыз.

Оешмабызга балаларны 4 яшьтән алып киләләр; барлык күнекмәләр ясаучыларны исәпләсәк, гомуми саныбыз 800гә җитәчәк. Бездәге җитәкчеләр, остазлар арасында 5 дан яулаган 4 шихан бар – Татарстанда күрелмәгән хәл. Безнең оешмабыз, Казанда нигезләнгән булса да, тарафдарлар, укучылар күплеген истә тотып, без аның  филиалларын республика буенча да ачарга булдык. Бүгенге көндә Әлмәт, Лениногорск, Норлат, Лаештагы додзёлар (филиаллар) уңышлы эшләп килә.

Кёкусинкай сүзлеге:

Ката – берничә көндәшкә каршы тору буенча канунлаштырылган күнекмәләр комплексы.

Кумите – ирекле спарринг, сугышу, көрәш.

Маваси гери – борылып аяк белән тибү (иң нәтиҗәле һәм тамашалы алымнарның берсе).

Ногаре – салмак сулыш алу (бер һәм ике, тәнне йомшарткан һәм сулышны тоткарлаган хәлдә).

Ос – сәлам бирү, килешү, ихтирам, аңлау белдерү формасы.

Искәндәр Хәбибуллин