СПОРТ ТОРМЫШЫНА НӘТИҖӘ – КӨН САЕН БЕР МЕДАЛЬ ДИЯРЛЕК! (ФОТО)

Чебешләрне көзен саныйлар, диләр. Ә менә Татарстанның спорт өлкәсендә “чебешләтә“ нәтиҗәләрне кыш көне, Яңа ел алдыннан санарга булганнар. “Ялкын” “Ел спортчысы” тантанасын синең өчен барып карап кайтты, дустым.

Икенче ел рәттән Идел буе спорт, физкультура һәм туризм академиясендә уза торган әлеге чара – Татарстан горурлыгы. Рөстәм Нургали улы Миңнеханов номинантларны үз куллары белән бүләкләргә юкка гына килми торгандыр.

Хәер, барысы турында да рәттән. Академия бинасының фойесына керү белән күзләр камаша башлый. Шулай булмыйни – 1 квадрат метрга алтын, көмеш һәм бронза күләме монда Үзәк банкның саклагычларыннан күпкә артык. Менә Максим Михайлов – дөньяның иң яхшы волейболчыларыннан берсе, Олимпия уеннары, Дөнья кубогы, Дөнья лигасы җиңүчесе, икеләтә Европа чемпионы, 7 тапкыр Россия, 5 тапкыр Чемпионнар лигасында җиңү татыган уенчы.

Менә Светлана Сафронова һәм аның уңган кызлары – волейбол буенча 17 яшькәчә кызлар арасында Европа чемпионаты җиңүчеләр. (Исегездә булса, “Ялкын” әлеге талантлы кызлар турында язма әзерләгән иде.) Светлана Михаил кызы – уенчы буларак волейбол буенча Олимпиа уеннары, Европа берлеге чемпионкасы, күп еллар буе СССР җыелмасы өчен уйнаган, ә ЦСКАдагы уңышлы карьерасын тәмамлаганнан соң Италиянең атаклы волейбол клублары өчен чыгыш ясаган шәхес. Хәзерге вакытта Светлана Сафронова Олимпиа резервы училищесында остаз, Гамова мәктәбенең һәм шул ук вакытта Россия җыелмасының баш остазы.

Чү, спорт йолдызларын карап йөреп, тантана башына соңга кала язганмын бит! Залга ашыгам.

Сәхнәдә – ТР Спорт һәм яшьләр эшләре министры Владимир Леонов. Министр барлык җыелучы спорт сөючеләрен һәм осталарын күптән түгел генә булып узган шатлыклы вакыйга белән тагын бер тапкыр котлады. Сүз – республикабызның Россиянең иң кәттә, иң яхшы спорт төбәге буыр танылуы турында.

“Әлеге җиңү өчен без бар тырышлыгыбызны куеп эшләдек, бик тырыштык. Бу уңыш – безнең дөрес юнәлештә хәрәкәт итүебезне дәлилли. Һәм бу уңыш безнең зур командабыз, ә шулай ук сездән башка мөмкин түгел. Һәм әлбәттә инде – зур рәхмәтләр һәм төп ихтирам безнең “баш остазыбыз” Рөстәм Нургали улына. Татарстан спорты өлкәсенә шәхсән аның керткән өлеше бәяләп бетергесез”.

Татарстанның бөтенроссия бәйгесендә җиңүе бер дә очраклы яисә ниндидер лобби нәтиҗәсе түгел. Узып баручы елда безнең спортчыларыбыз күп тапкырлар төрле халыкара ярышлар пьедесталларына менеп, нәтиҗәдәге исәпне 310 медальгә кадәр җиткергәннәр. Һәм бу әле бары Олимпиа спорт төрләре буенча гына. Уйлап кара, көн саен бер медаль диярлек!

Моннан тыш республикада Россиянең башка төбәгендә булмаган чаралар узды. Йөзү берлекләре, Red Bull Air Race, стенд атуы буенча ярышлар – Казан кайнады, гөрләде бу көннәрдә. Әле өстәвенә футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында башкалабызда оештырылган Җанатарлар паркы 11 шәһәр арасында килгән кеше саны буенча 3 урынны алган икән (800 мең кеше булып киткән Казансу ярында). Ә бит Казанда чемпионат уеннары чирекфинал этабында төгәлләнде.

Танылган спортчылар, күп тапкырлар Олимпиа уеннары чемпионнары Александр Попов һәм Алексей Немов та Татарстанда спортның нык үскәнлегенә игътибар иттеләр. Алар яуланган үрләрдә туктамыйча, алга таба атларга чакырдылар, үзләренең бүләкләү белән генә түгел, ә киңәшләр, үрнәк күрсәтү белән дә ярдәмгә килергә әзер икәнлекләрен белдерделәр. Бу икәү, һичшиксез, сүзләрен үлчәп, җаваплы төстә әйткәннәре һич икеләнү тудырмый. Әйтик, Александр Попов инде 11нче ел рәттән яшь атлетлар өчен ярышлар оештыра. Һәм бу ярышларның Казанда төпләнүе дә шатлыклы һәм өметле күренеш.

“Баш остаз” үзе исә залда яшь атлетларны күрергә аеруча шат булуын белдерде:

“Сезнең җиңүләрегез – ул Татарстан,  ахыр чиктә Россия җиңүләре. Спорт өлкәсендә алып барыла торган эш системалы характер йөртә, ул, һичшиксез, шәхси генә уңыш түгел, ә команда уңышы да. Спорт инде Татарстанның үзенә күрә брендына да әйләнде дияргә мөмкин. Монда утыручы шулкадәр яшь спортчыларыбызны күрү шатландыра. Аларга ярдәм итүче, аларны үстерүче ветераннар, остазларга – аерым рәхмәт. Мине монда баш остаз дип атадылар. Ну мин каршы түгел. Шулай да агымдагы уңышлар – ул системалы эш алып бару нәтиҗәсе. Үз ягымнан мин спортка күрсәтелә торган ярдәм һәрдаим сакланып торачагын вәгъдә итәм”.

 

 

 

  

Мондый сүзләрдән соң берәр ни өстәп буламы соң? Җиңүчеләрне тагын бер кат котлыйк, дустым:

“Массакүләм физкультура һәм спорт” номинациясендә: Спас, Тәтеш, Саба районнары, Азнакай, Яшел Үзән, Каза шәһәрләре

“Спорт өлкәсендә иң яхшы эш алып баручы югары уку йорты”: КНИТУ КАИ

Быел гына оештырылган “ГТО алдынгысы” күчмә байрагына Әлмәт шәһәре ия булды.

“Татарстанның спорт өметләре”: волейбол буенча 17 яшькәчә кызлар арасында Европа чемпионатында җиңү яулаган кызлар командасы – Олимпиа резервы мәктәбе шәкертләре; волейбол буенча 18 яшькәчә егетләр арасында Европа чемпионнары булган егетләр.

“Татарстанның иң нәтиҗәле спорт федерацияләре”: өстәл теннисы, спорт көрәше, тхэквондо, җиңел атлетика, бадминтон, дзюдо, нәфис гимнастика, ат спорты, суга сикерү, теннис, стенд һәм пулялы ату, йөзү, федерацияләре, сноуборд буенча Россия федерациясенең төбәк бүлеге. Олимпиа спорт төрләре арасында “иң-иң”е – биатлон һәм чаңгы ярышлары федерациясе.

“Иң яхшы спорт ММЧсы”: “Бизнес Онлайн” эшлекле электрон гәзите.

“Иң яхшы спорт журналисты”: Алексей Анисимов, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

“Иң яхшы спорт редакциясе”: “Реальное время” спорт редакциясе.

“Һөнәргә тугрылыгы өчен”: Марсель Бикбаев, “Эфир” ДТРК .

“Ел спортчылары”: үзенчәлекле спортчылар арасында – биатлон буенча Паралимпиа уеннары призеры Марта Зәйнуллина һәм Европа, Россия берлекләре призеры, бадминтончы Олег Донцов; фигуралы шуу буенча парлы шууда Олимпиа уеннарының көмеш медален яулаган Евгения Тарасова һә-әм Олимпиа уеннарының көмеш бронза медальләренә ия булган чаңгычы Андрей Ларьков.

“Ел остазлары”: Светлана Сафронова һәм Зиннәтулла Билалетдинов.

Искәндәр Хәбибуллин,

Илназ Мөхәрләмов фотолары