ДӨНЬЯНЫҢ ИҢ БАЙ 5 ФУТБОЛЧЫСЫ

“Футбол да булдымы эш!” – дип сукранучыларга моны күрсәт!

5. Уэйн Руни (“Ди Си Юнайтед”) – $112 млн.

Инглиз футболчысын бар да пенсиягә озатырга да өлгермәде, Руни инде икенче яшьлеген дә кичерә башлады. АКШның иң көчле МЛС лигасының #нәкъменәхәзерге патшасы – Уэйн Руни.

4. Златан Ибрагимович (“Лос Анджелес Гэлакси”) – $114 млн.

Златанның үзе күрә күрмәсен әлеге рейтингны. Һәрвакытта да беренчелекне дәгъвалый торган горур Ибрагимович өчен 4 урын җиңелүгә тиң булачак.

3. Неймар (“ПСЖ”) – $148 млн.

Футбол дөньясында соңгы ике елның төп тискәре каһарманы. Акчага сатылу, үзеңне жәлләү, кылану, алдалау, гел зарлану – болар бар да Неймар турында.

2. Лионель Месси (“Барселона”) – $218 млн.

Месси Месси инде ул. Аның Роналдудан калышуы бары тик аргентинлының шактый ябык, халык алдында үзен күрсәтергә яратмавы белән генә аңлатыла.

1. Криштиану Роналду (“Ювентус”) – $280 млн.

Шушы көннән башлап башка бер тиен хезмәт хакы алмаса да, португалияле үзенең Nike белән гомерлек контракты нигезендә ел саен $24 млн акча алып, 73тә ул миллиардер булачак. Әмма Роналдуның еллык хезмәт хакы – $35,8 млн. Димәк, миллиард алай озакламаска да мөмкин. Монда да Роналду – беренче.


Тулырак укырга:

ТАТАРСТАНДА КЕМ ИҢ БАЙ… спортчы?