КАЗАН ХАЛКЫ ФУТБОЛ ТУРЫНДА БЕЛӘМЕ? /видео/

Дуслар, дулкынланып, зарыгып көтеп алынган көн якынлаша! Футбол буенча дөнья чемпионаты башланырга нибары Тьягу Сильва вакыт калды (футболкасындагы санга игътибар ит))! 14 июнь, кичке сәгать алтыда Согуд Гарәбстаны командасы белән очрашуда Россия җыелмасы үзенең 7 уенлык (шулай дип өметләник һәрхәлдә) юлын башлап җибәрәчәк.

Ә казанлылар әлеге футбол фестиваленә әзерме икән? Сынап карыйк!