БЕР АЙЛЫК ТАМАША

14 июньдә Россиядә футбол буенча 21нче Дөнья чемпионыты старт ала. Россия – чемпионатның тәүге хуҗасы. Уеннарны 14 июнь – 15 июль көннәрендә илнең 11 шәһәрендәге 12 стадион кабул итеп ала.

Казанда

“Казан Арена” стадионында Дөнья чемпионатының 6 матчы уза: инде төркем этабында ук 3 дөнья чемпионы – Франция, Испания һәм Германия җыелмалары безгә киләчәк. Төркем этабында “Казан Арена”да узачак уеннар:

Франция – Австралия – 16.06 – 13.00

Иран – Испания – 20.06 – 21.00

Польша – Колумбия – 24.06 – 21.00

Корея – Германия – 27.06 – 17.00.

Моннан тыш Татарстан башкаласында 30 июньдә (17.00) – 1/8 һәм 6 июльдә (21.00) – 1/4 финал раундындагы ике уенны тамаша кылачакбыз.

Казан әзер: 7 факт

Дөнья чемпионатын кабул итеп алучы шәһәрләр арасында Казанның да булуы гаҗәп түгел – төбәктә спорт үсеше югары дәрәҗәдә. Шәһәр һәм Дөнья чемпионатына әзерлек белән бәйле иң мөһим факторларны барлыйк.

1. Стадион күптән әзер. Туристлар агымы, тәртипкә китерелгән инфраструктура, транспорт системасындагы үзгәрешләр… Ләкин төп игътибар “Казан Арена”га булачак. Аны чемпионатка әзерләү артык мәшәкать тудырмады кебек. 2013 елда Универсиада кысаларында ачылган стадионда узган ел Конфедерацияләр кубогы уеннары да узды. Ә 7 майда Гекдениз Карадениз белән хушлашу матчы буларак истә калган “Рубин”-“Уфа” очрашуы “Казан Арена”ның чемпионатка әзер булуын күрсәтте.

2. FIFA тамашачылары фестивале. Ул “Казан” гаилә үзәге янында булачак һәм берьюлы 25 мең кешене сыйдырырга әзер. Биредә футбол сөючеләр зур экраннар аша футбол матчларын карый һәм төрле күңел ачу программаларында катнаша ала. Керү –бушлай!

3. Җанатар паспорты – ике үзәктә. Казанда чемпионат матчларын тамаша кылу өчен мәҗбүри документ – FAN ID, ягъни җанатар паспортын ике урында эшләтеп була. Җанатар паспортын бирү үзәкләре Бауман урамы 44/8 һәм Кремль яр буе 9 адресы буенча урнашкан. Рөстәм Миңнеханов та җанатар паспорты алды, димәк футболны Президент белән бергә карыйбыз.

4. Шәһәр волонтерлары яки Host City Volunteers. Алар сезнең чемпионат объектлары һәм шәһәр белән бәйле сорауларга тулы мәгълүмат бирергә әзер. Волонтерларның төрле телдә сөйләшә алуы аралашуыны җиңеләйтә. Аларның чатырлары да, киемнәре дә зәңгәр төстә.

5. 90 мәдәни чара. Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казанда 90 мәдәни чара уза. Чемпионат кунаклары өчен 30 концерт программасы, шул исәптән татар альтернатив музыкасы тарафдарлары чыгышлары, 7 музыкаль фестиваль, Казанның 4 театрында 33 спектакль, 10 яңа күргәзмә проекты һәм 12 даими эшләүче күргәзмә, ике мәйданчыкта open air форматында 12 кинотамаша әзерләнә. Ачык һавадагы кинолар Горький исемендәге паркта һәм Горки-Әмәт паркында күрсәтелә. Казандагы мәдәни программа өчен 45 млн сум акча каралган.

6. Япония, Австралия һәм Колумбия командалары Казанда урнаша. Алар шәһәргә 10, 12 һәм 13 июнь көннәрендә килә. “32 команданың өчесе Казанда урнашу – безнең өчен дәрәҗәле вакыйга, – ди Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов. – Бу командалар кайда гына уйнаса да, Казанда урнашчак”. Белеп торыгыз: күнегүләрне алар “Рубин” һәм “Хезмәт резервлары” стадионнарында уздырачак.

7. Чемпионатка – эскәтер. Футбол буенча Дөнья чемпионаты кысаларында, “Тәмле Казан” гастрономия фестиваленә дип үзенчәлекле эскәтер тукыла. Быел “Тәмле Казан” фестивале ике этапта үткәрелә, икенчесе нәкъ менә чемпионатның фан-фестивале кысаларында 17-18 июньгә планлаштырылган. Фестивальнең төп үзенчәлеге –чемпионатта катнашучы илләрнең элементлары белән чигеп тукылган эскәтер булачак. Аның озынлыгы 150 метр.

P.S. Дөнья чемпионатының беренче матчында Әгерҗенең футболчы кызлары да катнашачак. “Кадеты” командасы уенчылары футболчыларга туп биреп торачак. Мундиальнең беренче очраушында мондый җаваплы вазыйфаны башкарачак кешеләрне махсус бәйге аша сайладылар. Бу ярышта Әгерҗе командасы җиңү яулады.

P.P.S. Казан үзәгендә 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган сын да урнаштырдылар. Үрдәкләр һәм кроссовки, шорты, FIFA логотиплы, “Russia 2018” дип язылган футболка кигән малай сыны “Черек күл” паркы янындагы ресторанга керә торган урынга куелган.

Стадионнар ничә кешене сыйдыра?

Мәскәү “Лужники” – 80 000

Мәскәү “Спартак” – 45 000

Санкт-Петербург “Санкт-Петербург” – 67 000

Казан “Казан Арена” – 45 000

Екатеринбург “Екатеринбург Арена” – 35 163

Саранск “Мордовия Арена” – 44 149

Самара “Самара Арена” – 45 482

Сочи “Фишт” – 48 000

Ростов-Дон “Ростов Арена” – 45 415

Калининград “Калининград” – 35 142

Түбән Новгород “Нижний Новгород” – 45 764

Волгоград “Волгоград Арена” – 45 330.

Уеннар календаре һәм командалар

Дөнья чемпионаты тарихында 10 рекорд

Иң яшь бомбардир – Пеле (Бразилия, 1958 ел) – 17 яшь 239 көн булганда чемпионатта беренче голын керткән. Бу хәл Бразилия – Уэльс матчында (1:0) булган.

Пеле – 3 тапкыр дөнья чемпионы булган бердәнбер футболчы

Иң тиз кертелгән гол – Хакан Шукюр (Төркия, 2002 ел) – Корея Республикасы җыелмасына каршы уенның (3:2) 11нче секундында ук гол керткән.

Иң өлкән уенчы – Фарид Мондрагон (Колумбия, 2014 ел) – Япония җыелмасына каршы уенда (4:1) төп капкачыны 85 нче минутта алмаштырган вакытта әлеге капкачыга 43 яшь тә 3 көн тулган була.

Фарид Мондрагон

Финал матчларында рәттән иң күп катнашкан уенчы – Кафу (Бразилия, 1994, 1998 һәм 2002 еллар) – рәттән 3 чемпионат финалында уйнап, Кафу ике “алтын” һәм бер “көмеш” яулый.

Иң өлкән бомбардир – Роже Милла (Камерун, 1994 ел) – Россия җыелмасына каршы уенда (1:6) күңел юаткыч бердәнбер туп керткән вакытта һөҗүмчегә 42 яшь тә 39 көн булган.

Иң күп матчта катнашкан уенчы – Лотар Маттеус (Германия, 1982- 1998 еллар) – биш чемпионатта катнашып, 25 уен уздырган, дөнья чемпионы һәм ике тапкыр көмеш медаль откан.

Иң соң кертелгән гол – Алессандро Дель Пьеро (Италия, 2006 ел) – әлеге чемпионатның ярымфиналында Германия командасын отып (2:0), Италия җыелмасы финалга уза һәм соңрак чемпион кала. Алессандро Дель Пьеро Германия капкасына матчның 120+1нче минутында икенче голны кертә.

Чемпионатта иң күп катнашкан команда – Бразилия – 20 тапкыр.

Иң яшь уенчы – Норман Уайтсайд (Төньяк Ирландия, 1982 ел) – Югославия җыелмасына каршы уенга (0:0) чыкканда аңа 17 яшь тә 41 көн булган.

Беренче дүртлеккә иң күп эләккән команда – Германия җыелмасы (1934, 1954, 1958, 1966, 1970, 1974, 1982, 1986, 1990, 2002, 2006, 2010 һәм 2014 еллар) – 13 тапкыр.

Фәрит САЛИХОВ