СИХӘТЛЕ СӘХИФӘ: ЛУНАТИКЛЫК – КЫЗЫК ҺӘМ КУРКЫНЫЧ!

Кинолардан лунатикларны караганда яки мондый кешеләр турында «страшилка»лар ишеткәндә, бу көлке булып тоела сыман. Ти-и-и-и-к чынлыкта бу бер дә алай түгел! Лунатизм – үзенә күрә бер авыру.

Лунатизмны сомнамбулизм, дип тә атыйлар. Мондый какшау аркасында кеше йоклаган вакытта үзе аңламаган нәрсәләр эшли. Мисал өчен, йөри, сөйләшә, утыра, караватта басып тора, хәтта ишектәге йозакны ачып чыгып китә, машинаны кабыза да ала! Аларның күзләре ачык булса да, алар берни дә күрми һәм ишетми. Лунатикны уяту мөмкин түгел, диярлек. Сәерлекләре 30 минуттан да артмый.

Лунатизмнан интеккән кешегә саклану чаралары:

яшүсмер йоклый торган бүлмәдә очлы, янгыннан хәтәрле предметлар булмасын;

күпкатлы шәхси йортта йокы бүлмәсе 1нче катта урнашсын;

йокы бүлмәсе ишегенә кыңгырау элергә – бу ишек ачылганын аңларга булыша;

тышкы ишек бер яки берничә йозакка бикләнелсен;

фатирның бөтен тәрәзәләре дә ябык, аларга челтәр эленгән булсын;

лунатик яшүсмердән көләргә ярамый, чөнки бу аңа тагын да күбрәк психик травыма китерергә мөмкин.

Сомнамбулизмны дәвалау

Күп кенә табиблар лунатизм күренешен дәваларга кирәкми, ул үзе үтеп китә, дип саный. Тик йоклаган килеш йөрүне киметүне контрольдә тотарга булыша торган чаралар бар. Алар:

Лунатизмнан интеккән кешенең йокысы озын булырга тиеш. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар көндез дә черем итеп алсын.

Мондый кешене борчулар, стресс китерә торган вакыйгалар, гаилә конфликтларыннан саклагыз.

Йоклар алдыннан актив уеннар уйнамаска, телетапшырулар карау, компьютерда утыруны вакытын контрольдә тотарга кирәк. Хәтта бер кочак уңай эмоция дә артык булыр. Йоклар алдыннан дога укып ятарга була.

Җылы ванна керү тынычрак йоклап китәргә мөмкинлек бирә, мускулларның киеренклеген йомшарта. Суга берничә тамчы лаванда маен тамызсаң да була.

Ятар алдыннан, мелиссадан ясалган, тынычландыра торган чәй эчәргә.

Мендәр астына колмак (хмель) тыгылган чүпрәк капчык тыгып ятарга.

Аллергия булмаса, исле майлар (аромамасла) да кулланырга була. Мәсәлән, ромашка, яран, сандал агачы, лаванданыкын.

Кайсы табиб булышыр?

Лунатизмны, гадәттә, тагын ниндидер психик тайпылышлар булганда гына дәвалыйлар. Шуңа да бу авыруны дәвалауның бердәм методикасы юк. Төнлә йөрү очраклары булган вакытта неврологтан киңәш сорарга була. Неврозлар күренешен психотерапевт бетерергә булышыр. Бу авыру булганда тынычландыра торган дарулар, гомумныгыту терапиясе ярдәм итә. Әгәр яшүсмер авыр стресс кичергән булса, бу очракта психолог ярдәмгә килер. Эпилепсия күрешеләре булса, нейрохирургка бару кирәк.

P.S.: Лунатизм турында тагын да күбрәк мәгълүмат, мифлар турында «Ялкын»ның июнь саныннан укырга мөмкин.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА