ЗИФА КАДЫЙРОВА СЫЕРЛАРГА ГАШЫЙК!

Татар кызларын тыйнак, оялчан, диләр! Булыр сиңа оялчан! Мәхәббәт турында амурдан да (мәхәббәт фәрештәсе) күбрәк беләләр. Роза Сәбитова – Россиянең баш димчесе – бөтен ил кызларын гаилә корырга өйрәтә. Аның сүзе – кызларга да, егетләргә дә закон! Язучы Зифа апа Кадыйрова да көннәрдән бер көнне Татарстанның баш мәхәббәт белгеченә әйләнмәгәе. Ул бу хис турында зу-у-ур торт ашаган кебек, тәмләп һәм чупылдап сөйли ала.

Зифа апаның әдәбият мәйданына килеп керү эффекты «Гарри Поттер» “әнкәсе” Джоан Роулингныкы белән бер. Аларның китапларында күзгә күренмәс бомба бар. Дөрес, Зифа апа кебек мәхәббәт турында язучылар буа буарлык рус әдәбиятында. Ләкин ул бит үзебезнең, милли, татар мәхәббәте турында яза. Тагын кемнең каләме мондый четерекле темага үтә? Гомер буе кулыннан көрәк төшерми кабель салган Зифа апа Кадыйрованыкы.

Джоан апай белән күрешкәнем юк әле, ә менә Чаллы язучысының күңеле дәү кунакханә кебек: һәркемгә урын табыла анда! Ни кызганыч, аны мәхәббәт диңгезендә коендырган, күктән көн дә йолдыз алып кайта торган ире – Марсель абый узган ел бакыйлыкка күчте. Әмма Зифа апаның күңел кунакханәсенең иң зур, иң затлы бүлмәсендә ул гомергә яшәп калачак.

Хәзер мәхәббәт бармы?

– Узган ел Чаллыда Тукайның туган көнендә мине мәктәпкә алып керделәр. Язучылар артында басып торырмын да кайтып китәрмен, дип уйлаган идем. Балалар белән аерым очрашу үткәргәнем булмаганга, югалып калдым. «Балалар, мин әзер түгел. Сорау бирсәгез, җавап бирермен», – дидем. Балалар: «Сөйләгез, сөйләгез», – дип дәррәү сорый башладылар. Баксаң, бөтен китапларымны укып чыкканнар икән. Төп сораулары: «Зифа апа, әсәрләрегездә табигать бик матур сурәтләнгән, мәхәббәт тә бар. Ә без компьютердан башка берни белмибез. Мәхәббәт тә хәзер юк», – диләр. Мин әйтәм, ничек булмасын, балалар?

Мәктәптә укыганда гашыйк булу, күз белән ярату дигән әйбер бар. 5, 7нче класста башланырга мөмкин ул. Һәрхәлдә, кызлар 5нче класста өлгерә башласа, малайлар соңрак. Мин укыганда безнең малайларның борынына 7-8нче класста гына “ис керде”. Алар безгә икенче күз белән карый башлады. Күпме өмет, күпме гыйшык уты… Күз белән ерактан ярату ул – иң матур күренеш, иң рәхәт әйбер. Бары сораулар, бары хисләр… Очрашуда да әйттем: әйтик, агач бөреләнә, ди. Матурмы? Аңлашылмый, матурлыгы шәйләнми әле. Бөренең чәчкә булып ачылганын көтәргә кирәк. Ә хәзерге яшьләр чит ил киноларындагы тормышка кызыгып, шундагыча яшәргә омтыла. Мин дә шуларны карап шаккатам: кичә танышып, бүген инде түшәктә аунап яталар. Кеше бит табигать белән бәйләнгән. Чит ил кинолары белән чагыштыру үткәрсәң, бөрене өзеп, аңа чәчәк атарга мөмкинлек бирмәүгә тиң бит бу. Әгәр бер-берсенә гашыйк яшьләр көткән булсалар, бөре матур чәчәк булып атар иде. Сабыр итү, көтә белмәү аркасында яшьләр мәхәббәтне юк дип белә. Артык иртә якынаю киләчәккә якты хисләрне, бөтен матурлыкны сызып ташлый.

Бермәл уку йорты янында мондый күренешкә тап булдым: студентлар янына култык таяклары белән бер егет килеп басты. Шул ук көнне ике егетнең асылынуы турында хәбәр ишеттем. Ә бу егет, үзендә яшәргә көч табып, култык таяклары белән укуга килә. Аңлыйсыңмы? Шул уйлануларым турында нәсер яздым.

Күргәнегез бармы бәбкә үлән тишеп чыккан асфальтны? Хәйран калып карап торам, каян көч алган? Үч итеп тирә-якта купшы гөлләргә, яши ул берүзе җәйге кызган асфальтта. Көне буе таптала, иртәнгә тагын торып утыра. Каян көч ала? Матур чәчкә атсын дип, су сибәләр газондагы гөлләргә. Күкләргә багып, бер тамчы яңгыр сорый кызган асфальтта бәбкә үлән. Яшисе килгәч, яши бит, көне буе тапталса да. Әле дә төн килә ярдәмгә, саф һава исә таңнарда. Йомшак җил иркәләп яшәргә өнди тагын да. Иртән торып утырган бәбкә үлән, үрелеп-үрелеп, матур гөлләрне сәламли. Тик сәламен генә алучы юк. Алар аны тиң санамый. Үпкәләми бәбкә үлән, чөнки аны Җир ана үзе шунда шулай тудырган. Матурлар бар, ямьсезләр бар, көчлеләр бар, гарипләр бар, тик никтер бу дөньяның кадерен белми, вакытсыз сула иң матур гөлләр. Җирдә яши бирә җилдә чыныккан бәбкә үлән.

«Базардагы алмаларны иснәп чыгам»

Кечкенә чакта, энекәшне карарга калдырсалар, өйдән чыгып кача идем. Фермага барып сыер савам. Кем нинди эш куша, шуны эшлим. Бала гына карамаска. Тауларга да чыгып кача идем. Юкса, бездә еланнар да, башка төрле куркыныч хайваннар да бар. Безнең әниләр балаларны җитәкләп, күкрәк балаларын култык астына кыстырып, клубка барып бииләр иде. Анда бер өстәл була торган иде, шунда балаларны йә утыртып, йә яткырып, «вечер», кичә үткәрәләр. Каяндыр 8 чакрым ераклыктан берәү гармун күтәреп килә. Көне буе эшләгәннән соң да биергә көч тапканнар бит, ә!

Авылда яшәп, без малны шулкадәр яраттык! Сыерларны да шундый яратып саудык. Хәтерләвемчә, 12 яшьләрдә язасым килә башлады. Тик шул тойгының ни икәнен аңламый идем. 30 яшьләрдә иремә дә әйтә башладым: «Минем язасым килә». Ул, аптырап: «Нәрсә язасың килә?». «Белмим, ләкин язасым килә».

Туган ягым – Башкортстандагы Учалы районы Ахун авылының дүрт ягында дүрт фермасы бар иде, һәрберсе тирәсендә 15-20шәр йорт. Өченче класска кадәр – шунда, ә 4нче классны Ахунда укый башладык. Мин беренче класска кергәндә өч классны бергә укыталар иде. Өченчеләр безнең өчен зурлар кебек бит инде. Мин исә беренче партада утырдым. Безне мәктәпкә атын җигеп килүче бер бабай укыта иде. Өебез мәктәпкә терәлеп торса да, тәнәфестә, барысы да тамак ялгарга өйләренә кайтып китсә, мин укытучы ашаганын карап утырам. Ул минем белән ипиен бүлешә. Укытучыны бөек зат буларак кабул итә идек бит ул вакытта. Аның янында утырып ашау ул – горурлык иде! Әни: «Нигә ашарга чыкмадың?» – дип сораса, «Мин укытучы белән ашадым», – дип горурланып әйтә идем.

1973 елгы кырауга чаклы һәр колхозның зур-зур алма бакчасы була торган иде. Бер тапкыр көз көне һәркемгә шул бакчадан икешәр алма өләштеләр. Әниләр, әтиләр балаларын җитәкләп килде. Мин ул алманың исен хәзер дә хәтерлим. Бүген дә базарга чыксам, бөтен алмаларны иснәп чыгам. Һаман да теге таныш исне эзлим, тик тапканым юк әле.

8 яшемдә әни миңа кибеттән зур яшел алма алып бирде. Алгы тешләрем белән кетер-кетер кимерәм шулай. Шул алманы да эзлим – таба гына алганым юк. Тапмам да инде… 30 яшькә чаклы андый кыйммәтләргә исең китми. 30дан соң балачакка кайту, иң кадерле әйберләрне сагыну, эзләү башлана. Кечкенә чагымда умырзая чыкканын, каен, кар суы исен хәтерлим. Умырзая чәчәк атканда, басарга да урын булмый торган иде. Тик соңгы 10 елда умырзая күргәнем юк. Юкса, шулхәтле күрәсе килә-ә-ә…

 Гөнаһсыз мәхәббәт – татлы…

Беренче тапкыр 7нче класста сыйныфташыма гашыйк булган идем. Ул да мине ошата иде булса кирәк. Ләкин безнең класста катгый таләп бар иде: берәү дә гыйшык-мыйшык уйнап йөрергә тиеш түгел. Юкса, классның дуслыгы бетәчәк. 10нчыны бетергәнче, без шул язылмаган канунга тугры калдык. Бер генә егетебез сулга йөреп алды.

Дөрес, класста гыйшык утлары уйный иде, әмма беркем беркемгә кагылмады. Теге классташ егет белән бер-беребезгә караш ташлыйбыз, читтән генә бер-беребезне күзәтәбез. 10нчы класска кадәр шулай барды бу безнең. 8нче класска кадәр 38 кеше укыдык, мәктәпне 28 кеше тәмамлады. Класс сәгатьләрендә бер-беребезнең тәртибен тикшергәндә, пыр тузып бетә идек. Ишекне ачсаң, пар чыга торган иде, билләһи! Күбебез хәзер 50дән өстә булса да, авылга кайтсак, тиз генә җыелабыз. Классташлар арасында бердәмлек рухы сакланып калган.

Класс юу өмәсе бар иде бездә. Шуны сәбәп итеп, мәктәптә еш җыела идек. Әниләр: «Нинди бетмәс класс юу инде ул?» – дип пыр тузалар. Ә без мәктәптә «танцы» оештырабыз. Шейкның (биюнең бер төре) чыккан гына вакыты… «Танцы» беткәч, башта түбән яктагыларны, аннары югары очтагыларны озата идек. Бер-беребезгә тартылсак та, җитәкләшеп йөрү юк иде. Әйтәм бит, гөнаһсыз мәхәббәттән дә татлырак әйбер юк. Анда күпме фантазия, ялгыш кагылып китүне дә илаһи бер нәрсә итеп кичерәсең… Әйтеп-аңлатып, берни белән дә чагыштырып булмый. Әмма чит ил йогынтысы кеше күңелен сындырды. Беренче тапкыр порнографик кино карагач, үз тормышымда нәрсәдер югалттым кебек. Җирәнү хисе туды. 

Язучы – «в шоке»!

Теге егет армиягә китәр алдыннан, мин авылга иптәш кызларымны алып кайттым. Егетнең бер кызга күзе төшкәч, араларына киртә булып ятмадым – читкә тайпылдым. Безнең бер тапкыр да «Яратам!» дип әйтү, аңлашу булмады. Ул хисне күңелең белән тоясың, аңлашу кирәкми. Без аның белән шул вакыйгалардан соң 10 ел үткәч, икебез дә гаиләле булгач кына мәктәп юбилеенда очрашып аңлаштык. Арабызда җылылык калганын икебез дә сиздек. Очрашуда бу егетнең әтисе нишләп тора икән, дип аптырап киттем. Баксаң, чандыр, шаян күңелле булып исемдә калган бу егет, юанаеп, тач әтисенә охшап калган икән. Мин шок кичердем! Шоктан арынгач, көләргә тотындым.

Һәр кешенең тормышында беренче мәхәббәт бик кадерле әйбер булып хәтердә саклана. Мәхәббәтне йә җаваплы, йә җавапсыз гына була, диләр. Ә монысын ничек дип әйтергә белмим. Үз вакытында аңлашу булмады. Шулай да мин үкенмим. Аллаһы Тәгалә ике мөмкинлек бирә: берсендә син язмышны сайлыйсың, икенчесендә – ул сине.

1978 еллар ахырында Уфада Мәскәү Олимпиадасына «вербовка» бара иде. Гитара тоткан егетеләр: «Кызлар, әйдәгез, Олимпиада төзергә барабыз», – диләр. «Мәскәү зур ул, без монда гына барабыз», – дибез. «Монда»ның КамАЗ икәнен соңрак кына белдек. Әгәр Мәскәүгә китсәм, минем белән ни булып бетәр иде? Башка ир, башка балалар, башка мөмкинлекләр… Бу – мин сайлаган язмыш. Ә менә язуга килгәндә, аны миңа Ходай биргәндер.

Балаларым җитәкче, эшкуар булмаса да, аларның кешелекле булуы мине аеруча сөендерә. Бу барыннан да бигрәк мөһим икән. Әтиләре үлгәч, елап тормыйча, барлык мәшәкатьләрне үз өсләренә алдылар. Минем балаларым – ышанычлы кешеләр. Мин дә ышанычлы. Кайчан да булса вәгъдә биргәнмен икән, аны үтәргә тырышам.

Иремнән беркайчан бернәрсә яшермәдем. Теге очрашуда да: «Бу кеше ник синең яныңнан китми соң?» – ди. Хикмәтнең нидә икәнен аңлаттым үзенә. Соңрак алар дуслашып та киттеләр. Безнең гаиләдә беркайчан да көнчелек, тавыш чыгару булмады… Татлы хисләр, ярату – болар инде бүтән кабатланмаячак. Аны минем яшьтә шулхәтле ачы итеп тоясың икән.

«20 ел курку белән яшәдек»

Ирем Марсель белән тулай торактагы «танцы»да танышкан идек. Миңа 20 яшь. Икебез дә хыянәт кичергәннән соң таныштык. Аның да, минем да авыр вакыт. Мин аны беренче күрүдә ошатмадым. Бер ел йөргәч, өйләнештек тә 33 ел бергә яшәдек. Кайчандыр хыянәт кичергәннән соң, тигез тормышта яшәсәң дә, күңелнең бер читендә курку яши бирә. Башта шушы әйберне үтәргә кирәк. Без аны бик озак – 20 ел чамасы үттек. Тормыш сиңа хыянәт иткән кешенең кемгә әйләнгәнен үзе күрсәтә. Һәм аңлыйсың: Ходай белми аермаган икән. Әмма өмет йөрәкнең тирән бер җирендә 20 ел буе яшәгән бит. Һәр кешенең дә йөрәгендә яшерелгән берәү яши. Күпмедер еллар үтеп очрашкач кына аның синекеме яки синеке түгелме икәнлеген аңлыйсың. Саклаган орлык шул вакытта гына юкка чыгарга мөмкин.

Мәхәббәтнең бер мәкерле, авыр чагы була. Аны үтсәң, мәхәббәтне саклап каласың, үтә алмасаң – саклап кала алмыйсың. ЗАГСка баргач, безгә: «Гаиләне саклап калу өчен, дүрт ел түзәргә кирәк», – дип әйттеләр. Дүрт ел буе ничек түзәрмен, дип уйга калдым шулчак. Үткәнемә әйләнеп карыйм да, болай дим: мәхәббәтне гомер буе сакларга кирәк! Кеше гаиләсе белән көчле. «Бәхеткә юл кайдан?» китабымда да гаиләнең өеннән бәлеш исе чыга. Теләсә кайсы фатирдан бәлеш исе чыкмый бит. Гаиләнең тук һәм тату булуын күрсәтә бу. Мин шулай аңлыйм. Бер очрашуда бәлеш ачып китерделәр дә мәктәп директоры: «Зифаның бәлеш исе килә», – диде. Игътибар иткән бит.

Яшь чакта күңелеңдә әле актарынасың-актарынасың. Ә 40-50 яшьләрдән соң сөйгән ярың белән кара-каршы чәй эчеп утыру да бик рәхәт. Соңгы өч елда моны аеруча нык сиздем. Ул кайтып туктый иде дә: «Әнисе, ач капканы», – дия торган иде. Чыгам, этне ычкындырам, капканы ачам… Аны каршы алырга чыгам. Ул машинасы белән килеп туктый. Төшә, мине үбә, аннары этне сөя… Беләсеңме, бу – идиллия… тынычлык… сүзләр кирәкми…

Линар Закиров

“Ялкын” архивыннан, 2015 ел