“БИШЕНЧЕ КЛАССТА УК ТӨШЕМӘ КЕРГӘН ИДЕ…”

«МӘХӘББӘТ ТАРИХЫ» СӘХИФӘСЕНДӘ БУ ЮЛЫ ИКЕ СПИКЕР. ИКӘҮ, ЧӨНКИ БУ – ФЕВРАЛЬ САНЫ. Ә ФЕВРАЛЬ КӨННӘРЕНЕҢ БЕРСЕ – ГАШЫЙКЛАР/ПАРЛЫЛАРНЫКЫ. ИКЕНЧЕДӘН, ҮЗЛӘРЕ ӘЙТҮЕНЧӘ, АЛАР ИКЕСЕ БЕРГӘ КӨТЕЛМӘГӘН ХӘЛЛӘРГӘ ЮЛЫГУДАН КУРЫКМЫЙЛАР. ӨЧЕНЧЕДӘН, АЛАР ИКЕСЕ ДӘ БЕР ҮК ХИСНЕҢ ТАРИХЫН СӨЙЛӘЯЧӘК. СПИКЕРЛАР: КАМАЛ ТЕАТРЫ АРТИСТЫ ИЛДУС ГАБДРАХМАНОВ ҺӘМ КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ БАЛЕТМЕЙСТЕРЫ СӘЛИМӘ ӘМИНОВА.

«Бергә тракторга утырып йөри алабыз…»

Сәлимә Әминова: Бер елны 14 февральдә кая чакырдылар әле безне? Тракторга утырып йөргән идек.

Илдус Габдрахманов: Ә! «ТНВ» каналына төшергәннәр иде.

С.: Алар безгә берәр нәрсә уйлап табыгыз инде, диләр. Без урамда басып торабыз. Тракторга утырып йөри алабыз бергә, телисезме, дибез.

И.: Тегендә кечкенә экскаватор кар җыеп йөри. Шуның чүмеченә утырып йөрдек. Имештер, гашыйклар шулай очраша.

С.: Шартлар да, йолдызлар да, белмим, икебезнең кәеф тә туры килергә тиеш ләкин. Шунда инде экспромт рәвештә кызык хәлләр килеп чыга.

И.: Кураж тотса, әллә ниләр эшлисең! Бервакыт авылда көтмәгәндә генә «тарихи» фотосессия оештырдык. Башкортостанда, Байдәүләттә. Әбинең авылы ул. Мин җәй көне ял вакытында кырынмыйм. Беркөн иртә белән Сәлимә әйтә: «Йөрмә инде болай, кырын, авылдашлар алдында оят», ‒ ди. Ярар, кырындым, мыекны калдырдым. Мин әйтәм, мыек белән фотога төшер әле, бәлки аннары мыекны кырырмын, дим. Төшерде. Тукта, мин дә утырам ди, бер иске бәйләнгән свитер киеп куйды да, яулык бәйләде дә – шулай төштек.

Шуннан китте… Мин үзем белән костюмны алган идем. Татар костюмын. Казахстанга чакырганнар иде, бәлки барырга туры килер дип. Сәлимә шунда клубтан башкорт киемен тапты. Башта өйдә төштек, аннары урамда. Күршеләр, балалар җыелды. Балаларны утыртып та төштек. Шул бер көн эчендә. Аннары кураж бетте, бүтән андый фотосессияләр оештырмадык.

IMG_8673«Малайлар миннән куркалар иде…»

И.: Яследән бирле гашыйк була башлаганмын икән мин хатын-кызларга. Шар күзле малай, тәрбияче янына килеп, бик озак карап торасың-торасың да, аннары ботыннан тешләп аласың, дип сөйлиләр.

Яследәге беренче мәхәббәтемне хәтерлим. Минем классташ булды ул аннары. Хәзер Америкада яши. Интернет аша аралашабыз. Ул тарихның ничек башланганы, ничек беткәне анык кына истә дә түгел. Аннары да күп булды инде ул гашыйк булулар…

С.: Ә миннән малайлар куркалар иде. Алар белән сугыша идем мин. Ничектер бер театрда костюмерша әйтә: «Сәлимә, син, мөгаен, отличница булгансыңдыр, үрнәк кыз булгансыңдыр», ‒ ди. Мин әйтәм: «Синең фаразларыңа туры килмим, үрнәк кыздан ерак идем».

Минем арттан йөргән егетләр барысы да чәчәкләр бүләк итә иде. 4нче класста лагерьда бер егет гашыйк булды. Мин буйга озын, үз яшемнән олырак күренәм. Ә бу егет 8нче класста укый. Йөзен дә хәтерлим әле. Лагерь янындагы кырда күкчәчәкләр үсә. Мату-ур… Ул букет җыеп кайта да, миңа китерә. Чәчәкләрне алам, ә үзем кеше күрмәгәе дип шикләнә, ояла идем. Нишләп шулхәтле оялганмындыр, сөйләшәсе була дипме, белмим. Икенче юлы тагын лагерьда бер егет игътибар итте. Ул сазлыкта үсә торган ак чәчәкләрне җыеп алып килгән дә, минем урын-җиргә куйган. Мин кердем дә, нинди себерке ята монда дип атып бәрдем.

17 яшьлек чагымда хастаханәдә бер егет белән таныштым. Аңа 26-27 яшьләр чамасы. Үзе миннән курка, үзе чәчәкләр җибәрә иде. Берзаман, өйгә дус кызым килде. Таксида. Февраль ае, 87нче ел. Ул вакытта сатуда хәзерге кебек чәчәкләр юк. Бәйрәмнәргә чәчәкләрне кем танышы, кем туганы аша таба. Таксист әйткән, миңа бер егет шушы тирәдәге бер фатирга чәчәкләр кертергә кушты, мин ике көн таба алмыйм инде, дип. Бу чәчәкләрне миңа дип теге егет җибәргән икән. Алар ике көн буе машинада йөргәннәр.

Илдус та һәрвакыт чәчәкләр алып килә иде. Хәтта чәчәк инде соңгы сулышында, шиңгән, шәлперәйгән булса да, тотып килә. Белмим, каян алгандыр аларны?! Беренче юлыккан чәчәкне алып киткәнме сатучыдан, яки автобуста килгәндә шәлперәйгәнме ул чәчәк, һаман аңлый алмыйм. Ну, Илдус инде бу! Иң мөһиме – чәчкә белән килә!

И.: Иң мөһиме – чын күңелдән! Мин чәчәкләрне өйләнешкәнче күп ташымый идем, өйләнгәч, күбрәк алып кайта башладым.

Ильдус Габдрахманов

«Безнең свиданиеләр булмады»

С.: Нинди свиданиеләр ул театрда? Яшьлек, көне-төне эшли торган вакыт бит ул. Илдус спектакль арты спектакль уйный. Мин бию артыннан бию әзерлим. Иртән 9га киләсең театрга, төнге 10да китәсең.

И.: Безнең бит мәхәббәт өйләнешкәч башланды. Аңарчы 7 ел болай гына йөрдек без. 92нче елда таныштык, 99да өйләнештек.

Ә! Ул бит әле 5нче класста ук төшемә кергән иде. Зур күзле бер кыз булып хәтеремдә калган. Һичшиксез, Сәлимә иде инде ул. Башта аңламаганмын гына. Танышкач инде, менә шундый төш күргән идем, ул син булгансыңдыр, дидем.

С.: Мин элек егетләр белән йөргәндә күз алдына китереп карый идем: менә иртән уянам һәм ул ‒ минем янымда. Шулай уйлыйм да, нишләптер дискомфорт тоям. (Минеке түгел, димәк!) Иҗат кешесенә үзеңне аңлый торган кеше кирәк барыбер. Арттан йөргән егетләр арасында төрлесе бар иде. Ничектер менә үзеңнеке түгел икәнен сизәсең…

И.: Ирләр  хатынны сайлый дип әйткән булалар тагын! Юк, хатын-кыз сайлый икән.

С.: Шулай дип уйлыйсыңмы?

И.: Әлбәттә. Күрәсеңме, мин синең ачуыңны китермәгәнмен, дискомфорт тудырмаганмын, шуңа да син миңа кияүгә чыктың.

молодые«Бию якынайткандыр»

И.: Спектакльләрдә дә бергә катнаштык. «Боз астында дулкын» спектаклендә эскәмиядә биедек. Шуннан башлангандыр ул…

Бию балачактан ук аякка сеңгән. Кечкенәдән бию түгәрәгенә дә, драма түгәрәгенә дә йөрдем. Мин сугышырга яратмый идем. Тәрәзә ватулар, почмакка басуларны да хәтерләмим. Бер сугышкан идем. Таеп егылып, көндәшемнең аягына килеп бәрелдем дә, шуның белән бетте сугыш. Күздә – күгәргән эз. Шаяра идек, әмма тәрбиясезләнеп, берәрсенә начарлык эшләп йөрмәдек. Урамда уйнарга ярата идем. Музыка мәктәбенә өч тапкыр бирделәр, өч тапкыр качтым. Урамда уйныйсы килә дип. Бер-ике тапкыр бардым инде. Анда ике кыз утыра, «до» белән «ре»ны аера белмиләр. Ә мин бөтен ноталарны беләм. Миңа кызык түгел аларның башларына килеп җиткәнне көтү. Миңа алга барырга кирәк. Шунда укырга кирәк булган икән дип уйлыйм хәзер.

Яшь вакытта дискотека, төнге клубларны калдырмый идек. Апаска кайтам, дискотека булмаса, баш күтәрәбез. «Казан егетләре» спектаклен куйганда да, тамашадан соң калып, җырлап, биеп утырганнар истә.

С.: Илдуска табигатьтән бирелгән ул бию сәләте. Шуңа күрә аның белән эшләве дә җиңел. Гел биибез. Икебез генә калганда да биибез. «Белый танец» та бии алабыз. Безгә тамашачы кирәкми. Көй дә кирәкми. Үзебез җырлый-җырлый биибез.

Кешеләр бергә яшәсәләр, театрда бер-берсеннән ерак булырга тырышалар, диләр. Миндә андый уңайсызлык юк. Киресенчә, проектта Илдус булса ‒ рәхәт. «Реальные пацаны» фильмында төшү дә кызык булды. Безне анда фотога карап чакырдылар. Ирле-хатынлы икәнебезне килгәч кенә белделәр.

«Илдә – дефолт, бездә – туй»

И.: Тәкъдим ясадым. Тулай торакта. Сәлимәнең әнисе дә килгән иде. Без бит ‒ совет балалары. Кызны сорап алу дигәнне мин белми дә идем. Ә аны сорап алырга кирәк икән. Шул кичне җыелдык та, мин әйтәм, менә шулай-шулай. Ярар, дип әйттеләр инде. Никах укыткан вакытта да хәзрәт сораулар бирә, нәрсә әйтергә дә белмисең. «Риза, риза» дип кенә әйтеп тор бит инде шунда. Шулай дип өйрәтмәделәр бит безне, аны каян беләсең!

Өч тапкыр ЗАГСка гына алып бардым мин аны. Гариза бирдек һәм кинәт ‒ Төркиягә гастроль белән чыгасы. Мин бит инде туй дип гастрольне күчерә алмыйм. Театрда шулай. Алай да файдасы булды аның: Төркиядә смокинг алдым. Марсель Хәкимович белән Шәүкәт Биктимеров сайлаштылар аны миңа.

С.: 98нче елда дефолт булды, 99нчы елда ‒ безнең туй. Бөтен театр белән бергә әзерләндек туйга. Кибетләрдә бернәрсә юк. «Казан» милли мәдәният үзәге зал бирде. Күлмәкне театрда тектеләр. Туфлине ахыргы көнне генә базарга кереп алдым. Без шулай театрның эшчәнлегенә комачауламыйча гына туй уздырдык.

Сезон ахыры иде. Шундый арыганбыз. ЗАГСка килдек, язылышуны иртән куймагыз, дибез. Чөнки безнең иртән йокыбыз туймый. Туй көнендә әни мине иртән уята: «Кызым тор инде, бүген кияүгә чыгасың бит!» ‒ ди. «Ой, туй!» ‒дип аһылдап йөрмәдек. Барысы да үзеннән үзе килеп чыкты. Бөтен театр безнең өчен бик борчылып йөрде, булыштылар. Туй ахырында пешекчеләр чыкты: «Безнең мондый туй күргәнебез юк иде әле», ‒ диләр. Чөнки пафос юк, официоз юк. Яшьләр барысы да. Экспромт рәвештә барды. Дефолтмы-юкмы ‒ без аны уйламадык.

«Әрләшсәк, бөтен театр белә…»

С.: Кайвакыт уйлыйбыз, булды, өйдә театр турында сөйләшмибез дип. Ике көн түзәбез, өч көн һәм… бетте. Илдус ‒ 25 ел театрда, мин – 23. Яшьлек, иң кызык вакытлар театр белән бәйле.

Премьера алдыннан мин Илдусны бөтенләй борчымыйм. Ул шундый закон инде. Спектакль чыгарга бер-ике атна кала син тулысынча театрда. Илдусның да, минем дә шулай.Минем тарафтан тәнкыйть булгалый. Мин ничек уйлыйм, шуны туры әйтәм. Илдус башка төрле. Ул борчылганымны белә, мактый. Минем психологияне тоеп эш итә диимме инде. Өйдәгене эшкә ияртеп килмәскә тырышабыз. Үпкәләшәүләр булгалый инде. Әрләшсәк, аны бөтен театр белә.

И.: Ахыр чиктә мин, берәр нәрсә уйлап табып, смс җибәрәм дә, Сәлимә җебеп китә инде.

С.: Вакыт булса, без һәрвакыт төрле чараларга бергә йөрибез. Яки көтәбез бер-беребезне. Миңа Илдус янәшә булганда җайлы. Мин беләм: ул булса, бар проблема хәл ителәчәк. Кинога еш йөрибез. Берзаман әти шалтырата безгә. Кызым син кайда, ди. Әти, гафу ит, без кинотеатрда, мультфильм карыйбыз, дим. «Панда»ны карый идекме шунда. Әти хәзер гел көлә бездән, ничә яшькә җитсәләр дә, һаман балалар, мультфильмга йөриләр, ди.

«Усалрак булуыма куанам»

И.: Бервакыт яңа аяк киеме кырып, минем аякка сөял чыкты. Уйлап та карамадым, шулай йөрдем. Берничә көннән аякны бөгеп булмый башлады. Киттек травмпунктка. Ә анда – ял.

С.: Бу 30 апрель иде. Иртәгә – 1 май, яллар башлана. Илдус басып тора, хәлсез шундый. «Кайтыйк инде, кайтыйк,» ‒ ди. «Дежур врач бармы сезнең?» ‒ дим. «Икенче катка менегез,» ‒ диләр. Мендек: «Сездә врач бармы?» «Юк, 15нче бүлмәгә барыгыз.» Минем адреналин күтәрелә башлады. Илдусның бит хәле авыр. Карыйм, бер ишек ярым ачык тора. Ачтым: ир кеше иелеп аяк киемен кия. Аңа туп-туры бөтенесен әйтеп салдым. Ничек телисез, шулай булышыгыз, дим. Бу әллә баш табиб, әллә ниндидер зур бер профессор булып чыкты. Ялга китәр алдыннан бүлмәсеннән кайбер әйберләрен алырга килгән икән. Карады Илдусны, дәвалау билгеләде.

И.: Тагын бер көн соңга калган булсагыз, шеш канга таралып, аякны кисәргә туры килер иде, диде. Шуннан бу табиб Сәлимә турында сорый: «Ул сезгә кем?» ‒ ди. Мин әйтәм: «Хатын…» «Ә мин Терминатор дип уйлаган идем», ‒ди. Кичкә минем температура төште.

С.: Илдус кайвакыт әрләсә дә, үземнең шулай усалрак булуыма куанам кайчак. Гаиләдә бер мегера булырга тиеш дим!

«Мәхәббәтне тотып карыйсы килә иде…»

С.: Яшь вакыттта мәхәббәт ул нинди булырга тиеш икән дип уйлый идем. Аны тотып карыйсы килә иде. Әмма ул бездән аерым яшәми бит. Ул минутлык әйбер түгел, хис итеп тоеп алдың да бетте түгел. Ул бер утрау да түгел. Килеп кенә китәргә. Ул шундый дөнья ‒ һәм син анда йә яшисең, йә юк. Мин анализ ясамыйм хискә. Бәлки, картайган көндә анализ ясый башларбыз.

И.: Килешәм. Мәхәббәтне бер яктан гына аңлап булмый. Ул үзенә бер күңел халәте. Яшәү үзе ярату инде ул…

Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА

“Ялкын” архивыннан
февраль, 2015 ел