ҺАВАДА НЫК БАСЫП ЙӨРҮЧЕЛӘР

«Буең, авырлыгың туры килсә, сәламәтлегең бик какшамаган булса, бераз инглизчә сөйләшсәң була инде! Ә-ә-ә, тагын матур булу да кирәк! М-м-м, бизәндереп куйсаң, теләсә кайсы кыздан курчак ясап була! Анысы өчен борчыласы юк».

«Стюардесса булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?» дигән сорауга күп кеше шулай дип җавап бирә. Чыннан да, «һавада нык басып йөрүче» әлеге һөнәр иясе булу өчен шушы шартлар үтәлү җитәме? Әллә инде болар барысы да айсбергның судан күренеп торган өлеше генә микән?

Кем соң ул?

Стюард (стюардесса), бортпроводник – һава транспортында пассажирларга хезмәт күрсәтүче һәм аларның куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче. Очкычта төрле холыклы кешеләр җыела, аларның һәркайсына игътибар күрсәтергә дә, мең дә бер сорауларына җавап та биреп өлгерергә кирәк. Шуларга стюардессалар үзләре генә белгән башка вазифалар да өстәлә.

Стюардесса нәрсәләр эшли?

– Пассажирларга хезмәт күрсәтә (мәсәлән, ашау-эчү китерә);

– пассажирларның сорауларына җавап бирә;

– конфликтлы ситуацияләрне чишә;

– пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итә;

– очыш вакытында бәдрәф һәм салонны җыештыра;

– борттагы дымлылык, температура, басымны контрольдә тота;

– пассажирларга беренче ярдәм күрсәтә һ.б.

Чишмә башы

Иң беренче хатын-кыз стюард дип шәфкать туташы Эллен Черчны атарга мөмкиндер. Ул 1930 елда тәүге кат рейска чыга. «Боинг» компаниясе аны һәм тагын 8 кызны үзенә эшкә ала. Алар, бүгенге көн стюардессалары башкарган эшләргә өстәп, багажны һәм пассажирларның үзләренең авырлыгын үлчи, очкычка ягулык салганда ярдәм итә.

Беренче чорда стюардессаларның авырлыгы – 50 килограммнан, буйлары 160 сантиметрдан артмаска тиеш була. Бүгенге көндә әлеге таләпләр бераз башкачарак, әмма зифа буй һәм тышкы кыяфәт һәрчак төп таләпләрнең берсе булып калыр, ахрысы.

Стюардесса булу өчен төп таләпләр:

– 20-30 яшьтә булу;

– күренеп тора торган урыннарда пирсинг, татуировкалар булмау;

– буй озынлыгы уртача 164-175 см;

– кием үлчәме 46 размердан да зур булмау;

– инглиз телен камил белү;

– дефектларсыз сөйләм.

Кайда укырга мөмкин?

– Казан бортпроводниклар мәктәбе (Школа бортпроводников);

– Мәскәүдәге «Simple Sky» бортпроводниклар мәктәбе;

– Мәскәүдә урнашкан «Джет-сервис» бизнес-авиация стюардессалары мәктәбе һ.б.

Шулай ук, берничә ел шунда эшләү шарты белән, авиакомпания аша бушлай уку мөмкинлеге дә бар. Мондый курсларның уртача бәясе – 65–70 мең.

Һөнәрнең уңай һәм тискәре якларын бизмәнгә салып үлчәп карыйк:

«+»:

· чит илләргә чыгу мөмкинлеге;

· авиабилетларга ташламалар;

· югары хезмәт хакы;

· пенсиягә 5 елга иртәрәк чыгу;

· кызыклы вакыйгаларга һәм яңа ачышларга бай тормыш.

«-»:

– сәламәтлек бозыла (мәсәлән, аяк кан тамырлары авырулары барлыкка килү);

– нормага салынмаган график (еш кына төнлә очарга туры килә);

– өйдә сирәк булу;

– стюардлар 30-35 яшькә кадәр генә эшли ала, аннан соң яңадан эш табуы авыр;

– стресслы эш.

«Эшемә очып барам, очып кайтам!»

Айгөл Зәйнетдинова – стюардесса, эшләү тәҗрибәсе – 5 ел.

– Айгөл, бу һөнәрне ничек сайларга булдың?

– Мәктәптән соң мин Арча педагогия көллиятенә инглиз теле юнәлешенә укырга кердем. Укып йөргән чакта, башыма: «Ә нигә стюардесса булмаска?» – дигән уй килде. Көллиятне тәмамлагач, аэропортка эшкә урнаштым. Максатым – шунда үземне кызыксындырган стюардесса һөнәре турында күбрәк белешү иде. Казанда шушы һөнәргә өйрәтә торган мәктәп ачылганын белеп алдым. Башта медкомиссия узу кирәк, аны үткәннән соң гына укый башлый аласың. Шул рәвешле, ике ай дәвамында әлеге курсларда белем алдым. Мин укыганда, бәясе 50 мең иде. Курсларны тәмамлагач, Мәскәүдә тренажёрлар аша уздык. Бары шуннан соң гына кулыбызга сертификатлар тапшырылды. Кастингта катнашып, «Татарстан» авиакомпаниясенә эшкә урнаштым.

– «Буй һәм авырлык билгеле бер үлчәмнән артмаска тиеш» дигән сүзләр ни дәрәҗәдә дөрес?

– Эшкә урнашканда, иң беренче, синең тышкы кыяфәтеңә игътибар итәләр. Минем үземнән буемның күпме булуын медицина тикшерүе узганда гына сорадылар. Буем 156 сантиметр гына. Менә эшләп йөрим бит әле (көлә). Авырлыкка килсәк, аз гына тазара башласам да, шунда ук сизелә, һәм үземне кулга алам. Ләкин диеталар тоткан юк.

– Чын стюардесса буларак әйт әле, кем ул стюардесса?

– Беренче карашка, стюардесса һөнәренең бер кыенлыгы да юк: очкычка керәсең, стюардесса сине елмаеп каршы ала, чәйләр өләшә, барысы да яхшы кебек. Укый башлагач та, башта югалып калдым. «Булдыра алырмынмы?» дип курыктым. Исеме бер сүз белән генә аталса да, әлеге һөнәр үз эченә бик күп башка һөнәрләрне дә берләштерә. Безне хәтта бала таптырырга да өйрәттеләр.

– Һөнәреңнең нинди авыр якларын әйтә аласың?

– Узган җәйдә генә ике тапкыр «аварийная посадка» ясарга туры килде. Икесендә дә пассажирларның хәле китте. Андый чакларда, булдыра алганча, үзебез ярдәм күрсәтәбез, аннан пассажирлар арасыннан медицина белеме булган кешеләр ярдәм күрсәтә, аннан инде командирга хәбәр итәбез, очкычны утыртыргамы-юкмы икәнен ул хәл итә. Тагын бер кыенлык – безнең һөнәрдә стабильлек юк. Төнге бердә дә, өчтә дә эшкә чыгып китәргә туры килә. Еш кына атналар буе өйгә кайтмыйча эшләп йөрергә туры килә. 20 көн кайтып та керми эшләгәнем бар.

– Салонда тәртип бозу очраклары булгалый, башта андый кешеләр белән үзебез яхшылап сөйләшеп карыйбыз, аңлатырга тырышабыз. Алай да булмаса, командирга җиткерәбез, ул җиргә хәбәр җибәрә. Самолёт төшкәндә, тәртип бозучыны полиция хезмәткәрләре каршы ала.

– Стюардессаларның сәламәтлеге нык какшый, диләр. Дөресме?

– Сәламәтлек какшарга мөмкин, тик вакытында күренеп торсаң, анысы да куркыныч түгел. Соңгы вакытта климат еш алышыну сәбәпле, салкын тиеп авырыйм.

– Бүгенге көндә син эшеңнән канәгатьме?

– Үзем теләп баргангадыр, беркайчан да бу һөнәрне сайлаганыма үкенгәнем булмады. Эшемә һәрчак «очып барам»!

– Стюардессалар шактый яхшы хезмәт хакы ала, бигрәк тә җәй айларында. Кышка таба хезмәт хакы бераз кими.

– Туганнарың әлеге һөнәрне сайлавыңа ничек карады?

– Беренче чорда әти-әнием: «Авыр булыр, аннан куркыныч та бит», – дип үгетләп маташканнар иде, барысын да аңлаткач күнделәр. Хәзер алар да, туганар да ияләште инде.

– Нинди кешеләргә әлеге һөнәрне сайламаска киңәш итәсең?

– Кешеләр белән уртак тел таба алмаучыларга, сабыр була белмәгәннәргә. Төрле кешеләр белән эшләргә туры килә. Очкыч эчендә, күктә берәү дә беркемнән дә кача да, китә дә алмый.

– Бортпроводник һөнәрен күпләр куркыныч дип исәпли. Син курыктыңмы?

– Беркайчан да курыкканым булмады. Без зур әзерлек аша узабыз, командада бары тик үз һөнәренең осталары эшли. Нинди дә булса бәла-каза булу очрагы бик аз.

– Югары белем алмыйча, стюардесса булырга мөмкинме?

– Мәктәптән соң курслар үтеп тә бортпроводник булып эшли башларга була. Мин югары белем алдым. Күп стюардессалар урта белем белән эшләп йөри. Бүген иң төп таләпләрнең берсе – инглиз телен белү.

– Ә татар телен камил белүеңнең файдасы бармы?

– Әйе, әлбәттә! Кайчак, бейджигымдагы исемемне күреп: «Татарча беләсеңме?» – дип сорыйлар, татарча эндәшкәч сөенәләр. Россиядә яшәүче татарларга туган телемдә эндәшсәм, күңелләре була!

Зилә Сабитова