«Биологлар күңелсез кешеләр түгел!»

Микробиологларның кемнәр икәнен һәм әлеге һөнәрнең үзенчәлекле яклары турында без инде язган идек.
Ә хәзер бу кызыклы дөньяда кайнаучы микробиолог белән танышыйк!

Ләйлә Миңнуллина, микробиолог, эшләү тәҗрибәсе – 6 ел.

– Әлеге өлкәгә килеп керү тарихың турында сөйлә әле.

– Биологиягә мәхәббәтне укытучым уятты дип саныйм. 5нче сыйныф булгандыр: микроорганизмнар турындагы теманы үтә башлауга, кызыксынып киттем, алар турында документаль фильмнар карадым. Минем дә микроскоп белән эшлисем, шул дөнья белән якыннанрак танышасым килде. Тора-бара олимпиадаларда катнаша башладым. «Университет коридорлары буйлап ак халат киеп йөрү өчен булса да биофакка керергә кирәк» дигән максат куйдым. Шул рәвешле генетика кафедрасына укырга кердем. Аспирантурада укуымны микробиология юнәлешендә дәвам иттем.

– Биологлар, күп кеше уйлаганча, биология дип кенә яши торган күңелсез кешеләрме?

– Биолог дигәч, күп кешенең башына «ботаник» сүзе килә. Чынлыкта биологлар бик күңелле кешеләр. Бигрәк тә аларның ни турында сөйләшкәннәрен һәм шаярганнарын аңласаң. Спиртның концентрациясен ис буенча әйтә алабыз, микроорганизмнарның төрен да исен сиземләп билгеләргә мөмкин. Биолог – сәер һәм бик үзенчәлекле кеше. Без лабораториядә җиһазлар белән сөйләшеп йөрибез, микроорганизмнар белән булган «серләшүләр»не әйткән дә юк инде. Әле аларга исемнәр тагабыз: «Моргашка», «Окситошка», «Серрашка» – күп инде алар.

– Биологның уртача хезмәт хакы күпме?

– Мин үзем лабораториядә ярты ставкада кече гыйльми хезмәткәр булып эшлим, хезмәт хакым – 10 000. Шуңа стипендиямне дә кушкач, яшәргә җитәрлек сумма килеп чыга. Даими хезмәт хакыннан тыш ниндидер грант кысаларында тикшеренүләр алып барсаң, шул эш өчен өстәмә түлиләр.

– Һөнәреңнең кайсы ягы аеруча ошый?

– Эшкә кайчан килеп, кайчан китүемне үзем билгелим. Эш сәгатем 3 сәгать тә, 16 сәгать тә булырга мөмкин. Тискәре якларына килсәк, безнең эштә ял көне дигән нәрсә юк. Кешенең эш сәгате кичке 5тә беткәндә, синең

үткәрелә торган тәҗрибәң озакка сузылып, төнгә кадәр утырган чаклар да була. Ялларны мәкалә язып уздыру – гадәти күренеш.

– Микробиолог өчен иң мөһим сыйфатлар…

– Сабырлык. Бездә күп нәрсә микрометр, микролитрларда үлчәнә, аз гына ялгыштыңмы – бетте дигән сүз! Тәҗрибәләрнең барысы да уңышлы килеп чыга дигән гарантия юк, ташлыйсың, яңадан башлыйсың. Кайчак әнә шул сабырлыкның төкәнгән чаклары була, тик аннан ял итеп алгач, барлык авырлыклар да онытыла.

– «Ялкын»ны укучыларга киңәш буларак әйт әле: нинди кешегә бу һөнәрне сайларга киңәш итәсең, ә ниндиләргә – юк?

– Бу һөнәрне сайларга теләгән кеше бик күп укырга әзер булсын, күп мәгълүматны лекцияләрдән генә үзләштереп бетереп булмый. Үзең өчен аның сиңа туры килү-килмәвен ачыкларга кирәк. Олимпиадалар, биологик лагерьлар, университетка ачык ишекләр көненә килү билгеле бер карар кабул итәргә ярдәм итә.

– Биологка эш табу кыенмы?

– Студент вакыттан ук фән белән шөгыльләнгән, конференцияләрдә актив катнашкан студентларга, укуны тәмамлагач, эш табуы кыен түгел. Чит илгә магистратурага китүчеләр күп, күбесе аннан соң шунда эшләп кала.

Махсус курслар тәмамлап, медицина оешмаларына урнашу мөмкинлеге дә бар.

Зилә САБИТОВА