«БОРЦУХА» РУДИЯ

Рудия Йошкар-Олада туып үскән һәм бер ел элек Казанга күчеп килгән. Ә хәзер аны меңәрләгән, юк-юк, миллионлаган кыздан аерып торган бер фактны әйтәм: ул КӨРӘШ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНӘ! Әйе-әйе! Чын татарча, милли көрәш белән! Алай гына да түгел, ул егетләр белән көрәшә!..

Исеме: Рудия Габдуллина

Туган көне: 21.12.2001

Туган җире: Йошкар-Ола

Яши: Казан

Укый: 150нче рус-татар мәктәбенең 10А сыйныфында

Буе: 1,63 см

Авырлыгы: 50 кг

Дәрәҗәле исеме: спорт мастеры кандидаты

Кызыксынулары: бию, җырлау, тәм-том әзерләү

Instagram-аккаунты: @wrestler_girl012

Нәфис, матур кызның көрәш белән шөгыльләнә башлавына нәрсә сәбәпче булды?

– Кечкенәдән Сабантуйда әти белән бик яратып көрәш карыйбыз. 12 яшь тулган ел иде, Сабантуйлар узып китте, ә кызыксыну калды! Көрәш белән шөгыльләнергә теләвем турында әтигә әйттем. Ул, күзләрен зур итеп ачып: «Нишлисең? Нинди көрәш? Егетләр генә көрәшә!» – диде. Бик озак карышты. Ә аннан аның үзен җитәкләп көрәш сараена алып киттем.

Мин килгәч, барысы да аптырап карады. Үзем ябык, үзем кечкенә, үзем кыз кеше! «Теләге булгач, йөреп карасын инде», – диделәр бик өметсез генә… Ярты ел дигәндә беренче уңышыма ирештем: республика беренчелегендә, малайлар белән көрәшеп, 1нче урын алдым.

Бу адымыңны якыннарың ничек кабул итте?

– Туганнар әтине орышты: «Син алып баргансың аны», – диделәр. Уңышларга ирешә башлагач, телевидениедә күргәч: «Ярар инде, шөгыльлән», – дип, күнүчеләр дә булды.

«Көрәшмә, нигә ул сиңа? Бие йә җырла әнә!» – дип, бүген дә еш әйтәләр. Имгәнсәм, яра алсам: «Менә, әйттем мин сиңа!» – диләр аннан. Андыйларга бер сүз дә эндәшмим, ияләндем инде.

Ә әниең?

– Уу-уу-уу-уу! Әни башта ничек каршы булса, бүген дә шулай ук. Минем көрәшкәнне яратып карый үзе. Берсендә кулымны авырттырган идем. «Гипс куябыз», – диләр. «Куймагыз, зинһар, мин әйтәм. Мине әни үтерә! Болай да көрәшкә җибәрми, хәзер бөтенләй өйдән дә чыгармаячак», – дидем. Берәр җирем авыртып китсә: «Шулай була ул», – дип кенә әйтеп куя.

Синнән кызыгып, башка кызларның да көрәшкә килү теләге тумадымы?

– Теләүчеләр күп булды: кызлар сорашалар, кызыксыналар. Аннан бер-ике тапкыр килеп карыйлар да бик тиз юк булалар. Йошкар-Олада да, хәзер инде Казанда да кызлардан берүзем.

Көч һәм батырлык таләп итә торган әлеге спорт төре үзеңне кыз бала итеп хис итәргә комачауламыймы?

– Минем икенче исемем – «борцуха». Еш кына: «О, борцуха!» – дип каршы алалар (көлә). Көндәлек киенү рәвеше ул – джинс чалбар, кроссовка. Спортка кереп киткәч, шулай китә инде ул. 9нчы сыйныфка кадәр каблук кигәнем юк иде. Чыгарылыш кичәсе өчен алдырттылар. Үсә төшкән саен, матур күлмәк тә, туфли дә киясе килә. Аена бер тапкыр киям. Мисал өчен, Сабантуйларга һәрчак күлмәктән киләм. Башта шулай йөрим дә, көрәш башлангач, спорт киемен киеп куям. Ул беткәч, яңадан күлмәккә күчәм. Артыгын «качаться» итмәскә тырышам, техник якка күбрәк игътибар бирәм. Кыз кеше – кыз кеше булып калырга тиеш. Һәрчак көрәшеп кенә йөри алмаячакмын бит.

Блиц-сораштыру:

Күлмәкме? Чалбармы?
– Чалбар.

Өчпочмакмы? Тортмы?
– Торт.

Чәйме? Сокмы?
– Чәй.

Боткамы? Кәнфитме?
– Кәнфит.

Казанмы? Парижмы?
– Казан.

Шәһәрме? Авылмы?
– Шәһәр.

Укумы? Ялмы?
– Уку.

Ялмы? Тренировкамы?
– Тренировка.

Егетләр, синең көрәшче булуыңны белгәч, куркып качмыйлармы?

– Егетләр, уенын-чынын бергә кушып: «Син мине алып болгамыйсыңмы соң?» – дип еш әйтәләр. Игътибар аз түгел. Аралаша башлагач, «йә көрәш, йә мин» диючеләр дә булды. «Синең белән бер ел аралашам, көрәш белән биш ел шөгыльләнәм. Хәзер сине сайлап утырам мәллә?!» – дип әйтәм.

Йошкар-Оладан Казанга күчеп китү авыр бирелдеме?

– Казанда яши башлавыбызга 1 ел. Тренерым Илдус Гариповтан, дусларымнан аерылу, үзем шөгыльләнгән залны алыштыру авыр булды. Алар да мин киткәндә моңсуланып калдылар. Казанга килгәч, күп җиргә чакырдылар. Тренерым «Ак барс» көрәш сараен киңәш итте.

Яңа урында ничек кабул иттеләр соң?

– Анда йөрүчеләр арасында танышларым күп иде. Бик тиз кабул иттеләр. Башта андагы егетләр минем чып-чын татар көрәше белән шөгыльләнүемә ышанмадылар. «Юк инде, булмас, массаң да юк бит синең!» – диделәр.

Иң яраткан дәресең нинди?

– Физкультураны бик яратам. Бөтенесе озакла-а-ап киенеп чишенгәндә, мин инде күптәннән әзер булып басып торам. Химия-физикаларны яратмыйм. Ул дәресләрдә: «Миңа гына тимәгез», – дип утырам.

Татарстаннан читтә үссәң дә, саф татарча сөйләшәсең!

– Әни кечкенәдән: «Татарчаны белергә кирәк», – дип үстерде. Казанда гел татарча гына сөйләшермен, дип уйлаган идем. Килгәч, бик аптырадым: «Марий Элда татарча сөйләшеп, монда русча сөйләшиммени?» – дидем. Шулай да бирешмим – күбрәк татарча сөйләшергә тырышам. Хәтта рус милләтеннән булган дусларым да, минем белән 2–3 ел аралашкач, татарча җырлар тыңлый, нәрсә сөйләгәнне аңлый башлыйлар.

Күп ярышларда катнашкансың, җиңүләргә ирешкәнсең. Иң зур приз нәрсә булды?

– 15 яшемдә, Сабантуйда 28 яшьлек апа белән көрәшеп, 2нче урынны яулаган идем. 15 мең акча бирделәр.

Ә ул акчаны нишләттең?

– Күптәннән хыялланган татар алкасы алдым. Еш кына микродулкынлы мич, мультиварка, тузан суырткычлар бүләк итәләр. Аларны сатам да үземә кирәк әйберне алам.

Көрәштән тыш нәрсәләр белән кызыксынасың?

– Пешерергә яратам. Башта “тәмле булмас” дип курка идем. Аннан аш пешереп карадым. Интернеттан бөтен нәрсәне дә өйрәнергә була. Акрынлап камыр ризыкларына тотындым. Камыр басармын дип уйламый да идем. Әти хәзер еш кына: «Кызым, кияүгә чыгарга ашыкма. Безне дә тәмле әйберләр белән сыйлап кал», – ди.

Уңышлары:

– Көрәш буенча ачык турнир (2016) – 2нче урын;

– Марий Элның көрәш буенча беренчелеге (2016) – 1нче урын;

– Россиянең атказанган спорт мастеры Ш. Садриев истәлегенә багышланган VIII Бөтенроссия билбау көрәше (2017) – 2нче урын;

– Татарстанның атказанган механизаторы С.Хәбибуллин истәлегенә багышланган республикакүләм турнир (2017) – 2нче урын;

– Әфганчы А.Сәмигуллин һәм Р.Фәррахов истәлегенә багышланган Бөтенроссия билбау көрәше турниры (2017) – 1нче урын;

– Төбәкара көрәш бәйгесе (2018) – 1нче урын һ.б.


Зилә Сабитова