ҖӘҮДӘТ ДӘРЗАМАН: “АМЕРИКАГА БЕЗНЕҢ ҖЫРЛАР КИРӘК”

Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотосы

“Әлифба”ны укып чыкканнан соң, әдәбият белән Җәүдәт Дәрзаман шигырьләре аша таныша башлаган малайлар-кызлар, мөгаен, байтактыр ул. Мәсәлән, “Солдат булдым”, “Гөлназ мәктәпкә бара”, “Безнең әлифба” кебек китапларын укып. Бик кечкенәләр өчен дә, яшүсмерләр өчен дә, өлкәнрәкләр өчен дә язган китаплары күп Җәүдәт абыйның. Беләсегез килсә, аның республика матбугатындагы (“Яшь ленинчы”) беренче шигырьләр циклы үзенә аваздаш исемле язучы Җәвад абый Тәрҗеманов сүз башы белән дөнья күрә. 1961 ел була ул. Аннан соң алар бер-берсенә адаш дип эндәшәләр. Җәүдәт абый безнең “Ялкын”да да эшләде, Башта – җаваплы секретарь, аннары баш редактор булды. Ә шулай да Җәүдәт абый хезмәт елларының шактый өлешен Татарстан радиосына багышлый. Бу истәлекләре дә күбрәк радио белән бәйле.

Фәйрүзә Мөслимова


Балачагым – минем мәңгелек истәлегем

Ул – минем тәүдә тәпи атлап киткән, мине олы тормыш юлына хәстәрләгән төп нигезем. Мәңге сүрелмәс тормыш җырым да ул минем. Әнә безнең Сугышлы авылы уртасыннан (Лениногорск районы. – ред.) уйчан гына агып яткан Шушма елгасы… Әнә заманында безнең әтиләрне тигезсез сугышка озаткан моңсу Карамалы, Наратчагыл, Ачы, Атау таулары… Әнә үз аһәңнәренә оеп утырган моңсу урманнар. Барысы да балачактан күңелгә мәңгелеккә уелып калганнар.

Ә шулай да иң беренче шигъри дулкыннарны күңелдә шуларның кайсы кузгатты икән? Әниемнең тетрәндергеч моңсу җырларымы? Әллә әдәбият укытучым Әюпова Рәхимә Хәер кызының гаҗәеп дәресләреме?..

Ничек туган иде соң әле ул беренче шигъри юллар? Дүртенче классны тәмамлаган җәйдә булды бугай бу. Шушмада туйганчы су коенып, яланаяк өйгә элдерткәндә, башымда ниндидер чуалчык шигъри юллар урала башлады.

Әй тугай, тугай, тугай,
Мин синдә тудым бугай.
Синдә туып, синдә үсеп,
Зур егет булдым бугай…

Тугае нәрсә тагын, дип сорасагыз, безнең авылда Шушманың иң тирән, су коена торган урынын Мулла тугае дип йөртәләр иде. Иң оста чумучыларның да сирәге генә төпкә кадәр җитә ала иде.  Су анасы нәкъ менә шул Мулла тугаеның тирән чоңгылында яши дип олылар безне даими куркытып торганга, коенганда бераз гына шүрли дә торган идек…

Әниләр “сине без Шушмадан алып кайттык” дип даими тукып торгач, әнинең көянтә-чиләгенә шул тирә урында эләгеп чыкканмын, дип уйлаганмындыр инде. “Тудым” урынына “табылдым” дип куясы икән. Алай итсәң, иҗек саны арта да, сүзләрнең агышы бозыла. Әле менә бу юлларны язып утырганда, “шигырь”дәге тагын бер мәгънәви хатага игътибар иттем: “тугай” сүзе уйсу урындагы әрәмәлекне аңлата. Язганыма ышансаң, әрәмәдә туган булып чыга бит инде… Язганмын, ә үземнең октябрьдә туганымны уйламаганмын. Моны белгән кеше теге юлларны укып караса, һичшиксез: “Йа Хода, ни сәбәптән көзнең салкын, иң ямьсез вакытында әрәмәдә тапты икән моны анасы?!” – дип уйлар иде. Менә бит ул белер-белмәс эшкә тотынсаң…

Минем “әфәнде” булуым

Казан дәүләт университетының бишенче курсында укыганда, диплом җитәкчем, профессор Ибраһим Нуруллин миңа радионың әдәби-драматик тапшырулар редакциясенә эшкә урнашырга тәкъдим итте. Мөхәррир Әхмәт Рәшит, баш мөхәррир Рим Кәримов белән дә шәхсән үзе таныштырды: “Менә сез эзләгән кешене таптым, таләбегезгә туры килә, кирәк икән әдәбият, кирәк икән, фәнни фикерли белә”, – дип аларны ышандыра алды. Сынау өчен бирелгән беренче радиокомпозициям радионың танылган режиссеры Госман Әхмәтҗан кулына эләгеп, шактый камилләште, эфирда яңгырау дәрәҗәсенә җитте, ә үзем Татарстан радиосы хезмәткәре (!) булу бәхетенә ирештем. Бу 1971 ел азаклары иде…

Сүз уңаенда, эшли башлаган беренче елларымда ук булган бер гыйбрәтле хәлне искә төшереп үтәсем килә.

Җәйге көн. Зиннур Насыйбуллин белән баш та күтәрми эшләп утырабыз. Ишектә олы яшьләрдәге ханым пәйда булды. Бусагадан узмый гына, саф мишәр акценты белән, музыкаль редакцияне сораша башлады бу.

– Мишәрстаннан килгәнсез ахры, – дип шаяртам.

– Анысы озын тарих аның, – ди апабыз сүзнең очын яшереп. – Миңа бик ашыгыч кына татар җырларыннан берничә пилак яздырып алырга кирәк иде.

“Пилак” сүзен гомеремдә беренче ишетүем булса да, моның пластинка икәнен чамалап алам. (…)

Апабызның кайсы төбәктән булуы белән тәгаен кызыксына башлагач:

– Казанга килгән Америка күргәзмәсеннән мин. Гидларның берсе. Оркыя Акчура, сезнеңчә әйтсәк, Акчурина. Октябрь инкыйлабына кадәрге атаклы Акчуриннар нәселеннән, – дип, кыскача тәрҗемәи хәле белән таныштырды. Дөресен әйтергә кирәк, Зиннур белән безнең хәл шактый мөшкел иде. Чит ил кешеләре, бигрәк тә эмигрант татарлар белән аралашкан өчен баштан сыйпамаячаклар иде. Мин, илтифатлы гына гафу үтендем дә, рәис урынбасары Фәтхи Фазылҗановичка шалтыратып, Оркыя ханымның үтенечен җиткердем. Җитәкчебез биш-ун минуттан керергә кушты. Ул биш-ун минут вакытның аңа тиешле оешмалар белән элемтәгә чыгып, тиешле күрсәтмәләр алу өчен зарурлыгы аңлашылса кирәк… Оркыя ханымны урынбасар бүлмәсенә кадәр озаттым да, шуның белән миссиям төгәлләнде дисәм… алай түгел икән. Икенче көнне Оркыя апабыз нәкъ менә мине эзләп килде, минем ачык йөзле булуымны ошатуын, безнең гаиләдә кунакта буласы килүен әйтте. Мин сер бирмәдем, хатыным белән киңәшләшкәч, иртәгә җавабымны әйтермен, дидем. Диюен дидем. Әмма мин ул чакта Вишневский урамындагы ике катлы йорт подвалындагы алты фатирның берсендә, анда радио корреспонденты буларак түгел, урам себерүче буларак яши идем (монысы фатирсызлыктан инде…) Америка ханымы безгә килеп,яшь татар совет журналистының подвалдагы 6 квадрат метрлы, майлы буяу белән буялган стеналары парланып, “елап” торган “гүрничә”дә яшәвен күрсә, ахыры шактый шаукымлы булачак иде. Ханымның теләген җитәкчеләргә җиткердем. Алар исә иртәдән мине ниндидер ашыгыч эш белән җибәрделәр.

Оркыя ханым килеп, иң тәүдә тавыш операторы Асия Бикбауга юлыккан, “Миңа Җәүдәт әфәнде кирәк иде”, – дип эзләп йөргән имеш. “Әфәнде” сүзе ул вакытта капитализм калдыгы саналып, бездә кинаяле төсмер белән әйтелгәнгә, ул хәбәр сәгате-минуты белән коллектив эчендә таралып, икенче көнне мин эштә күренүгә, ир-аты, хатын-кызы беравыздан: “А, җәмәгать, карагыз әле, безгә Җәүдәт әфәнде үзе килгән!” – дип, шаян овация белән каршыладылар, һәм ике-өч ел дәвамында күкрәк киереп, шулай “әфәнде” булып йөрдем.

Эфирдан аерылмыйча

Ә радиодагы хезмәтемә кабат әйләнеп кайтсак, әдәби редакция иҗади үсеш өчен миңа күп нәрсәләр бирде: шул чор әдипләренең күбесе белән турыдан-туры аралашып яшәдем. Ә журналистлык серләренә төшенергә кытлык юк: сәнгать белгече, баш мөхәррир Рим Кәримов, әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире Рим Шириязданов, рус әдәбиятын да, татар әдәбиятын да бердәй яхшы белгән, режиссер Әминә Шаһиәхмәт белән бергә тапшыруларны камиллеккә үрнәк булырлык коеп куя торган Эльза Гобәйдуллина, очерклар остасы Мидхәт Миншин, икътисади һәм сәяси темаларга комментарийлар остасы Наилә Вазыйхова, кыю рәвештә беренчеләрдән микрофон алдында “тере” әңгәмәләргә күчкән Леонтий Букштейн белән Эльвира Кудрецкая…

Әдәби-драматик тапшырулар редакциясе хәбәрчесе буларак, Лениногорск, Әлмәт, Чаллы төбәкләрендәге әдәби берләшмәләргә, төрле завод-фабрикаларга, иген кырларына, терлекчелек фермаларына байтак йөрелде. Күп кенә кызыклы кешеләр белән әңгәмәләр, интервью-репортажлар эфирга бирелде. Татарстан Язучылар берлеге яшь әдипләр белән уздыра торган зона семинарлары да “Зур сәнгатькә юл ярганда” дип исемләнгән тапшырулар сериясендә даими яңгыраш ала килде, үз тирәсенә яңа иҗади көчләр туплады. Элекке СССР территориясендә беренчеләрдән булып, “Табигать һәм без” тапшырулары да дистә ел дәвамында яңгырап торды. Аларның күпчелеге урыннардан килгән хатларга таянып әзерләнә иде. Гомәр Бәширов, Рәшит Гәрәй, Роберт Әхмәтҗан, Рәшит Әхмәтҗан, Гариф Ахунов, Шамил Бикчурин, Мөдәррис Әгъләм кебек әдип һәм шагыйрьләребезнең, Марат Гыймадиев кебек күренекле фән әһелләренең катнашып килүе Татарстанда гына түгел, татар радиосы дулкыннары барып җиткән башка төбәкләрдә дә бу тапшыруларның абруен күтәрде, аларны озын гомерле итте.

Балалар өчен “Тылсымлы тартма”, композитор Мәсгут Имашев белән иңгә-иң торып, еллар дәвамында эшләгән “Музыка дөньясына сәяхәт” тапшырулар сериясен юксынам. Радиотапшырулардан Актаныш районының Иске Сәфәр, Куйбышев (хәзерге Спас)  районы яңа Рәҗәп (хәзерге Чәчәкле) урта мәктәпләренә йөри торгач, “Җир авазы” повестен иҗат иткән көннәремне сагынам…