КАДЕРЛЕ САҖИДӘ АПАБЫЗ

Гаилә. 1953 ел.

Берничә ел элек Саҗидә апа Сөләйманованың моңарчы беркайда да басылмаган истәлекләре, фотографияләре, аның турындагы хатирәләр тупланган “Шигъриятнең күкчәчәге” дигән җыентык басылып чыкты. Анда аның тормыш иптәше Әдип абый Маликовның истәлекләре дә бар. Сезгә китаптан берничә истәлек тәкъдим итәбез.

Чүпрәк курчаклар һәм әкәледән ясалган кара

Сугышка кадәр без әйбәт яшәдек дип уйлыйм мин. Хуҗалыгыбыз зур булмаса да, үзебезне азык-төлек белән тәэмин итә идек. Кышка башмак тана суя идек, табында итле аш, бәрәңге була иде. Кар базыбыз бар иде, итне шунда саклый идек. Тавык, каз, сарык, үрдәк асрый идек. Бер олы сарыгыбыз һәм ун бәрәнебез булганны яхшы хәтерлим. Та­выклар асрагач, йомыркабыз да бар иде. Чебиләр бастыртып чыгара идек. Тавык шулпасы ашый идек. Бәрәңге, яшелчә утырта идек. Гаиләбез зур булгач, ипине үзебез пешердек. Икмәк кибеттә дә бар иде барын, аны пекарнядан китереп саталар иде. Бөтен кешегә дә җитми иде. Шулай ук безнең песиебез һәм Мальчик кушаматлы кәкре аяклы кечкенә генә этебез дә бар иде…

Бәйрәмнәрдә бөккән, бәрәңге шәңгәсе пешерә идек. Ул чакта нишләптер кишер утыртмыйлар иде бездә. Бәрәңге, кәбестә, кыяр үстерә идек, ә менә кабак юк. Кышка бәрәңге әзерли идек. Урманнан каен җиләге, кура җиләге, сыерларга миләш алып кайта идек. Терлек азыгына менә дигән өстәмә бит ул. Гөмбә җыймый идек әле ул вакытта. Без бит 6 фатирлы йортта яшәдек, анда бер рус карчыгы тора иде. Кызы медицина хезмәткәре иде аның, менә алар гөмбә җыя иде. Аларга карап, без дә гөмбә җыярга өйрәндек. Шулай ук җиләкләрдән кайнатмалар ясый идек.

Балачак. Югары Тәтешле. 1942 ел.

Ул чорда иң яраткан татлы ризыгыбыз конфет булгандыр, мөгаен. «Подушечки» (повидло кы­стырылган конфет) дип йөртә идек без аның бер төрен. Конфетлар кәгазьгә төреп сатылмый иде әле. Тәтешледә бер кибет бар иде – сельпо кибете. Аннан кисәкләп сатыла торган шикәр ала идек. Шикәрне, чәй эчкәндә, вак кисәкләргә бүлеп бирәләр иде. Шикәр вата торган келәшчәләр бөтен кешедә дә юк иде. Без, бала-чага, шикәрне чүкеч белән ваклап ашый идек.

Сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда азык-төлек белән хәл бик кыенлашты. Кешеләр ач­лыктан, суыктан, авырулардан кырылды гына. Урамда егылып үлүчеләр дә аз булмады. «Әнә тегендә бер кеше үлеп ята», – дигән сүзләрне үземә дә берничә тапкыр ишетергә туры килде…

11 яшьтән безне классыбыз белән өмәгә йөрттеләр. Ашлык урдык, көлтә бәйләдек, башак җыйдык. Эш беткәндә, бригадир кесәләребезне тикшереп чыга, кесә төбендә яшереп калдырган башакларны алып кала иде. Бер уч башак һәм бөртек өчен кешеләрне төрмәгә утырту очраклары турында да ишетергә туры килде.

Колхозда эшләгән өчен әйбер белән түлиләр иде. Берәр нәрсә, әйтик, савыт-саба кирәк булса, кешеләр аларны йә үзләре ясый, йә осталардан ясаттыра иде. Әйбер ясаткан өчен, останы азык-төлек биреп бәхилләтә идек. Без кулдан ясалган уенчыклар белән уйнап үстек. Чүпрәктән ясалган курчакларыбыз бар иде. Малайлар агач тәгәрмәчләр тәгәрәтеп уйный иде.

Өйдә әллә ни юк иде безнең. Өстәлебезне, урындыкларны, табуреткаларны кемдер ясап биргән булган. Бөтен баланың да караваты юк иде. Малайларны кечкенәрәк чакта икешәрләп йоклаталар иде. Соңрак Саҗидә апаның үз почмагы булды, анда ул әйберләрен саклый иде. Тагын бераздан аңа эш өстәле ясаттылар. Өй җиһазларыннан азык-төлек шкафыбыз, сандыкларыбыз бар иде, ә өс киемнәрен стенадагы кадакка элеп куя идек.

Мәктәпкә без чүпрәк букчалар белән йөрдек. Үзебез белән язу өчен кара савыты йөртә идек, карабыз түгелә, мәктәпкә барганда, пычранып бетә идек. Кара савыты йөртү өчен, Саҗидә апа җепләрдән чехол бәйләп бирә иде. Кара­ны әкәледән үзебез ясый идек. Дәреслекләр җитешми иде, ул заманда мәктәптә дәреслекләр өләшү дигән нәрсә юк иде. Дәреслеге булмаган кешеләр иптәшләренә бара иде. Гадәттә, безне кемгә булса да беркетәләр иде. Билгеле инде, үзебездән өлкәнрәк кешегә, шул кеше безгә дәрес әзерләшә иде.

Сеңлесе Мәдәния Сөләйманова сөйләгәннәрдән.

«Асаф бер тапкыр да сүгенмәде»

Үз гомеремдә мин дә чын татарча бер сүгенгән идем. Сигезенчене бетергәч, 1943 елда Урадыга нәнәйләргә кунакка бардым. Шул барудан җәй буе колхоз эшендә булдым: печәннән башлап урак беткәнче. Печән чорында сүгенүләрне байтак ишетергә туры килде. Монда малайлар гына түгел, кызлар да сүгенәләр иде кайчакта. Бигрәк тә ат белән эшләгәндә. Шулай итмәсәң, тыңламый бит сине җиккән атың. Эшкә башлаганчы, мин кичке уенга чыккан идем. Бер мизгелгә дә мине ялгыз кал­дырмадылар. Кызлар да, егетләр дә минем тирәдә уралыпмы уралдылар. Кайткан чакта егетләрдән озатырга теләүчеләр дә булган икән. Кыюлыклары җитмәгән, иртәгесен ирештерделәр.

Икенче көнне өскә зәңгәр чәчәкле ак күлмәк киеп, ак яулык бәйләп, сары чүәктән үзем кебек яшь кызлар белән печән җыярга чыктым.

Бүә елгасын берничә көймәгә утырып кичтек. Безнең көймәнең ишкәге бер генә иде, тырмалар белән иштек. Шулай итеп, хезмәт коллективы икенче ярга чыкканчы ныклап оешып бетте. Тәҗрибәм булмаса да, печән җыюда сынатмадым. Ә менә ат һәм йөк белән эш итәргә туры килгәч, шактый ук сынаттым.

Күрше егет Асаф нишләптер мине үз йөгенә булышчы итеп алырга уйлады. Һәр ат хуҗасы йөкче булышчыны үзе сайлый. Кулыннан эш килердәйлеген, әлбәттә. Моңарчы мин андыйлар рәтенә кермәгәнмен, күрәсең. Печән ташучыларның җырлый-җырлый Яңавыл стансасына китүләрен кызыгып карап кала идем.

Паровозлар кычкырталар,
Яңавылга җитәрәк.
Кайгысыз кешеләр булмый,
Безгә килде иртәрәк…

Ә ул көнне Асаф мине йөк төяшергә чакырды. Бу миңа зур ышаныч

күрсәтү иде. Башта арбага печәнне икәүләп төядек. Йөк шактый күтәрелгәч, Асаф миңа өскә менәргә кушты. Аның булышуын теләмичә, башта куып җибәрдем үзен. Барыбер ризалашырга туры килде. Чөнки чатырдап тотынган печәннәрем белән бергә йөктән кире ишелеп төштем. Назланып торып булмый, кичке уен түгел бу – эш. Җырда-биюдә бүтән кызлардан өстенлегемне сизә идем дә бит, эш дигәндә, алардан калышрак булып чыктым.

Барганда ук йөгебез икегә аерылды. Безнең ат иң арттан бара иде, хәзер бөтенләй туктап калдык. Арбаның ике ягына да тигез салынма­ган, күрәсең. Монда мин – печән өстендә тору­чы гаепле инде. Арбага печән төяү үзенә бер осталык сорый.

Алдагылар кайсы җырлап, кайсы шаян сүзләр әйтеп китеп бардылар:

– Серләрегез берексен!

– Җиргә печән җәеп, кияүләргә җыендыңмы әллә, Асаф?

Алар ераклашты, җыр тавышы гына ишетелә:

Көмеш балдагым кесәмдә,
Кызганамын кисәм дә.
Уф йөрәгем димәс идем,
Атнага бер күрсәм дә.

Без, тирләп-пешеп, йөкне очлыйбыз. Бу юлы йөккә Асаф үзе менде. Ә минем сәнәккә печән әллә нишләп аз эләгә, бал калагы очындагы бал кебек кенә. Асаф эченнән генә мине сүгәдер. Әмма түзә, тышка чыгармый. Нигә мине алганына үкенәдер. Бу сиңа түгәрәк уенында пар сайлау түгел. Эш бу!

Без кабул итү пунктына барып кергәндә, алдан киткәннәр печәннәрен тапшырып кайтырга чы­гарга торалар иде. Куып җитәрсез, дип кузгалып та киттеләр. Безнең җәфалар әле бетмәгән икән: печәннәребезне кабул итмәделәр, чи, диделәр. Аптырап калдык. Алдан килгән йөкләр чи булмаган бит. Барысы да бер яланнан, бер көнне чабылган, нишләп безнең йөккә генә чи печән эләкте икән? Мамык кебек җип-җиңел калган җиләк печәне бит! Бәхәсләшеп җиңә торган түгел кабул итүче агай­ны. Кабул итми, вәссәлам. Әллә күпер башы Мидхәт, бездән тагын бер көләр өчен, агайны котыртып куйганмы? Ул бит Асафтан алдарак мине үзенә булышчы итеп алмакчы иде, ә мин ишетмәмешкә салыштым. Шуның үчен аламы?

Ни булса булган, йөкне, биек койма белән уратып алынган мәйданның бер читенәрәк бушатып, кояшта киптерергә туры килде. Печәнне сәнәккә элеп-элеп, кояшка якынайтам, сулышым белән өреп киптерердәй булам. Асаф әллә ни тырышмый, терсәгенә таянып, печән җәймәсе читендә ята. Дәшми, пошына, күрәсең.

Кыш көне дару урынына тотардай җир җиләге яфраклары, шиңгән кыңгырау чәчәкләре, кипкән җиләкләр күренеп кала. Кая ул җиләкләрне авызга кабу! Булдыксызлыгым өстенә тагын нәфесен тыя алмаган булып күренәсем килми. Бер сәгатьләп печәнне өстендә торып киптергәч, тагын өченче тапкыр төйи башладык. Бу юлы артык тәфсилләп тормасак та ярый, 20–30 адым гына ясыйсы бар, диде Асаф. Йөк өстендә мин тордым. Печән төялеп беткәч, мин бастырык өстенә бөтен авырлыгымны салып, тезләрем, кулларым белән бастым. Асаф бастырыкның киртекле башын арбаның алгы өлешенә сүс аркан белән беркетеп куйды. Арба кузгалды. И Ходаем, тагын берәр нәрсә булмаса ярар иде.

Атлы йөк үлчәү өстенә менеп тә китте. Ике минуттан ат яңадан кузгалды. Асаф кул изәүгә, мин, сәнәгемне алга сузып, тизрәк йөгереп килдем. Тиз-тиз печәнне бушата башладык. «Ә» дигәнче арба бушап калды. Шатлыгымнан арбага сикереп мендем дә, дилбегәне тотып, атны куа башладым. Ләкин дилбегәне иртә алганмын икән: буш арбаны үлчәп чыгаралар икән бит.

Кайтканда мин, зурларча, арба читенә аяк салындырып кайттым. Асаф бер тапкыр да сүгенмәде. Ә бит аның моңа бөтен шарты килгән иде. Кайтканда сөйләшмәде дә. Бер җыр гына җырлады:

Кара бөдрә чәчләремне
Сибелдереп таратам.
Уйларыңны белмим әле,
Буйларыңны яратам.

Бу сәяхәттән соң мине аның исеме белән ирештерә башладылар. Башка мин аның арбасына утыр­мадым. Бераздан ул бөтенләй китте. Бөек Ватан сугышына. Хәбәре дә булмады.

Ә бүтән егетләр аты-юлы белән сүгенәләр. «Кулыңа ни… булдымы, мондарак бир сәнәгеңне!», «Бо­лын буйлап йөрисең!» һәм башкалар. Үземне бик кимсетәм, ачынам, әйбәт эшләргә, ошарга тырышам. Барыбер китмим эштән. Миңа бит иртәгә эшкә чыкмасам да сүз әйтүче юк. Колхозчы түгел, укучы гына әле. Бу авылда да яшәмибез, әбиләргә генә килдем. Ләкин сугыш чоры бит! Әткәй дә сугышта…

Болай сүгелеп йөргәнче, классташларым янына кайтсам да була. Барыбыз бер ише булыр идек. Әйе, сугыш чоры шул.

Бүтән кызларны да сүгәләр икән. Ләкин ул кызлар көчле. Егетләр бәйләнә башласа, аларны егып салып, өсләренә атланып утыручылар да бар. Ә мин һаман дәшмим.

Сүземне сүгенү турында искә төшерүдән башлаган идем бит. Анысы өйгә кайткач булды.

Сеңлем минем шәхси әйберләремә кагыла: кызыл тасманы ала, брошкамны югалта. Кайтуыма төймәмне тагып чыгып киткән. Бик ачуым килде. Авылда ишеткән бер-ике саллы сүзнең минем телдә ничек яңгыравын сынап карарга булдым… Күзгә күренүенә әйттем дә шуны. Моны ишетүгә, сеңлем, елап, әнкәйгә әләкләшергә йөгерде. Әнкәй әткәйгә җиткергән…

Башкача минем һичкайчан сүгенгәнем булмады.

Саҗидә Сөләйманова истәлекләреннән.

Табулар, югалтулар

Әдип Маликов

Мин аны беренче тапкыр 1933 елның җәендә Аксәет авылы клубында очраттым. Сәхнәдә оча-куна биегән сары чәчле нәни кызга гөрләтеп кул чаптылар. Таныш йөзле абый биючене сәхнәдән үрелеп алды да үз янына утыртты.

«Таныш» дигәнем әле кичә генә безне, ягъни яңа укытучы гаиләсен елмаеп каршы алган, әзер йортка урнаштырган авыл Советы председателе Сөләйманов булып чыкты. Биюче кызның исеме Саҗидә икән.

Сентябрь җиткәч, бер кулына – чәчәкләр, икенчесенә сумка тоткан кечкенә буйлы горур кызны мәктәп юлында күрдем… Физкультура түгәрәгенә йөрүләр… Хәтта мәктәп балалары куйган «Павлик Морозов» пьесасында да бергәләп уйнадык.

Бер елдан соң Саҗидә юкка чыкты. Әтинең якын дустына әйләнгән Гаделша абый Сөләймановны Тәтешле район Советы председателе итеп күтәргәннәр икән. Иренен матур итеп, сизелер-сизелмәс турсайта белгән зәңгәр күзле кыз күңелемнең кай­сыдыр почмагында посып калды шикелле.

Икенче тапкыр Саҗидәне, һич уйламаганда-көтмәгәндә, Тәтешле мәктәбендә очраттым. Мин – педучилище тәмамлаган укытучы. Ә ул – алтынчы сыйныф укучысы, алдан икенче рәттә утыра. Шунда ук бер-беребезне танып алдык…

Армиягә китәсе көзем булгач, миңа калдык-постык сәгатьләрне генә бирделәр: җыр дәресе, физ­культура…

– Нинди җырлар беләсез, укучылар?

– «Без кабызган утлар»! – диде шаянлыгы йөзенә чыккан сипкелле малай арткы партадан, – аны әтисе кызы Саҗидә Сөләйманова башлап җырлый. Ул безнең староста да…

– Җитте сиңа! – диде Саҗидә, кыюланып.

Бала чактан истәлек итеп саклаган җиде басма­лы гармуным үзем белән иде. Мин беренче аккорд бирүгә, Саҗидә моңлы һәм күтәренке тавыш белән башлап та җибәрде. Аны бөтен сыйныф элеп алды:

Без кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә!

Ә физкультура дәресендә, буе җитмәгәч, мин аны, биленнән тотып, турникка күтәрдем…

Берничә көннән армиягә китәргә военкоматтан чакыру килде. Тарантасларга төялгән такыр баш­лы егетләрне бөтен Тәтешле озата чыкты. Аксәеттән әти-әниләр дә кабалана-кабалана килеп җитте. Мәктәп укучылары арасында Саҗидә дә бар иде.

Ул, һаваны йомшак кына сыйпаган сыман итеп, кул болгап калды. Миңа булгандыр дип уйладым. 1939 елның көзе иде бу.

Җиде елга сузылган солдат тормышы, хәвефле заманнар. Рәхимсез сугыш… Кайларда гына бул­сам да, шул «староста» кыз күз алдымнан китмәде…

…1946 елның җәендә Кораллы Көчләр сафыннан Аксәеткә, кадерле туганнарым янына кайткач, әти бер арада Сөләймановлар турында сүз чыгарды:

– Күрешеп торабыз, – диде, – Гаделша сугыштан бик бетеренеп кайтты… – Нидер әйтеп бетермәде әти. Шуннан ул Саҗидә исемен телгә алды:

– Уфа пединститутына керергә җыена икән…

Ун яшьлек сеңлем Лена да сүзгә кушылды:

– И чибәрлеге аның, абый.

Әни борынын тартып кына куйды. Зурлар сүзенә кысылма, янәсе.

Әдип Маликов истәлекләреннән.

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова бюсты.

Саҗидә Сөләйманова (1926-1980)

Шагыйрә, язучы Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә Башкортстан АССРның хәзерге Яңавыл районы Яңавыл авылында туа. Аның әтисе Гаделша Сөләйманов, авылда беренче коммуна һәм колхозлар төзешкән активистлардан булып, соңга таба озак еллар буе туган төбәгендә төрле җитәкче эшләрдә эшли һәм 1958 елда вафат була. Саҗидәнең балалык һәм үсмер еллары ул чакта Яңавыл районына караган Урады, Сарашты, Аксәет, Тәтешле авылларында уза.

1944 елда Тәтешле урта мәктәбен тәмамлагач, ике ел авылда укытучы булып эшли. 1946-1950 елларда Уфада Башкорт педагогия институтының тарих факультетында югары белем алганнан соң, башта Башкортстанның Әбҗәлил районында, аннары Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урта мәктәптә тарих фәне укыта. 1955 елда Әлмәт шәһәренә күчеп килә һәм 1973 елга кадәр Әлмәт нефть техникумында тарих укытучысы, КПССның Әлмәт шәһәр комитетында лектор һәм шәһәр радиоүзәгендә радиотапшырулар редакторы булып эшли. 1973 елның августында С.Сөләйманова профессиональ язучылык хезмәтенә күчеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр нигездә әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

С.Сөләйманова лирик, фәлсәфи темаларга өстенлек бирүче шагыйрә. Ул шулай ук җырлар һәм ике проза әсәре авторы да.

С.Сөләйманованың үзе исән чагында Мәскәүдә һәм Казанда русча тәрҗемәдә өч җыентыгы басылып чыкты. Аерым шигырьләре украин, үзбәк, азәрбайҗан һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителде.

С.Сөләйманова 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат булды. Бүгенге көндә аның исемендәге премия һәм стипендия бар.