«МИН ҮЗЕМНЕ БИК ТЕКӘ ДИП УЙЛАГАН ИДЕМ…»

Уфада белем алган яшь татар рәссамы Мәскәүдә нишли? Сергей Шнуров чыннан да шундый текәме? “Ялкын” материалында әлеге сорауларга җавапны бергәләп эзлик.

Шәһәрнең Бауман урамындагы зәвыклы һәм заманча каһвәханә. Яңа тарттырылган Кения каһвәсе исе. Агач өстәлдәге ныклы крафт кәгазеннән ясалган стаканнарда – имбир сиробы һәм дарчин салынган тәмләткечле раф каһвә эчемлеге. Заманча сәнгать, брендреализм тәгълиматы һәм Сергей Шнуров күргәзмәсе турында әңгәмә өчен әлеге вәзгыятьтән дә яхшыракны табып булмастыр, мөгаен. Әңгәмәдәшчебез – яшь рәссам-брендреалист, музыкант, Казан татарлары арасында шау-шу кузгаткан Г.Тукай әкиятләре буенча ясалган түштамгалар авторы Рәссам Әфәнде Радик Мусин.

Көйме, әллә сурәтме?

Фото: vk.com/gospodinhudojnik

Мин Башкорстстанның Борай авылында тудым. Балачакта еш кына хастаханәдә ятарга туры килде. Минем белән әниемә дә ятарга мәҗбүри иде, әлбәттә. Гаҗәеп яңгырый, әмма нәкъ менә хастаханә диварларында мин әйләнә-тирәне визуаль сурәтләр ярдәмендә кабул итә торган шәхес булып формалаштым. Бу әниемнең тырышлыгы һәм гамәлләре сәбәпле килеп чыкты: миңа күңелсез булмасын өчен ул сурәтләр ясый торган иде. Һәм сурәтләргә иң еш эләгә торган образлар – тараканнар. Хастаханә стерильлеге шартларында алар үзләрен бик иркен тоталар иде.

Балачакта рәсем ясау белән мавыгуга карамастан, рәссам булып китүем шактый да очраклы килеп чыкты. Музыка мәктәбендә 5 ел фортепиано сыйныфында укыдым да, киттем сәнгать училищесына. Әмма эстрада музыканты булырга хыялларым чынбарлык ярларына бәрелеп челпәрәмә килде – мин галиҗанәпне музыкант итеп укып чыгару икътисад мөмкинлекләренә сыешмый булып чыкты. Миңа үз көчләремне рәссамлыкта сынап карарга тәкъдим иттеләр.

Беренче сынауны үтә алмадым – һөнәри осталык җитәрлек түгел иде: композицион төзелеш, рәсем структурасы, калыбы, сурәт төшерүнең гамәли яклары. Моны бик гади тикшереп карыйлар иде – әйтик, бер көн эчендә сиңа бирелгән натюрморт сурәтен төшерү. Миңа бу шактый авыр бирелде. Әмма шулай да ниндидер очкын күргәннәр ахры үезмдә – бер ел буена уку өчен мөстәкыйль түләү шарты белән кандидат итеп калдырдылар. Мин моны бик җаваплы кабул иттем, әлеге сынауны уңышлы кичеп чыгарга, башкаларга караганда да яхшырак укырга тырыштым. Икенче курска мин инде тулы хокуклы укучы буларак аяк бастым. Рәссам буларак бәһам нинди, бу бәһа гомумән бармы – нәкъ менә шушы елларда исбатладым үз-үземә.

Өфе рәсем ясау сәнгатенең традицияләре белән бик көчле. Ләкин үткәннәр белән генә булмый бит әле – республикада ел саен төрле төбәкара, республикакүләм күргәзмәләр оештырыла, галереяләр бик теләп яшь иҗатчыларга урын һәм вакыт бүлеп бирәләр. Ничектер шулай килеп чыккан – Өфедә берничә бик көчле, атаклы авангардизм, футуризм вәкиле яшәгән һәм иҗат иткән – әйтик, Бурлюк, Нестеров. Шушы уңдырышлы туфракта берничә буын рәссамнар тәрбияләнгән – шул исәптән безнең остазлар да. Ә алар үз чиратында осталык серләрен безенң белән дә бүлештеләр. Нәкъ менә Өфе каласында сәнгать дөньясында танылган “Чингисхан” иҗади төркеме оешуы бер дә очраклы түгел. Аның составына кергән авангардист рәссамнар арасында – Наил Латфуллин һәм Васил Ханнанов.

Остазларыбыз арасында заманча рәсем сәнгате торышы һәм тарихы, поп-арт белән дә кызыксынучылар байтак иде: безгә Энди Уорхол турында күп сөйләделәр, мәсәлән. Боларның барысы да шулкадәр кызыклы иде!

Үзара аралашу, тусовкаларга керү, йөрү рәссамнар, гомумән иҗади шәхесләр өчен бик мөһим. Интернетсыз заманда иҗади уңышлар, яңалыклар, уңыш казанган, яңалык алып килгән шәхесләр турындагы хәбәрләр, имеш-мимешләр нәкъ менә тусовкаларда таралган. Дуслык, иҗади коллаборацияләр турында сүз куешулар да биредә башкарылган. Мондый иҗади тусовскалар үзенә күрә социаль челтәрләр булып хезмәт иткән.

Мин үзем дә шушындый тусовкалар уздырылуын телим, хәрәкәт сорый күңел. Үземне күрсәтәсем, халыкны эпатаж ялкынына тотасым килә – боларның барысы да иҗат кешеләре, истерик шәхес тибы булучыларга хастыр.

“Казан – музыка, театр шәһәре, әмма рәсем сәнгате мәркәзе түгел”

Тәбрис Яруллинга сокланам. Миңа калса, нәкъ менә алар даирәсендә, актив, иҗади татар яшьләре, татар бомонды даирәсендә мин омтылган тусовка сыман хәрәкәтләрне күзәтергә мөмкин. “МТС”, “Ку” рок-спектакле, “Печән базары”, TAT CULT FEST – болар барысы да яшь иҗатчыларны берләштерә, яңа идеяләр бүләк итә. Бу татарлар өчен дә, Казан өчен дә бик яхшы. Шәхсән минем өчен дә, әлбәттә. Шушындый чараларда мин Нурбәк Батулла, Йолдыз Миңнуллина, Әскар Юнысов, Илшат Сәетовлар белән таныштым. Мин Казанда, дәрәҗәле мәйданчыкларда бераз булса да картиналар ясарга гына түгел, ә җырларга, музыка уйнарга мөмкинлек булуына бик шатмын. Кызганычка, Казанда нәкъ менә рәсем сәнгате өлкәсендә активлык җитми – рәссамнар берән-сәрән булса да бар, әмма алар я үз казаннарында кайныйлар, я шәһәрдән күчеп китәләр.

Берничә ел элек Өфедән күчү турында уйлап йөргәндә Казанны күз уңында тоткан идем – рәсем сәнгате өлкәсендәге торгынлык тукатып калды, ахыр чиктә Санкт-Петербургка, аннан Мәскәүгә киттем. Мәскәү – сәнгать белән көн күрү, акча эшләү өчен бер дигән урын. Текә галереялар да, сәнгатька инвестицияләргә әзер булган иганәчеләр дә монда Россиянең башка шәһәрләренә караганда бермә-бер күп.

Шнуров, брендреализм, үз-үзеңне табу

Фото: vk.com/gospodinhudojnik

“Ленинград” төркеме фронтмены Сергей Шнуровның “Ретроспектива брендреализма” күргәзмәсенең әзерлек барышы – онытылмас, фантастик тәҗрибә. Мине һәм тагын ике егетне 70тән артык кеше арасыннан сайлап алулары – бәхет. Сайлап алу вакытында без үз эшләребезне, эш өслүбен генә түгел, ә заманча сәнгатькә карашыбызны тәкъдир иттек. Нәтиҗәдә – 6 ай авыр хезмәт, ахыры аның эстетик яктан шактый канәгатьләндерде.

“Ретроспектива брендреализма”ны без Алексей Роуман һәм Виктор Поляков белән әзерләдек. Концепцияне уйладык, эскизлар ясадык, аларны арт-объектлар һәм картиналарга әверелдердек. Әмма бу хәрәкәтнең җаны һәм идея рухландыручысы, һичшиксез, Сергей Шнуров иде. Әзерлексез тамашачы фикеренчә, әгәр рәссам арт-объектлар һәм картиналарны үз куллары белән иҗат итмәгән икән, димәк ул аларны иҗат итүче булып санала алмый. Коточкыч ялгышу! Сергей безне кирәкле юнәлешкә кертеп торды, эш өчен барлык шартларны булдырды. Күргәзмәгә китәсе эскизларны сайлау, объектларның ахыр чиктә нинди рәвештә булачагын да ул хәл итте.

Заманча сәнгать концепциясе буенча рәссамга сәнгать объектын үз куллары белән җитештерү, ясау, иҗат итү мәҗбүри түгел. 1917 елда писсуар сатып алып, аны фонтан дип игълан итеп, күргәзмәгә арт-объект буларак тәкъдим иткән Марсель Дюшан мисалы киң билгеле. Нәкъ менә әлеге вакыйга заманча сәнгать өчен нигез булып тора. Рәссам, иҗатчы ул турыдан-туры иҗат итүче генә түгел, ә теләсә кайсы әйберне үз күңеле аша үткәреп, концепция, идеяне уйлап тапкан һәм әлеге әйберне сәнгать объекты дип игълан иткән шәхес.

Брендреализмны исә Сергей Шнуров уйлап тапкан һәм тәгаенләштергән. Татармы син, русмы; мөселманмы, я булмаса православ динендәме – бүгенге көндә бу инде хәлиткеч әһәмияткә ия түгел. Хәзер брендлар абруйга ия. Син – ул өстеңә ни киясең, кулыңа нәрсә тотып сөйләшәсең, нинди машинада йөрисең, ниди ризык ашыйсың, нинди эчемлек эчәсең һ.б. Бүгенге көн дөньясында кешеләр брендлар артыннан иярәчәк. Бренд көчлерәк, үтемлерәк булган саен аның тарафдарлары күбрәк. Nike, Apple, Coca-Cola – моның ачык мисаллары. Айфоннарны ясаучыларны, уйлап табучыларны берәү дә белми, ә бренд атасы Джобсны бар дөнья белә, абруен таный.

Сергей Шнуровның иртәгә актуаль булачак күренешләргә сизгерлеге гаҗәеп. Моннан тыш ул сәләтле кешеләрне таба, аларны берләштерә, аларга нидер бирә, юнәлеш күрсәтә белә.

“Ретроспектива брендреализма” брендлар, шоу-биз, маркетинг кануннары урманында югалып калмаска, адашмаска ярдәм итә. Шәхсән үзем өчен күргәзмәне әзерләү чын ачыш булды. Әлеге тәҗрибәгә кадәр үземне текә рәссам, иҗатчы дип санап йөри идем – янәсе хәзер киләм дә, күз ачып йомганчы күргәзмәне ясап атам. Ясап атмадым – менеджерлык өлкәсендә белемнәрен бөтенләй сай булып чыкты, әле ярый егетләр бар иде янәшәдә.

Хәзер картиналарымны бер үк вакытта катлаулырак һәм гадирәк итеп ясарга тырышам. Сюжет ягын көчәйтә төшсәм, идея ягын, киресенчә, гадиләштердем. Бер дигән килеп чыга, минемчә.

Татуировкалар һәм дин

Минем тагын бер мавыгуым – татуировкалар. Моның белән ничектер очраклы гына кызыксынып киттем, әмма бераздан кереп киттем, махсус машина алып, төшерә башладым. Башка кешеләрнең тиресен бозмас өчен үземдә беренче сынап карадым. Монда ялгышырга ярамый, ялгыш сызыкны инде төзәтеп булмый: энәгә кирәгеннән артык көч куеп бассаң, тире астында тап кала, басып бетермәсәң – сызык төшми. Хәзер татуировкаларны сирәк бәрәм – югары дәрәҗәдә калу өчен, алар белән максатчан шөгыльләнергә кирәк; һәм рәссамлык, һәм татуировкалар бәрүне бертөрле яхшы башкарып булмый.

Әнием һәм әбием шактый дини кешеләр булса да, минем шөгыль-кызыксынуларымны хуплыйлар – рәссамлыкны да, татуировкалар бәрүне дә, минем алка тагып йөрүемне дә. Алар дингә һәм бүгенге көн дөньясына аек карашта. Миңа калса, ислам да, башка диннәр дә үзгәреп торырга, сыгылмалы булырга, дөньядагы хәрәкәтләр, алга баруларга буйсынып торырга тиеш. Юк икән, алар ниндидер догматик, кадими тәгълиматларга әйләнеп калачак.

Фото: vk.com/gospodinhudojnik

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН