ХӘСӘН ТУФАН: ИҖАТ – ГҮЗӘЛ ГАМЬ

Узган гасыр башында туып, катлаулы заманның бөтен зилзиләләрен кичергән, Сталин төрмәләре һәм лагерьларының бөтен михнәтләре аша үткән бу шагыйрь ахыргача саф йөрәкле, нечкә күңелле, миһербанлы җанлы Кеше булып кала. Һәм иң мөһиме аның – Хәсән Туфанның – татар шигъриятендә үзенчәлекле зур урыны, кайта-кайта да укып туймаслык гүзәл әсәрләре бар.


Күңел күзем ачылганда…

“Ничек, нигә шагыйрь булдым соң?” – дигән сорауга җавап эзли башласам, минем күңел ирексездән кайдадыр еракларда калган бала чакларга юнәлә.

Минем туган ягым борынгы Болгар ханлыгына кергән бер төбәк булган, күрәсең. Кырларында, юллары читендә япа-ялгыз торып калган борынгы кабер ташлары, марлары (янәсе, “Алып бабай чабатасыннан коелган туфрак өемнәре”), “Казна аланы” дип атап йөртелгән һәм сукаланган җирләре астына күмелгән кәлга (крепость)  урыннары белән ул ниндидер тарихи трагедияләрне кичергән легендар як булып хәтердә саклана.

Мин бала чакта бу як Казан губернасының Аксубай волосте дип атала иде. Гасырның ахыргы көннәрендә, иске стиль белән 1900 елның 27 ноябрендә, мин әнә шул волостьның Иске Кармәт дигән авылында дөньяга килгәнмен. Безнең гаиләнең унынчы, төпчек баласы булгангадыр, әни мине дүрт яшемә кадәр имидән аермаган.

Әни минем, гәрчә язу яза белмәсә дә, халыкның бер баласы буларак, ифрат шигъри җанлы кеше иде. Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине. Белеп, максат итеп түгелдер, әлбәттә, тумыштан ук нечкә күңелле, хискә бай кеше булгангадыр. Тормышның безне чолгап алган ямьсез якларын ул минем күздән яшерергә тырышкан, күңел күземне табигатьтәге ямьлелекләргә юнәлтергә теләгән, күрәсең.

Җыр йодрыктан көчлерәк

Мин үскәндә дүрт абыем, бер апам исән иде әле. Башкалары бала чакларында ук үлеп беткән. Авылда чагымда мин абыйларны рәтләп күргәнем дә булмады: алар Уралдагы заводлардан, шахталардан кайткалап кына китә иделәр. Читкә киткән авылдашлар Уралдан һәм Себердән, Лена буендагы Бодайбо алтын шахталарыннан яңа җырлар алып кайта торалар, без, малайлар, һәр җырны бер ишетү белән үк күңелдә калдыра бара идек.

Безнең авылдагы һәм күрше авыллардагы җырларның һәм кайбер кызык яки бик моңлы бәетләрнең бары да диярлек күңелгә кереп утырган иде инде. Бу хәлнең миңа йогынтысы да булды бугай: бер елны яз көне җирләр ачылгач, туп уйнаганда, бер дә юктан кызып китеп, сугышырга керештек. Кысрыклый торгач, аргы урам малайлары үз якларына шылдылар. Шулай да алар бирелергә теләмиләр иде әле. Елга аша ташлар һәм усал сүзләр белән бәрешә башладык.

Безнең ызгышны олылар да ишетеп торганга күрә, әдәп белән генә, язык сүзләрне кушмыйча гына үртәшәбез. Шул чакны ничектер, үзем дә сизмәстән, безнең белән ызгышкан малайларның исемнәрен кертеп, тиз генә берничә җыр чыгардым да, әйдәгез, тегеләрне менә шулай үртәп җырлыйк, дидем. ( … ) Безнекеләр җырларны шунда ук отып алдылар, һәм без кычкырып җырлап та җибәрдек. Безнең “дошманнар” аптырап, тынып калдылар. Алар да нәрсәдер әйтергә теләделәр бугай: җыелышып киңәшергә тотындылар. Тик берни дә чыгара алмыйча, өйләренә таралыштылар. Менә шунда җырның йодрыктан көчлерәк икәненә төшендем бугай. Бу “вакыйга” шигырьгә “килә” башлавымның беренче чагылышы булгандыр бәлки.

Эшме, укумы?

Әни, үзе дә белмәгән хәлдә, миндә шигъри хисләрнең үсүенә, романтик уйчанлык тууга сәбәпче булса, әти исә, акылга йогынты ясап, практик кеше итәргә теләде, ахрысы. Авыл малае нәрсәләр белергә һәм эшләргә тиеш булса, мин шуларның барысын да башкардым: иген урдым (сул кул бармагымда әле дә уракның “истәлеккә” калган эзе бар); кечкенәрәк чалгы әмәлләп, печән чаптым; чабатаның кызлар кия торган “көяз” стильдәгесен үзем үреп кидем; сәгатьләр төзәтеп, тәрәзәләргә пыялалар куеп йөрдем. Бервакытны юкәдән күнгә күчәргә – итекче булырга да өйрәнә башлаган идем. “Бусы кирәкми, улым: гомер буена өйдә генә, хатын итәге янында гына утыра торган эш ул”, – диде әти. Ә инде авыл читендәге алачыкка йөреп, тимерче булырга өйрәнә башлагач: “Менә бусы ярый: тимер – агачның патшасы ул”, – диде.

1914 ел язында Уралга, бакыр казый торган абыйлар янына киттем. Ул вакытларда мин моны авылдан бөтенләйгә китүемдер бу дип һич уйламаган идем. Абыйларымның берсе – яшьрәге – Бельгия байларыныкы диелгән шахтада эшли, калган икесе старатель булып үзләре казый башлаган шахтадан бакыр колчеданы чыгара иделәр. Мин дә шунда төштем. ( … ) Юк, тернәкләнеп, “баеп” булмый торган алдакчы эш иде бу!

Абыйлар бу хәлне яхшы белә иделәр. Бервакыт алар бергә җыелдылар да киңәшкә утырдылар. “Үзебездән булмады инде… Энебезне, кечебезне, җыйнаулашып укырга җибәреп карыйкмы әллә? Өфедә бик шәп мәдрәсә бар икән бит… Әгәр шунда җибәрсәк…”, – диештеләр…

Менә шулай мин Уфага, “Галия” мәдрәсәсенә, хыялдагы яңа дөньяга китеп бардым.

“Галия”дә, татар- башкорт халыкларының ирек сөюче, кыю, зирәк уллары арасында, Төркстан кышлакларыннан, казакъ далаларыннан, Кавказ тауларыннан, Кара диңгез ярларыннан килгән укучылар арасында, күкрәп торган яшьлек дөньясы мәйданында яши башладым…

Бер кичне безнең янга “Галия”безнең атаклы шагыйре, уйчан да, көләч тә булган Бабич килде. (Без беренче сыйныфта, ә ул дүртенчедә укый иде инде.) Ятарга звонок бирелгәнгә кадәр безнең белән сөйләшеп йөрде. Икенче кичтә дә, аннан соң да шулай очраша башладык. Ул шул рәвешчә безнең нинди малайлар икәнне сынаган, күрәсең. Кичләрнең берсендә ул: “Әгәр беркемгә дә белдермәскә сүз бирсәгез, мин сезгә бер сер әйтәм”, – диде. Без моңа гаҗәпләнмәдек: безнең белән сөйләшеп йөрүләрнең нәрсәдер әйтер өчен икәнен бераз чамалый идек инде. Ике кешелек кенә яшерен түгәрәге барлыгын һәм безне дә шуңа тартырга теләвен әйтте. Әбүгалисинаның тау куышында белем алып ятуы легендасын хәтерләткән бу романтик түгәрәк, без дә (сабакташы Габделбар Салиев белән. – ред.) кушылгач, дүрт кешелек булды.

Серле дә, мавыктыргыч та

Төн урталарында… Бабич безне уята… Утырышлар – төрекчәгә тәрҗемә ителгән француз китаплары буенча (Бабич аларны кемнеңдер хосусый китапханәсеннән алып килә иде) “Галия” программасында булмаган кайбер кызык фәннәрне өйрәнүгә, гипнотизм (һәм шуңа охшаш “фән”нәр) буенча тәҗрибәләр ясауга багышлана. Соңы – Бабичның “Шигърият серләре” дигән бик мавыктыргыч әңгәмәләре белән тәмамлана иде. Бу түгәрәк, барыннан да бигрәк, чын шигырьнең нәрсә икәнен төшенә башларга ярдәм итте миңа.

“Галия”дә укуның икенче елында (1915-1916 уку елында) киләчәгемә юнәлеш бирәчәк остазым Галимҗан абый Ибраһимов белән очраштым. Ул безгә әдәбият дәресләре укыта иде. Ләкин аның дәресләре әдәбият белән генә чикләнми иде. Ул Тарас Шевченконың ни өчен сөргенгә җибәрелүе, Һенрих Һейненың нигә Парижда яшәргә мәҗбүр булуы, Байронның ни өчен Грециядә вафат булуы кебек хәлләрнең асыл сәбәпләре турында да сөйләп үтә иде.

Бервакыт ул безгә дәрестән тыш эш биреп, үзебез теләгән темага инша язып килергә кушты. Мин авылыбызда күргән бер авыр вакыйганы хикәя рәвешендәге бернәрсә итеп язып килдем. Галимҗан абый аңа бик яхшы дигән билге куйган һәм “хикәям” астына “Сездә язучылык сәләте барлыгы чагыла, шул эшкә әзерләнергә кирәк, бәлки язучы була алырсыз”, рәвешендәрәк киңәшләрен язган иде. Минем сыйныфташларым булган Сәйфи Кудаш һәм Баембәт Майлин иншаларына да югары бәя бирелгән иде. Моннан соң да, җае чыккан саен, ул миңа киңәшләр биргәләп торды. “Матбугатка чыгарга ашыкмаска кирәк. Халыкны сөендерерлек булсаң гына чыгарга ярый”, – ди иде ул.

“Галия”дә мин ике ел укыдым. Аны тәмамларга тагын дүрт ел укыйсы бар иде әле. Укуларны дәвам иттерә алу өчен акча табарга дип Уралдагы Лысьва заводына эшкә кердем. Уку бүленде.

Заводка мине өйрәнчек слесарь итеп эшкә алдылар. Эшне, тимерне сагынган кулларым хезмәт рәхәтенә тарыган кебек булды. Баш слесарь карт ( … ) хәйләкәр генә елмаеп куйды да, сынап карар өчен миңа шактый катлаулы эш бирде. Бу эш “агачның патшасы” булган тимернең – металлның мине “имтихан” кылуы иде. Авылда чакта ук тимер белән бераз таныш булуым ярдәм итте, күрәсең: слесарь агай эшемне генә түгел, үземне дә улы кебек итеп яратты. Берәр айдан цех башлыгы белән киңәшеп, мине токарьлык эшенә – станокка күчереште.

Эштән буш сәгатьләрдә үзлегемнән укуны дәвам иттерсәм дә, күңел һаман “Галия”не, андагы соклангыч шаулы, чая хәятны күреп килүне таләп итә иде. 1916 ел ахырында, “Галия”нең ун еллык юбилее вакытына туры китереп, заводтан ял алып, Уфага килдем. Ике атна буе “Галия” казанында кайнадым. Галимҗан абый белән тагын бер очраштым…

Бөек Октябрь революциясен мин станокта каршыладым. Бераздан укытучылык эшенә керештем.

Бу елларда әдәби иҗат эше белән шөгыльләнү уе миндә торган саен көчәя барды. Галимҗан абый әйткән сүзләрне искә алып, чын поэзиянең һәм халык иҗатының тылсымлы үрнәкләре буенча шигырь төзелеше серләрен өйрәндем. Телебезнең һәм тугандаш телләрнең, әйтерсең лә, шигырь иҗат итәр өчен генә барлыкка килгән телләр икәнен күрдем.

Бездән – шагыйрь һәм әдипләрдән: “Иҗат эше, әдәби әсәрләр язу эше бәхетме, әллә михнәме ул?” – дип сораучылар бар. Юк, иҗат михнәт тә, азап та, җәфа да түгел. Иҗат – бәхет ул, иң матур, көчле бәхет ул! Иң бәхетле чагым – иҗади накалда яшәгән чак. Җанның – күңелнең – йөрәкнең – бәгырьнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хиснең аера алмаслык булып кушылып, ташып торган чагы.

Иҗат – гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул. Иҗат ике канатлы ул: яхшыны исбат итү, яманны инкарь итү ул, яхшылыкка мәхәббәт, яманлыкка нәфрәт ул!


“Ялкын” тәкъдим итә:

Укы

Хәсән Туфанның “Гүзәл гамь”, “Лирик шигырьләр” һәм башка китапларын. Алар сезгә шагыйрьнең күңел дөньясын, тормышка карашын һәм… игътибар итегез: туган илен, туган халкын ихлас ярату хисләрен ачар.

“Ак чәчәк атар иде” дигән истәлекләр җыентыгында исә дуслары, замандашлары шагыйрь белән аралашкан чаклары, аның тормышы-көнкүреше турында да сөйли.

Кара

“Холодное лето пятьдесят третьего года” фильмын.

Яңа гына лагерьдан азат ителгән ике сәяси тоткын амнистияләнгән җинаятьчеләргә каршы бәрелешкә керә. Җиңү өчен кыйммәт түләргә туры килә. Тигезсез бәрелешнең детектив диярлек тарихы фаҗигале булса да, оптимистик рухта тәмамлана.

Тыңла

Композитор Бәхти Гайсинның Хәсән Туфан сүзләренә язган “Кайтырсың шикелле” җырын. Бу – аның шигыренә язылган беренче җыр. Тыңлаучыга аны беренче булып күренекле җырчы Фәридә Кудашева җиткерә. Моннан соң шагыйрьнең төрле шигырьләренә башка композиторлар да көйләр яза: “Тургай”, “Киек казлар”, “Агыла да болыт агыла” һ.б.

ТАГЫН УКЫРГА:

ХӘСӘН ТУФАН ШИГЫРЬЛӘРЕН СОХАРИ ЭЧЕНДӘ САКЛАГАН