МИН НИЧЕК УМАРТАЧЫ БУЛМАДЫМ…

Юлия Калинина фотосы

Балачагы умарталар арасында үткән бу малай, үскәч, артист була. Без аны Камал театры сәхнәсендә төрле рольләрдә кургәнебез бар. Ул рольләр шулкадәр төрле. Наил абый Дунаев, керәшенчә исеме белән атасак, Николай дәдәй, быел юбилеен билгеләп узды. «Ялкын» укучылары өчен балачак истәлекләре белән бүлеште.

Кузак

Сугыштан соңгы вакытларның иң авыр, 1946-1948нче ачлык еллары… Безнең иң үсә торган чак. Безгә 9-12 яшь. Гомернең иң үзәк өзелеп ашыйсы килә торган чаклары.

Җәй инде көзгә авышып бара. Мин беркөнне бакча артыннан артык ерак булмаган борчак, бодай басуына барып чыктым. Бодай башаклары, борчак басуында кузаклар өлгереп килгәнне шәйләдем. Бодайны учка уып карыйм – учымда салат төсле сыекча бөртекләр. Кабып карыйм. Тәмле! Мин бу тәм-томны бераз өзгәләдем дә өйгә йөгердем. Өйдә 12 яшьлек Игнат дәдәм, безгә каршы йортта Җырак түтинең (әнинең сеңлесе) малайлары Микайла белән Җәгүр яши. Алар безнең туганнарыбыз гына түгел, алар безнең якын дуслар.

Мин боларның барысын бергә җыйдым да бакча артындагы басуда бодай, кузак өлгергәнен әйттем.

Киттек. Барып җитеп, кузак тәмен ныклап татып та өлгермәдек, түбән очтан, бакча артыннан Бүдек Тәрәнтиенең (ул сакау иде, бүрекне бүдек дия иде) безгә таба килгәнен күрдек. Аның артыннан күршеләрендә яшәүче, безнең яшьләр тирәсендәге Микипар атлы малай теркелди иде. (Соңыннан белдек: безне Бүдеккә шул кереп әләкләгән булган). Аларны күрүгә, без шундук качтык, йөгердек. Чөнки ул авылның пләүәе (полевой – басу каравылчысы) иде. Мәгълүм булганча, басу каравылчысы итеп миһербанлы адәмне куймыйлар. Әлбәттә инде, бу явыз моны болай гына калдырмаячак.

Иң каты җәза миңа эләгәчәк, чөнки малайларны мин котырттым, басуга мин алып бардым. Озак уйлап тормадым, үзебезнекенә түгел, Җырак түтиләрнең өй түбәләренә менеп качтым.

Ятам түбәдә. Авыл тып-тын. Ниһаять, көткән җәза килеп җитте. Бүдек Тәрәнти безне канцеляриягә чаккан. Йомышчы безне, безнең әти-әниләрне авыл советына чакырып китте. Председатель хәзер үк килеп җитсеннәр, дип тә өстәп китте.

Менә безне эзләү башланды. Мәш киләләр. Барысы да ишетелеп тора, мине таба алмыйлар: кая олакты бу ала күз, кара син аны, кай арада кузакка барып җиткән, кай арада малайларны җыеп өлгергән, шакмак күз, дип, мине тетәләр. Таба алмыйлар.

Кич җитте. Көтүләр кайтты. Эңгер-меңгер чак җитте. Авыл бөтенләй тынып калды.

Мин йоклап киткәнмен.

– Тор, улым, төш! – дигән тавышка уянып китсәм, әни, баскыч куеп, түбәгә менеп килә.

Минем түбәгә менеп киткәнемне Микайлаларның шактый олы яшьтәге әбиләре күреп калган булган. Менә ичмасам карчык! Серне тоткан.

Өйгә чыккач, әти: «Тәмле булдымы? Молодец!» – диде.

Җырак әби

Без башлангыч белемне үз авылыбызда алдык. Мәктәбебез – түбәсендәге манарасында ярымайларына кадәр кисеп төшерелмичә сакланып калган, кызыл кирпечтән салынган, ике катлы бик мәһабәт мәчет бинасы иде. Аны Мәннан хаҗи дигән бай абзый салдырган булган. Ай әле дә исән – искесе тузып төшкәч, яңаны куйдылар).

Ул бина, әлбәттә, Татар очында иде. Без, Керәшен очы малайлары, кызлары сабакка урамнар аша урап йөрмичә, Зичә дигән инеш буйлап җәю аша гына төшә идек. Ә инде салкын көзләр җитеп, инештә бозлар каткач, безнең юл турыдан, боз өстеннән генә тәгәри. Анда инде чыр-чу, бала-чага тавышы, береңне-берең узышу, куышу, төртешү, егышу… Ул мәрәкәдә бар дөньяң онытыла.

Шулай бер көнне иртән шуа-йөгерә бара торгач, мин төштем дә киттем. Инештә катмый калган елым булган. Су тирән, аяк төпкә җитми. Мин ике кулны ике якка җәеп, бозга ябышып, асылынып торам. Өстемдә – әти-әни иләп имән каерысының кызыл буявына манылган, тиредән тегелгән тун (хәзергәчә әйтсәк – дубленка). Чыгып булмый, аяктагы киез итекләр, суга чыланган тун җибәрми. Ниһаять, маташа торгач, кайсыдыр миңа букча бавын сузып, мине тартып чыгардылар. Мин чыгып итектәге суларны түктем.

Инде нишләргә?! Өйгә кайтырга ярамый. Янәсе, мәткәпкә бармыйча, шаярып йөргән булып чыга. Бу килеш мәктәпкә дә барып булмый.

Мин бакча буйлап шыкырдап каткан тун белән тыкырык аша Җырак әбиләргә менеп киттем. Бездә әнинең әнисен, ягъни дәү әнине шулай дип атыйлар.

Әбиләр оныклары өчен, гомумән, үлеп торалар, ә ул әби болай да бик мәрхәмәтле җан иде, рәхмәт төшкере. Әлбәттә инде ул, мине какмады-сукмады, җайлап кына чишендерде, кибендереп, әти-әниләрдән орыштырмас өчен, кичкә таба үзе безгә хәтле озата да килде.

Сүз бер булсын…

Без инде үсә төштек. Дүртенче классны тәмамлап, җиделлыкка өч чакрым ераклыктагы Кадер авылына йөреп укый башладык.

Укулар үз чираты белән дәвам итә, менә беренче чирек тә тәмам булды. Көзге каникул да үтеп китте. Икенче чиреккә керәбез.

Ул елларда кыш кыш төсле килә иде, бураны да күп, салкыны да җитәрлек, кары да мул була. Ә инде салкын яки буран көннәр – безнең өчен бәйрәм. Ул көннәр безгә өстәмә ял дигән сүз. Андый көннәрне без, Кадергә йөреп укучылар, басу капкасы төбенә җыелабыз да сүз куешабыз: җавап бер булсын, янәсе, буран, юл юк, барып булмый, салкын. Без өйләребезгә таралышабыз.

Беркөн шулай өйгә кайтып кердем, әти кереш җәя белән йон тетеп маташа. Ник кайттың дип сорый инде бу миннән. Юл юк, суык, – дип, мин тунны салып элеп куям. Тунымны салуга, минем аркамнан да, элеп куйган тунымнан да бөркелеп пар күтәрелә. Әти: бар, мич башына мен, бик туңгансың бит, дип, әнигә күз кыса. Җылынгач, йон тетәргә төшәрсең, дип тә өстәп куя.

Балыклы балачак

Сабый чактан бирле Зичә инеше безне коендырды да, туендырды да. Нефть калдыкдары белән агуланганчы, ул су шундый чиста иде, хәтта җәйләрен көтүләр туплаудан туктаганнан соң, халык ел буе ул суны эчәргә дә, юынтыкка да ташыды. Ә инде җәйләрен без, малайлар, анда кармак салдык, балык сөздек. Инештә балык җитәрлек иде: анда бәртәс (головалы), сарожка (платва), ташбаш (пескарь), елгыр (вьюн), җимбалык (уклейка) һ.б. юалыклар йөзә иде. Без, өч малай, берләшеп, чиләк, ныграк таяк, җәтмә алып, елга буйлап авылдан шактый ерак кына өскә менеп, авылга таба сөзеп төшә идек. Икебез сөзеп килә, беребез алга йөгереп, без килеп җиткәнче, суны бутап тора. Ярга чыгабыз, җәтмәдә сикерешкән балыкларны җыябыз да, алга таба дәвам итәбез. Бәртәс керә торган тугайларны икешәр әйләнәбез. Юкка түгел, кабатлаган саен керми калмый. Зур гына чиләгебез авылга кайтып җиткәнче тула. Табышны өч өемгә өябез. Тигезләп бүлешәбез… Күңелле чаклар!

«Театр училищесына килегез…»

Минем белән укыган яшьтәш малайларның, кордашларымның, күбесенең тормыш авырлыгы аркасында укуларын дәвам итәргә мөмкинлеге булмады. Урта мәктәпне тәмамлагач, миңа «кем булырга?» дигән сорау алдында калырга туры килмәде. Әле имтиханнар башланганчы, май аенда ук, мәктәпкә Мәскәү Югары театр училищесына чакырган белдерү китереп элделәр. Ул чакларда мәктәп һәм авыл зыялылары куйган спектакльләрнең берсе дә миннән башка үтми иде. Шуңа күрә, белдерү эленүгә, классташларым да, укытучылар да миңа әлеге белдерүгә төртеп күрсәттеләр.

Үзешчән сәхнәгә менүем көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты минем. Тугызынчы класста чакта үзебезнең авыл яшьләре ниндидер бәйрәмгә бер пәрдәлек тамаша куярга җыеналар. Тик егетләре җитми. Авылыбыз егетләре ризалашмаган, күрәсең. Кыстый-ялына торгач, бер кечкенә күренештә катнашырга булдым. Тамашадан соң концерт та булды. Концерт номерлары аз да, тозсызрак та булгач, бераз җанландырып җибәрим дип, мин дә сәхнәгә менеп җырладым.

Мәктәп елларында катнашкан «Чаткылар», «Миркәй белән Айсылу» спектакльләрендә әле Мәсәкүдә укып бетереп, театрга кайткач та уйнарга туры килде.

Дөрес, әти минем үзе кебек умартачы булуымны тели иде. Ләкин театр училищесына барам дигәч, әти дә, әни дә һич каршы килмәделәр. Шулай итеп мин, әле бер генә тапкыр да шәһәр күрмәгән караңгы авыл малае, Мәскәүнең данлыклы уку йортына укырга керү бәхетенә ирештем.

Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды