«МИН НИЧЕК ФАЛЬШИВОМОНЕТЧИК БУЛМЫЙ КАЛДЫМ…»

Марсель Галиев безнең өчен моңарчы сер иде. Без бу серне чишәргә булдык. Һәм – чиштек тә… Бугай…

 Якын иткәннәргә «юньсезем» дип дәшәм…

Дүрт яшемдә хәреф танырга, аннары язарга өйрәндем. Авазны хәрефкә әйләндерү, сүзләр ясап, аны кәгазьгә беркетеп кую мөмкинлеге минем өчен искиткеч зур ачыш, могҗиза булды. Бу – очып барган кошны эләктереп, учка алып карау кебек иде. Шуннан соң мине сораулар чолгап алды. Нигә? Ничек? Нәрсә?.. Үскәч түгел, ә менә хәзер, кичектермичә, бөтен нәрсәгә, комсызланып, җавап табасым килә башлады. Олыларга туктаусыз сорау биреп, йөдәтеп бетерә идем.

Бакча эчендәге зур тәрәзәле мәктәп бинасы – минем өчен серле бер әкияти сарай иде. Кыюсыз гына шул тирәдә бөтереләм. Миңа 6 яшь. Ә бер көнне батырлыгым җыеп, эчкә, коридорга уздым. Әллә нинди нәзберек хушбуй исе килгән, затлы киемле укытучы апа: «Укыйсың киләме әллә, үскәнем?» ‒ дип, мине класска алып кереп китте, иң арткы рәткә кертеп утыртты. Шулай итеп мин «ирекле тыңлаучы» булып мәктәпкә йөри башладым.

Ә инде тулы хокуклы укучы булып сентябрьдә мәктәпкә килгәч… Тәнәфес вакытында карыйм: малайлар өелеп көрмәкләшә. Мин, кызыгып, уралып беткән шул пирамиданың иң өстенә атылдым. Шул мәлдә кемдер якамнан эләктереп мине суырып алды да каядыр алып китте. Укытучыбыз Фатыйма апа икән, теш арасыннан ысылдап алды:

‒ Мин сине әтиең сүзен тыңлап, яшең җитмәгән килеш… мәктәпкә алдырдым… Ә син… юньсез?!..

Укытучымның «юньсез» дигән сүзе, шомырт чәчәге коелган кебек, куркуымны сыйпап төшерде. Кәефле чагымда мин хәзер дә «матурым» дигән мәгънә салып, якын иткәннәргә «юньсезем» дип әйтәм.

Без бәләкәй чакларда…

 Дөнья матур булып тоела иде…

Иң кызыклы чорым – Туйкә сигезьеллык мәктәбендә укыган елларым. Бик ярлы, юклыктан гына торган дәвер югыйсә. Әмма, барыбер, безгә дөнья матур булып тоела иде. Укытучыбыз Рафика апаны сагынып искә алам. Фидакарь кеше булган. Ул мине рәсем ясау серләренә өйрәтте. «Кайда да кирәк булачак бу һөнәр, кулыңнан куаныч күрерсең», ‒ диде. Һәм шулай булды да…

Рафика апа әллә ничә кап лозунг яза торган перолар кайтартты. Дәррәү килеп зур хәрефләр куеп лозунг язарга өйрәнә башладык. Берәм-берәм дәрте сүнә баручылар арасында бер мин бу шөгыльне ошаттым.

Аннары… мандолинада уйныйсы килү өянәге күпләрне биләп алды. Бармак битләре суелып бетте. Берничә айдан без, дүрт малай, концертларда уйнарлык дәрәҗәгә җиттек. Озын тәнәфесләрдә, танцы – биюләр була иде. Шунда мин гармунда дәртле көйләрне бөтен гәүдәмне биетеп уйный идем.

Аннары… фототүгәрәккә йөрүләр… Әгәр шул чакта җитмеш төрле һөнәр бирүче булса, барысын да алырлык дәрман булган икән бездә.

Яраткан фәннәрем – тригонометрия, астрономия, география иде. Көне-төне китап укысам да, тарих белән әдәбият дәресләрен ошата алмадым.

170 тәңкәлек 10 тизлекле чын спорт сәпите белән. Азнакайга бер иде ул!

Ул минем барлыгымны белмәде дә…  

Ул озак елларга сузылган авыр, катлаулы мәхәббәт булып чыкты. Бу – үзе бер кыйсса…

Алты яшьләр булгандыр. Әле дә күз алдымда: урам уртасыннан сары чәчәк букеты тотып кара чәчле кыз бара. Талия апа. Ул Азнакай мәктәбендә укый. Шуннан җәяүләп кайта. Мин аны Югары очка, кибеткә кадәр койма кырыендагы сукмактан озата барам. Ул әнисе эшләгән кибеткә кереп китә. Көн дә шулай. Ул мине күрми, барлыгымны да белми. Ниндидер тылсым белән мин бик тиз генә үсеп китәрмен дә, егет булып, аның каршына килеп басармын шикелле…

Әмма бу хыялым өзелеп калды. Талия, үзенә гашыйк булып йөргән егетнең велосипедына утырып, кайтырга чыккан. Аның машинага тапталып үлүе хакындагы хәбәр яшен суккан кебек авылга таралды. Дөньям Кояшсыз-Айсыз калды. Мин комлык тавына менеп тәгәри-тәгәри еладым.

Берничә елдан соң… Клубта көндез октябрь бәйрәменә багышланган концерт бара иде. Сәхнәгә пионер галстугы таккан берничә кыз чыгып басты. Тетрәнеп киттем: арадан берсе – нәкъ Талия! Киеме дә охшаган: челтәрле ак яка, көрән күлмәк… Кара чәч, борыны да грек алиһәләренеке сыман. Сорашып, ул кызыйның Талиянең сеңлесе икәнен белдем. «Бер-ике елдан соң, пионер яшемнән чыккач, бу чибәр кыз минеке булачак!» ‒ дим янәшәдәге дусларыма. Алар көлеп куйган булдылар. Сүзем фәрештәнең «амин» дигән мизгеленә туры килгән ләбаса…  Ул мине армиягә озатканнан соң, бер ел буена бер көн дә калмыйча, көнен-сәгатен күрсәтеп, хат язып торды. 30-31 декабрьдә һәм 1-2 гыйнварда хатлар тукталып калды. Мин нишләргә белмәдем, кояшсыз калу белән бер иде ул минем өчен.  3 гыйнварда берьюлы берничә хат килеп төшмәсенме? Ул көннәрдә почтаның эшләми торуы бөтенләй башка килмәгән. Кунакка кайтканда, бер кочак хат күтәреп кайттым – ул минем иң зур байлыгым иде. Ул зур байлык безнең яшьлегебез булган икән…

Күрше кызы Фирдәүсә белән. «Бүтән беркайчан да болай елмайганым булмады…»

 «Синме ул – Марсель Галиев?»

Кызлар күңелен яулыйм дип алай тырышлык куеп йөргәнемне хәтерләмим. Ул ничектер бик җиңел бирелә иде. Кызларның үз ихтыярына куя идем инициативаны. Оялчанрак та идем. Алар үзләре гашыйк булганчы, беркайчан да диярлек башлап адым да ясамадым.

Ә алар үзләре килеп сүз каткач, кире кагып, борып җибәрергә кыймый идем инде, билгеле. Төрле хәлләр булды инде ул кызлар белән. Күтәрелеп чыккан иделәр шулай беренче курста: ул тупас, дорфа, үз-үзен югары куя, дип. Мин алар фетнә куптарган көннәрдә «Совет» кунакханәсендә яттым. Кайтсам, биш-алты кыз постта тора – минем тулай торакка кайтканымны көтеп. Болар минем кайтуымны алты көн көткәннәр. Ник көткәннәр, дисезме? Минем бит инде теге дорфа, сәер адәм дигән даным таралган булган тулай торакта. Боларның күрәсе килә – нинди кеше икән ул Марсель Галиев. Данның бит яхшысы да, яманы да кызык аның. Кайтып кердем. «Синме ул Марсель Галиев?» ‒ диләр. Киемнәремне җыеп, юып куйганнар. Аннары минем өс-башны гел шулай карап, бүлмәмне җыештырып тордылар тулай торакта.

Бер группадаш кыз да тулай торакта гел күлмәкләремне юып торды. Ачулана бу мине, йөри торган кызың бар бит күршедә генә ди (анысы минем булачак хатыным Динә апагыз була инде), ник шуннан юдырмыйсың киемнәреңне, ди. Мин әйтәм: «Күлмәк юдырыр өчен йөри минем белән дип уйласа…» ‒ дим.

Җегет чаклар

МӘХӘББӘТНЕҢ ГРАДАЦИЯЛӘРЕ

Гашыйк булу – кыз белән егеткә кагыла торган хикмәт.

Мәхәббәт – гашыйклыкның иң югары кимәле. Мәхәббәтнең иң югары мизгеленә җиткәндә, сиңа шундый дәһшәтле уй килә – кулны-кулга тотынышып бергә үләсе иде. Соңыннан ялгышулар, үкенечләр киләчәген, мәхәббәтнең тапланырга мөмкин булуын тоюдан киләдер ул уй. Шул мизгелне тоя алмаганнар – мәхәббәт коесының зәм-зәмен әле эчмәгәннәр. Иң югары, дәһшәтле ноктасына җитмәгәннәр мәхәббәтнең.

Ярату – монысы инде киңрәк төшенчә. Ул туган якка, әти-әнигә, кешеләргә җәелгән, үзенә кешелеклелекне, шәфкатьне сеңдергән тойгы, мөнәсәбәт.

Сөю ‒ шигърияттә кулланыла торган лирик термин.

Миргас нәселе «з»лаштыра…

Әти – авылга, колхозга беренче трактор алып кайткан кеше. Гел кырда эшләде. Безнең ихатага ат кермәде, шуңа мин ат җигәргә өйрәнә алмадым. Әни төрле эштә эшли иде. Минем сәгатьләр буе китап укып утыруымны кабул итә алмый, башыңа кан сава, дип курка иде.

Телгә мәхәббәт авылдан, судан, туфрактан киләдер. Безнең авылда шулхәтле хикмәтле сөйләшәләр бит. Профессор Флёра Сафиуллина безнең якта фольклор экспедициясе белән булганда, исе китеп, гаҗәпләнеп кайткан иде. Телнең оеткысы шушы якта, диде ул. Бездә «д»лаштырып сөйләшәләр. Авылда Миргас нәселе бар, бөтен авылыбызга бер алар гына «з» белән сөйләшә иделәр. Аксыл сары чәчле үзләре. «з» Миргасныкылар диләр иде алар турында.

 «Бер ел срок бир – сытам!»

Армия хезмәтендә мин туган якны шулкадәр сагындым. Сугышта кулына атып, аягына атып кайткан кешеләр бар дип сөйлиләр иде бит. Мин дә, кулсыз йә аяксыз калып булса да, кайтыр идем, мөгаен. Юкса ике тапкыр ялга да кайтып килдем инде. Шул кайтуларның беренчесендә, Идел аша чыга торган күпердә, шаккатып, беренче шигырьне яздым:

Идел, Идел!
Күзен кыса кояш нурларыннан,
Елмая күк, сине каршылап.
Тукта, поезд! Нигә ашкынасың?
Карый алмый калам яхшылап…

Шуннан соң мин калын блокнотка шигырьләр яза башладым. Аны хәзер алып карасам, бер генә рәтле шигырь дә юк. Рәссам булам дип йөрдем-йөрдем дә шулай, билгеле бер моментта аңлап алдым: мин инде соңга калганмын. Шуннан шигырьгә күчтем.

Армиядә чакта Минск шәһәрендә чыга торган «Во славу Родины» дип аталган округ газетасында басыла башладым. Болар мине штаттан тыш хәбәрче итеп алдылар. Акча килә башлады. Мин сберкнижка ачып җибәрдем, кая куярга белгән юк ул акчаны. Баштанаяк киенеп кайтып төштем армиядән.

Кайткач та беренче шигырем район газетасында басылды. Гонорар язганнар. Мин барып алырга оялып йөрим. Аннары почтадан шылтыраттылар: «Килеп ал гонорарыңны, аны кире җибәрү безгә кыенлык тудыра», ‒ дип.

Армиядән кайткач карыйм – газеталарда, кайсын ачып карама, Нур Әхмәдиев тә Нур Әхмәдиев. «Кем соң бу?» ‒ дим. «Соң, бер чорда укыдыгыз ич! Беләсең син аны», ‒ диләр. Аннары абайлап алдым: без бит аны Әхмәдиев Нур дип йөртергә өйрәнгәнбез мәктәптә… Аннары икенче бер егеттән – Ирек Бәдертдиновтан сорыйм: «Кем монда беренче шагыйрь?» ‒ дим. «Үзепес дип торабыс!» ‒ тегенең җавабы. «Бер ел срок бир – сытам!» ‒ мин әйтәм. Уены-чыны бергә….

Шуннан китте инде…

Язучы булгач. Рөстәм МӨХӘММӘТҖАНОВ фотосы.

«Гвардия рядовое Марсель Галиев башкарды»

Армиягә бармый калу әйбәт түгел иде  ул чакта, юкса «Кәҗә билеты алган» дип көләләр иде. Баргач, бик матур, ваемсыз яшьлек елларын югалтырга туры килде, әлбәттә.

Бер ел Пермьдә Авиация мәктәбендә укыдым. Белоруссиядәге Бобруйск шәһәрендә дивизия штабында хезмәт иттем. Әйткәнемчә, ике тапкыр ялга кайттым шул ике ел эчендә. Без хезмәт иткәндә, ике ел ярым иде армия хезмәте. Миннән соң ике елга калдырдылар.

Бик кызыклы булды минем хезмәт. Махсус штаб ротасында хезмәт иттем. Ике генә егет идек – мәктәп бетереп килүчеләр. Калганнар – югары уку йортларыннан, 3нче курстан аларны берара шулай алдылар хезмәткә.

Катлаулы сызымнар, чертежлар сыза идем мин анда. Әйтик, «бомба ыргыту прицелы» дигән сызым. Мәктәптә чакта ук  әйбәт иде минем хәлләр рәсем, черчение белән. Укытучымның сүзе дә бар бит, рәсемнең миңа ярдәм итәчәге турында… Зур-зур сызым плакатлары әзерли идек штабта. Болар – секретный данныйлар. «Гвардия рядовое Марсель Галиев башкарды» дип языла иде ул сызымнарга. Мәскәүгә китә кайберләре. Шулай бервакыт төсләр өстәп мин бер плакатка үземчә яңалык керттем. Барып җиткән сызым Мәскәүгә. Шылтыратканнар: моны ниндирәк солдат башкарды, дип. Әмма штабтагы офицерлар сизенеп калганнар, моны анда чакыртып алырга мөмкиннәр бит, дип. «Инде хезмәтен тәмамлады ул», ‒  дигәннәр. Шулай итеп мин Мәскәүгә, генераль штабка эләкми калдым.

«Еракка оча торган авиация» дип атала иде безнең дивизия. 1941 елда Берлинны бомбага тоткан, Советлар Союзы Герое Дудаков иде безнең командир, күптән түгел телевизордан күрсәттеләр үзен. Күзгә яшь килеп карап утырдым.

«Шушында бит ул, офыклары зәңгәр таулар белән каймаланган туган ягымда бит ул… Тәүге Сүз – әнкәм сүзе – зиһенемне иркәләп уяткан. Аннары берәм-берәм ачыла башлаган тел коелары! Мин шул коелардан Сүзне чүмечләп-чүмечләп чумырып алганмын.
Юа-кузгалаклардан – әчкелтем сүз, балтырган, шома көпшә, кымызлыклардан – сусыл сүз, шайтан таякларыннан ‒ чәнечкеле сүз, җиләк-бөрлегәннәрдән – татлы сүз, шомырт-баланнардан әчкелтем сүз җәсәдемә, аң-зиһенемә бәрәкәтле шифа булып таралган…»
(Язучының «Рух» поэмасыннан.)

«Мине чемодан коткарды…»

Армияне гел начар итеп күрсәтәләр хәзер. Күрәсең, чынлап та шулайдыр. Әмма безнең чорда бик тәртипле иде армия. Берәүнең дә эчкәнен, гауга күтәреп йөргәнен күрмәдем хезмәт итү чорымда, офицерларның – бигрәк тә.

Кыерсытулар, имгәтүләр – анысы турында әйтеп тә тормыйм. Без өч төрле категориягә бүленә идек ул чакта: 1) килеп кенә кергәннәр – «салага»; 2) аннары ‒ «молодой»; 3) «старик».

Мин «салага» чорына эләкми калдым. Пермьдә, Авиация мәктәбендә сержантлардан кала барыбыз да тигез идек. Икенче елны турыдан-туры «молодой» дәрәҗәсен алдым. Рәсемгә чослык булышты – дембельга китүчеләрнең чемоданнарына самолёт ясый идем. Менә хәзер очып китә торган иттереп ясап куям! Тегеләр тел шартлата… Почёт бар, мине күтәреп кенә йөртәләр тегеләр.

Өйгә рулоны-рулоны белән ватманнар, тюбиклы буяулар да җибәрдем хәтта посылка белән. Кайткач бит рәссам булып эшлисе бар, имеш. Әни, бичаракай, күтәреп кайта икән боларны. Шунда кәнфит-фәлән сал бит инде! Менә – тормышны белмәү…

Фәнни экспериментлар

Җырланмаган җыр, бер үкенеч булып калды инде ул рәссамлык. Сүз куәте мине йөгәнләп алды да җибәрмәде.

Мавыгулар, шөгыльләр күп булды инде ул тормышта. Мин берәр нәрсә белән кызыксынып китсәм, эшләп карарга яратам. Төннәр буе шахмат китапларын өйрәнеп, шахмат белән җенләндем армиядә. Ату ярышларында катнаштым, чын мастерлар винтовкасыннан бик оста ата идем.

Фәнни экспериментлар да ясаштыргаладым. (Көлә.) Өч офицер штабта. Без бит кәгазь белән эшлибез, сызымнарны әйтүем. Өч көн эчендә тула чүп чиләге. Өч көн саен крематорийга алып барып көлгә калганчы яндырам шуларны. Алар бит «секретный» грифы куелган сызымнар, болай гына ташласаң, кеше күзенә чалынулары бар. Шуңа – яндырабыз. Мин, өч көн саен йөреп аптырагач, картоннан зур итеп ыспай гына контейнер ясап куйдым. Айга бер тула. Вәт офицерлар шаккаттылар.

Америкада моның юлын уйлап тапканнар: зур резервуарга тутырып юдыралар да, язмалар юкка чыга, ә кәгазь исән кала, аннан югары сортлы кәгазь ясыйлар икән. «Деловая Америка» дигән китаптан укыдым мин моны соңыннан.

Офицерларны шаяртуым хәтердә. Төнге икеләр җиткән. Зур карта, сызым ясыйбыз, тиз арада эшләп бетерергә кирәк. Хәзер бетә, хәзер бетә, дип эшлибез. Арылган. Басып торып эшлисең бит. Тәмәке тартырга чыгып киттеләр болар. Мин сыза калдым. Тукта әле, шаяртыйм, минәйтәм. Болар кергәнче, буш тушь савытын аударып куйдым, кара төстәге кәгазьне чит-читенә җәйдем. Сызым уртасына кара тушь түгелеп җәелгән, имеш. Керделәр… Берсе шунда ук йөрәгенә тотынып… утырды. “Ну, татарин!” – дип көлештеләр соңыннан.

Билгә каеш буган еллар

Күзлек бәйләде безне…  

Студент чакта миңа бер молдаван кызы гашыйк булган иде – Элиза Енакий. Боларның бүлмәләренә кереп сөйләшеп утыргалыйм. Аннары ул китеп барды да, аның урынына Роза Баубекова (шагыйрә Роза Кожевникова) килде. Элеккеге гадәт буенча, кереп утыргалыйм мин боларга.

Карыйм: күзлек кигән бик җитди бер кыз утыра. Сөйләшми дә, башын күтәрми-нитми гел укый-яза. Моның сөйләшмәве, игътибар итмәве миңа тия бит инде. Роза әйтә: «Аптырама! Нецелованная!» ‒ ди. Шулай да, сүз ката торгач, башын күтәреп җавап биргәли башлады бу. Күрәм: күзлеге бик шыксыз. Уйлыйм: боза бу күзлек моны!  Артык сүз сөйләнеп тормыйча гына, бик килешле күзлек табып бирдем моңа. Киде, бөтенләй үзгәреп китте. Аннан соң да күзлекне гомер буе табып тордым мин Динәгә. Арчада Рәүф исемле таныш бер егет эшли иде. Ул чакта әйбер – дефицит. Ә Рәүф күзлек кысаларын Мәскәүнең үзеннән кайтарта…

Динәгә нәрсә килешәчәген мин күңел белән тоемлап белә идем. Шулай берсендә пәлтә сайлыйбыз, бик тә матур үзе – каракүл якалы. Бик килешә инде, әмма бераз кыскарак. Минәйтәм, ал син моны, ә үзем тагын берне алам ‒ балаларныкын, каракүл тунны. Динә алган пәлтәнең итәгенә үзем алганының итәген матур итеп өстәп тектерттем. Патшабикәләр генә кия торган пәлтә килеп чыкты!  Шул чакта минем каядыр бик тирәндә посып яткан модельерлык талантым калкынып куйган иде.

Университетны тәмамлагач, Динә тарих, фән белән бик җитди шөгыльләнә башлады. Магаданда туып үскән кыз ул. Бабай белән әбине репрессияләгән булганнар.

Хатын-кыз бик акыллы булырга тиеш түгел, дигән фикер йөри ирләр арасында. Мин моның белән һич тә килешмим. Зур бәхет ул ‒ хатын-кызның мәгълүматлы, белемле булуы. Яшәүгә дәрт, рухи мәгънә, көч бирә.

Мәхәббәт турында сөйләшкәнебез булмады диярлек. Кирәк тә булмагандыр алай артистлану. Минем әни дә шулай кырыс, җитди иде. Ә күңеле шундый йомшак, барын күреп, аңлап тора иде. Чын хис – тел белән әйтелә, сүзгә әйләндерелә торган хикмәт түгел ахрысы.

Минем иҗатымны гомер буе күзәтеп, бәяләп бара Динә. Шактый югары бәяли. Мин моның белән горурланам, чөнки, һәм татар әдәбиятын, һәм рус, чит ил әдәбиятын күзәтеп бара торган, бик белемле кеше бәясе бу. Тагын бер яхшы ягы – Динә бәя биргәндә бик гадел кеше, аның сүзенә ышанырга була.

Хатыным Динә ханым һәм кызым Зөлфия белән өебездә

Луиза ШАРОВА
Илүсә АРИКЕЕВА

Фотолар Марсель ГАЛИЕВ архивыннан алынды.

“Ялкын” архивыннан, 2015 ел