МӘДИНӘ МАЛИКОВА: “КАЗАНСУДА ЙӨЗӘРГӘ ЯРАТАМ…”

Фото Мәдинә Маликованың шәхси архивыннан алынды

“Янар таулар яктысында”, “Чәчкә балы”, “Югалган якутлар”, “Кызыл гөл”, “Көмеш билбау”, “Арыш тәме”… Әйе, әйе, сез ялгышмадыгыз, болар барысы да – күренекле язучы Мәдинә апа Маликова повестьлары һәм романнарының исемнәре. Дөресрәге, шуларның кайберләре. Балалар өчен язган һәм сәхнәләштерелгән “Оҗмах балалары”  пьесасы да бар. Ә Сөембикә ханбикәгә багышланган “Соңгы риваять” пьесасы Кәрим Тинчурин театрында сәхнәләштерелде.

Тел беренчеме, тәпиме?

Мин Сарман районының Мортыш Тамагы авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Сугышның иң кызган чагында – 1943 елда беренче класска укырга бардым. Хәрефләр өйрәнеп, яза белә башлауга, фронтка әткәйгә хатлар язарга керештем. Бәхетебезгә, бер елдан аңа безнең янга әйләнеп кайту насыйп булды. Яраланып, сугышка яраксыз дип табылганга күрә, әлбәттә.

Кечкенәдән китап корты идем. Хәер, ул чакта китаплар аз иде. Нинди генә басма язма кыйпылчыгына юлыксам да, йотлыгып укый идем шуларны. Әнкәй миңа, тәпи йөри башлаганчы, телең ачылды, ди иде. Арттыргандыр, мөгаен. Ә бәлки, соңрак тәпи киткәнмендер. Әнкәй үзе бик шигъри җанлы кеше, авызыннан шигырьләр коелып кына тора иде. Тик аңа укырга насыйп булмаган, кияүгә чыккан, балалар үстергән – без биш бала идек бит гаиләдә.

Мәктәпкә бик яратып йөрдем. Шигырьләр яздым, стена газетасы редакторы булдым. Концертларда катнашып, үз шигырьләремне сөйләп, сәхнәдән төшмәдем.

Күптән түгел Сарманда бер иҗади очрашуда катнашкан идем. Инде сирәк калган классташларымның берсе – Нәкыйп – яныма килеп, балачак вакыйгаларын искә төшерде. “Син бервакыт стена газетасына шундый шигырь язган идең, – ди. –

Безнең мәктәп бакчасында
Үсә кишер, кәбестә.
Бер көн килә, бер көн килми
Фәлән кеше дәрескә”.

Нәкъ шулай искә төшерде, “фәлән кеше” дип. Нәкыйп үзе булмагандыр инде ул, дип уйлыйм.

Үземнең исемдә калганы – бер укытучы абыебызны башка авылга мәктәп директоры итеп билгеләделәр. Шул абый, мине килеп алып, үз мәктәпләренең гомуми җыелышында сәхнәдән шигырь сөйләттергән иде.

Соңыннан мин Минзәлә педагогия училищесына укырга кердем. Анда Ләбиб Айтуганов, Газиз Мөхәммәтшин, Марс Шабаев кебек  талантлы егетләр бар иде. Элеккечә үк актив булсам да, мин, аларны күреп, бүтән шигырь язарга җөрьәт итмәдем.

25 сум – зур акча!

Укуымны Казанда, педагогия институтында дәвам иттем. Училищедагы укытучыларым физмат факультетына барырга киңәш иткән иде. Ярый әле, бармаганмын, иҗат дөньясыннан бөтенләй читтә  яшәр идем. Кыскасы, рус телендә укытыла торган тарих бүлегенә барып кердем мин. (Филологияне сайласам, тел-әдәбият укытучысы булырмын да, дәфтәрләр тикшереп, болай да начар күргән күзләрем тагын да начараер дип курыктым.)

Табигатем һич тә бушлыкны яратмый. Укудан тыш, шахмат, парашют түгәрәкләренә язылдым. Парашют белән дә сикердем. Шахмат уенында институт чемпионкасы булуга ирештем. Институтлар арасындагы ярышларда катнашканда, КАИ чемпионкасы ике тапкыр җиңгән иде үземне. Ахыр чиктә мин аны ике тапкыр җиңдем. Тик җәмәгать эше өчен акча түләмиләр бит. Ә ачлы-туклы яшәгән студентка акчалы эш тә комачау итмәс иде. Тәвәккәлләп, комсомол комитетына эш сорап кердем. Секретарь егет миңа эш табарга вәгъдә итте, тик бер атнадан аны ни өчендер секретарьлыктан алдылар. Бераз вакыттан мин аны коридорда очраттым, ул, елмаеп, вәгъдәсен онытмавын әйтте һәм мине “Яшь сталинчы” газетасына Асия Бикжанова дигән хезмәткәр янына җибәрде.

Редакциядә миңа ниндидер мәкалә язарга задание бирделәр. Нәрсә турында язуым инде хәтердә калмаган, әмма ул басылып чыгып, 25 сум гонорар алуым һәм ул акчага атна буе комплекслы төшке аш ашый алуым әлегәчә исемдә!

“Яшь сталинчы” газетасы белән янәшә башка редакцияләр дә бар. Бигрәк тә “Комсомолец Татарии” редакциясе мине үзенең максатчан коллективы һәм аның тирәсендә тупланган актив яшьләре белән җәлеп итте. Алар белән дә хезмәттәшлек итәргә керештем. Соңгы курста укыганда, мине анда корректор ярдәмчесе (укышучысы) итеп эшкә алдылар.

Укуым инде тәмамланыр алдында. “Комсомолец Татарии”да минем өчен буш урын юк. Редактор мине “Чаян” журналына тәкъдим итте. Шулай итеп, 1959 елның март аенда “Чаян”да эшли башладым. Корректор булып. Җәйгә институтны Кызыл дипломга тәмамлап чыктым. Ә “Чаян”да теләсә кемгә тими торган бәхет – Аяз Гыйләҗев, Газиз Мөхәммәтшин, Шәүкәт Галиев кебек күренекле (киләчәктә тагын да танылачак) язучылар белән эшләү бәхете елмайды. Үзе бер олы мәктәп!

Редакция кабинетлары бер хәл, коридорларның да кабатланмас роле бар. Янәшәдәге “Яшь ленинчы” редакциясенең хикәяләргә ябык конкурс игълан итүе турында мин коридордан ишетеп кердем. Ә бәлки, миңа да катнашып караргадыр? Игезәк туганнарым Хәмит белән Хәмдияне өлге итеп алып (исемнәрен үзгәртеп, әлбәттә), “Ташу вакытында” дигән хикәя яздым. Матур рәсем белән бизәп, газетаның дүртенче битендә зур итеп бастырып чыгардылар аны. Призлы урын алмадым алуын, аның каравы, иҗат юлымда хәлиткеч адым булды ул.

Журналистикадан башлап…

“Чаян”нан соң “Азат хатын”га килеп эләгүем һәм анда эшләгән 23 ел гомерем үзе бер алтын чор булды. Киң эрудицияле, зыялы редакторыбыз Асия ханым Хәсәнова җитәкләгән бу редакциядә һәр җурналист үзен алыштыргысыз иҗатчы итеп тоя һәм журналны кызыклы, эчтәлекле итүгә бөтен талантын, тырышлыгын сала иде. Татар журналистикасы тарихында бу елларны еш кына Диләрә Зөбәерова, Кояш Тимбикова, Мәдинә Маликова эшләгән кызыклы чор дип телгә алалар. Моның белән горурланырга мөмкин, әлбәттә. Журналның тиражы да зур, аны ил буенча татарлар яшәгән бөтен төбәкләрдә алдыралар, шуңа күрә журналист юлларыбыз да әллә кайларга – хәтта Ерак Көнчыгышларга кадәр илтеп чыгара. “Азат хатын”дагы журналистлык тәҗрибәм булмаса, мин бүген Мәдинә Маликова дигән язучы була алмас идем. Уйлап карагыз, журналистның язу өчен конкрет темасы, ниндидер максаты бар, һәм ул, шуны өйрәнеп, тиешенчә язып чыга. Ә язучының эшен мин болганчык суда чуртан тотарга тырышуга тиңләр идем. Эләгәме әле ул, юкмы. Әнә шул журналистлык эшендә җыйган тормыш тәҗрибәм миңа әдәби әсәрләр язганда бик булышты.

Узган гасырның 90нчы елларында, илдә глобаль үзгәрешләр башлангач, тормыш юлында югалып калган, фәкыйрьлеккә төшкән кешеләргә ярдәм итү өчен, мин “Кызыл ай” җәмгыяте ачтым. Үзебезнекеләргә генә түгел, авыр хәлдә калган Чечня республикасына да азык-төлек белән булыштык. Бер тапкыр анда үзем дә бардым. Андагы эшләр “Өермә”, “Көмеш билбау” романнарымда, “Берәгәйле бәрәңге” дигән хикәямдә чагылыш тапты.

Беләсездер, әдәби әсәр ул тормышның көзгедәге чагылышы гына түгел, язучының сайлаган темасына башка гыйбрәтле вакыйгалар һәм персонажлар да, хыяллары-өметләре дә кушылып китә. Әле менә соңгы вакытта тагын бер әсәр яза башладым, шуны дәвам итәргә тормыштан кызыклы үрнәк таба алмый аптырыйм.

Теманың ничек табылуына килгәндә, “Арыш тәме” романына тукталыйм әле. Кухняда, үз көенә акрын гына сөйләп, чыбыклы радио эшләп торган чак. Әнә шунда мине бер фәнни-тикшеренү институтында эшләүче галимәнең чыгышы җәлеп итте. Экологик чиста арыш үстерү тәҗрибәсе турында шулкадәр илһамланып сөйли иде ул! Саф мәхәббәте, сөйгән егете турында сөйләгән кебек. Аның илһамы миңа да йокты. Эзләп таптым ул ханымны. Әсәремнең төп сызыгын арыш селекциясе тәшкил итсә дә, аның тармакларына бик күп кешеләр язмышлары ялганган. Һәм ул язмышлар – ул галимә ханым сөйләгән кешеләрнеке генә түгел. Анда – минем таныш-белешләрем, күршеләрем, дусларым да яши. Бик яратам мин бу әсәремне, ул башта 3 мең тираж белән басылган иде. Бер елда сатылып бетте. Тагын 1,5 мең тираж белән кабат бастырдым. Үзем генә түгел, укучыларым да яраткан, димәк.

 

Китапның бизәлеше дә матур булырга тиеш. “Киемеңә карап каршы алалар” дигән гыйбарә кешеләр турында гына түгел, китапка да кагыла. Мин китап бизәүдә үземә фикердәш рәссамны – Ратмир Ахияровны табуым белән дә бәхетле. Компьютер графикасына үзенең (һәм минем дә!) хыял байлыгын кушып, төсле буяуларына җан җылысын да салып, тышлыкларны картина рәвешендә иҗат итә ул. Менә “Көмеш билбау” китабының тышлыгы. Әлеге билбауны Ратмир фотога төшереп эшләде, һәм үзенең картина-тышлыгына үзенчәлекле бизәк итеп урнаштырды. Яшь чагымда миңа аны Әхмәт (Әхмәт Рәшитов – танылган шагыйрь, Мәдинә апаның ире. – Ф.М.) бүләк иткән иде. Әсәрдә төп әдәби деталь буларак, ул бөтенләй башка кулларда һәм вакыйгаларда “уйный”.

Әдәби әсәрләремнән башка дөньяда мин үзем кем соң? Мин – гаиләмдә хатын-кыз, ике улым Ильяс белән Искәндәрнең  әнисе. Алар программистлар, зур улым Канадада, кечесе Казанда яши. Мин тагын бакчамда эшләргә, иртә яздан көзгә кадәр Казансуда йөзәргә яратам.

Мәдинә Маликова тәкъдим итә:

Укы:

Әдәбиятның күп төрле жанрларына игътибар итегез. Татар классикасыннан Фатих Әмирханның “Фәтхулла хәзрәте” –  көчле сатирик повесть.Чит ил әдәбиятыннан Э.Войничның революцион көрәш рухы белән сугарылган “Овод” романын укырга тәкъдим итәр идем.

Үземнең исә бүгенге малайлар (һәм әти-әниләре) тормышын, аларның төрле язмышларын чагылдырган “Чәчкә балы” дигән повестем бар. Ул “Югалган якутлар” исемле китабыма кергән. Бер уңайдан, анда детектив повесть тә, комедия дә табарга була.

Кара:

kinopoisk.ru

Вениамин Каверин повесте буенча төшерелгән “Два капитана” фильмын. Балачак хыялларына тугры капитан, очучы-полярник  Александр Григорьевның тиңсез батырлыклары да, тормышның көтелмәгән борылышлары, саф сөю фәлсәфәсе дә тамашачы күңелендә җуелмас эз калдыра. Шулай ук андагы “Көрәшергә һәм эзләргә, табарга һәм бирешмәскә!” дигән тормыш девизы бүген дә үзенең көчен югалтмый.

Тыңла:

Татарның нинди зур, киң карашлы, дөньяны иңләгән халык икәнен аңлау, тою өчен “Порт-Артур”дан башлап, “Әдрән диңгез”гә кадәрле (“Герман көе”, “Ашхабад”, “Алма-Ата”, “Шәм-Шәриф”…) җырларын тыңлагыз, өйрәнегез. Өлкән артистлар гына түгел, аларны башкарырдай киң сулышлы, моңлы тавышлы Филүс Каһиров кебек артистларыбыз да бар бит безнең.

Фотолар Мәдинә Маликованың шәхси архивыннан алынды

“Ялкын” архивыннан, 2015 ел