СӘЙДӘШ КАМАЛИЕВ: “АНЫҢ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ҮЗЕМНЕ ТАБАМ”

Сәйдәш Камалиев – язучы, шагыйрь Фаил Шәфигуллин оныгы.

Туган көне: 20.04.1993

Туган җире: Казан

Яши: Бөгелмә

Тәмамлаган: КФУның геология һәм нефть-газ технологияләре институты

Эшли: җир кабыгындагы тирбәнешләрне ачыклаучы (сейсморазведчик)

Кызыксынулары: спорт, бию, әдәбият

– Миңа еш кына “бабаңа охшагансың” дип әйтәләр. Моны үзем дә сизәм: фотолардан карап чагыштырсаң, охшашлыклар шактый. Фаил Шәфигуллин оныгы булу миңа әллә ни зур статус өстәми. Бүгенге көндә язучылар артык популяр түгел бит. Үземне башка кешеләр кебек үк хис итәм. Шулай да зур бер уңай як бар: тәрбиям башка, ул бүтән яшьтәшләремнекеннән нык аерылып тора. Миңа интеллигенция вәкилләре белән аралашу мөмкинлеге тәтеде, язучы-шагыйрьләр белән күзгә-күз карап сөйләшүләр бәхете насыйп булды.

Үземдә җаваплылык тоям: бабам зур эш башкарып чыгарган, татар телен үстерү өчен зур көч куйган, аның иҗатын танытуга мин дә өлеш кертергә тиеш дип саныйм. Ким дигәндә, аның иҗаты белән тулысынча танышып чыгарга кирәк.

Бабамның әсәрләрен яратып укыйм. Дөресен әйткәндә, армиядә хезмәт иткән чакта ныклап укый башладым. Аның иҗатыннан иң яратканым – “Бер малай, өч аргамак” әсәре. Анда язылган армия хәлләре миңа бик якын иде, безнең белән дә нәкъ шундыйрак хәлләр булды. Төп геройның язмышы белән үземдә уртаклык таптым, анда үземне күрдем. Гомумән, аның әсәрләрен аңлап, тоеп укыйм, образларны тулаем күз алдына китереп барам. Үземнең дә языштыргалап йөргән чаклар булды. Мәктәптә укыганда, язмаларым, комиксларым, әкиятләремнең берничә тапкыр “Сабантуй” газетасында басылганы булды, хәзерге көндә иҗат белән сирәк шөгыльләнәм.

Кызганыч, мин туганда, бабам юк иде инде, аның белән аралашырга насыйп булмады. Әгәр күрү мөмкинлеге булса, аңа иҗаты өчен рәхмәт әйтер идем.

Бабам, гаиләдәге хатын-кызларны сыйлар өчен, ел да 8 Март көнне, иртән торып, коймаклар әзерли торган булган. Нинди кеше булуын шушы гади бер мисалдан да аңларга мөмкин.

Фаил Шәфигуллин (1939 – 1982) – шагыйрь, прозаик, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Әдәби хезмәттәге уңышлары өчен «Хезмәттәге батырлык өчен» медале һәм Татарстан АССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Кайбер әсәрләре: “Акмөгез”, “Тамгалы бүре”, “Ислемай” хикәяләре, “Бер малай, өч аргамак”, “Бәхет йолдызы астында” повестьлары.

Зилә Сабитова
Фотолар Сәйдәш Камалиевның шәхси архивыннан алынды


ТАГЫН УКЫРГА: 

ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВА (Нурихан Фәттах оныгы): “ҮЗЕМ САЙЛАП ЯЗУЧЫ ОНЫГЫ БУЛМАДЫМ”

МИЛӘҮШӘ ЗАКИРОВА (Аяз Гыйләҗев оныгы): “МИН БАБАМНЫҢ КЕЧКЕНӘ КУЯНКАЕ”