КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ЯҢА АРТИСТЛАР

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының труппасына яшь артистлар Рәис Әхмәтзакиров, Наилә Кәримова, Ләйсән Закирова кабул ителде.

Алар театрның баш режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов һәм театр артисткасы Лилия Низамиеваның шәкертләре.

Яшь артистларга уңышлар телибез! 

Сүз уңаеннан, Кариев театрының 31 сезоны яңа кызыклы премьераларга бай булачак. Аларга әзерлекләр башланды һәм тулы көченә бара.