КАМИЛ КӘРИМОВ: ТОРМЫШ БЕЛӘН РОМАННЫ БУТАМА!

Хатыным Клара белән гаиләбезнең җиләк очсында.

Робинзон сыман япа-ялгыз утрауда калса, ул: 3 көннән соң – ачтан, 7 көннән соң – сусызлыктан, 10 көннән соң хатын-кыз юклыктан үләчәк. Мондый хәтәр эксперимент уздырмаска булдык, күңел утравы буйлап үзебез генә сәяхәт итеп кайттык.

«Мин колхозчы гаиләсендә тудым…»

Безнең заман язучыларының автобиографиясен алып карасаң, шундый юлларга юлыгасың: «колхозчы гаиләсендә туган». Аңлашыла инде, заманы шундый, хезмәт кешесенең дәрәҗәсе бар, колхозчы гаиләсендә туу да – дәрәҗә. Хәзерге буын моңа көлеп кенә карый инде. Ә мин үзем моны һаман да ихтирамга лаек факт дип саныйм. Әни җон язган, әби май язган, ә мин менә әсәр язам. Бу да – хезмәт, аларныкы бик авыр физик хезмәт булса, мин шөгыльләнгәне – акылны эшкә җигү. Әнә шул колхозчы гаиләсендә тәрбияләнгән хезмәткә ихтирам минем эшемдә дә бик кирәк. Мин үз эшемә өстән генә карамыйм, эш аты кебек җигелеп тартам. Шулай эшләмәгән эш – барып чыкмый. Керделе-чыктылы була ул, алай эшләгәнче, эшләмәвең артык.

Хәзер бит эш белән горурланмыйлар, дәрәҗә белән масаялар. Балаларны да шуңа өйрәтеп үстерәләр. Бизнесмен булам, лидер булам дип үсәләр алар, карьера ясау турында хыялланалар. Әйбәт һөнәр үзләштерәм, эшемдә яхшы итеп эшлим дияргә кирәк бит иң элек. Без үскәндә кулыңнан эш килмәсә, сиңа кеше итеп карамыйлар, ихтирам итмиләр иде. Ә хәзер алай түгел, хәзер кеше эш эшләмичә дә әйбәт машинага утырып йөрергә, шәп киенергә мөмкин. Безнең заманда болай була алмый иде. Шуңа да без тотрыклы булып үскәнбез. Акны-карадан аерырга өйрәнеп…

Ни өчен гаиләмдәге хатын-кызларны мисалга китерәм? Чөнки әтием мин туган елны үлгән. Мин хатын-кыз тәрбиясен күреп үскән малай. Әтием мал врачы булган. Кызык факт: үскәч улым да шул һөнәрне сайларга булды. Кемдер кушканга, күрсәткәнгә түгел, ә тотты да үзе сайлады. Белмим, геннарда микән хикмәт, әллә очраклык микән…

Мин – 4нче класс укучысы.

«Сиңа хат ташып кына бетә иңнәрем!»

Салам түбә астында үстем мин. Әтисез булгач, йорт-җиребез әллә ни мактанырлык түгел иде. Көрәя төшкәч, борынгы кызлар исе керә башлагач, мин бу салам түбәдән ояла башладым. Матур кызлар салам түбәгә карамый бит инде. Үзебезнең авыл кызлары кая торганымны, кем икәнемне белә. Шуңа мин кунак кызлар озатырга тырыша идем. Алар бит синең салам түбәңне белми.

Хатлар языша идек без ул елларда. Көненә 12 хат язып, 7 хат алганым булды. Почтальон Маһикамал апа сукрана иде: «Сиңа хат ташып кына бетә иңнәрем!» Ул чакта мин аңламаганмын гына, әнә шул хатларда булган инде минем язучылыкның чишмә башы.

7нче класста укыганда район газетасында шигырьләрем басылып чыкты. Шуннан соң теге салам түбәгә карамаган, мине санга сукмаган кызлар да карый башладылар. Кызыксындылар, билгеле. Кызлар игътибары бик мөһим иде безгә ул чакта.

9нчы класста укып йөргән чаклар.

Без – бәрәңге ашап үскән буын – иртә өлгермәдек. Аңлашыла да, хәзерге яшьләр бит яхшы ашап, уңайлыклар тудырылган мохиттә үсәләр, шуңа да алар иртә өлгерә. Инде садикка йөри башлауга, кызлар – малайларны, малайлар кызларны күрә башлый. Аннары алар телевизор, Интернет аша да бөтенесен күреп үсәләр. Без бәләкәй чакта кинода үбешкәнне дә күргән булмады. Шул 7нче классларда гына нәрсәдер абайлый башладык. Җәйге каникулдан кызлар кинәт кенә үзгәреп, матурланып килде. Түгәрәкләнеп. Менә шуннан башланды инде…

Камил Кәримовтан афоризмнар:

Рәхәт тормышта яшәгән кеше юмор тудыра алмый.

Талантның 5%ы – Ходайдан, калганы – үзеңнән.

Җиңелү, газаплар кешене эгоизмнан коткара.

Япа-ялгыз утрауда калсам: 3 көннән соң – ачтан, 7 көннән соң – сусызлыктан, 10 көннән соң хатын-кыз юклыктан үләчәкмен.

Шигырьдән китү

25 яшькә кадәр шигырь яздым. Отказ хатлары килә иде миңа, «бастыра алмыйбыз, әмма ләкин сез каләмне ташламагыз» дигәнрәк хатлар. Ул инде – синең язганнарың бик үк өметле түгел дигәнне аңлата, үзем редакциядә эшли башлагач, аңладым мин моны. Әмма теге чакта мин үзебезнең Шәле авылы өчен зур шагыйрь бит инде! Язам да җибәрәм шигырьләрне, язам да җибәрәм. Беркөн минем кулга Равил Фәйзуллин белән Роберт Әхмәтҗанов шигырьләре килеп керде. Болар язган шигырьләр – бөтенләй икенче, минсиңәйтим. Шуларны укыдым да шагыйрь түгеллегемне аңладым. Хикәягә, прозага күчтем. Әмма күңелем белән бик шагыйрәнә идем мин, бигрәк тә яшь чакта. Абый алып кайткан диванда йоклый идем, тәрәзәдән ай мөлдерәп керә иде бүлмәгә. Шул ай шигырьләремә дә килеп керде аннары, прозама да күченде. Шигырьдән китсәм дә (һәм мин ул китүне дөрес дип саныйм), шигырьне ярату гомергә сакланып калды күңелдә.

Сабантуйга чыгар алдыннан сөйгәнемне көтеп йөрим.

Karimova дип имза куя башлады…

Мине тәрбияләргә әнинең вакыты булмады. Апа белән абыйга «Камилне карагыз» дип калдырыр иде дә, үзе көн-төн колхоз эшендә булыр иде. Мин инде шул өй тирәсендә, табигатьтә үстем. Алай пыр туздырып урамда малайлар белән уйнап, аунап үсмәдем. Мин 1нче класска барганда: «Кара, Мәдинәнең малае тәпи киткән!»  ̶  диделәр. Ул чакта ук үз дөньямдарак яшәгәнмен инде күрәсең.

Колхоз эшендә ул заманда акча бирмиләр иде, тормыш җитеш түгел инде. Берзаман әниләрне җыеп алып мәктәптә укыта башладылар, халык массалары арасындагы грамотасызлыкны бетерү буенча ликбез иде бу үзенә күрә. Латинча өйрәттеләр аларга. Әни хәтта Karimova дип имза да куя белә башлады. Ә болай ул бөтенләй укымаган иде. Белеме булмаса да, зирәклеге, тормышчанлыгы бар иде әнинең. Шул безне кеше итте. Телне ул өйрәтте безгә, искиткеч матур чагыштырулар белән сөйләшә иде.

Эшкә дә аннан өйрәнеп үстек. Колхоз эшеннән берзаман эчәгесе әйләнгән хәлдә кайтарып ташладылар әнине. И курыктык. Ирләр эшен дә үзе эшләргә, авырлыкны үз җилкәсенә алырга күнеккән бит инде. Аннары холкы да кайнар, тынгысыз, мин дә шундый.

Гаиләдә ир-ат булмагач, без кечкенә чакта сыер асрарга көчебез җитмәде. Әмма шулай да бик тәмле ашап, тук булып үстек. Әни аш-суга бик оста иде. Мин үзем бөтенләй пешерә белмим. Берәрсе пешереп ашатмаса, ачтан үләм.

Акчаң күп булыр, әмма бай булмассың

Студент чакта гел ашханәдә ашадым. Шөкер, акча бар иде, мин укыган елларда гел эшләдем. Студотряд белән дә йөри идем, төрле разнорабочий эшләргә дә ялландым. 26 яшьтә бораулау эшен ташлап, университетка көндезге бүлеккә укырга кердем. Ул чакта бораулаучы эше бик керемле хезмәт, эш хакы – 600-800 сум. Андый акчаны югары белем белән дә һәркем ала алмый иде.

Төзелеш отрядында – иптәшләр белән.

Акча миңа гомер буе шулай – керә торды, чыга торды. Мин аны карунланып саклап ятуны кирәк дип күрмәдем. Хаҗәтем буенча тота бардым. Беркайчан да банкларда зур суммалар сакламадым. Әмма тормыш итәргә, гаиләмне кайгыртырга җиткерә килдем, шөкер. Миңа чегән әйткән иде яшь чагымда: «Акчаң күп булыр, ләкин бай булмассың»,  ̶  дип. Чынлап та шулай. Әмма аның шулай булмаса кадере дә булмыйдыр, дип уйлыйм. Юктан гына килеп керсә, йә әзер килеш булып торса, акча кешене иң азындыра торган нәрсә бит ул.

«Отличник белән танцыга чыкмыйм!»

Мин үзем гомер буе отличникларга ышанып бетмәдем. Ударникларны күбрәк хөрмәт итәм. Үзем дә ударник идем укыганда. Геометрия, биология, химиядән генә «5»леләр минем. «4»кә, «5»кә укыган кеше – ул үз көче белән бара. Чөнки кеше бар фәннәрне дә камил дәрәҗәдә белеп бетерә алмый. Кайсысыннандыр ул барыбер калыша. Ә инде бер отличник дип даны таралган кешене тарта башлыйлар. Һәм кеше күнегеп китә. Гел беренчелек кирәк була башлый. Комплекслар барлыкка килә. Ә тормышта гел отличник кына булып бетеп булмый.

Бездә отличниклар белән клубта танцыга да чыкмыйлар иде. Күзәтүләрем шуны да күрсәтте: отличник булып мәктәпне тәмамлаучылар арасында әллә ни олы максатларга ирешүчеләр булмады. Бәлки, мин белгән отличниклар гына шундыйдыр.

Курайда, кубызда, гармунда уйныйм. Только үзем өчен генә!

Язмыш «шутка»сы

…Уза бу урамнан – иңендә күпереп торган Оренбург шәле, чәчләре дә күпереп тора. Мин бетәм инде! Читтән генә күзәтеп йөрим. Йөзен дә күрмәгәнмен мин аның, әнә шул шәле тора һаман күз алдымда. Беренче елны укырга керә алмыйча, авылга кайтырга хурланып, Оренбургка эшкә чыгып киттем. Әлеге дә баягы Оренбург шәле сәбәпче булмадымы икән шунда китүемә, дип тә уйлап куям. (Көлә.)

Ул колхоздагы кассир малае, тире җыючы малае белән йөрде. «Нәселле»ләр белән. Без инде алар белән тиңләшә алмый идек, билгеле. Ул чакта авылда ярлы белән байларга бүленеш бик көчле иде.

Хәзер очрашканда Тәнзилә: «Камил инде ул безнең кебекләргә карамый иде», – дип сөйләп җибәрә. Мин көләм инде хәзер ул сүзеннән. Шәледән ерак түгел, Татцикта йорт җиткердек бит без. Һәм күршеләребез шул Тәнзиләләр булып чыкты. Туры килде шулай. Язмышның бер «шутка»сы инде бу! Аралашабыз, балаларыбыз үзара аралаша. Дөнья булгач, менә шундый хәлләр дә була.

«Үкенгәнем булмады!»

Мәхәббәт – гаиләгә илтүче сукмак ул. Мәхәббәтсез төзелә алмый гаилә. Аның баштагы романтикасы, эйфориясе булырга тиеш: күрергә атлыгып тору, чәчләре исеннән исерү, ялгыш кына кагылуыннан да әллә нишләп китү… Ә аннары шушы хис бәйләгән икәү арасында ихтирам барлыкка килергә тиеш. Чөнки мәхәббәтнең гарантиясе – 9 гына ай. Ә калган гомерне бер-береңне хөрмәт итеп, кадерләп, саклап яши белергә кирәк.

Ике кеше бергә тигез, тату яши алсын өчен холыклар контрасты да кирәк. Менә мин үзем сангвиник. Мин 95ле бензин кебек. Бер купсам, туктатам димә. Ә хатыным Клара – флегматик. Ул – тыныч, сабыр, аның һәр сүзе, адымы үлчәнгән. Кистереп әйтеп куя да белә. Ул башта минем двигательнең эшләп туктаганын сабыр гына көтеп тора да, аннары кистереп үз фикерен әйтеп куя. Минем инде ачу очкан була ул чакта.

Саны булмый инде аның мәхәббәтнең, һәммәсе – беренче. Мәхәббәт ул тынычлыкны яратмый, аны гел куәтләндереп торырга кирәк. Ул йә буй җитмәлек биек, ерак булса – кадерле, йә – югалтсаң. Менә шул чакта без аны күпертәбез инде, трагедиягә әверелдерәбез. Мәхәббәтнең әдәби әсәргә юлы башлана…

Аның миңа беркайчан да шәхесемә тиярдәй авыр сүз әйткәне булмады. Әйтик, ирләрен «хайван» дип әрләүче, бетереп ташлаучы хатыннар була. Ә Клара әрләмичә генә, авырттырмыйча гына, әмма җелеккә үтәрдәй итеп әйтә белә. Минем өчен туган кеше дим инде мин Клараны.

35 ел бергә яшибез, үкенгәнем булмады. Ул мине үстерергә тырыша, вакыты-вакыты белән карьерага омтылдырып карый. «Синең талантың белән әллә кайларга үсәргә була бит», ‒ дип битәрли. Әмма мин шундый кеше, беркайчан да карьера ясыйм, шушы дәрәҗәгә ирешәм дип яшәмәдем. Мин үз урынымны беләм, миңа шул бик җиткән.

«Ник син популяр түгел?!»

Клара – китапханәче. Күп укый ул, миңа да тәкъдим итә китаплар, «менә монысы сиңа ошарга тиеш» дип, алып кайтып өстәлемә дә китереп куя. Кычкырып та укый миңа. Иң ачуны китергән фразасы: «Ник син кайберәүләр кебек популяр булырга тырышмыйсың?! Зифа Кадыйровалар кадәр генә яза аласың бит инде син!» Соң, минәйтәм, ширпотреб яза башласам, язучылар да, тәнкыйтьчеләр, галимнәр дә миннән көләчәк бит. 50дән артык язучы язган икән минем иҗатым турында, аларның миңа булган ышанычын, баглаган өметләрен аяк астына салып таптасам, йә, мин кем булам инде? Популярлык кирәк миңа дип, үзеңне баштанаяк алыштырып куеп булмый ләбаса.

Ымлыклар өйгә кайтмый

Мин шулай куйдым: «Гаиләдә мин баш, карарларны мин кабул итәм». Эшкә дә үзем урнаштырдым Клараны, аның хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыныннан мөһер бар: «Ватаным Татарстан» газетасыныкы. Минем үз гаиләмне акча белән тәэмин итәрлек егәрем булырга тиеш, мин бит – ир кеше. Хатын-кыз карьера ясыйм дип, эштән-эшкә күчеп йөрсә, аның гаиләгә, өенә энергиясе калмый.

Мин – бик көнче кеше. Клара – юк. Көнче булса, ул миңа «Тургайлы болытлар» әсәрен яздырмас иде. «Тургайлы болытлар»ны яза башлагач, әйтеп куйды: «Монысын бик кача-поса язасың әле нишләптер», ‒ дип. «Кая кача-поса булсын инде, бөтен кулъязмалар эш өстәлендә таралып ята бит», ‒ дим. Корректуарны алып кайткач, күз салыйм, дип сорады. «Бөгәрләмәскә куштылар», ‒ дигән булдым. Аңлый инде ул, аның күңеленә тияргә мөмкин нәрсәне күрсәтмәскә тырышуымны аңлый.

Аннары мин үзем дә аңлатырга тырышам: әдәби әсәр белән тормышны тәңгәл куеп карарга ярамый бит. Әлбәттә, әсәрләремдәге кайбер героиняларны кемгәдер охшаткалый ул. «Бу вакыйгалар без синең белән бергә яши башлагач булганга охшап тора», – дип әйткәне бар. Юк, дим, тормыш белән романны бутама!

Клара үзен хөрмәт итеп яшәгәнемне белә. Холык-табигатемне дә белә. Матур хатын-кызларга соклану, аларга игътибар белдерү – ансыз ничек яшисең инде?! Гашыйклык халәте дә – иҗади бер халәт ул язучыда. Үз иткән хатын-кызга «җимешем» дип дәшәргә яратам мин. Әмма ымлыклар – ымлыклар инде, алар урамда кала, өйгә кайтмый.

Мин хәтта кечкенә генә хикәяне дә өйдә язам. Гаиләм белән тәртип икәнлеген белү кирәк миңа тынычлап иҗат эшенә утырганчы. Клараның янәшәдә булуы. Иҗат йортларына да, ял йортларына да аерым гына йөрмәдем. Клара кухняда савыт-саба шалтыратып торганда язу – үзе бер күңеллелек. Хатыным моның белән горурлана дип беләм.

Оныклар – тәмле

Ул белән кыз тәрбияләп үстердек. Минемчә, кыз баланы саклау бик кыен. Малайларны билгеле бер яшькә җиткәч, җинаятьтән, криминалга кереп китүдән сакларга кирәк. Ә менә кыз бала – күпкә нәзберек, аның нәфислеген дә кайгырта, саклый белү мөһим.

Әти тәрбиясе бик гади – әгәр син балаларыңның әнисен хөрмәт итеп, кадерләп яшисең икән, менә шул иң зур тәрбия инде гаиләдә. Шөкер, балалар «әти белән әни кебек яшәсәк иде» диләр, бу сүз – безгә иң зур бүләк.

Улыбыз Рушан белән Диләрә килен.

Кызыбыз Алсу белән Риман кияү.

Әмма балаларны үстергәндә, тормыш артыннан чабып, аларның кадерен тоярга өлгерми каласың. Менә хәзер онык кадеренең нәрсә икәнен татыдык. Оныклар – шундый тәмле була икән алар!

Тәмле-талы оныгыбыз Алия белән.

Шәхесне үстерү программасы

Беренче әсәрләремне Хәкимҗан ага Халиков укый иде. Ул эшкәртеп бастырды да аларны. Бәләкәй вакытта «Ялкын»да ниндидер конкурста катнашып җиңгәнем булды. Бүләк һәм акча да алган идем хәтта.

Без әдәбиятка килгән елларда яшь авторлар белән бик җентекләп эшлиләр иде. 1972 елда хәтта СССР күләмендә яшь авторлар белән эшләү турында карар да чыкты. «Идел» лагеренда Мәскәү лекторларын китереп, берәр атналык лекцияләр, конференцияләр уздыралар. Шәхесне бар яклап үстерү программасы бар иде СССРда.

Дуслыкта сер калырга тиеш

Миңа теләсә кем белән кызык түгел, шуңа да төрле компанияләргә тартылмадым. Тормышта да, иҗатта да. Чып-чын дуслар да, сине анык бәяләүчеләр дә берәү-икәү генә була. Фикерле, миңа ниндидер яңалык җиткерә алган кешеләр белән аралашырга яратам. Ул кеше – мине, мин аны илһамландыра алсам, менә шул чын аралашу инде.

Дуслыкта төп критерий – икейөзле булмау. Һәм – сер калуы. Сине иң күп белгән кеше дошманыңа әйләнергә мөмкин. Дуслар да бик белеп бетермәскә тиеш сине. Тормыш ул – бик четерекле нәрсә. Иҗатка синең белән бергә кереп киткән кешеләр дә тора-бара аркаңа пычак терәргә мөмкиннәр. Соңгы арада үзем өчен шундый ачыш ясадым – тормыш яшерен тавышлардан тора икән. Ә мин ачыклык ярата торган кеше.

60 еллык юбилейны кичкәндә.

Фотолар Камил КӘРИМОВ архивыннан

Луиза ЯНСУАР
“Ялкын” архивыннан, 2015 ел, март