ӨСТЕҢДӘ – КОФТА, Ә АЯКТА – ИТЕК! НИШЛӘРГӘ?

Күз алдыңа китер, син сәхнә артында. Кинәт алып баручы синең исемеңне әйтә. Син каушысың, чөнки әлеге чыгыш синең киләчәгеңне хәл итә. Куркуыңны җиңеп сәхнәгә таба атлыйсың… Тукта-а-а! Синең бит өстеңдә кофта, ә аякларыңда – итек! Нишләргә?

Ә Зәринә Никитина бу кыен хәлдән чыгу юлын тиз тапкан! Ничек икәнен беләсең киләме? Әлеге мәкалә синең өчен!

Зәринә – Арчаның гаҗәеп матур, көчле тавышлы сандугачларының берседер, мөгаен. Аның район, республика, халыкара бәйгеләрдә яулаган җиңүләрен санап бетергесез. Шуларның берничәсен генә әйтим инде: Халыкара “Җырлы-моңлы балачак” телевизион конкурсында лауреат була. Республиканың Рөстәм Яхин исемендәге “Күңелемдә яз” һәм халыкара “Тере чишмә” конкурс-фестивальләрендә 2 дәрәҗәдәге лауреат!

– Зәринә, җыр сәнгате белән күптәннән шөгыльләнәсеңме? Әлеге адымны ясарга сине нәрсә этәрде?

– Мин инде балачактан ук җыр-моңга гышыйк кеше. Әни, минем гел җырлап йөргәнемне күреп, җыр мәктәбенә йөртә башлады. Баштарак бик ярата идем, тик соңыннан фортепианода уйнау дәресләре туйдыра башлады. Көннәрдән бер көнне ноталар дәфтәремне мәктәптә яшердем дә, өйгә кайтып: “Әни, урлаганнар! Җыр дәресе буенча барлык китапларымны урлаганнар! Хәзер вокалга йөри дә алмам инде…” – дидем. Әни барысын да аңлаган, күрәсең: җитди рәвештә генә ризалашты да, кычкырып көлеп җибәрде.

– Ә музыккаль белемне кем ярдәмендә аласың?

– 2012 нче елда Арчага күченеп килдек. Монда мин үземнең язмышымны янәдән җыр белән бәйләп карарга булдым һәм вокал түгәрәгенә язылдым. Түгәрәк җитәкчесе Алсу Мәҗитовна, чыннан да, үз эшенең остасы булып чыкты. Аның янәшәсендә мин үземне уңайлы хис иттем, төпле фикерләрен ярты сүздән үк аңларга ияләштем. Шуңа күрә бик аз вакыт эчендә минем тавышыма туры килерлек шактый күп җырлар өйрәнергә өлгердек. Ә соңыннан мин ачык, сөйкемле, көләч йөзле Гөлнара Бариевна белән шөгыльләнә башладым. Аның белән без әкренләп авыррак җырларга күчеп, төрле бәйгеләрдә катнаша башладык. Җиңүләр дә озак көттермәде. Аларның һәрберсеннән соң Аллаһы Тәгаләгә шушындый көчле тавышым өчен рәхмәтләр укыйм.

– Барысын да ярты юлда ташлап калдырасың килгән чаклар булгалыймы?

– Әлбәттә, күз яшьләре дә, үпкәләүләр дә, рәнҗешләр дә – барысы да була. Әмма тешләреңне кысып булса да, түзәргә, алга таба атларга кирәк. Мине кечкенә чактан ук җырчы Гүзәл Уразовага охшаталар. Бер концертында аның белән бергә җырларга теләгәнемне белдергән идем, ул шундук минем өчен микрофон алып чыгып бирде һәм, җырлап бетергәч, колагыма: “Зәринәм, фәрештәм минем, җырлавыңнан туктама! Барысы да әйбәт булыр!” – дип, бүләк тапшырды. Авыр чакларда әлеге сүзләрне исемә төшерәм. Алар миңа иҗат итәргә көч, дәрт, ә иң мөһиме – рухи байлык биреп тора.

– Ә синең кумирларың бармы?

– Дөресен генә әйткәндә, кумирларым бик күп. Әйтик, Филүс Каһиров һәм Ришат Төхвәтуллин. Әлеге җырчыларның һәр концертын түземсезлек белән көтеп торам, чөнки иҗатларына үлеп гашыйкмын! Мөмкинлек булса, һичшиксез, мин алар белән бер сәхнәгә чыгып, дуэт башкарыр идем. Бу минем иң зур хыялларымның берседер, мөгаен.

– Синең кебек зур уңышка ирешер өчен нишләргә кирәк?

– Беренчедән, үзең өстендә, хаталарың өстендә гел эшләргә кирәк. Чыгыш ясаган саен, мине видеога төшерергә кушам. Бары тик үзеңне – үзең күреп кенә, хаталарыңны төзәтергә мөмкинсең. Икенчедән, син һәрвакыт остазың белән бер дулкында булырга тиеш. Аны бер караштан аңлап, ул куйган тәлапләргә яраша белергә кирәк. Өченчедән, үзеңә ышан, сәхнәдән курыкма! Бик тиздән бу курку үзеннән үзе юкка чыгачак. Әлеге гади кагыйдәләрне гел исеңдә тотсаң, уңыш синең кулыңан төшәргә дә теләмәс!

Зәринә бүгенге көн белән генә яшәми, гел алга омтыла. Киләчәккә планнары да зурдан: җырчы булу! Хыялларың тормышка ашсын, Зәринә!

P.S. Теге кызык хәлнең ахыры турында сөйләргә онытып торам бит әле! Зәринә ул вакытта югалып калмаган. Янәшәсендә торган чит кызның туфлиларын салдырып үзе кигән дә, кофтасын идәнгә ташлап, сәхнәгә чыккан. “Калтырап торганымны жюри әгъзаләре сизмәгән ахрысы! Беренче урын биреп кайтардылар бит!” – дип шяарта үзе.

 

Рүзәл ШӘРИПОВ, Арча