«АБЫЙ»СЫНА КИЯҮГӘ ЧЫККАН!

Татар дөньясы титул фамилияле тагын бер кешегә артты! Андыйларга тән сакчысыннан башка йөрү килешми. Табадан төшкән Миңнеханова да безгә кеше ияртеп килде. Ләкин «тән сакчысы» мине никтер сынаулы караш белән борауламады. Тыныч кына идәнгә карап утырды.

Гүзәлем татар эстрадасына яктылык тизлеге белән атылып керде. Татарча дискотека сәхнәләрен кыздырып йөргән җырчы радио белән ТВны да бер талпынышта ук яулады. «Яшермим, акча күп китте», – ди. Акчада гынамы икән хикмәт?

ГҮЗӘЛЕМ

Тулы исеме: Гүзәл Илфак кызы Миңнеханова

Туган көне: 1992 елның 28 июле

Яраткан сүзе: «Прикольно!»

Яраткан саннары: 16, 28

Гүзәлләр эпохасы…

– Гүзәл, сине иң элек дискәтүкле яшьләр белде. Җырларың радиога эләккәч, олылар да дөньяда Гүзәлем исемле җырчы барлыгын абайлады…

– Тумышым белән Азнакайдан. 9 сыйныфта укыганда гаиләбез белән Әлмәткә күчендек. Карьерам 2012 елның сентябрендә Казан дискотекаларыннан башланды. Мине анда хәзерге продюсерым чакырды. Бүтән дискотека оештыручылар да күреп алып, үзләренә дәшә башлады.

– Ни өчен Матурым, Алтыным, Куяным түгел, ә нәкъ менә Гүзәлем?

– Гүзәл исемле җырчылар болай да күп: Уразова, Идрисова, Әхмәтова… Фамилиям Шиһапова иде. Хәзер мин кияүдә. Гүзәл Шиһапова бик баналь яңгырый. Тәхәллүс алганда да, исемемне калдырасы килде. Гүзәлем варианты башта сәер булып тоелды. Мине һәркем үзенең Гүзәле дип кабул иткән кебек. Әмма уйлаштык та шул килеш калдырдык.

– Һәркем сине Гүзәлем дигәнгә ирең көнләмиме?

– Тыныч карый. Ул миңа һәрвакыт: «Матурым», – ди. Кеше арасында Гүзәл генә дия.

Ак күлмәкле «доярка»

– «Ул мәхәббәт» җырына иҗат ителгән бердәнбер клибың бар. Аны да зурдан кубып чит илдә төшергәнсең. Үз каеннарыбызны кочасы урынга, ник чит ил табигатенә ымсынып киттең?

– Чит илдә төшермәс идем дә. Продюсерым үз җырына клипны чит илдә төшерергә җыенып йөри иде. Миңа да тәкъдим итте. Мисырда 10 көн эчендә ике клип төшердек. Бу – рекорд! Көн-төн эшләдек, тәүлегенә 3 сәгать кенә йоклаганбыздыр. Клибым 100 мең сумга төште. Монда бөтен нәрсә керә. Чит илдә кунакханәдә түгел, отельдә торасың бит инде. Ашарга да кирәк.

– Клипта кибеттә йөргәндә икегезнең дә кулында сөт. Ни өчен яшьләрчә тауар түгел?

– Сөтнең тышында гарәпчә язылган. Без клипны компьютер фонында түгел, чынлап та чит илдә төшердек, дигән ният белән күрсәттек ул сөтне.

– Мин сине сөт эчәргә яратасыңдыр дип уйладым… Сыер сава беләсеңме?

– Әйтсәм, ышанмассың. (Көлә.) Быел гына өйрәндем. Продюсерым бер тапшыру төшерә башлады. Җәй көне Арчага кайтып, тапшыру өчен йорт хайваннары белән авылча фотосессия ясадык. Миңа сыер саварга куштылар. (Көлә.) Алар янында басканым да, утырганым да юк. Җитмәсә, саварга да кирәк. Бер ханым мине өйрәтте. Бик авыр эш икән!

– Яңа образың белән котлыйм, доярка Гүзәлем!

– Доярка түгел инде. Мин анда матур ак күлмәктән.

– Үз клибыңда скутер, ә продюсерыңныкында машина йөртәсең… Праваң юк, дип беләм. Димәк, канун бозгансың?

– Бер караганда, әйе. Икенче яктан, юк. Аңа чаклы беркайчан да скутер йөрткәнем булмады. Мисырда аңа права кирәкми. Арендага алгач, бер сәгать ялан мәйданда йөреп карадым. Клипның скутерлы өлешен машина әзрәк йөргән юлда төшердек.

«Йолдызлы» сукмак Әлмәттән башлана

– Сине базарда очратырга мөмкинме?

– Оялмыйча әйтәм, базарда кием алганым бар. Әмма без, артистларның анда йөрергә вакыты юк. Юл өстендә очраса, керергә читенсенмим… Кыю булырга кирәк! Татар сәхнәсендә җырчылар бик күп. Ләкин иң тырышлары, халык белән уртак тел тапканнары гына эстрадада кала.

– Димәк, син дә халыкның сөекле җырчысы?

– Аллаһка шөкер! (Көлә.) Концертларда халык гөрләтеп кул чаба, «Афәрин!» дип кычкыра. Интернетта, хәзер яшьләр шунда утыра бит, миңа теләкләр язалар, уңышлар телиләр.

– Халык сөеклесе булу өчен бик күп акча тоткансың… Каян алдың?

– Әлмәт сәүдә-икътисад техникумында укыганда, ресторанда, кунакханәдә администратор булып эшләдем. Утырак эш холкыма туры килмәвен сизеп, мәдәният идарәсенә эшкә кердем. Аннан тыш, банкетларда чыгыш ясап акча эшләдем. Матур күлмәкләр алырга, ресторанда гына ашап йөрергә дә мөмкин идем. Әмма иҗат хакына купшы тормыштан баш тарттым. Ижат һаман үзенә тарткач, идарәдән китәргә туры килде. Шуннан Казанга сукмак сала башладым…

«Кыш бабай бар, әмма ул юк»

– Гүзәл, мәчене койрыгыннан күпме генә тартсак та, шушы мизгел дә килеп җитте: продюсерың кем?

– Җырчы Салават Миңнеханов. Ул әле ирем дә!.. Без аның белән күптәннән таныш. Икебез дә Азнакайдан. Ул миннән 13 яшькә олырак. Мәктәптә укыганда Азнакайдагы мәдәният йортында вокал ансамблендә шөгыльләнә идем, ә Салаватның бу вакытта эстрадага күтәрелгән чагы. Без, ансамбль кызлары аңа Салават абый дип эндәшә идек… Мин Әлмәткә күченгәч тә юлларыбыз кисешә торды. Казанда ешрак күрешә башладык.

– Эшлекле хис мәхәббәт хисенә кайчан күчте?

– Быелгы җәйдә Сабантуйларда күп чыгыш ясадык. Гримеркада бер-беребезгә булыша идек: чәч рәтләү, костюм үтүкләү дисеңме… Серләр белән дә уртаклаша идек. Шул вакытта мәхәббәт очкыны кабынып киткәндер дә. Иң кызыгы – без егет белән кыз сыман йөрмәдек. Аның миңа чәчәк тә бүләк иткәне, мәхәббәт хатлары да язганы булмады. Салават миңа өйләнергә ниятен Коркачык аэродромында ике урынлы самолетта очканда читләтеп кенә сиздерде (рульдә пилот иде). Күп тә үтмәде: «Миңа кияүгә чыгасыңмы?» – дип турыдан сорады. Берничә атна уйладым да уңай җавап кайтардым. 7 сентябрьдә туй ясадык.

– Титул фамилияле бәләкәчләр алып кайтырга насыйп итсен сиңа! Аларны Кыш бабайга ышандырырга җыенасыңмы?

– Кыш бабайның чынбарлыкта булмаганын кечкенәдән үк белә идем. Ләкин Санта-Клауска ышандым. Фильмнарда аның сарайда яки шәхси заводында бүләкләр әзерләп йөргәнен күргәч, ышанмаган җиреңнән ышанырсың. Шулай да балаларыма Кыш бабай бар дип әйтеп, юклыгына барыбер әкренләп кенә әзерләр идем.

P.S. Әңгәмә тәмам. Гүзәлнең «тән сакчысы» – ике туган сеңлесе Алия авыр карашын җиңел генә күтәрде.

Линар ЗАКИРОВ
Фотолар Гүзәл МИҢНЕХАНОВА архивыннан алынды

“Ялкын” архивы, 2013 елның 12 саны