«БӘЙЛЕЛЕГЕМ – НАРИМАН»

Илсөя Бәдретдинова – бүген иң күп концерт куючы һәм дисклары иң күп сатыла торган җырчыларның берсе. Ул елына хәтта дүртәр җыентык чыгара. Кыска вакыт эчендә популярлашып китсә дә, аңарда «йолдыз» чире, масаю, тәкәбберлек кебек сыйфатлар юк. Аның белән рәхәтләнеп, үз итеп сөйләшергә мөмкин.

– Илсөя, тиз арада популярлашуыгызның сере нидә?

– Без күп йөрибез. Каядыр барган саен халык белә, таный башлый. Татарстанның кайбер районнарында «Илсөя Бәдретдинова кем ул?» дип сораучылар да бар. Кайберәүләр: «Әй, такмак әйтә инде. Аны тыңларга акча түләп бармыйм әле», – ди. Җырчы турында фикер йөрткәнче, аның концертын күрергә киңәш итәр идем.

– Тәнкыйтьчеләргә ничек карыйсыз?

– Мин хөрмәт иткән кеше яки өлкән яшьтәге артистлар тәнкыйть итә икән, шатланып туя алмыйм.

– Элегрәк кайбер җырларыгызны тыйдылар. Бу әле дә дәвам итәме?

– Концертларда җырларны тыйган кеше юк. Алар дискларга да керә. Ә менә радио-телевидениегә сайлап кына алалар. Кайчак: «Моны якын китермәсләр инде», – дигән җырларны да эфирга биреп куялар.

– Журналистикадан читләшеп, эстрада дөньясына кереп киткәч, тормышыгыз ничек үзгәрде?

– Һаман шул юл: халык белән аралашу, әллә ни аерма сизмим. Гаиләбез белән көн саен диярлек 70-80 сумлык газета-журнал сатып алып, хәрефен дә төшереп калдырмыйча укыйбыз.

– Журналның бу саны бәйлелек темасына багышлана. Әйтегез әле, җырчы нәрсәгә бәйле?

– Сәхнәгә чыккач, халык фикерен тыңлый башлыйсың. Татарның да төрлесен күрәбез. Ләкин моны халыкка яраклашу дип әйтәсем килми, чөнки барыбер үз юлыңнан барасың. Бәйлелек дигәннән, мин эксклюзив кул эшләренә битараф кала алмыйм. Киләчәктә Казанда шул юнәлештә кибет ачу турында хыялланам.

«Күпләр, бәхет безне киләчәктә көтә, дип яши. Бәхет ул – бүгенге көн». 

– Көндәлек тормыштагы Илсөя нинди? Нәрсәгә яки кемгәдер бәйлеме?

– Гади хуҗабикә мин. Пешерәм, юам, җыям, тегәргә яратам. Бәйлелеккә килгәндә, нәрсә генә эшләсәм дә, иң элек улым Нариман турында уйлыйм. Аңа минем өчен җавап бирергә туры килмәсен, дим.

– Иҗатыгызны яратучы кешеләр белән аралашасызмы?

– Араларында бик бәйләнчекләре очрый. Бер кеше бар. Ул миңа көненә иллеләп смс-хәбәр җибәрә. «Сез нишлисез? Мин чәй эчәм, чәй эчәргә килегез» яки «Начар төш күреп уяндым, юлга чыга күрмәгез, хәвеф-хәтәргә юлыгырсыз» дигән «смс»калар. «Поклонник»ларымның итагатьлеләре дә күп. Үзбәкстанда яшәүче Ирали дигән ир, мәсәлән, Казандагы бер генә концертны да калдырмый, кайта. Аның бүләкләрен күрсәгез! Метр ярымлы вазалар, зур итеп ясалган сурәтләрем, исемем язылган сувенирлар…

– Күп балаларны компьютер, сайтлар, уеннардан аеру авыр. Бу уңайдан улыгызны ничек тәрбиялисез?

– Ул – замана баласы, аны компьютердан читләштереп булмый. Мәктәптән үк: «Шул сайтка кереп карагыз, җавабын табарсыз», – дип җибәрәләр. Компьютер каршында озаграк утырса, янына барып: «Улым, күзең кызарган», – дим. Ул шундук аңлый, сүндереп куя.

– Тормышта үз урыныңны табу өчен, егет-кызларга нинди киңәшләр бирер идегез?

– Һәр эшне озакка сузмыйча, шул мизгелдә эшләргә, гел хәрәкәттә булырга кирәк.

 КӨНДӘЛЕГЕННӘН:

«АЮ ХЕЗМӘТЕ»

Берсендә Илсөянең әнисе үзенә коңгырт төстә, чәшке якалы пәлтә ала. Тик бер кыш кына киеп кала аны… Хезмәт дәресендә укытучы: «Аю тегәбез. Чормада яткан иске туннар алып килегез», – дип җибәргәч, шук кызчык теге пәлтәнең якасын кисеп аю тегә, төймәдән күзләр ясап, көзге каршына утыртып куя. Әнисе таныш мехлы уенчыкны күргәч, озак кына аңлый алмый тора.

Энҗе БАСЫЙРОВА

Язма “Ялкын” архивыннан алынды, 2011 ел, май