ТАБИБ, УКЫТУЧЫ, ГАРМУНЧЫ ҺӘМ МЕДИЦИНА БЛОГЕРЫ…

Яңгыр яугач, гөмбәләр бер-бер артлы тишелеп чыга бит әле? Блогерлар да шул гөмбәләр кебек. Интернетка кердеңме, сине шунда ук бьюти-блогер, трэвел-блогер, фуд-блогерлар «камап» ала… Ә медицина блогерлары турында ишеткәнегез бармы? Андыйларны бик үк популяр, дип әйтеп булмый, тик әкренләп алар да үз аудиториясен таба.

Шундыйларның берсе – Казанның “ОНКОПРОФИ” клиникасы баш табибы, терапевт-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты, КФУ һәм КДМУ укытучысы Ленар Кашапов. Ул табиблык һәм мөгаллимлек эшләре башкарган арада шактый гына популяр блог та алып барырга өлгерә. «Ялкын» хәбәрчесе аннан боларның барысы хакында да сорашты.

– Сезнең Instagram битегез көн саен диярлек яңартылып бара. Анда төрле авырулар буенча табиб киңәшләре бирәсез. Шушы социаль челтәрдә медицина тематикасына багышланган блог алып бару уе кайчан барлыкка килде?

– 2017 елның июлендә бер сериал карадым. Анда яшьләр арасында бер блогер бар иде. Шуннан соң миндә «Нигә әле медицина блогын ачып карамаска?» дигән уй туды. Аны күбрәк авырулар профилактикаласы юнәлешенә багышларга теләдем. Кешеләр шушы блогны укып, кайсы авыру аркасында нинди проблемалар килеп чыгарга мөмкин, аларны ничек дәваларга икәнлеген белә ала.

– Шушы блог өчен сезгә рәхмәт укучылар күптер?

– Әйе, рәхмәт әйтүчеләр дә шактый. Кешеләр минем социаль челтәрдәге битемә язылалар, кызыклы, димәк. Директка да бик күп сораулар килә. «Менә теге авыру турында, бу авыру турында языгыз әле», диючеләр күп. Укучылардан җавап реакциясе булгач, блогның кешеләргә ошаганы аңлашыла. Блогымны медицина тематикасы белән кызыксынучылар укый. Хәтта студентларым да танышып бара (елмая).

– Сез эшли торган клиника онкологик авырулар юнәлеше буенча хезмәт күрсәтә. Балалар, яшүсмерләр арасында андыйлар еш очрыймы?

– Алай еш дип әйтеп булмый. Барысы да нәселгә бәйле. Экология, әйләнә-тирәдәге мохит тә сәбәпче булырга мөмкин. Тик, кызганыч, төгәл сәбәпләрен беркем дә белми. Әгәр белсәләр, бу авыру инде күптән юкка чыгар иде. Онкология юнәлешендә әлегә билгеле булмаган моментлар күп. Балаларда да, олыларда да онкология авыруларның төрлесе була ала. Соңгы елларда, гадәттә, мондый диагнозны 1-2 стадиядә ачыклыйлар. Тик моның өчен ир-атларга да, хатын-кызларга да ел саен билгеле бер анализларны тапшырып, тикшеренеп торырга кирәк.

– Сез бит әле табиб булып эшләүдән тыш, булачак докторларга белем дә бирәсез.

– Әйе, мин КФУда эчке авыруларны укытам. Дәресләремдә йөрәк авырулары, пациент мөрәҗәгатьләре, диагноз кую, йөрәкне дөрес итеп тыңлау серләренә төшендерәм. Ә КДМУда фармокология фәненнән белем бирәм. Теләсә нинди табиб эш вакытында дарулар белән очраша. Нинди ситуациядә кайсы дару бирергә, нинди препарат токсикологик зыян бирергә мөмкин, бер-берсе белән туры киләме-юкмы икәнлеген аңлатам.

Студентларга мөстәкыйль биремнәр дә бирәм. Бу вакытта алар, беренче чиратта, үзләре материал белән таныша, аудитория алдында чыгыш ясарга, теге яки бу теманы һәркемгә аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Минем студентларым – чит илдән килгән укучылар. Шуңа алар белән инглиз телендә аралашам. Чит телне, шул исәптән медицина өлкәсендәге фәнни терминнарны яхшы белгәч, алар белән эшләүдә проблема юк. Студентларым да яхшы, барысы да тырышып укый.

–​ Студентларны укыткан вакытта көлкеле ситуацияләргә юлыкканыгыз булдымы?

–​  Бервакыт мин Instagram өчен сторис төшергәндә, үземнең университеттагы эш өстәлемне күрсәттем. Анда контроль эшкә билетлар ята иде. Шунда ук шул контроль эшнең җавапары да булган. Мин моңа игътибар да итмәгәнмен. Икенче көнне студентларга контроль эш яздырттым. Һәм аларның барысы да 100 процент дөрес итеп язуларына шаккаттым! Соңыннан гына, җавапларны стористан күчереп алганнарын үзләре ачып салды миңа.

– Шушы эшләрдән кала, сез гармунда да бик яхшы уйныйсыз. Бу сәләтегезне кайчан абайлап алдыгыз?

– Әтием гармунда уйный. Миңа 5 яшь вакытта әнием миңа бәләкәй генә гармун алып бирде. Ә әти татар халык көйләренә өйрәтә башлады. Бу шөгыль үземә дә ошап китте. Бераздан әни мине музыка мәктәбенә бирде. Яр Чаллы шәһәрендә 13нче балалар сәнгать мәктәбендә укыганда, республика, Россиякүләм конкурсларда еш катнаша идем. Беренче-икенче урыннар алганым да булды. Хәзер инде бу шөгыль миңа хобби кебек кенә. Кайвакыт кулыма гармун алам. Минем өчен ял итү, стресслардан котылу чарасы бу.

– Төп эшегезгә килгәндә, табиб булу теләге сездә кайчан туды?

– 8нче сыйныфта биология дәресендә хайваннар анатомиясен өйрәнә башлагач. Органнар ничек эшли, алар бер-берсе белән ничек элемтәдә тора – боларның барысы да миңа мавыктыргыч иде. Аннан соң әни минем кызыксынуымны күреп алды да, «Кеше анатомиясе» китабын бүләк итте. Мин ул китапны, башыннан ахырына кадәр бер хәрефен дә калдырмыйча, укып чыктым. Шул вакытта миңа медицина юнәлешенең ошавын һәм киләчәктә бары тик шушы юнәлешне генә сайлаячагымны хәл иттем.

– Халык арасында «дәүләт хастаханәләрендә начар карыйлар» дигән фикер яшәп килә. Сез бу фикер белән килешәсезме?

– Мин башта дәүләт хастаханәсендә эшләдем, хәзер шәхси системада хезмәт куям. Дәүләт сырхауханәләренә йөрүче күп. Ә анда система шундый: терапевтка килгән бер пациентка бары тик 10 минут вакыт бирелә. Бу табибның теләгеннән тормый. Шушы вакыт эчендә табиб бик күп документ тутырырга тиеш. Нәтиҗәдә, пациентка, чыннан да, 5 минут кына вакыт кала. Менә шушы 5 минутта кешегә нинди диагноз куеп була? Уйлап карагыз. Табиблар мондый шартларда эшләргә мәҗбүр булганлыктан гына шулай килеп чыга. Ә шәхси клиникаларда бер кешегә 20-30 минут, аннан да күбрәк вакыт бирә аласың. Пациентны тулысынча карыйсың, тикшерәсең. Минималь күләмдә документларны тутырасың. Кешегә игътибар шәхси клиникада күбрәк бирелә, дип уйлыйм.

Тагын бер проблема – табиблар җитмәү. Гади хастаханәдәге бер табиб 2-3әр тапкырга артыграк йөкләмә ала. «Дәүләт хастаханәләрендә начар карыйлар» дигән фикернең сәбәбе кемдер уйлаганча, «гади хастаханәләрдә табиблар усал» булганга түгел, ә системасы шундый булганга.

– Сез ничек бөтен эшкә өлгерәсез? Сезнең кебек берничә юнәлешне берьюлы алып барыр өчен нишли белергә кирәк?

– Иң мөһиме – көнне дөрес итеп планлаштыра белергә. Мисал өчен, 20 минут – бер эшкә, 30 минут – икенчесенә. Һәм шушы вакытка сыешып бетәргә. Эш көне башланганда, барысын да планлаштырырга, өстенлекле булган эшне билгеләп куярга кирәк. Һәм шуларны әкренләп көн дәвамында башкарырга тырышырга.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА