«ЯЛКЫН»ЛЫ КӨННӘРЕМНӘН…

«Ялкын»да эшли генә башлаган чагым… Журналның ул вакыттагы җаваплы секретаре Разил абый Вәлиевнең «Яшен тамыры» дигән яңа шигырь китабы чыккан икән. Редакциядәгеләргә автографлар белән шуны бүләк итә. Һәркемгә үзенә генә туры килеп торган сүзләрен дә тапкан. Миңа: 

«Күрерсең син күп нәрсәләр, / Очрамас кемнәр генә?! / Тик онытма юл башыңны – / «Ялкын»лы көннәреңне!» – дип язган. Кызык! «Ялкын»лы көннәр – минем эш була инде… Хәзер менә искә төшерәм дә… Сер, шатлык, кызыклы вакыйгалар, иҗат белән тулы рәхәт дөнья, хыял утравы булган икән ул. Университетның 5нче курсында, Идел–Урал халыкларының лирик җырларын чагыштырып диплом язып йөргәндә, фәнни җитәкчем Мөхәммәт абый Мәһдиев (ул «Ялкын»да редколлегия әгъзасы иде) киләчәктә кайда, кем булып эшләргә җыенуым белән кызыксынды да, миңа эш тәкъдим итте: «Ялкын»га кереп чык әле син, Разил Вәлиев көн дә чылтырата, бездә эшләргә бер егет кирәк, ди…» Егетләр кебек эшли ала дип өмет баглавы инде миңа. «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре»нә язып язып йөргәнемне белә иде инде, җитмәсә университетта «Әдәби сүз» дигән зу-ур, 3-4 метр озынлыктагы стена газетасы чыгарабыз, Мөхәммәт абый – редактор. Мәкаләнең баш исеме интригалы булырга тиеш икәнен дә, тапталган сүзләр белән язмаска кирәген дә, башкасын да аңардан өйрәндек.

20 мартта («Ялкын»ның туган көне!) мине пионер тормышы бүлегенә редактор итеп эшкә алдылар. (Алга китеп әйтим әле, пенсия яшенә җиткәнче, ягъни 1978 елдан 2011 елга кадәр минем хезмәт кенәгәмдә бер генә эш урыны – «Ялкын» журналы редакциясе генә булды!) Командировкалы, летучкалы, слетлы, марш-маршрутлы, пионер учаклы редакция тормышы башланды. Минем өчен «Ялкын» – дөньяда иң шәп журнал, анда эшләүчеләр – дөньядагы иң талантлы кешеләр булып тоелды. Баш редакторыбыз – балалар язучысы, «Кирлемән», «Курай-малай»ларны язган Роза апа Хафизова. Якын кешеләреңә сөйләгән кебек гади тел белән язарга кирәк, һәр язма кечкенә бер хикәя кебек булырга тиеш, дип Роза апа өйрәтте инде безне!

Миңа дигән өстәлдә – тау кадәр хатлар өеме (балалардан килгән хатлар, шигырьләр, әкиятләр, рәсемнәр), шуларга җавап язарга тиеш икәнмен. Һәркайсына күңел күтәрерлек сүзләр табарга, кечкенә генә уңышын да күреп алып мактарга, Роза апа әйткәнчә, балаларга «хөрмәтле» дип түгел, «кадерле» дип эндәшергә… «Кадерле Әлфия, исәнме!», «Азат энем, син мәктәбегез тимурчылары турында бик кызык итеп язгансың!..» дип, кулдан җаваплар язам шулай. Ә ул хатлар бер дә кимеми, көн саен йөзәрләп килә! Редакциягә капчыклап хатлар килгәнен күз алдына китерәсезме?! Мин генә түгел, безнең редакциядә эшләүче Габделхәй Сабитов та, Фәннур Сафин да, Хәйдәр Гайнетдинов та хатлар язалар. Башкортстанның Миякә районыннан Галимов Айдар исемле малай шигырьләрен җибәргән (үскәч ул атаклы җырчы Айдар Галимов булыр дип башыбызга да китермибез инде!). Чүпрәле районы Мочәли мәктәбе укучысы Рамис Әймәтов, Чуашстанның Батыр районыннан Миңназыйм Сепперов, Комсомол районыннан Ркаил Зәйдуллин, Актаныш районы Киров мәктәбеннән Ленарис Лероновлар матур шигырьләр язып торалар…

Журналның 60 еллык юбилей санын әзерләгәндә, баш редактор мине Мәскәүгә җибәрде. Муса Җәлилнең хатыны Әминә апа, кызы Чулпан, оныгы Таня белән күрешеп, материал әзерләргә тиеш идем. Легендар генерал-лейтенант Якуб Чанышев белән дә шунда очрашып кайттым.

Икенче баш редакторым Роза апа Туфитуллова мине Мәскәүгә ВКШга укырга җибәрде. ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбен шулай дип йөртәләр иде. Латвия, Эстония, Грузия, Әзәрбайҗан, Казахстанда чыгучы балалар журналларында эшләүчеләр белән аралашабыз, тәҗрибә уртаклашабыз, лекцияләрдә утырабыз. Безнең «Ялкын»ны барысы да белә! Соңрак, еллар узып, үзем «Ялкын»ның баш редакторы булгач, Мәскәүдә ишетеп кайткан бер яңалыкны – балалар редколлегиясен үзебезнең журналга да керттем. Украинаның «Пионер» журналы җаваплы секретаре сөйләгән иде ул хакта. Белмим, нигәдер Мәскәүдә тизрәк уйлый, җәһәтрәк кыймылдый башлыйсың кебек тоела. Анда темплар, тизлек, масштаблар башкача. Кулымнан килсә, журналистларны берничә көнгә генә булса да Мәскәүгә җибәрер идем, дип күңелемә беркетеп куйган идем. Бу хыялымны да тормышка ашырыр җай чыкты. 90 нчы еллар ахырында «Ялкын»да эшләп йөргән журфак студенты Айрат Бик-Булатовны («Алтын каләм» фестиваленнән соң үзебезгә эшкә чакырган идем, хәзер ул КФУның югары журналистика мәктәбендә укыта) Мәскәүгә Юнпресс каршында чыгып килүче «Юношеская газета»га стажировкага барып кайтты. Ә «Ялкын»ның 75 еллык юбилеен Мәскәүдә дә бәйрәм иттек (журналның беренче саны Мәскәүдә чыга башлый бит!), башкалага бөтен редакциябез белән җыелып бардык! Кайларда гына булмадык, кемнәр белән генә очрашмадык! Татарстанның Вәкаләтле вәкиллеге, Асадуллаев йорты, Мәскәүдәге татар мәктәбе… Ә Сөмбел белән Айратны «Комсомольская правда»да «Кремль пулы» журналисты Александр Гамов белән очраштыру турында уйлана башладым. Яшь журналистлар бит, һәрчак Президент тирәсендә йөрүче журналистның эше белән танышу аларга кызык булыр, дим… Аннары инде «Ялкын»да шундый кызыклы материал дөнья күрде! «Ялкын»ның актив хәбәрчеләрен Дәүләт Думасына командировкага җибәрү тарихы да кызыклы булды. Дәүләт Думасы депутаты, «Ялкын»ның якын дусты Илдар Гыйльметдинов редакциягә балалар белән очрашуга килгәч, арадан берсе: «Ә безнең «Охотный ряд»ка, Дәүләт Думасына да барасыбыз килә!» – дип әйтеп куймасынмы! «Әйдәгез, оештырабыз! Бик рәхәтләнеп кабул итәрбез. Сессия вакытына туры килсәгез, тагын да яхшы!» – дигән уңай җавап яңгырады. Бәлки, укучылар Алина Кабаева белән интервьюны хәтерлиләрдер әле. Шул баруда сөйләшеп кайттылар инде «Ялкын»ныкылар!

«Оялчан алма», «Малайларга, кызларга», «Әдәбият дәресендә кунак бар», «Кәеф», «Абитура», «Бер сүз белән»…. Үзем мәктәптә укыганда ук хыялымда йөрткән, күп сораулар тудырган темаларым әнә шулай «Ялкын» рубрикалары булып китте. Үсмерләрне спорт, музыка, маҗаралар, төрле илләрдәге яшьтәшләре тормышы, мәхәббәт кызыксындырганын яхшы белә идек инде. Билгеле кешеләрнең, язучыларның, артистларның беренче мәхәббәтләре турында яздыртырга и кызыгып йөрим! Шулай да башта үзебездән башларга булдык. «Эльмира +…», «Фәйрүзә +…», «Ләис +… » дигән язмаларыбыз ошады бит укучыларыбызга! Аннары «Зөлфәт +…», «Мөдәррис +…», «Рәдиф +…», «Илсөяр +…» ләр китте…

«Ялкын»га язып торучы малайлар-кызлар кыюлар, акыллылар, күп укыйлар, күп беләләр, бәхәсләрдә катнашалар… Башка бер кызык идея килде: әгәр аларны Президент, Премьер-министр, министрлар белән очрашуларга йөртсәң!.. Фикерем авыздан очып та чыкты, безнекеләр хуплап та алдылар!

Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуыбызны… балалар һәм үсмерләр редколлегиясе утырышы итеп Кремльдә, Президент сараенда үткәрдек! Ниләр турында гына сөйләшмәдек! Мактанасыбыз килеп, «Ялкын»да спорт, сәнгать, тарих, армия, бала хокуклары турында язабыз, дип саный башлаган идек, Минтимер Шәрипович: «Мәхәббәт тә бар!» – дип әйтеп куймасынмы! Президент та укып бара журналыбызны дип, и сөендек инде. Ул әле безгә «Кәеф» кушымтасының исеме турында да фикерләрен әйтте. «Минем үз исемем бар… Менә хәзер генә уйлап таптым әле: «Чаткылар»! Очкыннан, чаткыдан ялкын кабына бит… Минем эш – тәкъдим итү, кабул итү-итмәү – анысы сезнең эш…» – дигән иде ул.

Безнең белән очрашуга дип, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның сәгате-минуты белән командировкадан кайтып төшүе, авыллардан килгән яшь хәбәрчеләребез Ләйсән, Илнур, Саша, Альбина, Алинәләрнең чәй өстәле артында министр белән инвесторлар, фермерлар, авылдпгы юллар турында сөйләшеп утырулары истә…

2002 елда Эчке эшләр министры булган Әсгать Сәфәров исә «Ялкын» кызларын-малайларын ул чакта әле Мәскәүдә дә, Питерда да булмаган гаҗәп тирга алып кергән иде. Уңга-сулга, өскә-аска йөрешле мишеньнәр, заманча компьютерлар… Безгә пистолеттан атып карарга рөхсәт иттеләр! Автоузышлар, самбо, детективлар яраткан генерал Сәфәровны без Эркюль Пуаро дип йөртә башладык. Шулай дип яздык та. Ул Президент сагында эшләгән елларындагы кызык хәлләр турында сөйләмәде, сер, диде. Бәлки, бер егерме елдан соң мемуарлар язармын, дип, безне ымсындырып куйды.

Андый очрашулар, дустанә сөйләшүләр шактый булган икән. Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникованың тау чаңгыларында шуарга яратуын, матбугат, радиотапшырулар эшләре һәм массакүләм коммуникация чаралары министры Зилә Вәлиеваның мәктәптә укыган елларында очучы булырга хыяллануын белдек. «Без – Советлар Союзы хоккей җыелма командасының болельщиклары идек! – дигән иде Зилә Рәхимҗан кызы. – Валерий Харламов Уфага килгәч, аннан интервью алырга бардым. Берара атаклы чех хоккейчысы Вацлав Недоманскига гашыйк булып йөрдем. Аңа багышлап шигырьләр яздым».

…Без әле журнал укучылар файдасына игелекле гамәлләр дә кыла идек. Берчак мәгариф министрына бардык шулай. Очрашу барышында Яңа Чишмә районыннан килгән хатны да укыдык. «Безнең мәктәптә уку елы башыннан бирле чит тел дәресләре укытылмый. Безгә нишләргә?» дип язган иде бер кыз. Министр шул ук минутта район мәгариф бүлегенә шалтыратты, инглиз теле дәресләре булмауның сәбәпләрен ачыклады. Шулай итеп, «Ялкын» Акбүре мәктәбен инглиз теле укытучылы итте!

…Көннәрдән бер көнне редакциягә Мамадыш районы Катмыш мәктәбеннән бер хат килеп төште. Динар Вәлиәхмәтов исемле малай язган: «Исәнме, «Ялкын»! Берәрсе, Динар «Ялкын»ны яратмый дисә, ул дөньядагы иң зур ялганчы булыр иде. Әбием: «Салават күпере»нә генә язылырбыз инде, улым», – дигәч, велосипедка дип җыя башлаган акчамны бирдем, барыбер язылдым «Ялкын»га».

Велосипедка дигән акчасын кызганмый «Ялкын»га язылган малайны күрәсебез килде. Ниндирәк икән ул? Чынлап та дөресен язганмы? Айсылуны Мамадышка разведкага җибәрдек. Динарның тарихи китаплар яратуын, энесенә әкиятләр укуын, әбисенә мал-туар карарга ярдәм итүен белдек. Ул яшәгән Түбән Кыерлы авылы гына мәктәптән ераграк икән – 5 километр! Җәй буе көтү көтеп акча җыюы юкка гына булмаган. Велосипед кирәк! Без Динарга сюрприз ясарга булдык! Татарстан Республикасы халык депутаты Роза апа Туфитуллова безне хуплап алды, үзенең ярдәмен тәкъдим итте. Яңа ел алдыннан, машинага велосипед салып, Мамадыш районына баруларыбыз, Динар утырган класска керүләребез… Динарның сөенүләре! Ул велосипед… самолет булып күренде бугай инде аңа! Һәм үзебезгә дә!

…«Алтын каләм» фестивалендә Гран-при алучылар да һәрчак «Ялкын»ныкылар була иде! Хәтерлим, Илмир Хәбибуллин белән Саша Долгов икесе дә «Ялкын»ның үсмерләр редколлегиясендә, икесе дә матур язалар, икесе дә журфакка җыена. «Борис Полевой» теплоходы бортында икесе дә төн йокламыйча газетаның яңа санын әзерли. Икесе дә – шәп оештыручылар! Икесе дә – дуслар: агылый белән тагылый. Җитмәсә, бер каютага урнашканнар! Ә Гран-при – бер генә! Жюри Сашага бирергә дип карар кылды. Илмир мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, ул болай да узар, диделәр. Тик… Илмир да бик лаек бит Гран-прига! Җитмәсә, Сашадан чак кына өстенрәк тә… Бүләкләр тапшыру тантанасына инде бер сәгать кенә вакыт калып бара. Римма Ратникова, Надежда Тарасова һәм мин кабат Гран-прига әйләнеп кайтабыз. Илмир турындагы уйлар һич тынгы бирми. Берничек булыша алмаудан күзләремә яшь килә. Елап җибәрүдән чак тыелып утырам. Халәтемне Римма Ратникова күреп алды! Чишелмәстәй тоелган авыр мәсьәләне дә ул чиште! Казан дәүләт университеты ректоры белән ничек элемтәгә керә алгандыр, телефон аша ничегрәк сөйләшкәндер, нинди ышандырырлык сүзләрен тапкандыр… Һәрхәлдә, ректор… татар төркеменә бер урынына ике Гран-прига рөхсәт бирде! Илмирга да, Сашага да эләкте ул! Гадел чишелештән бөтен теплоход җиңел сулап куйды. Ә күз яшьләре – шатлыктан иде ул…

Эльмира ЗАКИРОВА