«ИПТӘШ КӘБИРОВ»НЫҢ ЯШӘҮ ҺӘМ ИҖАТ ПРИНЦИПЛАРЫ

МАРАТ КӘБИРОВ АТАМАСЫ БЕЛӘН ЙӨРИ ТОРГАН КИБОРГ БАШКА ТАТАР КИБОРГЛАРЫНА БЕР ДӘ ОХШАМАГАН. УЛ МАТУР ҖӨМЛӘЛӘР ТӨЗЕП СӨЙЛӘШМИ. ГАЛСТУК-КҮЛМӘКЛӘР УРЫНЫНА ГАДИ ГЕНӘ ФУТБОЛКАЛАР КИЯ. ҖИРДӘГЕ МИССИЯСЕН ИНТЕРНЕТ, СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ДӘ БАШКАРА, КИТАПЛАР РӘВЕШЕНДӘ ДӘ БАСТЫРА. АНЫҢ ГЕРОЙЛАРЫ ДА ҮЗЕ КЕБЕК, ҖИРНЕҢ БҮГЕНГЕ ТОРМЫШЫ БЕЛӘН ЯШИ. ҺӘР ЯЗУЧЫ КИБОРГНЫҢ ЕЛЛАР БУЕ ФОРМАЛАШКАН ИҖАТ ЛАБОРАТОРИЯСЕ БУЛА. КИБОРГ КӘБИРОВ СЕЗГӘ ҮЗ ЛАБОРАТОРИЯСЕ СЕРЛӘРЕН АЧА.

КИБОРГ ТУРЫНДА ДОСЬЕ
ШАРТЛЫ ИСЕМЕ: Марат Рәфил улы Кәбиров
МИССИЯСЕ БАШЛАНГАН КӨН: 1970 елның 23 августы
МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ: трактор йөртә белә, язганда бер атна ашамаска, эчмәскә, йокламаска мөмкин. Йөгерек сөйләшә, кешеләр өчен оештырылган концертларны алып бара.
МИССИЯСЕНЕҢ ҮТӘЛГӘН ӨЛЕШЕ: «Онытма таңнарыңны», «Серләшик әле бер», «Күңелле табын», «Өзәңгегә баскан чак» шигырь җыентыклары, «Мәхәббәт яңгыры», «Сагындым, кайт инде», «Бердәнбер һәм кабатланмас» китаплары авторы.

МӘКТӘП ЯШЕНДӘГЕ ЯЗУЧЫЛАР ТУРЫНДА

Мин бер грамотасы да булмаган язучы. 4-5нче классларда укыганда, мин ошатып йөргән кызга бер пионер журналыннан грамота җибәргәннәр иде. Рәсем ясап җибәргән булган. Көнләштем инде хәзер, аннан соң, моңа «достоин» булырга да кирәк бит. Алай гына да түгел, моны уздырырга кирәк. Шигырьләремне тоттым да олылар өчен чыга торган газетага җибәрдем. «Гафу, бастыра алмыйбыз» дигән хатны кешеләргә, гадәттә, «Марат дустым», «Марат энем» рәвешендә язалар дип беләм. Миңа «Иптәш Кәбиров» дип язып җибәргәннәр, олы кеше дип уйлаганнар, күрәсең. Ә грамота эләкмәде, әле дә алган юк аны.

Укытучыңа гашыйк булмасаң, мәктәпне тәмамлау бик авыр. Укытучыңа гашыйк буласың инде ул балачакта. 3-4 яшьләр тирәсендә бала-чага үзенең нинди җенескә каравын ачыклый. Шул вакытта үз җенесеңнән булмаганнарга үзенчәлекле караш, кызыксыну уяна инде. Гашыйк була башлыйсың: бакчада – тәрбиячеңә, мәктәптә – укытучыңа. Кечерәк вакытта белдерергә кирәктер ул яратуны. Ләкин 8-9нчы классларда – инде ярамый, чөнки ул укытучы үзе дә сиңа гашыйк булырга мөмкин.

ЯХШЫ ҺӘМ «АЛАМА» ӘСӘРЛӘР ТУРЫНДА

Теләсә нинди шәп китапта бер кимчелек була. Күзгә чалынырдай китапларны язучы кеше гади китап укучы кебек кенә укымый инде, сүтеп-җыеп, анализлап укый. Ниндидер үзең өчен яңа алымнар тапсаң, кара, моны болайрак кулланып була бит дип куясың. Хаталар да очраштыра, әйтик, аның герое «восьмерка»ның арткы ишегеннән чыга икән, миндә дә мондый нәрсәләр юк микән дип, үзеңне тикшерәсең. Мин Әмирхан Еники, Фатих Хөсни, Мөхәммәт Мәһдиев иҗатларына сокланам. Зөлфәт Хәким әйбәт прозаик, татар әдәбиятына көтелмәгән алымнар кертә.

Кайсыбер язучылар әсәргә сюжетны алдан корып куя. Мин алай эшләмим. Иң мөһиме – бер герой, характер табу. Ул синең аңыңда «терелергә» тиеш, «картон» герой белән эшләп булмый ул, син аны бер танышың, дустың кебек кабул итә башларга тиеш. Ул тормышчан характер булса, аның тышкы кыяфәтен дә, гамәлләрен дә күзаллый башлыйсың. Артыннан язып барасы гына кала. Шәхси журналист кебек инде бу, билгеле шәхеснең артыннан йөреп, һәр гамәлен язып баралар бит әле. Ә характер ул инде тормыштан алына, тормыш кызыклы кешеләргә бай бит ул.

Тормышта «так принято» дигән әйберләр бар. Ниндидер әдәплелек кануны кебек кабул ителгән әйберләр. Әйтик, эссе көндә костюм-галстуктан йөрү – мәгънәсезлек, ул кешенең табигатенә каршы килә, ләкин җәмәгать урыннарында шулай кабул ителгән. Һәм син буйсынырга тиеш. Шундый «кирәк»ләр, «тиеш»ләр шактый. Әйтик, менә син язып утырасың, ул синең җаның теләгән, яраткан эшең. Һәм шулчак кран тамчылый башлый, торбасы тишелгән, мәсәлән. Ул кирәк эш, син аның хакына яраткан шөгылеңне калдырып торырга мәҗбүр.

Язучы буларак, принципсыз кеше мин. Минем өчен яхшы-акыллы тема, алама тема дигән әйбер юк. Алама темага да яхшы әсәр язып була. Яхшы теманы да әйбәтләп кенә бозарга мөмкин. Иң мөһиме, кеше укырлык әйбер язу. Көн саен ничәдер бит язарга кирәк дигән киңәшләргә уңай карыйм. Яшь чакта бик кирәк ул, язарга язып кына өйрәнеп була. Иртән торып та, кич ятканда да язсыннар. Минем инде «тренировочный» этап узган, алай көн дә язмыйм, ләкин бер яза башласам, атна буе йокламый язарга мөмкинмен.

ФАНТАСТИК ДӨНЬЯЛАР ТУРЫНДА

Фантазия ул тәҗрибә белән теләкнең суммасы. Без үзебез яшәгән дөньяны беләбез, һәм шул дөньяның чигенә омтылабыз. Ләкин ул билгесез дөньяда без сукырлар кебек, акыл җитмәгән урыннарны капшап карап кына күзаллый алабыз. Ниләр булырга мөмкин анда? Һәм күзаллауларда тормыш тәҗрибәсенә таянабыз. Әйтик, самолёт турындагы фантазия кайчандыр кошларны күзәтүдән чыккан тәҗрибәгә таянган. Ләкин кешенең шул кош кебек очасы килмәсә, ул самолётны уйлап чыгара алмас иде.

Юлыгызда вампирларга очрамавыгыз хәерле. Чөнки алардан берничек тә сакланып бетеп булмый. Сарымсак, көмеш әйберләр, хач саклый дигән булалар, татарларны ай сакларга тиештер инде, шулардан чыгып фикер йөрткәндә. Ләкин вампирлар чиста канга, яхшы энергиягә кызыга, ә кешедә начарга караганда, яхшылык гел күбрәк була. Шуңа вампирларга юлыксагыз, «бетте» дип уйлагыз.

Җир планетасындагы вакыйгалар кешеләрнең уйларына бәйле. Молекулалар, үзләренә төрле кеше караганда, төрлечә хәрәкәт итә. Аларның хәрәкәте кешенең карашыннан тора. Җир үзе дә, без аны ничек күз алдына китерсәк, шундый. Менә президентлар ни өчен президент? Сайлап куйган өчен генә түгел! Без аны президент дип уйлаган өчен президент. Бөтен кеше дә ул президент түгел дип уйласа, ул президент була алмый. Яки җырлый белмәсә дә, эстрадага чыгучыны карыйк: бөтен кеше аны йолдыз дип уйлый икән, ул йолдыз. Шул ук вакытта бу аларның үзләренән дә тора, үзләренең йолдыз булуына ышану башкаларны да ышандыра.

Кеше ябылуда яши алса, ул туып та тормас иде. Ул нинди генә яхшы урында, нинди генә яхшы шартларда булмасын, аннан читкәрәк чыгарга тырыша. Кеше генә түгел, бөтен тереклек шулай. Чебигә дә йомырка эчендә бөтен шартлар тудырылган бит: ашарына да бар, җылы да, тик ул барыбер кабыгын тишеп, киңрәк дөньяга чыга. Кешенең тууы да шулай: ул бер дөньядан икенчесенә – яңа дөньяга чыга. Ә бәлки, үлү дә шулайдыр. Кеше һәрвакыт бер тирәлектән икенчесенә чыгу мөмкинлеген эзли. Урамга чыкса, шәһәргә чыгарга кирәк, шәһәрне урап чыкса, җирне әйләнергә, җирне әйләнсә, космоска чыгарга.

Йолдыз МИҢНУЛЛИНА

“Ялкын” журналы архивыннан, 2014 ел