АЛМЫШ ХАННЫҢ СӨЕКЛЕ КЫЗЛАРЫ. РАБИТ БАТУЛЛА /АХЫРЫ/

ДӘВАМЫ
/БАШЫ/

Сугыш алдыннан була торган шомлы тынлык урнашты. Алмыш хан көтә. Сугышырга килгән дошман явы көтә. Һәр ике як та дошман ягы беренче һөҗүм итәр, дип уйлый. Килгән дошман ягында ниндидер хәрәкәт булды. уң яктагы атлы гаскәр белән, сугышлардан гарык булган Сагышлы төмәнбаш идарә итә иде. Төмәнбаш гаскарен арткарак күчерде.

– Кахан бу гаскәрен сугышка кертмичә, янда тотачак икән! – диде Алмыш хан.

Яу кыры буйлап каты тавыш яңгырады.

– Мин – Хазар каханатының каханы Харун падишаһ, сүзем! Әй, миңа буйсынган Болгар иленең ханы Алмыш түрә, әгәр дә син кызың Гөлистанны хәзер үк чыгарып миңа җибәрмәсәң, калаңнан, халкыңнан, малыңнан, кызларыңнан тузан белән төтен генә калачак!

Болгар явы ягыннан җавап тавышы ишетелде:

– Һәй, Хазар иленең каханы Харун падишаһ! Болгар патшалыгының түрәсе Җылкы углы Алмыш хан сүзем, син беренче кызым Зөһрәне җәбердә тоттың, моннан соң син Зөһрәмнең чыраен күрә алмассың, чөнки ул инде яугирем Турыкылыч кочагында! Син сөекле кызым Гөлистанның да йөзен күрә алмассың, чөнки ул Фәйсал баһадирымның хәләле! Җиңелә калсак, алар синең куеныңа кермәс өчен, үзләрен манарадан ташлаячак!

Харун үзенең алданганын аңлады. Ул болгарларның уң кул гаскәре башында торган Фәйсалны танып алды, Фәйсал Кыпчак шаһзадәсе булып чыкмады, ул Алмыш ханның кияве булып чыкты. Харун Фәйсал билендәге үзе бүләк иткән Иран шаһиншаһының кылычын танып алды. Кахан түзмәде, Сынык Кылычка ым какты. Сынык Кылыч атының касыгына типте, ат алга ыргылды.

– Чыгар минем Сынык Кылычыма каршы торырдай баһадирыңны! – дип кычкырды Харун.

Ләкин Сынык Кылычка каршы берәү дә чыгарга җөръәт итмәде. Уртадагы мәйданда Сынык Кылыч атын уйнаклатып, берничә тапкыр әйләнде, шулчак Фәйсал белән янәшә торучы дәрвиш Шабан дустына әйтте:

– Чык! Курыкма! Син җиңәчәксең! – диде.

– Тәвәккәлләдек! – диде дә Фәйсал уртага чыкты.

Ике яктан да «урра» кычкыра башладылар. Сынык Кылыч Фәйсалны күргәч, кычкырып көлде дә, атын Фәйсалга таба әйдәде. Фәйсал дошманына туры карап, атын тыя төште, Сынык Кылыч Фәйсалга кизәнде, бөтен кеше кылычның озынаюын көтеп, тынын кысты, Сынык Кылыч өч тапкыр ике орды, Сынык Кылыч үзенең кып-кыска кылычы белән Фәйсалга каршы торырга маташа, халык көлә, Фәйсалның кылычы Сынык Кылычның муен тамырына кирәмәйләп орды, Сынык Кылычның башы ат аягы астына тәгәрәдә.

Ике як та үкерә, кахан Харун куркуга калды. Ул үзен үзе белештерми гаскәренә карап оран салды.

– Ал-га-а!

Ике гаскәр тиң кара-каршы маңгайга-маңгай бәрелде. Фәйсалның Сынык Кылычны җиңүе болгарларны нык җилкендергән иде. сугыштан туйган Сагышлы төмәнбаш үз гаскәре белән хазарларныд арка ягыннан китереп бәрде, хазарлар уртада, урауда калды.

Каты булды бу сугыш, хазарлар зурлыклы рәвештә җиңелде. Мәетләрне җыеп җирләгәндә күпме генә эзләсәләр дә, Харун бәдбәхетнең мәетен табалмадылар. Әллә качып өлгергән, әллә танымаслык булып туракланган, кем белә?!

Ике туйны, олы җиңүне бергә бәйрәм иткәндә, Фәйсал дәрвиш Шабанга әйтте:

– Синең Сәмәндәрдә ни өчен Тимер Галине эзләп киткәнеңне аңламаган идем…

– Дөрес, мин тимерчене эзләп таптым да Сынык Кылычның серен сорадым, аның сере шул булып чыкты: кылыч тоткасына баскач, кылыч озыная икән, мин тимерчегә әйттем: зинһар, Сынык Кылычның кылычын озынаймаслык ит, дидем, ул Сынык Кылычның кылыч сабын чыкмаслык итеп беркеткән.

Хазарлар бу җиңелүдән соң мантый алмады. Ә Болгар дәүләте мөстәкыйль булып, чәчәк атты.

Бу әсәр Алмыш ханның тууына (870) 1147, тәхеткә утыруына (895) 1122, һәлак булуына (925) 1081 ел тулу уңаеннан язылды.

Рабит Батулла