АЛМЫШ ХАННЫҢ СӨЕКЛЕ КЫЗЛАРЫ. РАБИТ БАТУЛЛА /4 БҮЛЕК/

ДӘВАМЫ
/БАШЫ/

Шулпа тәмле иде, чөгә балыгы шулпасыннан да тәмлерәк булып чыкты. Ашап туйгач, Тәңрегә рәхмәт әйтеп, дога кылдылар да, дәрвиш Шабан сүз башлады.

– Кайлардан кайларга барасыз, юлаучылар? – диде дәрвиш.

– Болгардан, Биләрдән Сәмәндәр аша хаҗга баруыбыз, – диде Тагарак.

– Изге эш, изге эш! – диде Шабан.

Ул Агаракка карап әйтте:

– Сине кайдадыр күргәнем бар кебек! – диде.

– Соранучы күп йөри, очрашканбыздыр… – диде Агарак.

– Кая-кая, кулыңны бирәле!

Агарак теләр-теләмәс кенә учын дәрвишкә сузды, дәрвиш бер кулы белән Агаракның кул аркасыннан, икенче кулының бармаклары белән Агаракның уч төбендәге сызыкларын сыпыргалап карый башлады.

– Һым, – диде дәрвиш һәм серле елмаеп Агаракка карады. Агарак карашын дәрвиштән читкә алды. – Синең исемең Агарак! – диде күрәзәче.

Агарак сискәнеп китте, Тагарак исә утырган урынында сикереп куйды да, әйтте:

– Ә минеке, минем исемемне белә алырсыңмы икән, дәрвиш ага? – диде.

Шабан хатынның кулын алды, озак кына караштыргалады, ыһым-ыһым дип, серле ымлыклар чыгарып байтак торгач, әйтте:

– Синеке – Тагарак! – диде.

Барысы да шаккатты.

Шубан тагын хатынның уч төбенә иелде:

– Сез бернинди хаҗга да бармыйсыз! Сез Хазар каханының әләкчеләре! Сез кайла нинди гүзәл кыз бар, шул турыда каханга хәбәр итеп торасыз.

Юлчыларны яшен суктымени? Алар аптырап калды, аннан ык-мык килә башладылар.

– Ыкылдасагыз да, мыклдасагыз да, сез – җасуслар! Без хәзер сезнең эшегезне бетерә алабыз. Идел суы тирән вә киң. Турысын сөйләмәсәгез, сезнең хәлләр мөшкел булачак!

Хатын җылый ук башлады, ир кеше күзен турайта алмый азапланды.

– Хан кызы Зөһрә кайда? – диде Фәйсал.

– Харамда! – диде Тагарак.

– Үз теләге белән риза булмаса, аны астыртын вәзир җәлладка тапшырачак, аннан үлем манарасында ач тоткананнан соң да риза булмаса, аның башын чаптырачаклар.

Фәйсал белән Туркылыч җилкәннәрне караштыргалаганда, Шабан Агарак белән Тагарак катгыян әйтте:

– Сез Сынык Кылычның серен беләсез! Әйтегез, аның хикмәте нидә?

Икесе беравыздан:

– Без аның серен белмибез, аны тимерче Тимергали беләдер! – диделәр.

– Тимерче алачыгы кайда?

– Кахансарайдан бер мәхәллә аралыкта.

Сәмәндәргә җиткәч, бу ике әләкче боларның нияте турында каханга җиткеәчәкләр.

– Кыз урлауны майтарганчы аларны көймәнең аскы катына ябып, кулларын-аякларын бәйләп куярга кирәк, – дигән карарга килделәр.

Шулай иттеләр дә. Көймәне ярга якын китереп, ике арага басма куеп, атларны ярга чыгардылар. Бәректән ерак түгел көймәнед ләңкерен (якорен) суга төшерделәр. Аннан күперчекне яр астына яшереп куйдылар. Абан тагын телгә килде.

– Каханның сарай тибабы минем җандус, без бергә хаҗга барган идек, – дип башлады дәрвиш сүзен, – безгә ничек тә булса кахан сараена үтеп, шул табип Тәдавины табарга кирәк.

– Табипка син үтеп керерсең, ә менә ничек шәһәр капкасыннан узарга? – диде Турыкылыч.

Алар өчесе дә үз атына атланып, калганнарының тезгәннәрен ияргә бәйләп, шәһәр капкасына килеп җиттеләр. Сәмәндәр диңгез буендагы гаять бай, матур вә төзек шәһәр иде. капкачылар атлыларга каршы чыкты:

– Торып тор! – дип кычкырды берсе.

Атлылар туктады.

– Сез каян, кая?

– Без Кыпчак даласыннан ат базарына кыпчак юртаклары китердек.

– Кыпчак ханнан ярлыгыгыз бармы? – диде каравылчы.

Ярлык юк иде, уйлап бетермәгәннәр, ләкин дәрвиш Шабан куеныннан ниндидер кәгазь тартып чыгарды.

– Бар ярлык, бар! – диде ул, каравылчыга кәгазен сузып.

Каравылчы кәгазьне алып, озак кына укыды, аннан баш каравылчыга бирде, тегесе җентекләп укыды да:

– Узыгыз! – диде.

Атлылар шәһәр капкасын узып, байтак баргач, туктадылар.

– Бу ни булды? – диде Турыкылыч.

– Менә шушы булды! – диде дәрвиш һәм чиста кәгазь кисәген Турыкылычка сузды. – Мин аларның күзен будым! – диде Шабан.

Өчесе дә рәхәтләнеп көлде. Тар урамнардан бара торгач, алар киң мәйданга килеп чыкты, бу Мәркәзи мәйдан иде, каршы якта гына алтын түбәле Кахансарай балкып тора.

– Бай кала! – диде Турыкылыч.

– Бөтен Кара диңгез, Хазар диңгезе, Идел буе, Уралларны талаган илнең башкаласы алтын түбәле булырга тиештер инде ул! – диде Фәйсал.

Алар шулай сөйләшә-сөйләшә кахансарай капкасы төбенә килеп җитте. Сөңгеләрен чалыштырып тоткан ике капкачы сөңгеләрен әзер тотып әйтте:

– Торып тор! Сез кемнәр?

– Без Кыпчак даласыннан кахан Харунның Болгар җиренә яу чабасын ишетеп килдек, үз атларыбыз белән, үз коралларыбыз белән шушы яуда катнашасабыз килде! Ханыбызныңя рлыгы да бар! күрсәт, дәрвиш!

Аларны һичшиксез уздырып җибәрделәр. Турыкылыч атлар янында калды, алар икесе – Фәйсал белән Шабан, сарай эченә узды. Аулакта калгач, Шабан пышылдап әйтте: «Син кахан янына үзең генә кер, ә мин үз эшләрем белән йөрим». Дәрвиш юкка чыкты. Фәйсал яугирне озата йөрүче сарай әһелләре кахан тәхетханәсенә алып китте.

Кахан яугирне кочагын җәеп каршы алды.

– Сез ул атларыгызны базарга алып чыкмагыз, минем байтарларым (җылкы малы танучыларым) аларны карар, байтарлар хупласа, мин атларыгызны сатып алырмын. Кыпчак чабышкыйлары бик яхшы бул.

«Кыпчак илчесен» кахан бик яхшы кунак итте. Сараен күрсәтеп йөрде, аннан соң алар бергәләп өйлә ашы ашадылар.

Мәҗлес соңында кахан Харун Фәйсалга Дәмәшек кылычын бүләк итте.

– Бу Иран шаһиншаһының иң яраткан кылычы! Ганимәт кылы! – диде кахан.

Аннан Болгарга әзерләнгән яуның сәбәбе турында сүз чыкты.

– Алмыш ханның беренче кызы минем никахта, әмма ул кыз киребеткән булып чыкты, мин аны манарадан ташларга уйлаган идем дә бөтен харам алдында башын чаптырырга булдым. Әгәр бүген кич үз теләге белән риза булмаса, иртәгә бу эшне кылырга тиеш. Сине дә шушы тамашага чакырам.

Фәйсал ризалашкан булды.

Ул арада дәрвиш Шабан элеккеге хаҗ дусты табип Тәдавины эзләп тапты. Кочаклашып күрештеләр. Озаклап торырга вакыт тар.

– Хан кызы Зөһрә кайда? – диде дәрвиш.

– Ул бу кичне кахан куенынан керергә тиеш! – диде табип Тәдави.

Шабан эшне аңлатып бирде.

– Дустым Тәдави! Син кызны тикшергән булып, каханга әйт: «Кызда дәвалый алмаслык тилчә авыруы бар, бу кызга йогынган кешегә дә ул чир иярәчәк», – диген. Кахан ул хатыннан баш тартыр.

Тәдави риза булды. Шабан Фәйсал янына йөгерде һәм бер җай табып, ул Фәйсалның колагына пышылдады. Олы кунак Кыпчак хан илчесенең сүзен сүз итеп, кахан Зөһрәне чакыртты. Аны астыртын эшләр вәзире Шымчал белән Җанкыяр җәллад култыклап алып килде. Йончылган, җәрәхәтләнгән кызны уртага бастырдылар, аннан соң табипны чакырттылар. Табип Тәдави кызны йомшак күн бармакчалары киеп, кызның яраланган, күгәргән кулларын, беләкләрен җентекләп тикшерде дә куркып читкә китте һәм күн бармакчаларны тиз генә карындык букчага төреп, кычкырды:

– Бу бармакчаларны йогынмыйча гына утта яндырыгыз! – диде. – Чире йокмасын.

Барысы да аптырап калды.

–Ни өчен? – диде кахан.

– Бу кызда тилчә авыруы, каханым, аны дәвалап булмый, бу кызга кагылган кеше дә тиздән үләчәк!

– Шымчал белән Җанкыяр кинәт акыра башлады.

– Без аның тәненә кагылган идек, без аны култыклап алып килгән идек…

Чыннан да Җанкыяр белән Шымчал кашына башладылар. Шулай кашына-кашына, акыра-акыра алар сарайдан чыгып йөгерде.

– Алыгыз! – дип кычкырды кахан.

– Каханым! – диде Фәйсал. – Рөхсәт итегез, мин аны үзем белә алып китеп, далага, беркем дә яшәмәгән чүлгә илтеп ташлыйм!

– Ал! Ала күр, кыпчак! – дип кычкырды кахан.

Фәйсан тире тун сорап алды, Тәдави белән Шабан Фәйсал җитәкчелегендә Зөһрәне шул тунга төреп, сарайдан алып чыкты. Тунга төрелгән Зөһрәне Турыкылыч атына атландырдылар, Турыкылыч тунга төренгән Зөһрә артына урнашты. Ул арада сарайдан казначы йөгереп чыкты:

– Кыпчак шаһзадәсе, безнең кахан синең өч атыңны да сатып алды, менә сиңа йөз дирхәм акча! – диде.

Фәйсал рәхмәт әйтеп, акчаларны куеп кесәсенә салып, атына сикереп атланды. Алар каладан чыкты. Чыктылар да атларын бар көчләренә куалап идңгез ягына китеп бардылар.

Дәрвиш Шабан кинәт атын тыйды. Башкалар да туктады.

– Ни булды? –дип сорады Фәйсал.

–Эшем калган! – диде Шабан.

– Нинди эшең? – дип сорады Турыкылыч.

– Тимерче Галине табарга кирәк. сорашмагыз! Соңыннан белерсез! – дип, Шабан кире борылды да, җан-фәрманга атын чаптырып калага таба китте.

Фәйсал атыннан төшеп, Турыкылычка әйтте:

– Төш, Турыкылыч, тунга төрелгән атыңны җиргә иңдер.

Турыкылыч Зөһрәне җиргә төшерде, тунны ачты да, аптырап калды:

– Турыкылыч! – диде Зөһрә.

– Зөһрә! – диде Турыкылыч.

– Рәхәтләнеп кочаклашыгыз, Зөһрәнең тилчәне юк! – диде дә Фәйсал үзе читкә борылды.

Турыкылыч белән Зөһрә бер-берсеннән аерыла алмыйча озак үбештеләр. Һәм алар янә атка атланып, диңгезгә таба, яр кырында калган көймә янына чаптырдылар.

Фәйсал яр астына яшеренгән күперчекне көймәгә эләктереп куйды, шул күрперчек аша атларны көймәгә алып керделәр.

Аскы катта Агарак белән Тагарак исләре дә китми рәхәтләнеп йоклап ята иде. Кеше тавышлары, ат кешнәгән тавышка уяндылар. Аларның кулларын чишеп, өскә алып чыктылар.

Чәйләп алдылар, сөйләшеп утырдылар, Зөһрә үз башыннан кичкәннәрен бәян итте. Турыкылыч ничек итеп аны сагынуы турында сөйләшә-сөйләшә байтак вакыт узды, караңгы төшә башлады, шул чак атылып дәрвиш Шабан кайтып җитте. Атын аранга урнаштырып, алдына солы салгач, чәй сорап алды.

Чәйдән соң Агарак белән Тагаракны янәдән аскы катка төшереп яптылар.

– Боларны Самар кичүенә хәтле алып кайтыйк та җибәрик, хәзер аларны азат итсәк, алар дөньяны сасытачак, кахан кешеләре безне куа чыгачаклар.

Шулай иттеләр дә, Самар кичүендә аларны иреккә чыгардылар.

– Ни эш майтардың? – диде Фәйсал дәрвиш Шабанга.

Шабан хәйләле елмайды да:

– Башың яшь әле, соңрак белерсең! – диде.

Зөһрәне атасына-анасына алып кайтып тапшырдылар, аны дәваладылар, ашыттылар, эчерттләр, кеше рәтенә керттеләр.

Алмыш хан әйтте:

– Фәйсал яугир, син сүзеңдә тордың! Гөлистан синең хәләлең булсын! – диде… – Турыкылыч син дә сзеңдә тордың, Зөһрә кызым синең никахыңда булыр! Батыр егетләр, алыгыз казнамнан күпме кирәк, акча алыгыз!

Ике кияү беравыздан:

– Алда каты орыш тора, бабай, казнаңдагы акчаңның кирәге чыгар, безгә иң зур бүләгең – синең ике гүзәл кызың! Рәхмәт, Алмыш хан! – диделәр.

Хазар каханы вәгъдәсендә торды, өч ай эчендә ул яуны әзерләп бетергән иде инде. Көньяктан су буйлап та, көймә белән дә, коры юллар буйлап та атлы гаскәр дә чирү булып, Болгар каласын уратып алды.

Алмыш хан тирә яктагы, илчәләрдән байтак гаскәр туплаган иде, шулай да ул каушауда иде. Хан дию кебек таза, арслан кебек кодрәтле Сынык Кылычтан курка иде. Бер чапканда ул биш батырны урталай өзә. Аның серле кылычы бар, карап торырга ул сынык-кыска кебек күренсә дә, кизәнгәндә кыска кылыч кинәт озыная, озыная да кешеләрне турый башлый, аңа каршы торырлык көч юк.

Алмыш хан шәһәрдән гаскарен чыгарды, гаскәрләр һәрберсе үз урынын алды. Болгар гаскәренең уң яктагысы белән Фәйсал яугир идарә итә, сул канатта Турыкылыч сугышка керергә тиеш. Уртада Алмыш хан үзе дошманның төп көчләрен маңгайга-маңгай каршы алырга тиеш иде.

ДӘВАМЫ

Рабит Батулла