АЛМЫШ ХАННЫҢ СӨЕКЛЕ КЫЗЛАРЫ. РАБИТ БАТУЛЛА /3 БҮЛЕК/

ДӘВАМЫ
/БАШЫ/

Алмыш ханның төпчек кызы Гөлистан да гаять матур булып үсә. Зур зәңгәр күзле, башына таҗ кигән, колак очларына сыргалар таккан бу кызга гашыйк булмаган егет калмый. Алмыш ханның сараенда гаять күркәм вә акыллы яугир Фәйсал атлы бер егет була. Башына очлым кигән, очлымга маңгай турысына асылташ беркетелгән. Очлым астыннан тимер чылбырдан эшләнгән көбә. Бәдами күзләре аның ут янып тора, ватан азатлыгы өчен яугамы, әллә мәхәббәт маҗараларынамы ул алгысый, кап-кара матур сакалы, кара мыеклы бу егет бик күп затлы кызларның йокысыз төненә әверелгәндер, ихтимал.

Хан кызы Гөлистан астыртын гына шушы егеткә гашыйк була. Фәйсал белән Гөлистан яшертен генә очрашалар. Ундүрте дә тулмаган бу кыз гыйшык дәрте белән яна. Егет тә яулардан, сунарлыктан кайткан арада атлыгып күрешү урынына чаба. Һәм алар вәгъдә куешалар да Алмыш ханга бу турыда әйтәләр. Алмыш хан Фәйсал яугирне бик ярата һәм бу никахка каршы түгеллеген сиздереп, Алмыш хан әйтә:

– Мин сезгә фатихамны бирермен! Ләкин минем шартым бар! Минем беренче кызым Зөһрә каханның харамында иза чигә! Фәйсал яугир, әгәр дә син кызым Зөһрәне урлап, кахан тырнагыннан коткарып, минем янга алып кайта алсаң, сөекле кызым Гөлистан синең хәләлең булыр!

Хазар шымчылары тагын каханга җиткезәләр: имеш, Болгар шәһәрендә гүзәлләр гүзәле тагын бер кыз өлгереп килә, дигәннәр. Хазар каханы Харун кызны таләп итеп, тагын яучы-илче җибәрә. Ләкин Алмыш риза булмый:

– Минем беренче кызымны да син рәнҗетеп тотасың, бу кызымны мин сиңа бирә алмыйм, чөнки ул башканың никахында, – ди.

Каханның ачуы килә һәм ул тагын Болгарга яу белән чыгарга җыена.

Бу турыда хәбәр алгач, Алмыш хан булачак кияве Фәйсал яугиргә әйтә:

– Менә форсат, Фәйсал яугир! Каханның күзне тонган, ул сугышка әзерләнгәндә син кызымны коткару эшен башкар. Үзең белән кемнәрне алырга телисең?

– Күп кешенең эшне бозып ташлавы бар! – диде Фәйсал батыр. – Мин үзем белән ике генә кеше алам. Аларның берсе минем дустым, батыр яугир Турыкылыч булыр. Ул Зөһрәне ерткыч тырнагыннан азат итәр өчен җанын бирәчәк. Чөнки ул синең кызың Зөһрәгә күптән гашыйк.

– Белә идем! – диде Алмыш хан. – Нишлим соң? Харун кахан бөтен илне туздырып ташлый иде. Зөһрә кызым ватаны өчен үзен корбан итте.

– Икенче юлдашым – күз буучы Шабан дәрвиш! – диде Фәйсал яугир.

– Күпме кирәк, казнамнан акча ал! – диде хан.

– Казнаңдагы акчаң тора торсын, без эш майтарып кайткач хисаплашырбыз, хан! – дип яугир чыгып китте.

– Тәңре сезгә ярдәмче булсын! – дип хан аны озатып калды.

Хазар каханы Харунга Болгарга яу оештырыр өчен өч ай вакыт кирәк иде. Башбирмәс Алмыш ханның Болгарын, Биләрен, Суварын харәбәләргә әйләндереп, халкын кол итеп, Сәмәндәр базарында сатарга, ханның казнасын төбенә кадәр таларга, хатыннарын кол итеп, буйсынмас кызы Гөлистанны хатынлыкка алырга нык әзерләнергә кирәк иде. Әлбәттә, аның гаскәрендә җиңелмәс баһадиры Сынык Кылычы бар, ул берүзе генә тулаем бер яуны кырып ташлаган булыр иде, шулай да бу соңгы яуны җентекләп әзерләргә кирәк, дип уйлый кахан Харун. Аңынчы ул тагын бер тапкыр киребеткән хан кызы Зөһрәне куйнына алырга тырышыр карарга булды.

Ул кызны астыртын эшләр вәзире Шымчал аша Җанкыяр җәлладка тапшырган иде, Зөһрә кыз теше-тырнагы белән каршы торып, үзенең бөтен йөзен, тырнап ярмачлап бетергән. Бу хәл Харунны тагын да кызга ныграк тарта иде.

Ул арада җитез җилкәнле көймәгә алты атны төяп, аларга печән, солы алып, коралларын урнаштырып, өч курыкмас батыр Болгар каласыннан Сәмәндәргә юл тотарга булды. өч ат үзләре өчен, өч атны алар Сәмәндәр капкаларын узып китәр өчен, ат базарына килү хәйләсе белән алганнар иде.

Җил уңай якка исә, Ана Иделнең Төньягыннан искән җил көймәне җилдереп кенә алып барачак. Болгар бәрегеннән (ярыннан) кузгалып кына китим дигәндә, хәерче кыяфәтле ир белән хатын көймәнең Сәмәндәргә бара икәнен белгәч, ялына башладылар:

– Без сукыр хәерчеләрне, зинһар, алыгыз сана, түләргә акчабыз да, бернәрсәбез дә юк, зинһар, Тәңре хакына ала күрегез!

Фәйсал аларны кызганып, алырга риза булды. Иренең күзләре як-якка караган, хатының күзләре борын төбенә карый. Аларны малларга ризык төягән аскы катка урнаштырдылар.

Дәрвиш Шабан Фәйсалны читкән тартып әйтте:

– Бу ике кылый бик шикле күренә, алар әләкче-җасус булмагайлары. Ишеткәнем бар иде: Харун кахан кылый әләйчеләрен түрк илләренә җибәрә икән дип. Шулар түгелме икән бу бәндәләр?

– Суеп суга атабыз! – диде яугир Турыкылыч.

– Юк! – диде Фәйсал. – Кылларын тарткалап карарга кирәк, дустым Шабан, бу эш сиңа йөкләнә.

– Баш өсте! – диде Шабан.

Юлда барганда, балык тотып, балык шулпасы пешереп, көймә кунакларын да табын янына чакырдылар. Бу ике юлаучы әләкче Агарак белән әләкче Тагарак иде.

ДӘВАМЫ

Рабит Батулла