АЛМЫШ ХАННЫҢ СӨЕКЛЕ КЫЗЛАРЫ. РАБИТ БАТУЛЛА /2 БҮЛЕК/

ДӘВАМЫ
/БАШЫ/

Тирә-як илләрдә ниләр барын каханга җиткезеп торыр өчен меңләп әләкче ялланган. Алар шыпырт кына күзәтә, базарларда, мунчаларда, кеше күп булган урыннарда – җыеннарда йөри, ниләр ишеткәнен, ниләр күргәнен түкми-чәчми каханга алып кайтып тапшыралар. Әләкчеләрнең башлыгы икәү, берсе ир кеше – Агарак, икенчесе хатын Тагарак исемле.

 

Агаракның ике күзе ике якка, ягъни агаракка карый, шуңа күрә аның исеме дә Агарак. Хатыны Тагаракның ике күзе дә борын төбендә, ягъни ул тагаракка карый. Агаракның башында сырып эшләнгән түбәтәй, шымчылык кылу өчен колаклары тырпайган, кыяр борынлы, кыска сакаллы, озын мыеклы. Тагаракның башында да сырып эшләнгән башлык, зур борынлы, бәләкәй авызлы, зур колакларына сыргалар таккан әләкче хатын.

Каханның сараенда дәвалаучы табипның исеме Тәдави иде. ул сарайдагыларны дәвалый, өшкерә-төкерә шайтаннарны куа, яман чирләргә дарулар әзерли. Ач яңаклы, озын иякле, зур борынлы, куе кара кашлы, шәрә башлы, бөтерелгән мыеклы табип Тәдави инде ул.

Хазар каханлыгының бөтен сәяси, астыртын эшләр бүлегенең вәзире, Шымчал исемле иде. шымчалның вазифасы бөтен әләкчеләрнең, шымчыларның, җасусларның эшләрен тикшереп, үз вакытында каханга җиткезеп тору иде. башына сәер чалма ураган, кара күзлек кигән, авыз-муенын калын муенчак белән каплаган, астыртын, мәкерле бер зат. Астыртын эшләр вәзире шымчалның ярдәмчесе Курталның башында да Шымчалныкы кебек сәер чалма, әмма Курталның үз эшен башкаруына ризасызлыгы аның чыраена чыккан, ул астыртын эш йөртүдән ризасыз, канәгатьсез.

Хазар каханаты түрк-татар дәүләте булса да, аның башында яһүдиләр утыра килде. Авыр эш эшләп түрк халкы михнәт чигәргә, каханнарга хезмәт итү мәҗбүрендә иде. каханлыкның атаклы тимерчесе дә түрк-татар кешесе Тимергали иде. Тимергали тимерче ятим карт иде, кахан өчен барган сугышларда өч углы һәлак булды, ике кызын кахан харамына алганнар иде, берсе каханның җәберләренә түзә алмыйча, үзен манарадан ташлап, харап итте, икенче кызы исә агуланып үлде. Хатыны мәрхүмә ваба чиреннән вафат булды. Чалгы пәке белән чиста итеп кырылган түгәрәк баш, кара кашлы, күпереп торган калын мыеклы, түгәрәк пөхтә сакаллы, мәһабәт ир кеше иде ул Тимергали. Карашында балаларының, мәрхүмә хатынының сагышы чагыла.

Болгар иленең түрәсе Алмыш хан Хазар каханатына озак еллар ясак түли килде, ел саен иң гүзәл кызларын Сәмәндәргә, Харун каханның харамына илтеп тапшыра икән.

Озын гәүдәле, мәһабәт, олпат чырайлы, көрәк сакллы, ике күз арасы гаять киң, башына чалмалы таҗ кигән, таҗының очында алтын белән уратылган алмаз ташлы ай-йолдыз урнашкан, бәлки шуңа күрәдер дә, бу ханны Алмаз хан дип атаганнардыр. Тора-бара «алмаз» сүзе «Алмыш» булып киткәндер! Кем белә?!

Алмыш ханның Нушабикә исемле хатынныннан ике кызы туа. Беренче кызы аның Зөһрә исемле була. Зөһрәнең гүзәллегенә сокланмаган кеше булмый, үтүче-сүтүче дәрвишләр дә, сәяхәтчеләр дә, сәүдәгәрләр дә Алмыш ханның кызы Зөһрәнең гүзәллеге турында шаккатып сөйлиләр. Менә шушы хак кызы Зөһрә бик гаярь бер мирза Турыкылычка гашыйк була. Турыкылыч та Зөһрәсенә үлеп гашыйк икән. Эшләр никахлашуга таба барганда арага Харун каһан килеп керә. Турыкылыч туры кылыч таккан, кабарынкы мыеклы, мәһабәт каһарман, яугир була.

Харун каханның шымчылары да бу чибәрлекне күреп алалар һәм Харун каханга хәбәр җибәрәләр. Шымчыларның, әләкчеләрнең сүзләренә ышанмыйча, Харун кахан үзенең астыртын эшләр вәзире Шымчалны чакыртып ала, Шымчал исә үзенең ярдәмчесе Курталы Болгарга юллый. Кызның искиткеч гүзәллегенә ынангач, Харун хакан Болгар ханы Алмышка катгыян әмир бирә:

– Тиз көндә кызың Зөһрәне минем харамыма китереп ирештер! – диелгән була ул фәрманда.

Ләкин Алмыш хан риза булмый. Харун кахан гаскәр туплап, Болгар төбенә килеп җиткәч кенә Алмыш хан бу никахка ризалыгын бирергә мәбүр була. Алмаз кашлы таҗ кигән, моңсу карашлы, кечкенә борынлы, бәләкәй авызлы Зөһрә атасы күзенә каршы килә алмый, атасын, гаиләсен, ватанын саклап калыр өчен, ул Харун каханның хатыны булырга риза була.

Әмма Сәмәндәр каханлыгында каханның харамында аңа көн булмый. Чөнки ул каханның куенына керергә теләми, каханны назламый.

– Кахан! – дип күз яшьләре белән ялвара Зөһрә кыз. – Зинһар, ирексезләмә мине… бераз сабыр ит, каханым…

Ләкин кахан сабыр итәргә теләми, кызны кыйный, аннан харамына ташлый. Зарам-бикә белән харам агасы Җасусбәй аны бик нык җәберлиләр. Шуннан соң да Зөһрә ризалык бирмәгәч, кахан астыртын эшләр вәзире Шымчалны чакыртып ала.

– Нишлибез бу киребеткән хан кызы белән, Шымчал? – ди кахан.

Шымчал вәзир кара күзлеген салып, авызын томалап торган уравын алып, иелә төшеп әйтә:

– Каханым, бөтен ханлыкларга баш каханым, аның юлы бер генә, син ул кирегә каткан Алмыш хан кызын миңа тапшыр, ә мин аны Җанкыяр җәлладыма тапшырырмын, ул мин Җанкыяр җәлладымның чыраен күрүгә үк синең куеныңа керергә риза булыр. Риза булмаса, манара зинданында бераз ач тотып, бөтен харам хатыннарың алдында башын чаптыру! Эшең бетте, кодагый!

ДӘВАМЫ

Рабит Батулла