АЛМЫШ ХАННЫҢ СӨЕКЛЕ КЫЗЛАРЫ. РАБИТ БАТУЛЛА /1 БҮЛЕК/

Борын-борын заманда, Идел-су үргә акканда, Урал тавы урынында күл булган чакларда түгел, әле күптән түгел генә, моннан бер мең бер йөз ел чамасы элек булган бу хәлләр. Әле ул заманнарда бүгенге Каспий «Хазар диңгезе» дип аталган. Чөнки ул диңгез буенда Хазар каханатының башкаласы Сәмәндәр шәһәре булган. Хазар каханаты бик киң булган. Ул Кырым, бүгенге Украина, Русия, Урта Азия, Идел-Болгар җирләрен үз эченә алган. Буйсынган халыклар хазарларга авыр ясак түләп торырга мәҗбүр булганнар.

Сәмәндәр падишасы Харун кахан бигрәк тә комсыз, рәхимсез булган.

Алагаем зур корсаклы, туймас күз, күпашар булганы өчен халыклар «Кап-йот кахан» дип атаганнар. Кап-йот кахан күлмәгенә сыймый, тырнаклары озын, шәрә башлы, сирәк вә озын сакаллы, акайган күзле, чалбары билендә тормастай симез, кыска аяклы, ашаганда да кылычын кыныннан чыгармый, йоклаганда да кылычын салмыйча йоклый икән.

Хазар хаканы Харун Кап-йот үзенә буйсынган бөтен илләрдән иң гүзәл кызларны үзенең харамына алдыра икән. Кызын бирергә теләмәгәннәрнең иленә кылыч белән бара, ил ханының башын чаптыра, кызны барыбер Сәмәндәренә алып кайтып китә икән.

– Хазар каханы, Кап-йот соңгы малларыбызны талый, иң гүзәл кызларыбызны ирексезләп тота! Ничек түзеп торабыз! Әйдәгез, каханга каршы сугыш ачыйк! – дип баш күтәргәннәрне кырыр өчен, Харун Кап-йот кахан үзенең башкисәрләрен яуга чыгарган.

Харун каханның гаскәрен иң усал, иң кансыз яугир Сынык Кылыч баш күтәрүчеләргә каршы алып киткән.

Башына тимер очлым, муенын кылычтан саклар өчен тимер боҗралардан үргән көбә кигән, хуҗасы кебек үк акайган күзле, сул кулына

бакыр калкан, уң кулына кыска кылычтан тоткан, алагаем юан гәүдәле куркыныч бер зат ул Сынык Кылыч. Аңа каршы чыкканнарның башкы комга тәгәри, ул һәрвакыт җиңүче булары кала, ди. Имештер, бу ямьсез башкисәрнең сере бар икән, имештер, аның кылычы башка кешегә генә сынык булып күренә, сугышканда аның кылычы озыная икән дә, аның янына башкалар якын алмый, ул озынайган кылычы белән кешеләрнең башларын кабак кискән кебек кенә чабып төшерә икән.

Харун каханның әйләнә-тирәсендә бик күп төмәнбашлары (генераллар) булган. Аларның барысы да чит халыкларны таларга ашкынып торганнар. Тик бер төмәнбаш кына сугышлардан, кан коюдан, халыкларны талаудан туйган. Бичараларның үлемен ул теләмәгән, ләкин кырыс кахан Харунга бу турыда әйтергә курыккан. Бу ризасызлык, бу гаделсезлекләр аны эчтән кимерә торган һәм төмәнбашның йөзенә сагыш булып яткан. Шуңа күрә, аны «Сагышлы Төмәнбаш» дип атаганнар.

Мәһабәт гәүдәле, башында тимер очлым, күпереп торган зур мыеклы, агарган зур кашлары, сагышлы карашы аның эчке кичерешләрен сөйли.

Хазар каханлыгының түрәсе Харун Кап-йотның янында баш вәзире – халыкларны ничек таларга өйрәтүче киңәшчесе утыра, ди. Аның исеме Акайкүз икән.

Әрләннеке кебек тулы яңаклы, табак битле, сирәк сакаллы, акай күзле бу башвәзир Харун каханга кайчан, кайсы илләрне басып алырга киңәш итә.

Ирексезләнеп алып кайтылган кызларны казанның харамына ябалар икән. Харамдагы кызларның тәртибен тикшереп торыр өчен Харам-бикә исемле усал хатын вазифага куелган.

Ач яңаклы, хатын-кыз токымына нәфрәтле, очлы иякле, юка иренле явыз бер аҗдаһа кебек зат ул Харам-бикә.

Харам-бикәнең ышанычлы ярдәмчесе харам агасы Җасубәй. Җасус бәйнең вазифасы – харам йортыннан кызлар качып китмәсен өчен сакта-каравылда тору. Җасусның күзе алтау, ди. Ян-якларда – икәү, алгы якта икәү, арка якта ике күз җасусбәйгә каравылда тору бик җайлы икән, аңа боргалану һич кирәк түгел, ул кымганмыйча да һәр якны күрә, берәр кызы коймага яки тәрәзәгә якын килсә, ул борылып карамыйча да күрә һәм дөнья куптарып акыра башлый. Башка каравылчылар кызны тотып алып Харам-бикәгә яки җәлладка тапшыралар.

Тап-такыр итеп кырылган баш. Кәҗә сакаллы, зур борынлы, алты күзле бер чирканыч зат. Качарга теләгән кызларны Җанкыяр җәлладка тапшыралар икән. Җанкыяр ул җан коючы җәллад, палач вазифасын башкаручы бәндә. Бүлтәйгән яңаклы, шәрә башлы, зур борынлы, карга канаты кебек мыеклы, учма сакаллы, сирәк тешле, тозсыз күзле миһербансыз бер зат булыр Җанкыяр җәллад. Ходам аның кулына төшермсен! Җанкыяр кулына эләккән бичараны беркем дә коткара алмый, ди.

 

ДӘВАМЫ

Рабит Батулла