ПРЕЗИДЕНТ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ, ХАТ ЯЗАРГА ӨЙРӘН

Балачакта кем булырга гына хыялланмыйсың бит ул: космонавт та, очучы да, янгын сүндерүче дә. Күпләр әле “Президент булам!” дип тә әйтә. Ә менә Казан шәһәрендә туып үскән Әмил Нуруллин әйтеп кенә калмады, теләген тормышка да ашырды: ул бер көнен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов янында, “эштә” үткәрде.

19 нчы гимназиянең 10 “Б” сыйныф укучысы Әмилнең мондый зур уңышы турында күпләр кызыксынды. Ничек Президент кәнәфиенә утыра алган соң ул? “Президентны” дуслары ничек кабул иткән? Үзе Президент булса, нишләр иде икән? Әмил Нуруллин бу сорауларга үзе җавап бирде.

– Ничек башыңа Президентка хат язу фикере килде, Әмил?

– Мондый уй миңа җәй көне үк килде. Шул мизгелдә минем Татарстан һәм татарлар киләчәге турында берничә фикерем, проектым тупланган иде. Ничек итеп ул проектларны тормышка ашырырга икән дип уйланып йөрдем. Вариантларның берсе − Президентка хат язу! Икенче сәбәп тә бар: үземнең киләчәктә Президент булырга хыялым бар, шуңа күрә аның бер көне турында белергә теләгән идем.

– “Президент” булдың, дигәч, башыңа килгән иң беренче уй нинди иде?

– Мин бик шатландым. Кайберәүләр: “Төннәрен йокламадың, бик каты дулкынландың инде”, диде. Дөрес түгел, мин бары тик сөендем генә!

– Әти-әниең, дусларың бу хәбәрне ничек кабул итте соң?

– Әти-әнием шатланды, горурлык хисләре кичерде. Иртән уңышлар теләп калдылар. Рөстәм Нургалиевич иртән минем белән фотоны социаль челтәрләргә элгәч, телефоныма шалтырата, хатлар яза башладылар. Күбесе “Мин бик шат!”, “Без синең белән горурланабыз!” дип әйтәләр. Иптәшләрем дә шатланган, димәк!

– Президент булсаң, нинди үзгәрешләр алып килер идең, Әмил?

– Беренчедән, мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр кирәк дип саныйм. Татар теле һәм әдәбиятына гына кагылмый бу. Мәктәптән соң кеше тормышка әзер булырга тиеш. Белемнәребез көндәлек тормышта да файдалы булсын иде. Уку процессы университеттан соң да дәвам итәргә тиеш дип уйлыйм.

– Син татар теле өчен шулай борчылып, ачынып сөйлисең, видеолар кертәсең. Синеңчә, татар халкы хәзер ни хәлдә? Аңа нишләргә? Синең кебек яшьләр күбрәк булсын иде дә бит, ни өчен күпләр ана телендә сөйләшүдән ояла дип уйлыйсың?

– Татар халкының хәзер шактый кызык һәм куркыныч периоды бара. Халыкның киләчәге халыкның үзеннән тора. Дәүләт, укытучылар һәм халык бергә эшләргә тиеш. Хәзер “Син бит татар, татар телен өйрән!” ише сүзләр нәтиҗә бирми. Кеше үзен татар булганын хис итәме соң? Үзаңны үстерергә кирәк! Мәсәлән, мин балачакта Португалиядә яшәдем. Татар һәм португал телләрен белгән идем. Татарстанга кайткач, рус теле аралашу теленә әйләнде. Дәү әнием Тукай шигырьләрен өйрәткән иде. Мәктәптә укытучым Алсу Фәтхелисламовна грамматикадан бик яхшы нигез салды. Ләкин 4 нче сыйныфтан соң татар теле, аралашу булмау сәбәпле, онытыла башлады. Дәү әнием һәм укытучым аркасында гына телне бөтенләй онытмадым! Шул ук вакытта мин бөтендөнья тарихы белән кызыксына башладым. Анда татарларның һәм аларның ата-бабаларының зур роль уйнаганын белдем, шул мизгелдә минем үзаң уянды да. Кешеләр татарлар һәм Татарстан тарихы турында белмиләр, димәк милли горурлык та уянмый.

Чулпан Гарифуллина

Фотолар: “Болгар радиосы” төркеменнән