ТАҖИКСТАНЛЫ ТАТАР ТЕЛЕН 3-4 АЙДА ӨЙРӘНГӘН!

Таҗикстанда туып-үскән Әбүбәкр Азизов 1990 еллар башында Татарстанга күченә. Чистай шәһәрендә яшәвенә дә 25 ел вакыт узган. Бүген «Әнәс» мәчетендә имам-хатыйб вазифасын башкарган Әбүбәкр әфәнде саф татар телендә сөйләшә. Телебезне өйрәнергә татар кызына гашыйк булуы һәм Казанны яратуы сәбәпче булган икән. «Ялкын» Әбүбәкр әфәнде белән элемтәгә керде.

– Татар телен ни өчен өйрәнергә булдыгыз?

– Таҗикстанда яшәгәндә үк, миндә «Коръән», «Һәфтияк Шәриф» китапларының Казан басмалары бар иде. Сөнгатулла Бикбулатның гарәп телендәге китапларын яратып укый идем. Аларда Казан турында мәгълүмат та бар. Минем Казан шәһәрен күрү хыялым бар иде. Армиядән соң, 1991нче елларда Казанга килергә насыйп булды. Бу шәһәр миңа бик ошады. Шәһәрнең мәчетләре белән дә танышып чыктым. Татар кызына гашыйк булып, Аллаһының рәхмәте белән, биредә калырга насыйп булды. Мин 1993 елларда Казандагы Ислам кабул итүнең 1000-еллыгы мәдрәсәдә читтән торып укыдым. Аннары 2009 елда Россия Ислам университының шәригать бүлеген тәмамладым. Хәзерге вакытта әлеге вузда «линвистика» факультетында укыйм.

Чистайда, укытучы буларак, гарәп теле, Коръән дәресләре укыттым. Мәчеткә йөрүче бабайлар белән татарчаны да әкренләп өйрәнә башладым. Көн саен татарча 1-2 сүз өйрәнә идем. 3-4 айдан соң, татарча әз-әзләп сөйләшергә өйрәндем. 1-2 елдан соң инде иркен рәвештә сөйләшә башладым.

– Сезнең туган телегез – таҗик теле. Ә татар теле кайсы ягы белән ошады, үзенә җәлеп итте?

– Ул фарсы теле кебек бик җиңел тел. Анда затлар юк. Татарларны яраткач, татар кызына гашыйк булгач, тагын да тырышыбрак өйрәндем. Мәчеткә йөрүче бабайлар да татарча белүемә сөенә. Мәчеткә йөрүче бабайлар минем татарча өйрәнгәнемә, белүемә бик шатланды. Кайбер бабайлар татар булып та, татарча сөйләшә белми. Таҗик кешесе татарча өйрәнгәч, татарча белмәүчеләр дә миңа ак көнләшү белән карый. Мин бу телне белүем белән бик нык горурланам. Тормыш иптәшем белән 20 ел бергә яшибез. Ул да бик матур итеп татарча сөйләшә, татар телен камил белә. Өйләнгәч, җөмләләр, иншалар, вәгазьләр язганда, хатыным булыша иде. Өч балам бар, алар татарчаны да, русча да яхшы сөйләшә.

– Сез барлыгы ничә тел беләсез?

– Таҗик, татар, рус, фарсы, гарәп, төрек телләрен беләм. Хәзер инглиз телен өйрәнәм. Бу тел миңа авырлык белән бирелә. Әмма шулай да аны өйрәнергә ниятем зур.

– Татар теле өйрәнү өчен җиңел тел, дидегез? Ләкин авырлыклар булдымы?

– Миңа кайбер хәрефләрне генә өйрәнү авыр булды. Мисал өчен, «ң» хәрефенең әйтелеше бераз авыр булды. Ә калганы – сүзләрнең, җөмләләррнең әйтелеше берсе дә катлаулы түгел иде. Кайбер рус кешеләре татар телен өйрәнергә авыр, ди. Тырышсаң һәм теләгең булса, тиз өйрәнәсең. Мәхәббәт белән бирелсәң, бөтенесен дә тиз эшләп була.

– Таҗикстанда яшәүче туганнарыгыз, әти-әниегез сезнең татар телен өйрәнүгә ничек карады?

– Әтием белән әнием минем татар кызына өйләнүемә хәер-фатыйхаларын бирде. Татар киленен бик шатланып кабул иттеләр. Татарстанга урнашканым өчен дә риза булды. Алар тарафыннан бернинди ризасызлык та булмады. «Безнең улыбыз ничә тел белә!» дип бик шатландылар. Төрки телләрдә аралаша белгәч тә, бик горурландылар. Таҗикстанда үзбәкләр дә күп яши. Хәтта алар белән дә татар телендә аралаша идем. Әтием дә «Улым, тел белсәң, бөтен дөньяны беләсең», ди иде. Кызганыч, хәзер инде әти-әнием вафат.

– Татар әдәбияты, мәдәнияты белән танышып барасызмы?

– Бик күп татарча хикәяләр укыдым. Дини китапларны, аеруча Габделхәй Саматовның китапларын үз итәм. Габдулла Тукайның шигырьләрен дә укыганым бар. Мөнәҗәтләрне яратып укыйм, аларны башкарам да. Җырларга килгәндә, Ильяс Халиковның дини тематикадагы җырлары ошый. Илһам Шакировның иҗатын да үз итәм. Татарча спектакльләргә дә бик яратып йөрим. Г. Камал театрының «Мулла», «Зәңгәр шәл», «Үлеп яраттым», «Люстра» кебек спектакльләрен яратып карадым. Татар телендә массакләм мәгълүмат чаралары белән интернет аша танышып барам. «Чистай хәбәрләре», «Дин вә мәгыйшәт», «Ватаным Татарстан» газетеларын интернет аша укып барам. «Чаян» журналын яздырам.

– Тумышыгыз белән Таҗикстаннан булгач, Ватаныгызны сагынасызмы?

– Элек сагындыра иде. Татарстанда торуыма 25 ел булды. Хәзер бу якларны күбрәк яратам. Ләкин шулай да кайвакыт Ватан сагындыра. Таҗикстанга гаиләм белән 2-3 елга бер тапкыр барам.

– Безнең укучыларга нинди теләкләрегез бар?

– «Ялкын» укучыларына эшләрендә, укуларында Аллаһы Тәгалә бәрәкәтләр бирсен. Киләчәктә татар телен онытмыйча, татар телен дә, рус телен дә хөрмәт итеп яшәсеннәр. Илебездә татулык, матурлык белән, дустанә итеп яшәргә насыйп булсын!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА